Әдәби кичә «Якташыбыз Әсрар Галинең тууына 75 ел»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әсрар Галине искә алу кичәсе.

Максат. 1. Әлки төбәгендә туып үскән язучы Әсрар Галинең Әдәби кичә «Якташыбыз Әсрар Галинең тууына 75 ел»

тормыш юллары, иҗаты белән танышу.

2. Якташыбыз белән горурлану хисе уяту.

3. Язучының иҗатына, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт

тәрбияләү.

Җиһаз. Әдәби газета, газета-журнал мәкаләләре, китаплар

күргәзмәсе, язучылар портреты, плакатлар.

1 алып баручы.

Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар һәм укытучылар! Кичәбезне башлыйбыз. Ул Әлки төбәгендә туып үскән язучы Әсрар Галинең тормыш юлы, иҗатына багышлана. Шушы елның 16 октябрендә якташыбыз, язучы, Шамил Бикчурин исемендәге премиягә лаек булган "Асыл кошым минем", "Төнге җыр", "Көн яктысы" , 3 томлы "Гали батыр" китаплары авторы Әсрар Галинең тууына 75 ел тулды.

2 алып баручы

Әлки җирендә туып, аның бәрәкәтле туфрагыннан, матур табигатеннән көч, иҗатка илһам алган күренекле фән һәм сәнгать эшлеклеләре , шагыйрьләр, язучылар, илдә танылган спорт осталары туган ягыбызны данлы итәләр. Чирмешән буенда, Әлки җирендә туган , иҗат илһамын шуннан алган сәхнә осталары Галия Булатова, Исламия Мәхмүтова, Рузия Мотыйгуллина, Әсхәт Хисмәтов, Әзәл Яһудин, Мирсәет Сөнгатуллин, Резидә Төхвәтуллина һ.б. ның кабатланмас талантына кемнәр генә сокланмаган!
1 алып баручы. Шагыйрьләрдән Шамил Маннапов, Педер Хузангай, Бикә Рәхимова, Илгизәр Солтан, язучылардан Нәби Дәүли, Әсрар Галиев, Мөдәрис Вәлиев һәм башка бик күпләрнең иҗади уңышларын без, якташлары, яратып укыйбыз.

2 алып баручы

Авылларын патша белмәгән як.

Матурлыгы, бәлкем "бәлки"дер,

Кемнәргәдер "бәлки" булган җирләр.

Туган як ул безнең - Әлкидер. Җыр "Әлкием"-башкара Чулпан Вафина
1 алып баручы Туган авылдан да матур урын бармы икән дөньяда? Сабый чакларда ялан тәпи баскан һәр урын якын миңа. Шундый матур табигатьле Биктимер авылында Әбрар абзый белән Мәстүрә апа гаиләсендә дөньяга килә безнең Әсрар ага. Һадиева Әдилә язучыга багышлап язган шигырен укый.
2 алып баручы. Шулай еллар үтә тора. Ташбилге 7 еллык, һәм Алпар урта мәктәпләрен тәмамлагач, ул кече яшьтән үк "Якты юл" , "Актай" совхозында комбайнчы, тимерче ярдәмчесе булып эшли. Хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Аннан Лениногорск шәһәренә кайтып нефтьче булып эшли, читтән торып, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Туктаусыз спорт белән шөгыльләнә. Тырыш, үҗәт егет турында ул вакытларда авылдашлары: "Әсрар йоклаганда да икешәр потлы герны мендәр астына салып йоклый..." дип шаяртканнар.
1 алып баручы Элек - электән шахта, шахтерлар турында җырлар, бәет, легендалар буыннан - буынга күчә барган. Донбасс, Кузбасс һәм Урал шахталары , гомумән авыр, ат эше татар халкының кендегенә ябышкан, кыскасы аның язмышына әверелгән. Әлеге катлаулы темага күп кенә язучыларыбыз мөрәҗәгать итә.
2 алып баручы Шушы теманы ачу өчен авторның үзенең азмы - күпме забойда булып, үз куллары белән җир өстенә күмер чыгаручылар белән аралашуы кирәк. Якташыбыз Әсрар Гали нәкъ шундыйлардан. 1987 елда басылып чыккан "Асыл кошым минем" китабы, "Көн яктысы" романы да нәкъ менә шахтерлар тормышы турында да инде.

