Урок по татарскому языку на тему Домашние животные

Раздел Начальные классы
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: « Хайваннар дөньясы.Йорт хайваннары» 4 нче сыйныф (рус мәктәпләрендә укучы рус телле укучылар өчен) Р.З. Хәйдәрова дәреслеге буенча

Вафина Р.Г.

«Нармонка МББУ», ТР , Лаеш районы, [email protected]

I. Максатлар:

1) Фәнни максат: укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяж тудыру, тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү, кошлар турында алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту;

2) коммуникатив максат: укучыларга хайваннар исемнәре ярдәмендә җөмләлә төзеп, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү, кыргый хайваннар һәм йорт хайваннарны танырга өйрәнү, бәйләнешле сөйләм һәм язма телне, мөстәкыйльлекне, иҗади активлыгын үстерү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне арттыру;

3) тәрбияви максат: хайваннарга карата кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү,экологик тәрбия бирү(Кышкы табигать,агачлар)

Дәреснең планлаштыру нәтиҗәләре:

Көтелгән нәтиҗәләр(предметлар буенча):

1) хайваннар турында алган белемнәрне ныгыту, кабатлау;

2) күнегүләрне эшләү, сөйләм күнекмәләре формалаштыруга игътибарны юнәлтү, проблемалы сорауларга җавап бирү;

Көтелгән нәтиҗәләр (метапредметлы). укучыларның фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын үстерүгә күнекмәләр формалаштыруга әңгәмәләр үткәрү;

Дәреснең төре: яңа материал бирү.

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа экран, рәсемнәр, карточкалар, дәреслек.

Дәрес планы.

1.Уку эшчәнлегенә мотивлаштыру:

а) - Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

- Хәерле көн, балалар!

- Хәерле көн!

- Кәефләрегез ничек ?

- Кояшлы иртә кебек.

-Хәлләрегез ничек?

-Яхшы!

-Ничек яхшы?

-Болай яхшы!

- Рәхмәт. Утырыгыз.

б) Дежур укучы чыгышы

2. Аудирование. Фонетик зарядка: Балалар хор белән әйтәләр.

3.Дәреснең темасын ачыклау, максат һәм бурычлар кую.Проблема тудыру

а) Укучылар, сезгә йорт хайваннарының рәсемен ясарга һәм аларны күзәтергә дигән бирем бирелгән иде.Ничек уйлыйсыз,безнең бүген дәреснең темасы нинди икән?

-Әйе ,балалар бүген безнең дәреснең темабыз-Йорт хайваннары

б) Укучылар сез йорт хайваннарын беләсезме?Ләкин алар турында барысын да беләбезме соң?

- Күбрәк беләсегез киләме соң?

Димәк бүгенге дәреснең максаты:

- Хайваннар турындагы белемнәребезне тирәнәйтербез.

- Сөйләм телебезне һәм иҗади фикерләү сәләтләребезне үстерербез.

- Хайваннарга ихтирамлы булырга, табигатьнең матурлыгын күрә белергә аны сакларга кирәклегенә төшенербез.

В) Проблема тудыру.

-Ребята подумайте пожалуйста ,а зачём нужны нам домашние животные?Почему люди приучили их к руке. Они все ведь были дикими животными…Мы на уроке постараемся ответить на этот вопрос.( Нәрсә өчен кирәк алар?)

- Сез инде йорт хайваннарын беләсез. Без бүген яңа сүзләр белән танышырбыз һәм кулланырбыз.

II. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

1. Яңа сүзләр өстендә эш .Кышкы көн турында сөйләшү

"Агачны киендерү" уены.(Агачны кар көртләре белән киендерү) Урамда кыш. Агачлар туңмасын өчен аларга кар ябарга кирәк.(Надо укрыть их одеалом) Таныш сүзләрне агачка куябыз.Таныш булмаганнарны аерым куясыз. Танышу,һәр сүзгә аңлатма бирү

Яңа сүзләр:

Файдалы- полезный

Мөгезле- рогатый (Нинди хайваннар мөгезле була?)

Сакаллы- бородатый (Нинди хайваннар сакаллы була?)

Җитез- ловкий (Нинди хайваннар җитез була?)

Тугры- верный,преданный (Нинди хайван тугры була?)

Шук-шустрый

Рәнҗетмәскә- не обижать

Сакларга-оберегать

2. Алган сүзләрне беренчел ныгыту:

1) Карточкалар белән эш. Парларда эшләү.Җөмләләр төзергә.

