Внеклассное мероприятие

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Балтач районы Кенә төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч

сыйныф укытучысы Галимова Рәмзия Камил кызы.

Тема:Минем әти-бер дигән!

Максат: 1) Балаларга гаиләдә әтиләрнең тоткан урыны һәм

аларның җәмгыятьтә тоткан роле турында аңлату.

2) Бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле, әтиләрдә ир-

егетләргә хас сыйфатларны күрә белүләренә ирешү.

3) Ул һәм әти арасында бердәмлек, үзара аңлашу,

горурлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: мәкальләр, әтиләр турында буклетлар, дөнья картасы, магнитофон.


Тәрбия сәгатенең барышы:

I.Оештыру өлеше:

-Исәнмесез кадерле әтиләр,балалар,хөрмәтле кунаклар! "Минем әти-бер дигән" тәрбия сәгатен башлыйбыз. Аны әтиләр турындагы шигырь юллары белән башлап җибәрәсебез килә.

Бер бала шигырь сөйли.

Горурланам, әти, синең белән,

Кечкенәдән сиңа сокланам

Гомерем буе мин көч алып яшим

Синең биргән хәер-догаңнан.

Укытучы сүзе: Ил терәге ир-егетләр, гаилә терәге- әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч терәк булып тора. Әти гаиләнең барлык башка кешеләре турында кайгырта, җил-яңгырдан саклый, төрле авырлыклар килгәндә аларны яклый. Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти эшли. Ул өйнең терәге, таянычы. Әтиләр сезне акыллы булулары дөньядагы бар нәрсәне белүләре белән сокландыралар.

-Ә сез ничек уйлыйсыз , әтиләр гаиләдә ни өчен кирәк?

Балаларның җаваплары тыңлана.

1. Безне саклар өчен кирәк.

2. Әтисез яшәп булмый.

3. Әтисез гаилә алга бармый.

4. Мин әтисез балаларны бик кызганам, әтиле балалар бәхетлә була.

5. Әти-ул гаиләнең терәге, аннан башка тормыш юк.

Укытучы сүзе: Әйе,әтиләребезгә зур бурычлар йөкләнгән. Алар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк.Әйдәгез безне әтиләрегез белән таныштырып китегез әле.(Әтиләр турында язылган иншаларны укыйлар.)

  1. Әтисе шофер булып эшләүче укучы инша укый, шигырь сөйли "Шофер булам"

Мин дә әтием шикелле

Шофер булырга уйлыйм

Шуның өчен мин һәрвакыт

Машина белән уйныйм.

Тизрәк усеп, шофер булсам,

Нишләргә белер идем.

Урамдагы бар баланы

Утыртып йөрер идем.

  1. Әтисе механизатор булып эшләүче укучы инша укый, шигырь сөйли .

Әтиләр узган җирдә

Шаулый игеннәр

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.

Тыныч көннәрне бүләк итүче

Илебез данын бөек йөртүче

Әтиләрдә бит туган ил көче.

  1. Әтисе төзүче булып эшләүче бала инша укый,шигырь сөйли.

Минем әти иң булганы

Йөзеннән нурлар сибә.

Әтиләрнең иң асылы,

Бары тик миндә генә.

Укытучы сүзе: Ир-ат диюгә, без солдат -Ватанны саклаучы хәрби киемле, төз гәүдәле ир-егетләрне күз алдыбызга китерәбез. Безнең әтиләребез арасында да Армия хезмәтендә чыныгып кайткан әтиләр бар. Алар без тыныч укысын, матур яшәсен, илебез күге һәрвакыт аяз булсын өчен тырышкан.

Бер укучы шигырь сөйли.

Солдатка киткән әтиләр

Үз илен саклар өчен.

Ватан терәге ир-дигән,

Исемен аклар өчен.

Укытучы сүзе: Әйдәгез, сүзне әтиләрнең үзләренә бирик. Үзегезнең Армиядә хезмәт иткән елларыгызны искә төшереп китегез әле.

Солдат булу өчен нинди сыйфатлар булырга тиеш?

(Һәр әти үзенең Армиядә хезмәт иткән еллары турында сөйләп үтә.)

Балалар сораулар бирәләр:

1 бала. Сез кайсы илдә булдыгыз?

2 бала. Нинди гаскәрдә хезмәт иттегез?

3 бала. Нинди эшләр башкардыгыз?

Картадан Германияне табып күрсәтү, Германия флагын беркетү.

Сүзне икенче әти дәвам итә.

  • Чын солдат булу өчен ничек әзерләнергә?

  • Кайсы фәннәрне ныграк үзләштерергә кирәк?

  • Ничә тапкыр парашют белән сикердегез?

Картадан Псков шәһәрен табып күрсәтү, Россия флагын беркетү.

Укытучы сүзе: Ә хәзер сүзне өченче әтигә бирәбез.

  • Сез кайда хезмәт иттегез?

  • Андагы табигать безнекеннән аерыламы?

  • Ничә ел хезмәт иттегез?

Картадан Венгрияне табу , Венгрия флагын беркетү. "Солдатта булган диләр" җыр.

