Пычкы чүбе белән эш. ”Теремкәй” әкиятен иллюстрацияләү

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат rar
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема.Пычкы чүбе белән эш."Теремкәй" әкиятен иллюстрацияләү.

Максат.Пычкы чүбе белән эшләргә өйрәтү;укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү; пөхтәлек,бердәмлек,дуслык,хезмәткә,табигатькә сакчыл караш,мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау.Буялган вак пычкы чүпләре,җилем,пумалалар,эшләнәчәк эшләрнең эскизы,иллюстрацияләр,борысчыклар(ДСП),технологик карталар,эколобок,салфеткалар,стаканнар,туп,теремок,булавка.клей савыты,ике яклы скотч.

Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

-Исәнмесез,укучылар!

-Исәнмесез,саумысез!

-Хәерле иртә,балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Безгә күп еллар укырга әле

Без бит беләбез:булмый белемсез.

Ялкауланмасак,тәртипле булсак,

Барсы да булыр,менә күрерсез.

2.Төп материалга кереш.

а)Дәреснең темасы,максаты белән таныштыру.

-Укучылар,бүген бездә гадәти булмаган технология дәресе.Сезнең белән әкият геройлары иллюстрацияләячәкбез.Ә нинди? Сорауга җавапны шигырь-табышмактан беләчәкбез.

Менә алар:Бака-Бакылдык,

Төлке,Куян,Тычкан-Чыелдык,

Тычкан тырышып нидер кимерә

Бака-Бакылдык токмач пешерә.

Төлке-Хәйләбай тәрәз төбендә

Берни эшләми,урам күзәтә.

Нинди өй соң бу?Бигрәк бәләкәй!

Таныйсызмы?

Бу бит... (Теремкәй!)

-Кайсы әкияттән булыр бу сүзләр?

-Әйе,балалар,бу рус халык әкияте"Теремкәй".Сез инде аны балалар бакчасында йөргәндә үк ишетеп һәм яратып өлгергән идегез.Ә бүген без аны тагын бер кат искә төшереп үтәчәкбез,әкият геройлары белән янә очрашачакбыз.

-Балалар,үзегезнең әкият китапларын күз алдына китерегез әле.Алар күбрәк сездә кайсы яклары белән истә калдылар?(матур-матур рәсемнәре белән)

б) Әкияттән иллюстрацияләр карау

-Ничек уйлыйсыз,менә бу гаҗәеп матур картиналарны кемнәр эшли икән?(Рәссам-иллюстраторлар)

-Менә бүген бездә сезнең белән рәссам-иллюстраторлар булачакбыз, һәркайсыбызның аерым биреме булачак.Әмма барыбыз да уртак бер эш -"Терем-кәй " әкияте китабын бизәү белән шөгыльләнәчәкбез.

Китап- иң яхшы бүләк,без бу эшебезне балалар бакчасына бүләк итәчәкбез.Бүләгебез матур һәм пөхтә килеп чыксын өчен безгә игътибарлы,тырыш булырга кирәк.

в) Күргәзмә буенча экскурсия

Технология дәресләрендә без сезнең белән йомырка кабыгы,күркәләр,ылыслар,

кипкән яфраклар,саламнар белән эшләдек.Алар белән безне Фатих таныштырып

китсен әле. (Фатих сөйли.)

-Без технология дәресләрендә табигый материаллардан бик күп әйберләр ясарга өйрәндек:саламнан,кипкән яфраклар,имән чикләвекләре,күркәләрдән,йомырка кабыгыннан,ярмалар,агач ботаклары,балчыктан,хәтта пластмасс шешәләрдән дә.

Нәни кулларыбыз белән тирә-юньдә кирәкмәс кебек саналган бу предметларга җан өрдек,җәнлекләр,кошлар,төрле әкият геройлары,тормыш-көнкүреш әйберләре ясадык,моның белән кешеләргә матурлык өләшергә,табигатебезне калдык-постык чүп-чардан арындырырга тырыштык.

3.Төп материал өстендә эш.

-Ә бүген без пычкы чүбе белән эшләячәкбез.Уйлап карагыз әле,пычкы чүбе ничек

барлыкка килә икән ул?(Агачны пычкы белән кискәндә барлыкка килгән вак чүпләр.)

-Менә шушы кирәкмәс тоелган пычкы чүпләреннән кешеләр бик күп тормышта кулланыла торган әйберләр ясыйлар.

4.Күзәтү.

Сезнең алларыгызда нәкъ менә пычкы чүбеннән эшләнгән борысчыклар ята,русча атасак ДСП(дерево-стружечная плита).

ДСП кулланып мебельләр ясыйлар,мәсәлән парталар,сыйныфтагы шкафларны искә төшерергә мөмкин.Ә без сезнең белән исә буялган пычкы чүбен файдаланып "Теремкәй" әкияте геройларын тудырырга тырышырбыз.

5. Инструмент һәм материалларны ачыклау.

-"Теремкәй" әкиятенә иллюстрация ясау өчен,нинди инструмент һәм материаллар кирәк булачак? (Технологик карта белән эш.)

