Внеклассное мероприятие Әлифба бәйрәме

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Внеклассное мероприятие Әлифба бәйрәме




















Үткәрде:Яңа Чүте урта мәктәбе укытучысы

Мухатдисова Зәримә Махасим кызы


"Әлифба" бәйрәме.

"Әлифба"җыры көенә.

Укытучы: Исәнмесез кадерле кунаклар! Без сезне үзебезнең бәйрәмебездә күрүебезгә бик шатбыз.Бүген мәктәптә гадәти көн түгел, бүген "Әлифба" китабы белән саубуллашабыз.

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе- Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

- Кадерле дуслар: әти - әниләр, укытучылар, укучылар. Әле күптән түгел генә менә бу малайлар һәм кызлар Белем иленә аяк атлап керделәр. Ә менә бүген инде алар үзләренең беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Без бергәләшеп бик күп хәрефләр өйрәндек, укырга, язарга, матур итеп сөйләшергә өйрәндек. Безнең бу эшләребездә иң зур ярдәмчебез Әлифба китабы булды. Хәзер укучылар үзләренең рәхмәт сүзләрен әйтерләр.

(Музыкага балалар керә).

1.Тышта матур яз җиткәндә

Без җыелдык бәйрәмгә

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә ?

2. Бүген бездә зур тантана.

Моңсу да ул , ямьле дә

Әлифбабыз китә бездән

Бу көн калыр хәтердә

3. Сизелмичә үтте көннәр

Хәреф арты хәрефләр,

Башка китап көтә безне

Әкиятләр, шигырьләр.

4. 39 хәреф белән

Таныштык без тиз генә,

Олы ярдәмче булдың син

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

("Әлифба" җырын җырлау)

И, Әлифбам, син тәүге фәннәрнең тәүге баскычы

Син кадерле син туган телемнең алтын ачкычы

Укырга да өйрәттең, язарга да өйрәттең

Син кадерле син туган телемнең алтын ачкычы.

И, Әлифбам, син кулымда балкыйсың нәкъ нур булып

Һәр баланы зур бәхеткә илтүче ак юл булып

Укырга да өйрәттең, язарга да өйрәттең

Син кадерле син туган телемнең алтын ачкычы.

Укытучы:

Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Әйе, балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү бик җиңел булмады, әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез."Тырышкан табар, ташка кадак кагар", диләр бит безнең татар халкында. Булдырдыгыз!

Кадерле әти-әниләр,әби-бабайлар! Әлифба бәйрәме - сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез бар.

Укытучы:Ә хәзер, укучылар, кадерле әти-әниләребезгә һәм кунакларыбызга нәрсәләргә

өйрәнүебез турында сөйлик. Сез нәрсәләргә өйрәндегез?

Укучылар: Без укырга,язарга,сөйләргә, табышмаклар әйтергә,мәсьәләләр чишәргә өйрәндек.

Җыр:"Өйрәтәләр мәктәпләрдә".

Каләм тотып кулларга

Хәрефләрне язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә,

Тапкырларга, бүләргә, нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә(2).

Бишкә бишне кушарга, иҗектән сүз ясарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә(2)

Белер өчен бик күпне, яратырга китапны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә(2)

Таңнар ничек атканын,

Кояш ничек батканын

Аңлаталар мәктәпләрдә(2)

Табарга утрауларны, биек-биек тауларны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә(2)

Өтер белән ноктаны

Кайчан кайда куйганны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә(2)

Дуслык кадерен белергә, сузылсын дип гомергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә(2)

Укытучы:

Балалар, мин сезне тәүге җиңүегез белән котлыйм. Сезгә укуда яңа үрләр яулау өчен ныклы исәнлек,тырышлык һәм зур уңышлар телим. Инде хәзер әлифба белән саубуллашыр вакыт җитте. Әлифба турында сезнең дә сүзегез бар бит, әйдәгез тыңлап үтик.

1. Өйрәтте Әлифба безне

Табигатьне сөяргә.

Кечкенә дусларыбызга

Бул син, дустым, дияргә

2. Курыкмаска салкыннан,

Яңгыр, яшен, карыннан.

Дус булсагыз, яратсагыз,

Файда тияр барсыннан.

3. Өйрәтте чиста булырга,

Пөхтәлекне сакларга.

