Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен- викторина "Кошлар безнең дусларыбыз".(Знатоки природы.)

Максат: 1) Кошлар турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү, йомгаклау. 2)Канатлы дусларыбызга мәхаббәт, игътибарлылык тәрбияләү. 3)Кошларны сакларга кирәклеге турында аңлату.

Җиһазлау: "Кошлар-безнең дусларыбыз","Кошларны саклагыз!", "Исәнмесез,канатлы дусларыбыз" дигән плакатлар, кош оясы макеты, кош рәсемнәре, кошлар тавышы.

Актуальләштерү. (кошлар тавышы)

Алып баручы: Җәелә бөре,сибелә хуш ис,сайрый кошлар

Сузыла ал таң бүлмәләрдә нур уйнатып

Алтын җирнең,кояшлы саф язы дуслар

Күңелләрдә яңа хис һәм җыр уятып.

Җыр:"Яз җыры"

Алып баручы: Без бүген канатлы дусларыбызга багышланган КВН үткәрәбез. Ике команда көч сынашачак. Без кошларны бик яратабыз. Алар табигатькә, кешегә бик зур файда китерәләр. Шуңа күрә без кошларны сакларга, аларга ярдәм итәргә тиешбез. Хәзер КВН ны башлыйбыз һәм командаларга сүзне бирәбез.

  1. Сәламләү. 1 нче команда - "Сыерчык"

2 нче команда - "Карлыгач".

1нче бирем: Тапкырлар бәйгесе. Командалар табышмаклар әйтешә.

Башы тарак, койрыгы урак,

Кычкыртып быргысын, уята барысын. (Әтәч)

Үзе озын,чабуы кыска. (Торна)

Соскы борын-бакылдык, күп сөйләшә такылдык.(Үрдәк)

Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)

Төнлә очарга ярата

Көндез очмый, йокларга ята. (Ярканат)

Үзе йомырка басмый,баласын да бакмый.(Күке)

2 нче бирем: "Кайсы кош икәнен билгелә" уены. Алып баручы кошлар тормышы турында җөмләләр укый. Уенда катнашучылар кайсы кош турында сүз барганлыгын ачыклыйлар.

1) Кошның корсак асты һәм баш арты кып-кызыл. Кара канатлары аркылыга берничә рәт ак сызыклар белән бизәлгән. Ул озынча кара койрыгын кәүсәгә тери дә томшыгы белән җиргә кечкенә каера кисәкләре очыра,агачтан корт эзли. Урман докторы диләр аның турында.(Тукран)

2) Бу кошлар кешеләр янәшәсендә яши. Алар төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар, оялары-тәрәзә башында, йорт кырыенда, ташландык сыерчык оясында, абзарда, агач куышында. Ул җәенә өч тапкыр бала чыгыра. Җиләк-бимеш агачларындагы бөҗәкләр, чүп үлән орлыклары белән туклана.(Чыпчык)

3 нче бирем: Капитаннарга биремнәр (вакытка). Төрлечә киселгән фигуралардан кош рәсеме төзү.

4 нче бирем: "Кем күбрәк "уены. "К" дан башланган кош исеме язарга.

5 нче бирем: "Әйтеп бетер" уены.

а) Бар нәрсә йокыга талгач, бакчалар тынып калгач

Куактан куакка кунып,сайрый сары..........(сандугач)

б) Арыш кыры белән бу кош,аерылмас дус бугай.

Башаклар җырга кушыла,сайрап җибәрсә...........(тургай)

6 нчы бирем: Ике укучы күзләрен бәйләп кош рәсемен ясыйлар. (Шул арада "Очты-очты" уены уйнала).

7 нче бирем: Сынамышлар әйтешү.

8 нче бирем: Буталган хат уку.

бәр

без

ер

кил гән

чык

сы

тан

гә

дән гән

та быз

те гез

кө

тиз

кай ди

Йомгаклау.Җюрига сүз бирелә.Бүләкләр тапшырыла.

Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»
Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»Уен-викторина «Кошлар - безнең дусларыбыз»

© 2010-2022