Исследовательская работа «Тукай күңелен яктырткан Казан»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:








Тукай күңелен яктырткан Казан



Галина Венера Минсолтан кызы

Түбән Кама шәһәренең 8 нче гомуми ур табелем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы














Түбән Кама, 2011

Эшнең планы:


I Кереш
Халкыбызның йөзек кашы.
II Төп өлеш
Тукай күңелен яктырткан Казан.

  1. Шагыйрьнең Казанга кайтуы.
  2. Шагыйрьнең «Пар ат» шигыре - Казанга дан җырлаучы әсәре;
  3. Тукай иҗатының Казан чоры.
  4. Әдипнең Казанга багышланган әсәрләре - гыйбрәтле. Бүген дә әһәмиятен җуймаган сөземтә.
а) "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасы - иҗтимагый тормышка зур йогынты ясаган әсәр; б) "Казан вә Казан арты" (1912) шигыре; в) "Казан" шигыре (1913) - реалистик карашлар җимеше;
  1. Шагыйрьнең Казанда үткән гомере - иҗади яну, үсеп җитлегү еллары.
  2. Тукай мирасын һәм исемен мәңгеләштерү һәм пропагандалау.

III Йомгаклау
Кулланылган әдәбият исемлеге.




















I. Кереш
Һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл шәхесләре, олы талантлары, бөтен кешелек дөньясы тарихында тирән эз калдырган затлары була. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай, һичшиксез, әнә шундый олы шәхесләрнең берсе. Олуг язучыбыз Әмирхан Еники моннан күп еллар элек: "Бер генә минутка фараз итик: безнең тарихыбызда Тукай юк, Тукай булмаган ди… Никадәр ярлыланып калыр идек без, күпме дан - дәрәҗәләребезне югалтыр идек!.. Әмма язмышка мең рәхмәт, безнең Тукаебыз бар!"1 - дип язган иде. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев Г.Тукай иҗатына олы бәя биреп: "Тукайны олылау татар милләтен дөньяның башка халыклары арасында тигез хокуклы, җитлеккән, дәрәҗәле һәм мәртәбәле милләт итеп таныту, раслату өчен кирәк. Чөнки һәр милләт турында барыннан да элек аның әнә шундый олы шәхесләрен истә тотып фикер йөртәләр. Без бүген теләсә нинди трибунадан: "Безнең Кол Галиебез, Мәрҗәниебез, Тукаебыз, Җәлилебез бар",-дип горурланып әйтә алабыз, һәм бу шәхесләрнең исемнәре безгә дөньякүләм юл яру өчен хезмәт итә. …Ятим үсеп, бу фани дөньяда нибары 27 ел гомер яшәп, биш-алты томлык мәңгелек әсәрләр иҗат итеп калдырган, исеме Пушкин, Дантелар белән янәшә куелырлык даһи шагыйре булган милләтнең дә тарихта үз урыны булырга тиеш. Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр. Татар да яшәр…"2,-диде Шигърият һәм Туган тел бәйрәме көнендә ясаган чыгышында. Тукай шигърияте җиһанга ямь, яктылык бөркеп торучы, туң катлауларын эретеп, җиргә, күңелләргә җылылык бирүче кояш үзенә бер илаһи көчкә ия. Чөнки аның иҗаты тар кысаларга сыймый, халкыбызның "хәсрәт кош көйләп", авыр үткәне белән саубуллашып, киләчәк өчен көрәшергә өйрәтә, шуңа чакыра. Әдәбият күгендә нибары 7-8 ел ялтырап, үз йолдызлыгын - шигъри мәктәбен тудырган сүз остасының мирасы күп тармаклы, киң кырлы. Аның үткен телле публицистикасы, камчылы сатирасы, кинаяле, шаяртулы юморы, тәнкыйть эшчәнлеге-һәркайсы игътибар үзәгедә торырга тиеш. Бөек Тукайның иҗаты татар әдәбиятына үсү, камилләшү өчен гаять көчле этәргеч булды һәм хәзер дә шулай булуын дәвам итә. Г.Тукай гасырлардан, бик борынгы заманнардан ук килгән милли хәзинәбезне үзләштергәнгә күрә Тукай булып дөньяга танылды. "Шәхесләрне гасырлар тудыра", - дип бик дөрес әйткән тәнкыйтьче, прозаик, публицист, галим Тәлгать Галиуллин. ____________________________________________________________________
1 Еники Ә. Ялганны яклау//Казан утлары.-1992.-Б. 149-152 2 Шәймиев М. Халкыбызның йөзек кашы:Г. Тукайның тууына 110 ел тулуга багышланган тантаналы җыелышта ясалган чыгыш. 26 апрель. 1996//Мирас.- 2004.- Б.7-8