Усал, ямьсезләрдән безгә

Кечкенәләрне сакларга.

4. Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син, Әлифба

Укытучы: Балалар, менә Әлифба үзе дә бәйрәмгә килеп җитте. Рәхим ит, түрдән уз Әлифба!

Исәнмесез , балалар, исәнмесез кунаклар !

Мин Әлифба таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы.

Юктыр, юктыр ышанам

Сезне күреп шатланам.

Хәзер инде зур кешеләр

Балалар булдыгыз сез.

Төрле- төрле китапларны

Яратып укыгыз сез.

Машинистлар, тегүчеләр

Пешекчеләр, тимерчеләр,

Урманчылар, шахтерлар,

Космонавт, актерлар,

Трактористлар, врачлар,

Җырчылар, савымчылар,

Барысы да кайчандыр

Беренчегә кергәннәр

Парпта артына утырып

Әлифба өйрәнгәннәр.

Балалар, мин сезгә сораулар да әзерләдем. Игътибар белән тыңлагыз:

1 Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39)

2.Алфавитның беренче хәрефе? (А)

3. Алфавитның соңгы хәрефе? (Я)

4. Әлифба сүзе ничә хәрефтән тора?

5. Балалар. Менә сезгә шакмаклар, шакмакларда хәрефләр. Миңа бик тиз генә әлифба сүзен төзеп күрсәтегез әле. Молодцы!

Укуытучы: Әлифба, безнең укучыларыбыз сиңа багышлап җыр өйрәнделәр. Әйдәгез. Балалар, җырлап күрсәтегез әле!

Җыр:"Әлифба".

1-ук.Әлифба, син барлык фәннең,

Тәүге баскычы,

Син кадерле туган телнең:

Алтын ачкычы.

2-ук.Өйрәттең син миңа

Ватанны сөяргә .

Pөхсәт ит, зур PӘXMӘT,

Мең PӘXMӘT дияргә.

Бергә:

Pәхмәт сиңа, әлифбам,

Әлифба: Мине зурлавыгыз өчен рәхмәт, балалар! Сез мине кадерләп кулыгызга алдыгыз. Башта хәрефләр танырга, иҗекләп укырга, аннары җөмләләр төзергә өйрәндегез. Минем ярдәмчеләрем - хәрефләр сезгә бу көннәрн еискә төшерергә ярдәм итәрләр.

Нәни дусларым

Рәхмәт сезгә дә.

Әлифбаны нык үзләштергәнгә.

Белем сараен

Керергә ачып,.сезнең кулларда

Хәзер бар ачкыч.

Нәни дусларым шуны белегез:

Бары әлифба-белемгә нигез.

Кем кайсы хәрефне

Бигрәк ошатты.

Я,әйтеп бирегез

Ачмыйча китапны.

Ә."Әни" дип телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган

Кайсыгыз соң дәфтәренә

"Ә" хәрефен язмаган?

Л. Күзләремнән яшьләр чыкты

Капкан идем лимонны

Сары булгач бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

И.Иген үскән, биек үскән,

Башаклары тулып пешкән!

Комбайннар туктап тормый

Ашлык суга җырлый- җырлый.

Ф. Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә

Һаман тора күз алдымда

Күрсәм дә тик төшемдә.

Б.Бөрлегәнем, җиләгем дип,

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә

Мин бит әле бик нәни.

А. "А" хәрефе алмада

"А" хәрефе агачта.

"А" хәрефен яратабыз

Өйрәнәбез иң башта.Бергә:

Һәммәбезнең уз урыны

Барыбыз да кирәкле

Безне "Әлифба" китабы

Дус булырга өйрәтте.

Ук: - Балалар, Әлифба китабы сезне бик күп нәрсәләргә өйрәткән икән. Ә бит әле сезнең тагын бер дустыгыз бар. Ул да безгә Әлифба кебек үк ярдәм итте.Нинди китап турында сөйлим әле мин, әйтеп күрсәтегез әле?

  • Азбука.

Ук: - Дөрес әйтәсез , укучылар, әйдәгез аңа да үзебезнең рәхмәт сүзләребезне җиткерик.

Онытмагыз аны да сез

Һәрбер бите кадерле,

Сөйләп күрсәтегез әле
Ул өйрәткән шигырьләрне..

