Разработка урока окружающегомира на тему В зоопарке 1 класс

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Средняя общеобразовательная школа села Тумутук»

Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан





Урок окружающего мира по теме "В зоопарке", 1 класс





Галиева Гульнара Анасовна

учитель начальных классов первой квалификационной категории



Дәрес темасы: Зоопаркта

Дәреснең максаты һәм бурычлары:

-Укучыларны зоопарк, андагы хайван төрләре һәм зоопаркта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

-Укучыларның сөйләм телен, күзәтүчәнлеген,игътибарын, иҗади сәләтләрен үстерү.

-Табигатькә мәхәббәт, хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.

Универсаль укыту эшчәнлеге:

Шәхси:

-хайваннарга мөнәсәбәт формалаштыру;

-үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү.

Танып белү:

-хайван төрләрен билгели һәм үз фикереңне дәлилли белү;

-әйләнә-тирә дөньяда зоопаркның әһәмиятен ачыклау;

-кеше һәм хайваннар арасындагы бәйләнешне аңлау.

Фикерләрне тапшыру:

-төрле фикерләрне исәпкә алып бер нәтиҗәгә килү;

-үз фикереңне формалаштыру.

Дәрес төре: яңа материалны аңлату.

Җиһазлау: компьютер, проектор, "Зоопарк" темасына презентация, хайваннар сүрәтләнгән рәсемнәр.

I.Оештыру моменты.

-Исәнмесез,укучылар. Кәефләрегез ничек? Әйдәгез , бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн барыбызга да.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Табышмаклар чишү (укучылар табышмакларны әйтә, җавапка туры килгән рәсемнәр тактага эленә)

Ашата, туендыра,

Җылыта, киендерә

Кешене сөендерә (сарык)

Тимерче дә түгел,

Балта остасы да түгел

Үзе авылда беренче эшче. (ат)

Үлән ашый,

Май ташый. (сыер)

Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста,

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка.(куян)

Сорыдыр төсе, үткендер теше

Урманда йөри, куяннар эзли (бүре)

Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.(аю)

-Табышмакларның җаваплары һәм рәсемнәр буенча нәрсә сөйли аласыз?

2. Хайваннарны төркемнәргә бүлү.

Йорт хайваннары:

Кыргый хайваннар:

-Ни өчен аларны бу төркемнәргә керттегез?

- Хайваннарның тагын нинди төрләрен беләсез? ( бөҗәкләр, балыклар, кошлар, җәнлекләр)

III.Яңа теманы ачыклау.

-Барлык хайваннар да төрле. Кайсыдыр суда яши, кайсыдыр суык якларда, берсенә урман кирәк, икенчесенә җылы яклар, чүлләр кирәк. Бу хайваннарны бер урынга җыеп булмыймы соң?

Кешеләр шундый урын уйлап тапканнар. Анда төрле илнең хайваннарын беүк вакытта күреп була. Бу нинди җир? (Зоопарк турында видео күрсәтелә)

-Димәк, бүгенге дәреснең темасы ЗООПАРК.

-Кемнәрнең зоопаркта булганы бар? Сез аны кайда күрдегез?

-Нәрсә ул зоопарк? Бу сүз нәрсә аңлата?

Зоопарк- зоологик паркның кыскача әйтелеше. Зоология- хайваннар дөньясы дигәнне аңлата. Зоопарк ул хайваннарны күзәтү, аларның яшәвен, туклануын, үсешләрен тикшерү, саклау максатыннан оештырыла.. Аны тере "музей" дип тә йөртәләр. Күп кенә хайваннар җир йөзендә бетә башлый, шушы сирәк очраучы хайваннарны зоопаркта үрчетә башлыйлар.

Дөньядагы иң зур зоопарк Мәскәү шәһәрендә оештырылган. Анда төрле илнең меңгә якын хайваннары яши.

IV.Тема өстендә эш.

-Бүген без сезнең белән зоопаркка экскурсиягә барырбыз. Иң беренче эш итеп зоопаркта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен билгелик.

1) Хайваннарны ашатмаска. Ни өчен? (аңа нинди азык кирәк икәнен белмибез)

2) Тавышланмаска . (куркып, бүтәннәргә зыян салуы мөмкин)

3) Кагылмаска, үртәмәскә.(зоопарк ул хайваннарның яшәү урыны, йорты. Без кунакка килдек, ә кунакта без үзебезне ничек тотарга тиеш?)

-Әйдәгез, сәяхәтебезне башлыйк.