1 2011 ел Татарстан Республикасы президенты указы нигезендә Татарстанда Тукай елы дип игълан ителде. Быел татар җәмәгатьчелеге милләтебезнең алтын баганаларының берсе булган-шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуны зурлап билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан сайланган "Тукай күңелен яктырткан Казан" темасы бүгенге көн өчен бик актуаль һәм кызыклы булып тора. Тукай шәхесе, аның иҗаты, аның иҗатының Казан чоры күп кенә язучы-әдипләрнең, әдәбият галимнәренең хезмәтләрендә чагылдырылган. Бу турыдагы язмаларны вакытлы матбугат битләрендә: "Шәһри Казан", "Ватаным Татарстан", "Мәгърифәт", "Татарские новости" газеталарында, "Татарстан", "Казан утлары", "Мирас", "Мәгариф" журналларында басылган Нәҗип Таҗиев (Казандагы Г.Тукай музееның элеккеге директоры), Тәлгат Галиуллин, Азат Ахунов, Р. Нәфыйков, А. Хәсәнов, Н. Гафиятуллина һ.б. мәкаләләрендә табарга була.





























2

II. Төп өлеш

Тукай күңелен яктырткан Казан

  1. Тукайның Казанга кайтуы


Кемнәр генә аның Җаек (Уральск) шәһәреннән башкалага килүен тасвирлаган "Пар атын" яратып укымаган да, кемнәр генә аны яттан белми һәм җырламый икән. Күпләр бу әсәрне Уральскидан Казанга кайткач язган дип уйлый. Ә ул, баксаң Уральскида чыгучы "Фикер" газетасының 1907 ел, 6 май санында һәм "Яңа гасыр" әдәби журналының шул ук елгы 25 май санында басылган булган. Тукай үзе исә Казанга пар атта түгел, ә поезд белән 1907 елның 10 октябрендә, шигырь басылып чыкканнан соң 5 айдан соң, кайтып төшә. Әлбәттә, моның кайбер сәбәпләре дә була. Казанда "Әль-ислах" ("Реформа") исемле газета чыгарырга алынгач, аның рәсми редакторы Вафа Бәхтияров Җаекка, танылып килүче шагырь Г.Тукаевка газета белән хезмәттәшлек итүен үтенеп хат җибәрә. Икенчедән, Казанның Шәрәфләр нәшрияты "Шигырьләр китапханәсе" сериясендә "Габдулла Тукаев шигырьләре" дип аталган беренче китабын чыгарырга әзерли. Өченчедән, аңа солдатка каралырга вакыт җитә. Октябрь аенда, ниһаять, 12 ел гомер иткән шәһәрне калдырып китү көне җитә. 1985 елда ерак Җаек шәһәренә, шагыйрьнең "Исемдә калганнар"ында язылганча, бик яшьли әти-әнисеннән ятим калып, Кушлавыч, Өчиле, Күчкән Сосна, Кырлай авылларында, Казан шәһәрендә 9 яшькә кадәр төрле кешеләрдә "асрама"да яшәгәннән соң, әтисенең сеңлесе Газизә апасы, җизнәсе Галиәскәр Госманов гаиләсенә тәрбиягә кечкенә Апуш - Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы килгән булса, 1907 елда Казанга илгә билгеле "Мотыгыя" мәдрәсәсендә ун елдан артык укыган, өчъеллык рус мәктәбен тәмамлаган, зур тәҗрибәле, тирән мәгълүматлы хәлфәләр Мотыйгулла Төхбәтуллин һәм Әхмәтша Сираҗетдиновлардан белем алган, төрки шигъриятенең, урыс поэзиясенең закончалыкларын өйрәнгән, "Уралец" типографиясендә, атналык "Фикер" газетасы, әдәби "Яңа гасыр" ("Әлгасрел җәдит") һәм сатирик "Уклар" журналларында хәреф җыючы, корректор, конторщик, секретарь, шагыйрь һәм журналист, кайберләрендә фактик редактор булып эшләгән, татар, төрек, гарәп, фарсы телләрен яхшы белүче 21 яшьлек профессиональ журналист, публицист һәм шагыйрь Габдулла Тукаев кайта.