1укучы: Смех и слёзы, радость и печаль

За полгода довелось нам испытать.

Но стараний наших нам не жаль-

Книги нам легко теперь читать.

2 укучы: Вдень осенний, в день чудесный

В класс несмело мы вошли.

"Азбуку"- для всех в подарок-

Педагоги нам внесли.

1 укучы: Вдоль картинок мы шагали,

По ступенькам-строчкам шли.

Ах, как много мы узнали!

Ах, как много мы прочли!

2 укучы: Был наш путь не очень долгим,

Незаметно дни бегут.

А теперь на книжной полке

Нас другие книжки ждут.

1 нче укучы: Сегодня праздник необычный,

Спасибо, Азбука, тебе!

Ты столько знаний подарила,

Мы будем помнить о тебе.

2нче укучы: До свиданья , учебник,

А на следующий год.

Ты других читать научишь,

Тех кто в первый класс придёт

Укытучы:. Математика дәресләрендә бик күп мисал, мәсьәләләр чиштек. Әйдәгез әле, кем җитез, кем зирәк икән?

1) Әни уенчыклар алган,

Балаларга тараткан.

Алсуга ул биргән шар,

Илгизәргә самовар.

Илсур улына барабан,

Гөлшат кызына диван,

Санагыз әле, дуслар,

Күпме уенчык булган?

2) Керпе гөмбәгә барган

9 ак гөмбә тапкан.

3 не куйды энесенә

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйган?

3) 7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга

3 әү килде тагын да

Исәплә син барын да!

4) Айдар китте урманга

Тәмле җиләк җыярга.

Менә 10 җиләк тапты

5 не авызга капты.

Ничә калыр чиләккә?

5) Ак каенда 3 чыпчык

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез,

Барысы ничә кошчык?

Әлифба: Дусларым, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Үземнең урынга тагын да акыллырак китапларны - Татар теле белән Туган телне калдырам. Хушыгыз, дусларым! Татар теле һәм Туган тел белән дус булыгыз, яхшы укыгыз, тату яшәгез.

Әлифба: Кадерле балалар,

Мин китәм ,хушыгыз!

Акыллы булыгыз!

Гел бишкә укыгыз!

Укучылар: Рәхмәт сиңа, Әлифба,

Хуш, хуш, Әлифба.

Укытучы:Китап - ярдәмчең синең,

Дустың, киңәшчең синең,

Ул хөрмәткә бик хаклы

Кадерлә син китапны.

Күзең белән кара син,

Күңелең белән уйла син,

Уен уйлап, язуыңны,

Ялгыш язып куйма син.

Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма, син

Керле кул белән аны,

Беркайчан да тотма син

Кат-кат уйла хисапны,

Дөрес чыгар шул чакны.

Уйла җитез, уйла тиз,

Биш кат үлчә, бер кат кис.

Бергә. Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын,

Ачып җибәргәндә син,

Үзлегеннән укылсын

Бергә:

Белем сараен ачып керергә

Безнең кулларда хәзер бар ачкыч.

Һәрбер укучы бик күп укысын

Китап иң якын дустыбыз булсын.

"Китап" җыры башкарыла.

Укытучы. Укучыларым, кунакларыбыз алдында сүз бирик. Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.

Бергә.Сезнең алда без

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

"2"ле алмаска,

Тырыш булырга,

"5"кә укырга.


Җыр "Бәхеттә, шатлыкта..." (Рамил Чурагулов сүзләре) 1.Безнең гомер зур бәхет ул, кадерләрен белегез Чын күңелдән теләкләрне бездән кабул итегез Бәхеттә, шатлыкта, исәнлектә, саулыкта Үтсен гомер юлларыгыз тазалыкта-байлыкта. 2.Салкыннардан тик сулмасын үстергән гөлләрегез Таң нурыдай аяз булсын киләсе көннәрегез. 3.Тормыш нурлы, тормыш матур, якты булсын күңелләр Җырларбыз да, биербез дә, озын булсын гомерләр.

Укытучы: Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

Өйрәтте сезне Әлифба

Туган илне сөяргә

Биергә дә , җырларга

Дус һәм тату яшәргә.

Әлифбадан башлап киттегез

Юлны белем иленә

Зур белемле булып үсеп

Кеше булыгыз илдә. (Бүләкләр тапшыру).

© 2010-2022