В зоопарке этом-

Увидите сами! -

Животные живые:

С хвостами, с усами,

Бегать умеют они и летать,

Ползать и плавать,

Кусать и хватать!…


Без йөрербез зоопаркта, Ниләр генә булмас анда: Хәйләкәр төлкеләр, Энәле керпеләр... Җәнлекләрнең патшасы Арыслан да очырар
Көрән аю- зур гәүдәле хайван. Аның буе 1-2м, авырлыгы 300-400 кг. Зоопаркта ата аюны аерым тоталар, ә ана аю балалары белән читлектә яши. Җиләкләр, чикләвекләр белән сыйланырга ярата. Ак аю- аюлар арасында иң зуры. Буе 1м, авырлыгы 1т. Салкын, бозлы якларда яшиләр, су хайваннары һәм балыклар белән тукланалар. Фил- коры җирдә яшәүче иң зур хайван. Филләр ике төрдә: һинд һәм африканы. Авырлыклары 5т. Алар 60-70 яшькә кадәр яши. Филләр тиз йөгерә. Үләннәр, яшелчә, җиләк-җимешләр белән тукланалар. Зебра- кара җирлектә ак полосалы хайван. Һәр зебраның үз бизәге була, шушы бизәктән балалары әниләрен аералар. Гәүдә озынлыгы 2м, авырлыгы 300 кг. Зебралар Африкада, Америкада яшиләр. Жираф- иң биек хайван. Аның буе 6 м га кадәр җитә. Аяклары һәм муены озын. Башы кечкенә, 2 мөгез кебек әйбере бар. Ачык сары төстә, кара таплары бар. Жираф үлән ашамый, агач яфраклары белән туклана. Алар басып йоклыйлар. Мөгезборын- Африкада яши. Авырлыгы 2т, гәүдә озынлыгы 3м. 2 мөгезе бар. Алдагы мөгезе 1 м дан артып китә. Мөгезборын үләннәр белән туклана. Фламинго- су кошы. Гәүдә биеклеге 130 см. Кыслалар белән тукланалар. Арыслан- Африкада, Индиядә яшәүче ерткыч хайван. Аны җәнлекләр "патшасы" дип атыйлар. Гәүдә озынлыгы 3м, авырлыгы 200 кг. Ит белән туклана. Попугай-Африкада, Америкада яшәүче төрле төстәге матур кош. Попугайларның 288 төре билгеле. Пингвиннар- Антарктидада яшәүче диңгез кошлары. Пингвиннарның 20 төре билгеле. Гәүдә авырлыгы46 кг, буе 120 см. Алар яхшы йөзәләр, ләкин очмыйлар. Балыклар белән тукланалар. Морж- авыр гәүдәле хайван. Авырлыгы 3т, буе 7м. Алар төньяк диңгезләрдә яшиләр. Балыклар белән тукланалар.
-Зоопаркта һәрбер хайванның үз урыны бар. Алар кайда яшиләр микән?(читлектә) Нәрсә белән тукланалар? Алар үзләре азык таба алалармы?Аларны караучылар бармы? Алар хайваннар турында ничек кайгырталар? (Зоологлар, ветеренарлар турында сөйләү) Физминутка Ямьле болында куяннар Физзарядка ясыйлар. Як-якларына каранып, Бүре килүен күзлиләр. V.Белемнәрне ныгыту.

  1. Дәреслек белән эш.28-29 бит.
  2. "Җәнлекне бел" уены. Рәсемнәр буенча җәнлек турында сөйләү.
  3. Тест
-Җәнлекләр "патшасы" дип нинди хайванны атыйлар? (арыслан) -Төньяк диңгезләрдә яшәүче хайванны әйт.(морж) -Коры җирдә яшәүче иң зур хайван (фил) -Иң биек хайван (жираф) -Очалмый торган кош (пингвин) 4. "Кемнең миллионер буласы килә" уен 5."Зоопарк" ясау -Зоопаркка сәяхәт ошадымы? Зоопарк ни өчен кирәк? Сезнең зоопарк төзисегез киләме? Анда нинди хайваннар туплар идегез? VI.Йомгаклау. -Бүгенге дәрес буенча нәрсә әйтә аласыз? -Өйдә әти-әниләрегезгә дәрес турында нәрсә сөйләр идегез? -Әйтегез, әле балалар, хайваннар безгә ни өчен кирәк? (балалар җавабы тыңлана) -Бик дөрес, балалар.Хайваннар ул табигать байлыгы..Болары файдалы, болары зыянлы дип хайваннар турында әйтеп булмый.Алар табигатьтә бер-берсе белән бәйле.Без инде сөйләшкән идек: чылбырның бер генә боҗрасын юк итсәк тә - ул экологик тигезләнешне җимерә дип.Шуңа күрә без хайваннарга карата нинди булырга тиеш? -Игътибарлы, сакчыл, аларны рәнҗетмәскә; кош ояларын, кырмыска ояларын тузгытмаска; хайван балаларын өйгә алып кайтмаска.



© 2010-2022