3

  1. Тукайның "Пар ат" шигыре


"Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр", - дип башлана туган ягына кайтырга әзерләнгәндә язылган һәм, әле беркайда да басылмыйча, Казанда чыккан беренче китабында гына (1907, ноябрь) дөнья күргән "Шүрәле" поэмасы. Ә менә "Пар ат" шигыре "Фикер" газетасы һәм "Яңа гасыр" журналында басылып Казанга шагыйрьдән алданрак кайткан. Габдулла Тукай: "И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!" - дип татар дөньясы кыйбласы булган башкалага илаһи сүзләр белән мөрәҗәгать итә, "Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур",- дип моңлы, нурлы кебек мәдхияви сынландырулар белән олылый һәм аңа дан җырлый, "Мондадыр безнең бабайлар төрләре, почмаклары", "күңелнең хурлары, оҗмахлары",-дип шатлана. Кырлай урманы, чәчәкле болыннар, тар инеш һәм чишмә буйлары, Казандагы бала чагында гаять мәһабәт булып күренгән хан мәчете - Сөембикә манарасы, мәчетләре һәм чиркәүләре белән зур ташкала 12 елдан соң аның хыялында, һичшиксез, нур эчендә йөзә торган әкияти шәһәр булып калыккан.
























4


  1. Тукай иҗатының Казан чоры


Тукай таланты беренче адымнарыннан ук, Казанга омтыла, анда гына торган матбугат аша иҗтимагый хәлләр, әдәбият һәм сәнгать хәбәрләре белән кызыксына, аны үзенең иҗат колачын киңәйтүнең алшарты итә. Галимнәр язганча, реакция көннәре башланып, Уральскийда басмалар ябылып, гүя талантына таяныч, иҗатына иркен һава эзләп, 1907 елның 10 октябрендә шагыйрь Казанга кайта. Монда ул "Болгар" кунакханәсенең 30 нчы бүлмәсенә, ә аннан соң, "атаклы" 40 бүлмәсенә урнаша. Матбугат һәм әсәрләре аша таныш булган һәмәле бер тапкыр да күреп сөйләшмәгән Фатих Әмирхан белән "Әль-ислах" редакциясендә, Галиәсгар Камал, Сәгыйть Рәмиевләр белән "Кояш" газетасы һәм "Таң мәҗмүгасы" редакциясендә очраша, Казан яшьләре белән таныша. "Әль-ислах"ның рәсми редакторы В. Бәхтияровтан газетаның хәлен белешә. Редакторның: "Хәзергә Фатих Әмирхан белән икәү генә алып барабыз, язышырга сүз бирүчеләр бар", -дигән сүзенә каршы ул: "Алайса мин сезнең өченчегез булам",- дип эш урынын хәл итә. Шәһәрнең төрле урыннарында була, Яңа бистәгә барып анда ике ел асрамада үткән балачак хәтирәләрен яңарта, бик күп күчтәнәчләр алып Газизә әнисендә (Мөхәммәтвәли абзый инде вафат була) кунакта була. Әтнә якларына кунакка кайта, тик анда 10-12 көннән артык була алмаган, "Казанда милли эш көтә",-дип ашыгып кайтып киткән. Октябрь азагында Әтнәгә хәрби комиссиягә килеп, буй, авырлык җитмәве аркасында һәм бер күзенә ак төшүне сәбәпче итеп "ак билет" ала. "Казан арты" авылларыннан килгәч, Тукай бераз вакыт Шәрәфләргә "Мәгариф" китапханәсенә саткан шигырьләреннән алган гонорарлары белән җан асрап тора. Аннан "Китап" нәшриятына аена 25 сум эш хакы белән экспедитор булып урнаша. "Әль-ислах" газетасына, "Яшен", "Ялт-йолт", "Аң" журналларында, "Кояш" һ.б. газеталарда җиң сызганып эшкә тотына. Ф. Әмирхан, Г. Камал, Х. Ямашев, С. Рәмиев, Ә. Хәсәни, В. Бәхтияров, Ә. Урманчиев, Г. Шәрәф, К. Бәкер һ.б. әдипләр, журналистлар белән дуслык аның ялгыз тормышын җылыткан, эшкә дәрт һәм дәрман биргән. Бай тарихлы, сәнәгать һәм сәүдә, фән һәм мәдәният үзәге булган Казанда яшәү һәм иҗат итү аңа иҗади үсеше өчен бик кирәк булган. Казан шаулап торган мәдәният-мәгърифәт дөньясына шагыйрьне бик тиз бөтереп алып кереп киткән. Казанга кайту Г. Тукай иҗатына искиткеч шифалы тәэсир ясаган. Чөнки Җаек чоры иҗаты әле киң халык тарафыннан танылмаган була. Аның зур популярлык казанган "Туган тел", "Китап", "Шиһаб хәзрәт", "Көзге җилләр", "Олуг юбилей уңае белән халык өметләре" шигырьләрен, "Су анасы", "Кәҗә белән Сарык" әкияте кебек поэма әкиятләрен, "Печән базары, яхүд Яңа Кисекбаш", "Ысулы кадимче" исемле поэмаларын, "Исемдә калганнар" повесте, балаларга багышланган шигырьләрен, "Мияубикә", "Алтын әтәч" поэмаларын эченә алган 35 исемдә үзе исән чакта чыккан китаплары Казанда басыла.

