» Әниемә-бүләккә»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мәктәптә экологик белем һәм эстетик тәрбия бирү төп урынны алып тора. Табигатьне ,әти-әнине яраткан кеше-бәхетле кеше ул. Тереклек ияләренә,үсемлекләр дөньясына сокланып үскән бала гына чиста,саф күңелле була. Тиздән язның беренче бәйрәме -8 март бәйрәме. Түбәндә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Әниемә-бүләккә" сәхнә әсәре тәкъдим итәм.

Әниемә-бүләккә.

Катнашалар.

Яз кызы.

Керпе.

Куян.

Төлке.

Чәчәкләр.

Яз кызы. Яшәгән ди матур урманда энәле керпе.Ул һәр кышны әнисе белән үзенең урмандагы өендә үткәрә торган булган.

(Керпе аланга чыга.)

Керпе. Фр-Фр-Фр....Исәнме ,Кояшкай! Исәнмесез,язгы гөрләвекләр! Хәерле көн,беренче чәчәкләр!

(Куян сикереп чыга.)

Куян. Сәлам,Керпекәй!

Керпе. Сәлам,Куян! Синең кулыңда нәрсә ул?

Куян. Әниемә , кәбестә яфракларын бүләккә дип җыйдым.

Керпе. Әллә әниеңнең туган көне җитәме?

Куян. Син нәрсә инде Керпе, туган көнгә ерак әле. Әллә син яз башында була торган 8 март бәйрәмен дә белмисең мәллә?

Керпе. Ә нинди бәйрәм соң ул?

Куян. 8 март-бөтен әниләрнең , әбиләрнең дә, кызларның да бәйрәме. Менә мин -әнием-кадерлемә шушы кетердәвекле яфракларны илтәм. Ул аны ошатырга тиеш. Ә менә син нәрсә бүләк итәсең Керпе - әниеңгә ?

Керпе. Ой,мин белмим.Минем бит бүләгем юк. (Еламсырый)

Куян. Ә син берәр нәрсә уйлап тап.Әй, кемдер килә бугай, аяк тавышы килә.Төлке булмагае, мин куркам, тотып ашаса әнигә бүләкне дә бирми калырмын. Я, ярый ул күргәнче мин качыйм. Сау бул Керпекәй!

Яз кызы. Куян йөгереп юлын дәвам итте. Ә Керпе тирән уйда. Тиздән 8 март бәйрәме,әнигә бүләк әзерләргә кирәк.Ә нәрсә бүләк итәргә? ә ул уйлап тапканчы, аланга җирән Төлке йөгереп чыкты.

Төлке. (Масаеп,боргалана-боргалана сөйләнә) Куян артыннан йөгереп-йөгереп карадым ,тоттырмады.(Ачуы чыгып) Ну бу Кылыйны! (Эчен тотып йөри.) Ә монда ит исе килә? Бу бит Керпекәйнең исе. Менә бу табыш ичмасам! Әй, Керпе хәзер ашыйм мин сине.

Керпе. Нишләргә инде миңа? Ичмасам Куян кебек җитез йөгерә дә белмим....

Яз кызы. Керпе дә курыкты,инде нишләргә? Кем генә Керпегә булышыр икән?! Чү, ниндидер тавыш килә түгелме?

Чәчәкләр. Без сине яшерәбез.Ки-ил монда-а-а....

Керпе. Кемнәр соң сез?

Чәчәкләр. Без-Чәчәкләр.

Керпе. Чәчәкләр-матуркайлар, мин куркам, зинһар яшерегез мине.(Керпе чәчәкләр янына кереп китә.)

(Төлке чыга.)

Төлке. Кая гына югалды соң бу Керпе? Әле генә шушында иде бит. Их тәмле Керпе итен авыз да итми калдым. Ачык авыз да инде мин. Үкенүдән файда юк , тагын берәрсе очрар әле.

(Төлке кереп китә.)

Керпе. Чәчәкләр-матуркайлар, рәхмәт Сезгә! Сез мине Төлке - хәйләкәрдән коткардыгыз.Әйдәгез минем белән, әниемне котларга. Бик тиздән 8 март бәйрәме . Ә минем әнием Сезне күргәч бик сөенер.

Чәчәкләр. Бик рәхәтләнеп барырбыз. Безнең дә бит тирә-юньгә шатлык өләшәсебез килә. Әйдәгез дусларым Керпенең әнисен бәйрәм белән котлап кайтабыз.

( "Чәчәкләр" биюе башкарыла. Керпене уртага алып бииләр.)





© 2010-2022