6. Инструктаж үткәрү.

-Эшкә тотынганчы,җилем белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерик әле.

1.Җилемне саклык белән сал.

2.Җилемне кирәкле урыннарга,өлешләп аз-азлап кына сыла.

3.Сурәтнең сызыгыннан читкә чыкма.

4.Салфетка кулланырга да онытма.

7.Технологик карта белән эш.

-рәсемне игътибар белән кара һәм төсләр сайла

-кирәк дип тапкан урынга сак кына җилем сыла

-җилем сыланган урынга төсле пычкы чүбе сип

-азрак торгач,артык пычкы чүбен кире савытка сал

-алга таба да эшне шулай дәвам ит

8.Укучыларның мөстәкыйль эше.

Берничә эшне күрсәтү,хаталарны искәртү,төсләр сайларга булышу.

Оста нинди-эше шундый мәкаленең асылын аңлату,хезмәт турында мәкальләр искә төшерү.

9. Физминутка.(Акрын гына музыка яңгырый.) Уңайлы итеп утырдык.Кулларны тезләргә куйдык.Күзләрне йомдык.Менә җәй үтеп бара,тиздән көз җитәчәк.

Әйдәгез үзебезне көзге урманда дип хис итик.Агачлар арасыннан көзге кояш нуры

Сезнең битләрегезне иркәли;әле бер,әле икенче иңбашыгызга килеп куна.Ә без исә аның җылысын тоеп,иркәләнәбез.Кулларыбызны өскә күтәреп,кояшка тартылыйк. Еракта җылы якларга китеп баручы кошларның моңсу тавышлары килә.аларны озатып кул болгыйк әле.Безгә рәхәт.Кулларны аска төшерик,күзләрне ачыйк.

-Ой,балалар,безгә кем килгән?(колобок)

-Алай ук түгел әле,ЭКОЛОБОК.Аның исеме экология сүзеннән килеп чыккан.Ә

нәрсә соң ул экология? Экология ул-кеше һәм табигать арасындагы үзара бәйләнеш.

Эколобок күк йөзенең чиста,сулыкларның саф,үләннәрнең яшел,табигатьнең матур булуын тели.Әйдәгез әле,аны сөендерү өчен, үзебезнең эшләребезне тагын да матуррак,пөхтәрәк итеп эшләргә тырышыйк.Без ясый торган әкият геройлары да табигатьнең җанлы затлары бит.

10.Укучыларның мөстәкыйль эшләрен дәвам итүе."Эш урынын һәрвакыт та тәртиптә тот!"дигән кагыйдәне искә төшереп китү.

11.Укучыларның эшләреннән күргәзмә оештыру.

Үзләре ясаган әкият геройлары белән "Теремкәй" әкиятен сәхнәләштерү

Теремкәй

(Рус халык әкияте)


Басуда терем-теремкәй урнашкан була.

Бер тычкан-Чыелдык шул теремкәй янына чабып килгән дә:

- Терем-теремкәй, теремдә кем яши? - дип сораган.

Аңа җавап бирүче булмый. Тычкан теремкәй эченә керә дә шунда яши башлый.

Көннәрдән беркөнне теремкәй яныннан бака-Бакылдык үтеп бара икән, ул туктаган да сораган:

- Терем-теремкәй! Теремдә кем яши? - дигән.

- Мин тычкан-Чыелдык. Ә син үзең кем буласың?

- Мин бака-Бакылдык булам.

- Әйдә кер, бергә торырбыз.

Бака-Бакылдык теремкәй эченә сикереп кергәч, шул көннән алар теремкәйдә икәү бергә яши башлаганнар.

Бервакыт теремкәй янына куян-Куркак җан-фәрманга чабып килгән. Ул да сораган:

- Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? - дигән.

- Мин, тычкан-Чыелдык.

- Мин, бака-Бакылдык. Ә син кем буласың?

- Мин куян-Куркаккай булам.

- Әйдә, алайса, кер. Бергә-бергә яшәрбез.

Куян теремкәй эченә бер сикерүдә кереп тә киткән. Хәзер инде болар өчәү торалар, ди.

Төлке-Хәйләбайның да юлы теремкәй яныннан узган. Ул да, теремкәй янына туктап, тәрәзәгә шакыган да сораган:

- Терем-теремкәй! Теремкәйдә кем яши? - дигән.

- Мин, тычкан-Чыелдык.

- Мин, бака-Бакылдык.

- Мин, куян-Куркаккай.

- Ә син үзен кем буласың?

- Мин төлке-Хәйләбай булам.

- Әйдә кер, бергә яшәрбез.

Төлке-Хәйләбай да теремкәйгә кереп урнашкан. Алар инде дүртәүләп бергә яши башлаганнар.

Яшь бүре-Соры колак чабып барганда тәрәзәдән караган да сораган:

- Әй, терем-теремкәй! Теремдә кем яши? - дигән.

- Мин, тычкан-Чыелдык.

- Мин, бака-Бакылдык.

- Мин, куян-Куркаккай.

- Мин, төлке-Хәйләбай.

- Ә син үзен, кем буласың?

- Мин бүре-Соры колак булам.