5 Тукай Казанда 5 ел 8 ай гына яшәгән һәм әйтергә кирәк, аның таланты Казан белән бергә үскән, иҗаты шунда чәчәк аткан. Казан шәһәрен татар мәдәниятенең үзәге, йөрәк тибеше итеп күтәрүдә бер генә шагыйрь яки язучы да аңа тиң хезмәт куймаган. Ә бит бу чорда Казанда татар халкының алга барышына, рухи тормышына озак вакытлар тәэсир итәчәк эшлеклеләр: Г. Исхакый, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Г. Ибраһимов, М. Вахитов, М. Солтангалиев, Ш. Камал, М. Фәйзи, К. Тинчурин һ.б. яшәгән. Һәм шулар арасында 21-22 яшьлек Тукай, академик М. Хәсәнов бик дөрес билгеләгәнчә, "ыргылып алга чыга, татар яңарышының әйдәүче шәхесләре рәтенә баса". Казан нәширләре Тукайны беренче көннәрдән үк үз иткән. 14 ноябрьдә шагыйрьгә "Казанны алырга" мөмкинлек биргән китабы - "Габдулла Тукаев шигырьләре"( 3 нче дәфтәр). Шәрәфләр матбагасында басылып чыккан, күп тә үтми шунда ук 4 нче дәфтәр "Г. Тукаев шигырьләре"нең икенче китабы дөнья күргән, 1909 елның 6 нчы гыйнварында өченче китабы, кыска гына вакыт эчендә - биш ел ярым арасында 30 дан артык китабы басылган. Казанда Тукай күпкырлы талантка ия шагыйрь буларак ачыла: ул нечкә лирик, шул ук вакытта үткен сатирик. Нәкъ менә Казанда шагыйрьнең иҗаты яңа темалар, образлар белән баетыла.


























6

  1. Әдипнең Казанга багышланган әсәрләре - гыйбрәтле, бүген дә әһәмиятен җуймаган сөземтә


Шагыйрь Казанда узган бик кыска гомерен дә зур итеп, мәгънәле итеп яшәгән. Халыкның иҗтимагый һәм сәяси, әдәби һәм шигъри тормышында ул катнашмаган бер генә өлкә дә булмаган. Шул чорда Казанга багышланган, мөһим проблемалар күтәргән унөч әсәр язган. Алар арасында прозадан: күпсанлы мәкаләләр һәм очерклар ("Казан хәбәрләре", "Казан бәяләре", "Казанда никах мәҗлесе", "Казан мулласы һәм булачак депутат", "Җәмгыяте хәйрия утырышы", "Казанга кайтыш"), шигырьләр ("Казан вә Казан арты", "Казан вә Кабан арты"(1912), "Казан"(1913) һ.б. Шагыйрьнең башкалабыз Казанга бәясе - гыйбрәтле, бүген дә әһәмиятен җуймаган сөземтә. Һәр шигырьнең үз йөзе, рухи дөньясы, фикри байлыгы бар. Аларны гомуми сүзләр ташкынында адаштырмыйча, аерым-аерым укып карыйк әле.