1 алып баручы Исхакова Гөлшат якташыбыз Шамил Маннаповның Әсрар Гали рухына багышлап язган "Шахтер егет күмер чаба" исемле шигырен укый.



2 алып баручы Район сабан туйлары батыры Әсрар ага Гали Әдәбият дигән олуг Мәйданга "Батырга - батыр" исемле әсәре белән аяк атлый. Сабан туе күренешләрен, бигрәк тә аның татар көрәшен тасвирлаган, халкыбызның гореф - гадәтләрен, хезмәт сөючәнлеген, эчке горурлыгын сүрәтләгән әлеге хикәя әдәбиятка районыбызның Алпар авылыннан чыккан Фәхри Әсхат рухындагы лирик пландагы прозаны киләсен хәбәр итә.


1 алып баручы Фәтхетдинов Рәзил үзе язган шигырен укый
2 алып баручы. Әсрар аганың китапларын укыганда шунысы кызык: әсәрләрдә үзебезнең туган як кешеләре , тирә - як авыллар, аларның атамалары, аның елга - күлләре, яхшы таныш, җирле материалларга бик бай.
1 алып баручы

Чылтыр - чылтыр ага салкын чишмә

Улда миңа әйтә шикелле:

Эчеп җибәр минем ширбәтемне,

Яратырсың туган җиреңне.


2 алып баручы

В.Чулпан якташыбызның "Асыл кошым минем" әсәренән өзекне укый.


1 алып баручы

Бездән, гади җир кешеләреннән нәрсә белән аерыла икән соң язучылар? Мөгаен, күңелләренең үтә нечкә, сизгер булуы белән, тынгы белмәс уйлары, әрнүләргә түзмәс җаннары беләндер. Үз йөрәкләрендә кайнаган хисләр өермәсен алар түкми-чәчми башкаларга җиткерә беләләр.

2 алып баручы

Туган җир һавасы, аның чишмә сулары, янәшәңдә гомер кичергән, беренче адымыңа таяныч булып, гомереңнең соңгы мизгелендә дә сине җанына якын иткән кешеләр генә ул көчнең, ул илһамның, ул талантның чыганагы.


1 алып баручы

Шамил Маннаповның "Әлкием чишмәләре " шигыре. Сөйли Кыямова Ләйсән

2 алып баручы. Әсрар Гали әсәрләрендә егетләр, гаярь, батырлар, әлбәттә инде авторның үзе кебек сабан туенда мәйдан тотучылар. Кызлары исә чибәрләр, тышкы кыяфәтләре белән генә түгел, эчке матурлыклары белән дә балкыйлар. Әсәрләрнең геройлары зур ихтыяр көченә ия булулары белән аерылып торалар.

1 алып баручы

Әсрар Гали әсәрләренең геройлары - тормыш кадерен белгән, гадел, максатларына ирешүчән кешеләр

2 алып баручы

Бие әле ,бие әле

Биегәнең күрсеннәр

Баскан җирдән ут чыгара

Безнең Ришат дисеннәр

Татар халык биюе.

1 алып баручы

"Әсрар Әбрар улы Галиев булган барлык уңай һәм кимчелекле-йомшак яклары белән үзенчәлекле вә кабатланмас шәхес иде. Ул дөньяны, кешеләрне үзенчә итеп күрергә теләде, иҗаты белән дә, кылган гамәлләре белән дә шуңа омтылып яшәде.

Ни генә булмасын, аның күңеле - изгелектә, нияте - яхшылыкта иде…" 2 алып баручы.

Халкыбызның рухи дөньясын баетуда җуелмас эз калдырган шәхеснең төрле чорда Әлки төбәгендә белем алуы һәм иҗаты белән без горурланабыз. Әсәрләре белән илебезне, туган телебезне, туган җиребезне яратырга өйрәткән шәхескә багышланган искә алу кичәсен бертуган Кыямовларның дуэты белән тәмамлыйбыз. Дуэт

© 2010-2022