Разработка урока по технологии “Әтиемә, бүләккә. .. ”

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Технология, сынлы сәнгать.

Тема: "Әтиемә, бүләккә..."

Максат: Әтиләр өчен бүләк ясау - шкатулка.

Катыргы һәм кәгазь белән эш алымнары үзләштерү,

аппликация ярдәмендә тартмачыкны бизәү.

Эстетик һәм әхлак тәрбияче бирү, экономияле булырга

өйрәтү.

Материал: Экологик яктан чиста булган катыргы буш тартма-

чыклар, төсле кәгазьләр, клей, пумала, тастымал, үзе

ябышып кала торган төсле кәгазьләр, шаблон кисү

өчен катыргы, карандаш, линейка, әзер шкатулка үр-

нәге, магнитофон, компьютер.

Дәрес барышы.

I . Актуализация.

1. Әңгәмә "23 февраль - Ватанны саклаучылар көне"

2. Әтиләргә нәрсә бүләк итәргә? (балалар берничә вариант тәкъдим итәләр)

3. Иң кыйммәтлесе - үзең ясаган бүләк.

I I . Тема буенча эш.

1. Компьютердан берничә кулдан ясаган тартмачык-шкатулка рәсемнәрен һәм открыткалар җыелмасын карау.

2. Ясар өчен махсус алдан ясалган шкатулка тәкъдим итү. "Бу шкатулка матурлык өчен генә түгел, бик файдалы да." Аңа доку-ментлар тутырып куеп була, кирәк икән башка төр кирәк-яраклар да сыячак.

3. Тартмалар сайлап алу, буш тартмалар экологик яктан чиста бу-лырга тиеш.

4. Эш тәртибе белән таныштыру, технологик карта тәкъдим итү:

а) Тартмачыклар, ак, кызыл, зәңгәр, сары төсле кәгазьләр, бизәк өчен шаблоннар әзерләп кую.

ә) Кайчы, клей белән эш итү чорында куркынычсызлык кагый-дәләрен искә төшерү.

б) Тартманың баш-башында зәңгәр төс күп, шуның өчен, кирәк-мәгән язуларын күмү максатыннан зәңгәр төстә оваль кисеп ябыш-тыру.

в) Тартмачыкның һәр ягына ак кәгазь ябыштыру.

г) Тартмачыкның һәр ягын (кабыргаларын) сары тасма белән беркетү.

д) Шаблон ярдәмендә бизәк кисеп ябыштыру (бизәкне дөрес урнаштыру бик мөһим)

е) Алдагы дәрестә компьтерда махсус әзерләнгән котлау сүзен кисеп алып ябыштыру.

5. Әзер шкатулканы һәр бала котлау сүзләрен укып, әтиләренә тапшыра.

I I I . Йомгаклау.

1. Дәрескә йомгак ясау.

Димәк без, бик тырыштык, әтиләребез алдында үз кулыбыз белән бүләк ясап тапшырдык.

2. Әтиләргә сүз бирү (һәр әти бүләк турында үз фикерен әйтә, киңәшләр бирә, үзе кайда хезмәт итүе белән таныштыра, булачак солдатларны тәбрикли)


© 2010-2022