а) "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасы - иҗтимагый тормышка зур йогынты ясаган әсәр. "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" әсәрендә шул заманның шәһәр тормышын искиткеч оста итеп сатира утына тоткан. Әсәр казанлыларны битараф калдырмаган, ул аерым китап булып нәшер ителгәч, берничә көн эчендә үк сатылып беткән. Тарихта беренче тапкыр татар язучысының әсәре иҗтимагый тормышка зур йогынты ясаган. Казанның Печән базары әһелләре, поэманың тискәре каһарманнары, әдәбият көзгесендә үзләрен күрү "бәхетенә" ирешкәннәр. б) "Казан вә Казан арты"(1912) шигыре. Ул шигыре төрле мәгънәви төшенчәләрне капма-каршы куюга - антитеза алымына корылган. Тукай сүзен югары өслүб белән Казанына мәдхия яудырудан башлый. "И, Казан шәһәре, торасың тауда зур шәм кеби". Сискәндерерлек дәрәҗәдәге романтик күпертеп мактау алдагы юлларга күчә:

"Син үзеңне чорнаган һәрбер өязгә нур чәчеп,

Бик мәһабәтле торасың барчага юл күрсәтеп"1.


Шагыйрь үзен бу мактауда, төче теллелектә гаепләүдән курыккандай, Казан каласыннан нур, шөһрәт, мәгърифәт алып яшәүче төбәкләрне атап китүне кирәк таба. Казан нурлары җылысында рәхәтләнеп яшәгән яклар бик күп икән. Хәзерге Татарстанга кергән Чистай, Спас, Тәтеш, Мамадыштан кала, Чабаксар, Чар2 кебек бүгенге чуаш, мари республикаларының башкалалары, Малмыж кебек шәһәрләр дә Казан ярдәмендә чәчәк аталар икән.

1 "Казан вә Казан арты"//Татарские новости.-2004.-№ 4.-Б.10

2 Чар - хәзерге Йошкар-ола

7


"Нур чәчәсең бар өязгә" дип, гомумирәк нәтиҗә ясагач, Казанга сорау-үтенеч белән мөрәҗәгать итә:

"Бер борыл да, и Казан, син бу Казан артын кара:

Нур чәчәсең бар өязгә, үз өязең кап-кара"1.
Бу инде җитди гаепләү, гадәттә һөҗүм әсәрләренә хас көтелмәгән борылыш. Шигырьнең тоны җитди, автор берәүне көлдерү, шаяртып кытыклау максатын сиздерми. Тукай тәнкыйди фикерен үстерү, раслау нияте белән халык мәкален китерә: "Үз төбенә төшми, ди, шәм-лампаның һичбер нуры"2. Икенче юлда әлеге гыйбарәгә мөнәсәбәт белдерә: "Шул мәкаль монда дөрес шул, ах, аны җен оргыры!"3. Югары өслүбле, матур, ямьле әдәби сүзләр белән башланып киткән шигырь ("нур чәчеп", "мәһабәтле торасың", "һәр часларың шәмнәр кеби") кинәт гади сөйләм, хәтта тупасрак прозаик ("җен оргыры") гыйбарә белән тәмамлана. Димәк, шагыйрь төп фикерен яшереп тотып, Казанны изге эшләре өчен мактаган булып, соңгы юлларда күңелендәгесен ярып сала, кискен эффектка ирешә. Лирик Мин җанын, рухын биләгән кичерешләрен тыеп килә-килә дә, ниһаять, сабыр кыллары өзелә, ачулы хисе язгы буаларны бәреп чыккан язгы ташкын кебек ярсып, тышка бәреп чыга, гражданлык идеалы шунда чагыла. Тукай Казан янындагы авылларның, калаларның "кап-кара" булып калуы белән һич кенә дә килешә, ризалаша алмый, катгый таләбен куя, гаепләвен ачыктан-ачык әйтә. Югары һәм түбән стильләрне "бәрелештерү", кушып китү - шагыйрьнең яраткан алымы. Шигырьдә эчке бердәмлек яши. Беренче алты юлдагы Казанны мактавы-мәдхиясе - яшертен тәнкыйть булып чыга: артыңа борылып кара, "нур чәчәсең бар өязгә, үз өязең кап-кара". Тукайны тарлыкта, саранлыкта, хөсетлелектә гаепләве кыен. Ул һич кенә дә "башка якларга", үзгә халыкларга ярдәм итүгә, мәгърифәт нуры чәчүгә каршы түгел. Тик башкаларның күңелен күреп, мәнфәгатьләрен канәгатьләндереп, үзебезне онытмасак иде, ди шагыйрь. Аның бар әрнүе, кайнавы, януы шуннан килә. в) "Казан" шигыре (1913) - шагыйрьнең реалистик карашы җимеше. Бу шигырь Тукайның "Мәктәп" журналында нәшир ителгән, соңгы, иң соңгы шигырьләренең берсе. Әсәр ике юлдан гына тора, шуның да беренче өлешендә Казанга шактый усал бәя бирелә: "Ут, төтен, фабрик-заводлар берлә һаман кайный Казан". Күз алдыма яшәү өчен җайсыз, сасы һавалы, аҗдаһадай 1 "Казан вә Казан арты"//Татарские новости.-2004.-№ 4.- Б.10 2 шунда ук 3 шунда ук

