Бердәм дәүләт имтиханы өчен тест (9 нчы сыйныф өчен)

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат zip
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

2 нче өлеш.

Текстны укыгыз һәм А1- А7 биремнәрен үтәгез. Һәр биремгә дүрт төрле җавап бирелгән, аларның берсе генә дөрес. Дөрес җавапларны билгеләгез.

(1) Комбайн ышыгында тамак ялгап утырабыз.

(2)Их, тәмле дә соң, нәкъ Сәгъдия апа икмәге кебек, - диде күршем Миңнулла.

(3) Сәгъдия апа гомер-гомергә механизаторларга икмәк пешерде. (4)Осталыгын белеп алгангамы, әллә гаделлеге - тугрылыгы өченме, әлеге эшне елның елында аңа кушалар иде.

(5) - Синең кулың тәмле, Сәгъдия апа, - диләр иде механизаторларга.

(6) Ә Сәгъдия апа елмаеп болай ди иде:

- Эшләп ашаганга шулай ул, наныйлар, тир түгеп алганга.

(7)Аның өе яныннан без, малайлар, тыныч кына узып китә алмыйбыз. (8) Тирә - юньгә таралган тәмле ипи исеннән авызга сулар килә, адымнар акрыная. (9) Яңа гына пешеп чыккан ипи исеннән дә тәмлерәк ис бармы икән тагын дөньяда?!

(10) Ачык тәрәзәдән Сәгъдия апаның кояш кебек түм-түгәрәк ипиләрне кызыл ашъяулыкка куеп бүлгәләве күренә.(11) Кырга, механизаторларга илтер өчен әзерли инде ул шулай. (12)Аның кояшта янган куллары ипине шундый оста әйләндерә ки, цирктагы жонглер да алай булдыра алмас.(13)Бу эш аңа әллә ничек килешеп үк тора. (14)Ипине,тагын да тәмлерәк булсын өчен, шулай тылсымлый күк тоела ул безгә.

(15)Ул арада Сәгъдия апа да безне күреп ала. (16) Кулларын чигүле алъяпкыч итәгенә сөрткәләп, тәрәзәгә килә:

Нәрсә сез, гашыйк егетләр кебек, күзегезне ала алмыйсыз, ә? - ди ул, көлеп.

(17)Без дәшмибез, борыннарыбызны тарткалап, яланаяклар белән юл тузанында таптанабыз.

(18) - Мәгез, наныйлар, тамак ялгап алыгыз, - дип, Сәгъдия апа безгә юка гына телемнәре кисеп бирә.(19) - Картым белән улларымның сугыштан исән-сау кайтуларын теләгез. (20)Үскәч, үзегез иккәне белән игелек күрсәтерсез, наныйлар, - ди ул , безне озатканда.

(21) Укуларны тәмамлап, ап-ак калачны мазутлы кулларыбыз белән үзебез эшләп ала башлаганда, механизаторлар өчен ипине Сәгъдия апа түгел, пекарняда ул өйрәткән кыз-кыркыннар сала иде инде.

(22) ... Уйларымны Миңнулланың тәкъдиме бүлде.

(23)-Әйдәгез, Сәгъдия әбигә бер бөтен ипи алып барабыз!

(24)Без килгәндә, әби, сызганып-кыстырынып, өй җыештыра иде.

(25) -И-и наныйларым, сезмени бу?! (26)Танымый да торам лабаса. (27)Ай,рәхмәт яугырлары.

(28)Ул ипине, яшь бала күтәргәндәй, йомшак кына итеп кулына алды да:

- Уңган күренә. (29)Чүпрәсе дә, кабаруы да килгән моның. (30)Улларым эшләп алган да булгач, бигрәк тә тәмледер әле бу ипекәй. (31)Әйдәгез, узыгыз. (32) Сезне үзем салган ипи белән сыйлармын.

( Ш.Маннапов.)

А1. Текстта сүз нәрсә турында бара? Дөрес булмаган җавапны билгеләргә.

