Классный час на татарском языке на тему «Охранять природу - наш долг!»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат zip
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Тема: "Табигатьне саклау - безнең изге бурыч" Максат: хайваннарга, кошларга, бөҗәкләргә карата сакчыл караш тәрбияләү. Ярдәмлелек: компьютер + презентация. Дәрес барышы: - Бүген без сезнең белән табигатебезне саклау турында сөйләшербез. Чөнки безгә бик күпне биргән табигатебез саклауга мохтаҗ. Табигатьне киләчәк буыннар өчен саклау - безнең изге бурычыбыз. Табигатькә сакчыл карау, аны ярату - ул үзе әдәплелек. Без үзебез дә шул табигатьнең бер кисәге бит. Кешене бөтен җирдә дә үсемлекләр, бөҗәкләр, хайваннар урап алган… Кеше һәрвакыт табигать белән бәйләнештә тора. Ул табигатькә зыян салырга ярамаганын аңларга тиеш. Табигатьне саклау чараларының берсе - аерым урыннарны кеше кулы тиюдән саклау. Бу урыннар тыюлыклар (заповедник) дип атала. Безнең республикабызда табигатьнең матур почмагы- Идел-Кама тыюлыгы бар. -Әлеге дәресебез "Йолдызлы сәгать" уены рәвешендә үтәр. Без Җир йөзеннән югалып баручы, бик аз булып калучы җәнлекләр һәм үсемлекләр турында сөйләшербез. Андый үсемлек һәм җәнлекләрне Кызыл китапка кертәләр. Ни өчен китапны кызыл дип атаганнар соң? - Кызыл төс - катгый тыю төсе: тукта, тияргә ярамый дигәнне аңлата. Кызыл куркыныч янауны күрсәтә. Шулай итеп кешеләрнең игътибарын табигатебезне саклауга юнәлтмәкче булганнар. Бездә 1974 елдан бирле "Кызыл китап" алып барыла, анда әйтелгән җәнлекләрне аулау,кошларны ату,агачларны кисү,чәчәкләрне өзү тыела.

Кызыл китапның битләре төрле төсләргә буялган.
Кызыл битләргә теркәлгән хайван һәм үсемлекләрнең хәле бик аяныч. Алар
тәмам юкка чыгып баралар.
Сары битләргә теркәлгән хайван һәм үсемлекләр котылгысыз рәвештә кимеп бара.
Ак битләргә әле юкка чыгу куркынычы булмаган хайваннар һәм үсемлекләр теркәлгән. Әмма алар бик аз санда сакланып калган. Сирәк урыннарда очрыйлар.
Яшел битендә - кайчандыр кызыл, сары, ак биттә булган. Ләкин хәзергә вакытта яңадан тергезелгән хайваннар һәм үсемлекләр кертелгән. 1тур - Үсемлекләр: энҗе чәчәк, умырзая, сары башмакчык, женьшень. -Тамыры бик кыйммәтле. Шуңа күрә кешеләр аны күпләп җыйганнар. Ул бик акрын үсә. Тәмам өлгереп җитсен өчен 150-200, кайчакларда 400 ел кирәк. Кешеләр аның тамырыннан дару әзерлиләр. Аннан озак вакытлар файдалан-ганда организмның гомуми хәле яхшыра. Арганлык бетә, кешенең хезмәткә сәләте яхшыра. (женьшень) 2 тур- Кошлар: чибәр торна, байгыш, кызыл түшле казарка, дүдәк. - Безнең илдә иң зур кошларның берсе, аны дала алпамшасы дип йөртәләр. Ул шактый яхшы оча, көчле аяклары белән бик тиз йөгерә. (дүдәк) 3 тур - Хайваннар: Амур юлбарысы, морж, себер боланы, зубр. - Безнең илдә саклана торган хайваннарның иң билгелесе. Ул эре, олы һәм авыр гәүдәле. Гәүдәсенең озынлыгы 3 метрга, биеклеге 2 метрга җитә. Аның бөтен тормышы урман белән бәйле. Шуңа күрә урманнарны кисү - аларның юкка чыга баруына беренче сәбәп. Икенче сәбәп - аучылык, кәсепчелек. Иректә ул 22-27 еллап яши. (зубр) 4 тур - Бөҗәкләр: нәфис коңгыз, реликт кисмән, болан-коңгыз, махаон күбәләге. -Бу бөҗәккә борынгы грек мифыннан алынган бер табибның исеме бирелгән. Бу бөҗәк безнең илдә иң матурларының берсе. 5 тур - Финал уены. - Бер сылукай, йөгереп барган чакта, кызгылт көрән тасмалы алтын башмагын төшереп калдырган да, ул башмак гүзәл чәчәккә әверелгән, ди. Күп кенә илләрдә аны шулай - ханымнар туфлие, кызлар башмагы дип атыйлар да. «Венера башмагы» дип аны Борынгы Римдагы гүзәллек алиһәсе Венера хөрмәтенә атаганнар. Кайбер илләрдә аны башмакчәчәк, кәккүк читеге дип тә атыйлар. Башмакчәчәк төрле-төрле илләрдә очрый, әмма күпләп үскән урыннары бик сирәк. Кайбер илләрдә ул санаулы гына калган. Ул шактый зур - биеклеге 50 см га якын. Сабагында 3-4 яфрак, 1-2 чәчәк була. Башмакчәчәк май -июньдә чәчәк ата башлый. Чәчәк ату чоры 2-3 атна. - Финал уенында ике генә уенчы калган була. Алар "башмакчәчәк" сүзеннән яңа сүзләр ясыйлар. Кем күбрәк ясый, шул җиңүче була. Йомгаклау. - Без бүген дәрестә табигатькә сакчыл карау турында сөйләштек. Үз йортыгыздагы кош-кортка, хайваннарга кулыгыздан килгәнчә ярдәм күрсәтү; урманда үз-үзеңне дөрес тоту, кошларга кыш көне җимлекләр кую, аларны ашату, яз көне кош оялары ясап, каршы алу-болар барысы да сезнең туган ягыбыз табигатен саклауга өлеш кертүегез була. Алдагы көннәрдә дә тереклек ияләрен, үсемлекләр дөньясын саклагыз. Табигать безне җылыта, ашата, эчертә, киендерә, сәламәтлегебезне саклый. Ул-туган илебез, туган-йортыбыз. Табигать белән кечкенәдән үк дуслашкан кеше-яхшы тәрбияле, бәхетле кеше ул. Табигатьне саклагыз! И күңелле җәй көнендә- Табигать кочагында! Менә шуны истә тоту Кирәктер шул чагында: Агачларны сындырмагыз Кош оясын ватмагыз. Суларны да пычратмагыз, Пыяла, чүп атмагыз. Эссе якта, коры чакта Урманда ут якмагыз. Табигать ул - безнең әни, Табигатьне саклагыз!

© 2010-2022