- Әйдә кер, безнең янга!

Бүре дә теремкәйгә керә. Шулай итеп, алар теремкәйдә бишәү җырлый-җырлый яши башлыйлар.

Көтмәгәндә теремкәй янына лап-лоп атлап аю-Камыт аяк килеп чыга.

Ул теремкәй эчендә җырлаганны ишеткәч, туктый да, бөтен көченә акырып җибәрә:

- Терем-теремкәй! Теремдә кемнәр бар? - ди.

- Мин, тычкан-Чыелдык.

- Мин, бака-Бакылдык.

- Мин, куян-Куркаккай.

- Мин, төлке-Хәйләбай.

- Мин, бүре-Соры колак.

- Ә син үзең кем буласың?

- Мин, аю-Камыт аяк булам.

- Кер, алайса, бергә яшәрбез!

Аю теремкәйгә керергә бик озак азаплана, әмма сыя алмый.

- Мин сезнең түбәгездә генә яшәрмен инде, алайса,- ди камыт аяк.

- Син безне сытарсың бит!

- Юк, сытмыйм,- ди.

- Мен, алайса! - диләр.

Аю төремкәйнең түбәсенә үрмәли. Менеп җитүе була - шарт!

Теремкәй сытыла, шатыр-шотыр килеп, бер якка авыша, бөтенләй таралып китә.

Тычкан-Чыелдык, бака-Бакылдык, куян-Куркаккай, төлке-Хәйләбай, бүре-Соры колак өйдән көчкә чыгып өлгерәләр.

Нишләмәк кирәк, алар шундук, бергәләшеп, бүрәнә ташырга, такта ярырга, яңа теремкәй салырга керешәләр һәм искесеннән дә яхшырак теремкәй салып өлгертәләр. Тагын бергә яши башлыйлар.

12.Йомгаклау. Без кешеләр дә шулай ук Тычкан-Чыелдык,Бака-Бакылдык,Куян-Куркаккай,Төлке-Хәйләбай,Бүре-Сорыколак,Аю-Камытаяк "Теремкәй"дә яшәгән кебек ҖИР дип аталган йортта яшибез.Ул һәрвакыт матур,чиста булып калсын өчен ,безгә ҖИРЕБЕЗНЕ яратырга,сакларга кирәк!

Яшел урман,зәңгәр диңгез,

Кошлар сайрый,саф һава!

Салкын галәм киңлегендә

Мондый гүзәл җир кайда?

Гүзәллекнең кадерен белик,

Саклыйк җирне,балалар

Мондый ямь-яшел гүзәллек

Я,әйт,тагын кайда бар?

Табигать ул-тиңсез хәзинә,

Шаулы урман,челтер чишмә дә.

Яшел болын да ул,зәңгәр күк тә,

Сакла аны,аңа син тимә!

Табигать -ул тиңсез хәзинә

Авылның ул яшел урамы.

Йомшак җилнең биттән иркәләве,

Алтын көзнең яфрак бураны.

Очкан күбәләк тә,сайрар кош та,

Кырмыска ул,шөпшә,ярканат.

Агач утырт,гөлләр үстер,

Табигаьне,дустым,син сакла!

Пычкы чүбе белән эш.”Теремкәй” әкиятен иллюстрацияләү.Пычкы чүбе белән эш.”Теремкәй” әкиятен иллюстрацияләү.


Технологик карта.Пычкы чүбе белән эш.”Теремкәй” әкиятен иллюстрацияләү.

-рәсемне игътибар белән кара һәм төсләр сайла

-кирәк дип тапкан урынга сак кына җилем сыла

-җилем сыланган урынга төсле пычкы чүбе сип

-азрак торгач,артык пычкы чүбен кире савытка сал

-алга таба да эшне шулай дәвам итПычкы чүбе белән эш.”Теремкәй” әкиятен иллюстрацияләү.


Пычкы чүбе белән эш.”Теремкәй” әкиятен иллюстрацияләү.

Пычкы чүбе белән эш.”Теремкәй” әкиятен иллюстрацияләү.


Пычкы чүбе белән эш.”Теремкәй” әкиятен иллюстрацияләү.


Пычкы чүбе белән эш.”Теремкәй” әкиятен иллюстрацияләү.

Пычкы чүбе белән эш.”Теремкәй” әкиятен иллюстрацияләү.

Пычкы чүбе белән эш.”Теремкәй” әкиятен иллюстрацияләү.

Пычкы чүбе белән эш.”Теремкәй” әкиятен иллюстрацияләү.

Пычкы чүбе белән эш.”Теремкәй” әкиятен иллюстрацияләү.

Пычкы чүбе белән эш.”Теремкәй” әкиятен иллюстрацияләү.

Пычкы чүбе белән эш.”Теремкәй” әкиятен иллюстрацияләү.

Пычкы чүбе белән эш.”Теремкәй” әкиятен иллюстрацияләү.

Пычкы чүбе белән эш.”Теремкәй” әкиятен иллюстрацияләү.

Пычкы чүбе белән эш.”Теремкәй” әкиятен иллюстрацияләү.

19


© 2010-2022