Мастер-классның «Возможности интерактивной доски на уроках татарского языка»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мастер-класс состоит из трёх частей: вводная часть, где даётся краткое направление к предстоящей работе, основная (практическая) часть, где показывается работа с интерактивной доской на определённую тему («Четвероногие друзья») и теоретическая часть, где уже конкретно описывается как ещё можно использовать на уроках татарского языка и литературы интерактивную доску, как создавались некоторые задания для данного мастер-класса. Задания этого мастер-класса можно использовать на уроках для 3-4 класса, когда проходят тему «Четвероногие друзья» по программе Хайдаровой Розы Закиевны. Задания полностью разработала сама. Все задания на одном уроке не используются. Для разработки заданий использовалась программа для интерактивной доски Mimio Studio. Использованные функции этой программы: в 3 и 8 слайдах использовалось затенение, в 5 слайде - стирание (используется ластик), в 6 слайде - тестирование (правильный ответ нужно обвести карандашом), в 3 и 7 слайдах - передвигание, а в 4 слайде нужно писать карандашом. Представленные задания следует изучать в сравнении теории и практики.


Мастер - класс

Тема: «Татар теле дәресләрендә интерактив тактаның мөмкинлекләре.»

Мастер - классның максаты:

1) татар теле һәм әдәбият дәресләрен заманча технологияләргә нигезләнеп үткәрү мөмкинлекләрен күрсәтү; инновацион технологияләр кулланып, укучыларга заман таләпләренә җавап бирә торган технологик дәрәҗәдә аралашырга ярдәм итү; авыр темаларны өйрәнүне җиңеләйтү;

2) хәтерне, игътибарны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү, диалогик сөйләм телен үстерү;

3)интерактив такта өчен әзерләнгән кызыклы биремнәр аша этләргә җылы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Кереш.

- Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, укытучылар! Бүгенге мастер-классның темасы: «Татар теле дәресләрендә интерактив тактаның мөмкинлекләре».

Хәзер сез интерактив такта өчен үзем әзерләгән биремнәрнең дәрестә ничек кулланылышын күрерсез. Мин ул биремнәрне башлангыч сыйныфлар өчен эффектлы дип саныйм. Биремнәр «Дүрт аяклы дуслар» блогы өчен төзелде. Рәхим итеп карагыз!

Дәрес фрагменты.

- Исәнмесез!

Гадәти булмаган дәресебезне башлыйбыз. Без бу дәрестә тылсымлы (волшебный) тактада төрле күнегүләр эшләячәкбез.

Дәреснең темасы: «Этләр».

1 слайд.

- Беренче биремне карыйбыз. Бу нәрсә?

- Бу эт.

Әйдәгез карыйк әле, этнең нинди әгъзаләре (части тела) бар микән? Сул яктагы туры килгән сүзләрне рәсемгә күчереп куярга. (бер-бер артлы чыгып эшләтү)

Дәвам итәбез.

Хәзер уң яктагы һәм сул яктагы сүзләр белән җөмләләр төзибез. Мин беренчесен үзем төзим әле.

ЭТ КОЛАК ЗУР. (катнашучылар чыгып каләме белән хаталарын төзәтәләр)

- Ни өчен колакы түгел, ә колагы дип төзәттегез?

- Чөнки сузыктан башланган кушымча ялгана. Чиратлашу була.

- Дөрес. Әйдәгез, тагын төзибез.(бер-бер артлы чыгып җөмләләр төзиләр, 3-4 җөмлә)

- Молодцы. Дәвам итәбез. Икенче бирем.

2 слайд.

«Эт» сүзен сөйләмдә дөрес куллану өчен тартым белән төрләндерү.

«Эт» сүзен минем, синең, аның, безнең, сезнең, аларның сүзләре белән белән куллануны кабатлыйбыз. (чыгып кушымчаларны язалар.)

Минем этем Безнең этебез

Синең этең Сезнең этегез

Аның эте Аларның этләре

3 слайд.

Лексиканы кабатлау.

- Хәзер яңа сүзләрне кабатлап алабыз.

Лапа - тәпи

Хозяин - хуҗа

Порода - токым

Кличка - кушамат

Выполняет - үти

Дворняжка - авыл эте

Сүзне бер катнашучыдан әйттерү һәм дөреслеген чыгып, тактада тикшерү, хор белән кабатлату. Аннан соң язылган сүзләрнең тәрҗемәсен бетерү һәм кемнең исендә калган шуларны кабатлату.

6 слайд

Тест формасын куллану.

Әйдәгез кечкенә генә тест эшләп алабыз. 1 нче сорауны укыйбыз. (1 катнашучы укый). Дөрес җавап янына чыгып басабыз. (бер-бер артлы шул рәвешле дәвам итү). Дөрес җавап өчен кул чаптыру)

7 слайд

- Сез этләрнең нинди токымнарын беләсез? (катнашучылар җавабы)

Экранга карыйбыз һәм рәсемдә нинди токым сурәтләнгән, шуны табабыз. (сүзләрне рәсемнәргә күчерү)

1.немец овчаркасы; 2. Пудель; 3. Урам эте; 4. Ротвейлер;

5. Боксёр; 6. Терьер; 7. Шарпей; 8. Пекинес.

8 слайд (өстәмә эш)

Диалог белән эш. (бер җөмләне укыйбыз кабатлыйбыз, җавапны укыйбыз, кабатлыйбыз). Аннан соң парларда эшлибез.