1)Икмәкнең тәме. 2)Тәмле куллы апа. 3)Игелеклелек. 4)Батырлык

А2. Текстның стилен билгеләгез.

1)Публицистик стиль 2)Әдәби стиль 3)Сөйләм стиле 4)Фәнни стиль

А3. Ипи ни өчен тәмле була? Бу сорауга текстагы кайсы җөмлә җавап бирә?

1) Ипине,тагын да тәмлерәк булсын өчен, шулай тылсымлый күк тоела ул безгә.

2) Эшләп ашаганга шулай ул, наныйлар, тир түгеп алганга.

3) Яңа гына пешеп чыккан ипи исеннән дә тәмлерәк ис бармы икән тагын дөньяда?!

4) Чүпрәсе дә, кабаруы да килгән моның.

А4. Пекарняда сүзе нинди орфографик принципка нигезләнеп язылган.

1) Фонетик 2) График 3) Мрфологик 4) Тарихи- традицион

А5. Аның өе яныннан без, малайлар, тыныч кына узып китә алмыйбыз. Астына сызылга

сүзләр үзара нинди мөнәсәбәттә торалар.

1) Хәбәрлекле 2) Аныклаулы 3) Ачыклаулы 4) Дөрес җавап юк.

А6. Арткы рәт, түбән күтәрелешле, иренләшмәгән сузык авазлар булган сүзләрдән генә

торган төркемне билгеләгез.

Тыныч, картым , чүпрә.

Наныйлар, малайлар, бала.

Сәгъдия, апа, ипи.

Куллары,егетләр, игелек.

А7. Тирә - юньгә таралган тәмле ипи исеннән авызга сулар килә, адымнар акрыная.

Җөмләдә аерып бирелгән сүз нинди сүз ясалу ысулы белән ясалган.

1)Фонетик 2)Морфологик 3) Синтаксик 4)Морфологик- синтаксик

В1 -В14 биремнәрен дә текстка нигезләнеп үтәргә. Җавапларны сүзләр яки саннар белән языгыз, кирәк урыннарда өтерләр белән аерыгыз.

В1. 18 нче җөмләдәге наныйлар сүзенең синонимын языгыз.

Җавап: __________

В2. 15-17 җөмләләрдән кушу ысулы белән ясалган сүзләрне табып языгыз.

Җавап: __________

В3.Тексттагы эндәш сүзләр кергән җөмләләрнең саннарын арта бару тәртибендә языгыз.

Җавап: __________

В4. 11-15 җөмләләр арасыннан иярчен күләм җөмләне табып санын языгыз.

Җавап: __________

В5. 16- 20 җөмләләр арасыннан фразеологик әйтелмәләрне язып алыгыз.

Җавап: _________

В6. 3-6 җөмләдән күчерелмә мәгънәдәге сүзне табыгыз.

Җавап: __________

В7. 17-20 җөмләләр арасыннан аерымланган рәвеш хәле белән катлауландырылган

җөмләнең санын язарга.

Җавап: __________

В8. 8-10 җөмләләр арасыннан аныклагычлы җөмләне табыгыз.

Җавап: __________

В9. 25 нче җөмләнең төрен билгеләгез.

Җавап: __________

В10. Тексттан алынган җөмләдә барлыгы ничә өтер куела. Санын языгыз.

Укуларны тәмамлап ап-ак калачны мазутлы кулларыбыз белән үзебез эшләп ала

башлаганда механизаторлар өчен ипине Сәгъдия апа түгел пекарняда ул өйрәткән

кыз-кыркыннар сала иде инде.

Җавап: __________

В11. 10 нчы җөмләнең ничә грамматик нигезе бар?

Җавап: __________

В12. 1-4 җөмләдән ымлыклар кергән җөмләнең санын билгеләгез.

Җавап: __________

В13. 9 нчы җөмләдә аерып бирелгән сүз кайсы килештә?

Җавап: __________

В14. 14 нче җөмләдә аерып бирелгән сыйфатның дәрәҗәсен языгыз.

Җавап: __________


© 2010-2022