Дәрес конспекты. Татар теле. 2сыйныф. Ю хәрефенең язылышы

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теле дәресенә технологик карта.

2 нче сыйныф, УМК "Перспектива"

Тема

Ю хәрефенең язылышы.

Максат

Ю хәрефенең икешәр авазга билге булып йөрүен аңлату;

Укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү.

Үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Ю хәрефен дөрес яза белү һәм дөрес язу күнекмәсе булдыру.

Төп төшенчәләр

Сүз, аваз, хәреф, транскрипция

Предмет ара бәйләнеш

Рус теле, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова.Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012, 1 нче кисәк, 73-75б.

2. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 2 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012

1. Дидактик карточкалар



Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ -шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ-танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру.

(ХАЙ ФАЙВ -тынычлану сигналын куллану)

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү


Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

  • Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен, анам телен өйрәнергә дип килдек.

- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

Шигырьне хор белән әйтү


КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы өчен максат:

В хәрефенең үзенчәлеген искә төшерү.

Укучылар өчен максат: исемнең соравын ,мәгънәсен аңлата белү.

1. Өй эшләрен тикшерү.

2. Сорауларга җавап бирү.

- В хәрефе татар телендә ничә авазга билге булып йори?

- Калын сүзләрдә ирен [w] авазы нинди авазларга якын әйтелә? (у)

- Нечкә сүзләрдә ирен [w] авазы нинди авазга якын әйтелә? (ү)

-Рус теленнән кергән сүзләрдә [в] авазы ничек укыла? (рус телендәгечә)

3. Матур язу күнегүе. Сүзлек диктанты язу.

Юды, Вәли, Юныс, елан, япма, ютәл, кию, юан, юл.




1.Укучылар чираттан сүзләрне укыйлар. 2.Укучылар сорауларга җавап бирәләр. 3. Бер укучы дәфтәрдә яза. Калганнар дәфтәрләрдә. Ике аваз белдергән хәрефләрнең асларына сызалар.

ТБУУГ:

"В хәрефенең ике аваз белдерә" кагыйдәне искә төшерү.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү


.- Бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез?

-Дәрескә нинди максат куярсыз?

Ю хәрефен

Ю хәрефенең ике аваз белдерүен һәм дөрес итеп язу.




ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:Ю хәрефе ике авазга билге булып йөрүен аңлату.

Укучылар өчен максат: Ю хәрефе кергән сүзләр белән җөмләләр төзү.

  1. Ю хәрефенең ике авазга билеге булып йөрүен ачыклау.

  2. Ю хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә - [йу], нечкә әйтелешле сүзләрдә [йү] дип укырга кирәген аңлату.

  3. СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ. (карточкада бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзү)


  1. 69 нчы биттәге кагыйдә белән танышалар.

2.Укчылар карточкаларда җөмләләр язалар һәм бер-берсенә күрсәтәләр.

ТБУУГ:уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Динамик пауза


МИКС - ФРИЗ -ГРУП .


Укучылар музыка астында хәрәкәтләнәләр. Музыка туктагач парлашып басалар һәм "Мин үскәч кем булырга телим?" соравына җавап бирәләр.


Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы өчен максат:

яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану; белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү

5.70 нче күнегү өстендә эш.



  1. Карточкаларда эш (30нчы күнегү) .

  2. "Авылда кунакта" рәсем өстендә эш.

  3. КОНЭРС.

-Сина кайда яшәү күбрәк ошый?

-Ни өчен?


Укучылар җөмләләрне күчереп язалар һәм ю хәрефе кергән сүзләрне тикшерәләр.

1.Пирамидаларны ю хәрефеннән башланган сүзләр белән тутылар һәм үрнәктәгечә бер сүзне тикшерәләр.

2. Укучылар "Авылда кунакта" дигән темага берничә җөмлә төзиләр.

3. Укучылар үзләре сайлаган почмакка басалар һәм парлашып бер-берсенә фикерләрен әйтәләр.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда "Аңлатмалы сүзлек" куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: Ю хәрефен дөрес язулары.


  1. Карточка белән эш.




1.Укучылар төшеп калган хәрефләрне куеп чыгалар.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

1. Рефлексия.

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә нәрсә бирде?

2. Белемнәрне бәяләү.







  1. 71 нче күнегү (74 нче бит).

Балаларның җаваплары


ШУУГ: үз уңышларың уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу




© 2010-2022