8 явыз бер күренеш килеп баса. Шагыйрь сәнәгый үсешнең болай котырынуын хупламаса да, әлегә бу күренешкә шәхси мөнәсәбәтен ачмый, хәйләкәр елмаеп, читтәнрәк карап тора. Әмма тормышның ачысын-төчесен җитәрлек татыган, һәр шәйгә үз карашы булган Тукай гадәти тасвир белән чикләнә алмый. Чөнки Казанның завод-фабрикалары эшчеләрнең савын-җегәрлеләрен «имгәтеп ташлап» читкә ыргытып тора. Алмашка авылның таза, сәламәт яшьләре Казанга килә. Аларның да шушы ук язмыш көтә. Тукайның мондый хәлне хупламаганы тәгаен ачыла. Бу шигырьдә Казанны өлгергәч, беренче тапкыр күргәндәге сокланган, аңа мактау, соклану яудырган көр күңелле, романтик Тукай юк инде. «Казан» шигырендә бик күп хыяллары, өметләре чәлпәрәмә килгән реалистик шагыйрь. Ул шәһәр тормышының кешеләрне үзенә тартып, ахыр чиктә милләтне, телне, динне юкка чыгара килүен күрү, шул афәттән кисәтү. Йөрәк әрнүен ул шигырь юлларына чыгара. Бөек шагырьнең хаклы булуы ХХ гасыр азагында бөтен фаҗигасе белән ачыкланды.




























9

  1. Шагыйрьнең Казанда үткән гомере - иҗади яну, үсеп җитлегү еллары


Гомумән, Казанда Габдулла Тукай коеп куйган саф шагыйрь генә түгел, ә татар әдәби теленә нигез салучы күренекле язучы, мәгърифәтче, әдәби тәнкыйтьче, публицист-журналист, балалар язучысы, тәрҗемәче, фольклорчы, җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр булып формалашкан. Аның Казан шәһәрендә үткән гомере - кырыс, авыр еллар, авыр көрәш һәм газап чигү, иҗади яну һәм үсеп җитлегү еллары. Матбугатта беренче шигырьләре, мәкаләләре һәм хикәяләре басылып чыга башлаган, 1905 елдан башлап рәхимсез чахотка 27 яше тулар-тулмас кабергә алып киткән 1913 елга кадәр, сигез еллык иҗат дәверендә, Тукай тарафыннан 10 меңнән артык шигырь юлын эченә алган 9 поэма, 400гә якын шигырь, баллада, җыр, бәет, мөнәҗәт, 350дән артык чәчмә проза әсәре: хикәяләр, истәлекләр, мәкаләләр, рецензияләр, репортажлар, фельетоннар, мәсәлләр, әкиятләр язылган.




