а) мөгезле ат сөт бирә

йомшак сыер тычкан тота

сакаллы песи йон бирә

җитез эт тиз чаба

тугры кәҗә өй саклый

б).- Әйдәгез тикшерәбез.Җөмләләрне тәрҗемә итү.

в) Дәфтәрләрдә эш. 3 җөмләне сайлап алып язып кую.

2) Аудио сүзлек диктанты. а) Я вам включу голоса җивотных.Вы должны отгадать по голосам какое это животное и написать в тетрадях имя домашнего животного. Кто не успел пишите на русском..

б).Үз-үзеңне тикшерү.

Физминутка "Әтәчем" җырына бию хәрәкәтләре ясау.Балалар үзләре дә җырлыйлар.

3.Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

1) Балалар белән әңгәмә.Сезнең өйдә йорт хайваннары бармы?

2) Схема белән эш. Схемада 1. Исеме ничек? Ул нинди? Нәрсәләр ярата? Нишли? Нинди файда китерә?дигән сораулар куелган. Шушы схема буенча йорт хайваны турында диолог төзү.

3)Диолог белән эш

-Синең йорт хайваның бармы?

-Исеме ничек?

-Ул нинди?

-Нәрсә ярата?

-Ул нишли?

-Нинди файда китерә?

4) 1-2 укучы үзенең йорт хайваны турында сөйли.

5) Ситуатив күнегүләр.

Дустыңнан сора: Ул йорт хайваннарын яратамы? -Нинди йорт хайваннарын белә?

Скажи: -Что ты любишь животных; -что они полезные.

4. Яңа белемнәрне ныгыту.

1.Проект эше. Группаларда эшләү. Схеманы кулланып берәр йорт хайваны турында хикәя язарга.

2. 1укучы чыгыш ясый,проектны яклый.

3. Группалы эш.Карточкалар белән эш

4. Табышмакларны чишү.

-Ул зур,мөгезле,авылда яши.Печән,үлән ашый.Сөт бирә. (Сыер)

-Ул куркак,озын колаклы,җитез, кишер ярата. (Куян)

-Тәпиләре көчле,койрыгы озын,усал,йортны саклый,хуҗасына тугры,сөяк ярата.(эт)

-Мыеклары озын,койрыгы йомшак,күзләре яшел,көндез йокларга ярата,сөт эчә,балык ашый..Бик шук,уйнарга ярата(песи)

-Ул ак төстә.Йон,ит,бәрән бирә.Печән ашый. (сарык)

5. Мультфильм карау ."Сертотмас үрдәк"

Мультфильм буенча әңгәмә

1. Бу мультфильмда нинди геройлар бар? 2. Үрдәк нишли? 3. Аның юлында нинди җәнлекләр очрый? Санап чык. 4. Урман җәнлекләре белән нәрсә була? 5. Сиңа кайсы герой ныграк ошады?

6.Тәрбияви момент. -Укучылар сез барыгызда хайваннарны яратасызмы? Аларга ничек ярдәм итеп була соң? -Киңәшләр бирү.

Исеңдә тот! Хайваннарны рәнҗетмә! Кечкенә хайван балаларына тимә.

- Хайваннар безгә ни өчен кирәк?

-Балалар: алар кешеләргә файда китерәләр.

Рефлексия. 1.Модель төзү

Нинди теманы өйрәндек? Нинди хайваннар турында сөйләштек? Хайваннарга карата нинди мөнәсәбәт булырга тиеш? Без аларны нишләтергә тиеш Сакларга,яратырга,рәнҗетмәскә кирәк.

2.Өй эше: 1.Ошаган хайван турында кечкенә хикәя яз; 2.Корреспондент булырга әзерлән, кызыклы сорау уйлап кил;

3. Үзбәя. - Укучылар,сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне "5" легә кемнәр үзләштерде? Шул укучылар кулларына кояшлар алап күрсәтәләр. Кемнәр үз эшчәнлегенә "4" ле куя, шулар болытлы кояшны күтәрәләр, кемнәргә иптәшләреннән ярдәм кирәк, шулар болытлар күтәрәләр.

Тырышлык булса, уңышлар да булыр! Сау булыгыз, укучылар

.Әдәбият исемлеге:

1. Хәйдәрова Р.З. Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). / Казан: "Татармультфильм" нәшрияты, 2014. - 98 бит.

2.Аудиоязма aist-beti.org

3. М.Җәлилнең "Әтәчем" җыры

4. А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкияте.Мультфильм.Сайт бала.рф





© 2010-2022