Укытучы сүзе: Безнең башка әтиләр дә бик булганнар, тырышлар. Сыйныфыбызда җырга-моңга гашыйк булган,спорт белән шөгыльләнүче әтиләр бар.Алар авылыбызда үткәрелгән һәрбер концертта, һәрбер кичәдә актив катнаша.Шуның өчен аларга сорауны да шушы өлкә буенча бирәбез.

Үзешчән сәнгатьтә катнашучы әтигә сораулар:

  • Сез ничә яшьтә иң беренче тапкыр сәхнәгә чыктыгыз?

  • Сәхнәгә чыгып, җырлар өчен нинди булырга кирәк?

- Гармунда уйнарга кем өйрәтте?

Әтисе белән малае җыр башкара.

Спорт яратучы әтигә сораулар:

  • Көрәш серләрен әйтеп китегез әле.

  • Көрәшче булыр өчен нишләргә кирәк?(Спорт белән шөгыльләнү турында сөйләп китә)

Укытучы сүзе:

Кадерле әтиләребез, сезнең малайларга нинди киңәшләрегез бар?

(күбрәк укуга, тәрбиягә басым ясала)

Укытучы сүзе:

Балалар,сезнең әтиләрегез чын патриотлар, чөнки алар бәхет эзләп читкә китмәгәннәр, ә туган авылда төпләнеп калганнар. Һәм үз нигезләрендә матур итеп яшиләр,тырышып эшлиләр. Бердәм гаиләдә сезне тәрбиялиләр.Уйлап карагыз әле:

-Гаилә нәрсә ул? (Һәр баланың җаваплары тыңлана.)

-Балалар, сез әтиләр белән горурланабыз , дидегез .Ни өчен горурланасыз- әйтеп китегез әле.

Мин әти белән горурланам, чөнки... дигән җөмләне дәвам итегез. Балалар әзер җавапларны сайлап куялар.

  1. Бик көчле, алтын куллы, бик акыллы.

  2. Һәр эшне җиренә җиткереп эшли.

  3. Кешеләргә гел ярдәм итә.

  4. Безнең өчен тырыша, киләчәгебезне кайгырта.

  5. Аның бердәм гаиләсе, яраткан эше, якын кешеләре бар.

  6. Дөньядагы иң әйбәт әти.

Укытучы сүзе: Яныбызда көчле рухлы, кешелекле, эшкә уңган батыр әтиләр булганда, без узебезне бик бәхетле тоябыз. Ата- гаиләнең намусын саклаучы, тугрылык үрнәге, балаларның горурлыгы.

Бер укучы шигырь сөйли.

Әти эштән кайтып керсә,

Өйләр китә яктырып

Көне буе сагынгандыр,

Ул да кайта атлыгып

Хәлне сорый баштан сыйпап.

Миңа чаңгы көйләшә

Әнием белән дә әти

Гел елмаеп сөйләшә.

Барыбызга да булыша

Үзенең дә күп эше.

Әнигә, миңа, сеңлемә

Әти -иң кирәк кеше!

Укытучы сүзе: Элек балалар әти янында кычкырып та сөйләшмәгәннәр, аның ризалыгыннан башка бер эш тә эшләмәгәннәр. Әти кайдан да булса кайтып керсә, аның аяк киемен салдырганнар, кулын юарга җылы су белән сөлге әзерләп торганнар.

  • Әтиегез эштән кайтып кергән дип уйлыйк. Сез аны ничек каршы аласыз?

Бер бала шигырь сөйли.

Кайчагыннан эшеннән

Арып кайткан чагында,

Йөгереп кенә йөримен

Әтиемнең янында.

Балаларның фикере тыңлана.

Мәкальләр буенча эш.

  1. Алты көн ач калсаң да, атаңны кунак ит.

  2. Атаң тырыш булса, камыт бавың каеш булыр.

  3. Яхшы атаның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак.

  4. Әтиләр сүзе- акылның үзе.

Әтиләрнең тәрбия чаралары белән танышу.

- балагыз "2"ле алса;

- рөхсәтсез әйбер алса;

- алдашса;

- дәрес әзерләмәсә;

-каршы сүз әйтсә;

(Әтиләр үз фикерләрен әйтәләр.)

Укытучы сүзе: Балалар тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы зур. Балаларыгызны һәрвакыт үрнәк әти булып, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез.

Тиздән 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне җитә.

-Хөрмәтле әтиләр, кадерле балалар! Сезне бәйрәм белән котлыйм. Әтиләргә тазалык-саулык, әниләр белән пар канатлар булып балаларын тигезлектә үстерүләрен телим, ә малайлар тырышып укысыннар, әти-әниләренең йөзенә кызыллык китермичә, батыр йөрәкле егетләр булып үссеннәр, киләчәктә илнең ышанычлы терәге булсыннар.

1 бала: Сез - безнең күңелдә мәңгелек ышаныч!

2 бала: Сез көчле, сез батыр, сез безнең куаныч!

3 бала: Сез - алтын багана, гаиләдә сез - терәк!

4 бала: Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк!

Әтиләргә әзерләнгән бүләкләрне тапшыралар.

-Игътибарыгыз өчен , рәхмәт.


© 2010-2022