10

  1. Тукай исемен һәм мирасын мәңгеләштерү һәм пропагандалау


Әгәр 125 яшьлек Тукай, чыннан да, бүген Казанга кайтса, үз мирасы саклануына һәм пропагандалануына канәгать калыр иде, минемчә. Ул татар әдәбиятында дөнья халыклары телләренә иң күп тәрҗемә ителгән әдипләрнең берсе. Тукай иҗатын мәктәпләрдә, югары уку йортларында өйрәнәләр, аның сүзләренә язылган җырлар һәркайда яңгырый, аның турында симфонияләр, хикәяләр, повестьлар, романнар языла. Иҗатын Татарстан Республикасы әдәбият, сәнгать өлкәсендәге Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары ышанычлы дәвам итә. Алар саны 170кә җитеп килә. Габдулла Тукай исемендәге филармония, Язучылар берлеге клубы, кинотеатр, Тукай музейлары уңышлы гына эшләп килә. Казанның танымаслык булып яңарган урамнарын, яңа гына калкып чыккан һәйкәлләрен, тарихи урыннарны күреп - Тукай, мөгаен, бик шатланыр иде. Әмма шул ук вакытта ул яшәгән Яңа бистәнең тарихи йөзе сакланмавына, күп кенә тарихи биналарның сүтелүенә, җимерелүенә, тарихи татар архитектурасы йөзе булган йортларның сакланмавына, мөгаен, эче пошар иде һәм нинди дә булса тәнкыйть шигырен язып куяр иде, дип уйлыйм мин. Ни генә булмасын, Тукай белән Казан бер-беренә аерылгысыз бәйләнгән!























11

Йомгаклау
Һәр халыкның, һәр милләтнең үсешендә күтәрелеш чоры була. Андый чакта ул үзенең олы шәхесләренә, фикер ияләренә мөрәҗәгать итә, аларның мирасыннан акыллы киңәш эзли, кылган гамәлләрен, уй-фикерләрен чагыштыра, шуннан чыгып ялгыш-хаталардан арына. Без дә бүген шундый күтәрелеш чорын кичерәбез. Гасыр башында Тукайны борчыган сораулар бүген безне дә борчый, алар бүген дә актуаль. Менә ни өчен бүген күпләр Тукайга, аның үлемсез иҗатына мөрәҗәгать итә. Аның иҗатында бүгенге көннең күп кенә сорауларына җавап табып була. Шуңа күрә дә Тукай безгә һәрчак бик якын. Шагыйрьнең мирасы халкыбызның мәдәни, милли тормышының нигезен тәшкил итә. Тукай телебезнең бик нечкә төсмерләренә кадәр сиземләгән. Аның үлемсез шигъриятен уку безнең сөйләмебезне баета. Шуңа күрә безгә Тукайны кат-кат, кайта-кайта укырга, үз-үзебезне тәрбияләргә кирәк.


























12



Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Габдулла Тукай. Әсәрләр: 5 томда.-Т.1: Шигырьләр, поэмалар.-Казан:Татарстан китап нәшр., 1985.-406 б.
  2. Габдулла Тукай /Составитель Н. Лаисов/на 2-х языках/.-К.:Таткнигоиздат., 1985.-86 с.
  3. Галиуллин Т. Тукай күңелен яктырткан Казан: Г. Тукай иҗаты//Татарские новости.-2004.-№ 4.-Б.10
  4. Ганиев В. Күктән иңгән бәхете ул татарның! (Г. Тукай иҗаты)//Татарские новости.-2004.-№ 4.-Б.10
  5. Исәнбаев С. Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы// Мирас.-2004.-№ 1.-Б. 51-59
  6. Низамиев М.Г. Тукай һәм Казан//Мәдәни җомга.-2004.-23 апрель
  7. Низамиев М.Татар даһиеның урыны.- Казан: Г. Тукайның Казанга кайтуына 10 октябрьдә 95 ел тулды//Шәһри Казан.-2002.-18 октябрь
  8. Низамиев М. Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем//Мәдәни җомга.-2002.- 26 апрель
  9. Низамиев М.Тукайсыз сиксән сигез ел: Шагыйрь иҗаты турында//Ватаным Татарстан.-2001.- 14 апрель
  10. Нафыйгов Р. Тукай тормышында яңа фактлар//Ватаным Татарстан.-2000.-21 июль
  11. Хәсәнов А. Шүрәле илләр гизә: Тукайның 120 еллыгын каршылап//Мәгърифәт.-2005.-10 декабрь
  12. Шәймиев М. Халкыбызның йөзек кашы: Г.Тукайның 110 еллык юбилеена багышланган тантанада сөйләнгән чыгыш//Мирас.-2004.- № 12,- Б. 7-8
  13. 2006 елга - әдәбият-сәнгать елына аяк бастык.Татарстан Республикасы президенты указы нигезендә 2006 ел Татарстанда әдәбият - сәнгать елы дип игълан ителде//Тәрбия.-2006.-№ 1.- Б.1


© 2010-2022