- Шуның белән безнең мастер-классыбыз тәмам. Катнашучылар, сезгә барыгызга да бик зур рәхмәт.

Мастер-классның темасын ачу:

Бүгенге көндә кайсы укытучы үз алдына «Ничек дәресне кызыклырак үткәрергә?», «Ничек татар теле дәресләренә кызыксыну уятырга?» дигән сорауларны куймый икән. Татар теленә өйрәтүнең төп максаты - укучыларның коммуникатив культурасын үстерү. Укытучының бурычы - баларга телне практик өйрәнү өчен, һәр укучыга үз активлыгын һәм иҗадилыгын күрсәтү өчен шартлар тудыру.

Яңа педагогик технологияләр (проект методы, яңа информацион технологияләр, Интернет-ресурслар) куллану белем бирүдә шәхси якын килүгә ярдәм итә һәм уку процессының индивидуализациясен һәм дифференцациясен тәэмин итә. Һәр предмет буенча да белем бирү рамкаларын киңәйтә, татар теле дә читтә калмый.

Татар теле укытучылары, бигрәк тә рус төркемнәрендә эшләүче укытучылар, информацион технологияләр куллануда кыенлыклар кичерә, чөнки бүгенге көндә предметка яраклы ресурслар юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә безгә презентацияләрне, видеороликларны, тестлар һәм интерактив материалны үзебезгә эшләргә туры килә.

Яңа заманча эш формалары һәм методлары эзләү шартларында интерактив технологияләр белән кызыксыну көчәйде. Актуаль яңалыкларның берсе - интерактив такталар. Гади дәресләрдән аермалы буларак, интерактив дәресләр төзегәндә укытучыга булган методларны куллану белән беррәттән яңаларын уйлап чыгарырга да мөмкинлекләр туа. Бу вакытта укучыларның яшь үзенчәлекләре, әзерлек дәрәҗәсе, уку профиле дә исәпкә алына.

Интерактив такта ул, гади итеп әйтсәк, компьютерның дисплее. Шулай булгач, компьютерда булган бар материалны интерактив тактада күрсәтеп була. Бу тактаның күп кенә функцияләре дәресләрне кызыклырак итүгә ярдәм итә. Мәсәлән, төрле төстәге каләмнәр игътибарны бер генә нәрсәгә юнәлтергә ярдәм итә. Экранда язу - сызу эшләре үткәрә алу мөмкинлеге укыту процессын тагын да җиңеләйтә. Материалның төрлелеге укучыларның предмет белән кызыксынуын арттыра һәм дәресләрнең сыйфатын үстерә.

Ләкин шуны дөрес аңларга кирәк, интерактив такта куллану барлык проблемаларны юкка чыгара, һәр дәрестә дә бу тактаны кулланырга кирәк дигән сүз түгел. Аның да чамасын белергә кирәк.

Хәзер турыдан-туры бүгенге биремнәргә тукталыйк. Беренче бирем кешеләрнең һәм хайваннарның тән әгъзаларын өйрәнгәндә бик эффектив. Лексиканы ныгытуда куллану бик файдалы. Шунда ук без җөмлә төзелешенә дә тукталдык. Экранда хаталарын төзәтә бардык.

Икенче биремне шулай ук яңа лексиканы өйрәнгәндә яки үтелгән лексиканы ныгыту өчен куллану бик отышлы булыр. Балаларга «бетергеч» белән сөртеп барганда сүз килеп чыгуы бик кызык булды. Сүз ачыла барды, кабатлана барды. Монда без «стирание» функциясен күзәттек.

Өченче бирем шаблонда саклануы белән бик уңайлы. Тартым белән төрләндергәндә, тартымнарны язып торасы юк. Төрле вакытта ачып эшләргә була.

Тест ул белемнәрне тикшерүнең киң таралган формасы. Ә тавышлар кертеп ясалганы, тагы да кызыграк. Сораулар төрле булырга мөмкин.

Соңгы бирем диалогик сөйләм телен үстерүдә зур урын алып тора. Сүзләрне урыннарыннан күчереп йөртү бик кызыклы.

Интерактив такта куллануның төп ысуллары:


  1. Экранга чыгарылган язулар, рәсемнәр өстендә язу - сызу эшләре алып бару (төрле сүз төркемнәрен тартым, килешләр белән төрләндерү, җөмлә төзелешен өйрәнү, төшеп калган хәрефләрне, сүзләрне язып кую һ.б)
  2. Группаларда эшләү.
  3. Документлар, таблицалар, рәсемнәр өстендә бергә эшләү.
  4. Компьютер кулланмыйча гына, интерактив такта аша идарә итү. Бу форма электрон дәреслекләр белән эшләгәндә кулланыла.
  5. Интерактив тактаны гади такта итеп куллану. (ләкин нәтиҗәләр сакланыла)
  6. Виртуаль клавиатура кулланып, текстлар белән эш.
  7. Интерактив тактада дәрес вакытында эшләнелгән барлык эшләрне дә саклау. (икенче дәресләрә дә куллану)
  8. Сакланылган дәресләрне булмаган укучыларга мөстәкыйль рәвештә өйдә өйрәнү мөмкинлеге.
  9. Бер укучының эшен барлык укучыларга да күрсәтү.
  10. Видеороликлар карау (проект эше өчен файдалы, әдәби кинолар карау)

Йомгаклау.

Дәрестә интерактив такта куллану санитар - гигиена нормалары буенча 20 минуттан да артмаска тиеш.


© 2010-2022