Внеклассное мероприятие КВН в 3 классе

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

" Туган телем - иркә гөлем,

Киңдер сиңа күңел түрем "

исемле КВН ярыш ( 3 нче сыйныф, татар төркеме )

Максат: туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү; мәкаль әйтемнәрне күбрәк өйрәнү; укучыларда тапкырлык сыйфатлары булдыру; логик фикерләү сәләтен, иҗадилыкны үстерү.

Укытучы.

  • Хәерле көннәр, хөрмәтле укытучылар һәм укучылар!



  • " И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле... ",- дигән Габдулла Тукай һәм ул мең кат хаклы. Туган тел һәркем өчен дә газиз, әти-әнисе кебек кадерле һәм бердәнбер. Безнең туган телебез - татар теле. Татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә. Татар телен белсәң, утызлап телдә аңлашырга мөмкин.

Татарлар Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә яшиләр. Иң куандырганы шул: милләттәшләребез кайда гына яшәсәләр дә, туган телебезне онытмыйлар.

21 февраль - Халыкара туган тел көне итеп билгеләп үтелә. Без дә бүген сезнең белән шушы уңайдан туган телебез турында сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләрбез, командаларга бүленеп, мәкаль әйтемнәр әйтербез, туплаган белемнәребезне күрсәтербез. Әйдәгез, КВН ярышыбызны башлап җибәрик.

Сүзне командаларга бирәбез. Бер-берегезне сәламлисез. (" Биктырыш" һәм " Биктапкыр" командалары )

"Биктырыш" командасы.

Үзара дус бердәм булгач,

Гөрләп бара эшебез.

Сезнең алда сынатмабыз-

Юк килмәгән җиребез!

"Биктапкыр" командасы.

Без тату, дус яшибез,

Укыйбыз һәм эшлибез.

Бергәләшеп уйлыйбыз,

Бергәләшеп уйныйбыз.

Укытучы.

Беренче бәйге "Сәнгатьле сөйлә" дип атала. Хәзер сезнең сәнгатьле итеп шигырь сөйли белү осталыгын тикшереп карыйк. ( Укучылар татар теле, туган ил турында өйдә өйрәнеп килгән шигырьләрне яттан сөйлиләр.)

1 нче укучы.

Дөньяда иң-иң матур ил-

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел-

Ул минем туган телем.

2 нче укучы. 3нче укучы.

"Балам",- диеп, туган телдә Туган телдә сөйләшеп,

Эндәшә миңа әткәм. Яшим мин туган илдә.

"Әнкәм",- диеп, әниемә Туган ил дигән сүзне дә

Мин туган телдә дәшәм. Әйтәм мин туган телдә.

4 нче укучы. 5 нче укучы.

Иң изге хисләремне мин Халкым теле миңа хаклык теле,

Туган телдә аңлатам. Аннан башка минем телем юк.

Шуңа күрә туган телне Илне сөймәс кенә телен сөймәс,

Хөрмәтлим мин, яратам. Иле юкның гына теле юк.

6 нчы укучы.

Мин сөйлим анам телендә, 7 нче укучы.

Яшим атам җирендә. Күзләремне ачты минем,

Бу бәхет миңа бирелгән Иркәләде үз телем.

Туган йорт ишегендә. Үз телем яктыртты юлны

Тәүге кабат аяк басып Үз телем бирде белем.

Сукмактан киттем йөреп,

Әйтәм анам теле белән:

  • Мин җирдә кеше!- диеп.

8 нче укучы.

Без - татарлар!

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде.

Без - татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Укытучы.

Икенче бәйгебез " Тел турында халык" дип атала. Тел турында мәкаль әйтемнәрне искә төшерербез. Аларны яттан сәнгатьле итеп әйтергә кирәк.

1 нче командага:

Сөйдергән дә тел - биздергән дә тел.

Әйткән сүз - аткан ук.

Тәмле тел таш яра, тәмсез тел баш яра.

2 нче командага:

Тән ярасы онытылыр, тел ярасы онытылмас.

Акылы кысканың теле озын.

Телгә игътибарсыз - илгә игътибарсыз.

Укытучы.

Өченче бәйгебез " Яңа сүзләр яса" дип атала. Һәр командага карточкалар бирәм. Карточкадагы сүзләрнең беренче хәрефен үзгәртеп, яңа сүзләр ясап языгыз.

Сүзләр: суган, баш, сүз, чиләк, аш, көл, бау; төн, чүлмәк, җыр, ул, төймә, чәй, ат.

Укытучы. Киләсе дүртенче бәйгебез " Кем күбрәк белә?" дип атала. Сорауларга җавап бирерсез.

1 нче командага:

1. Без нинди республикада яшибез?

2. " Туган тел " шигырен кем язган?

3. Татар язучыларыннан, шагыйрьләреннән кемнәрне беләсез?

4. Татар телендә ничә килеш бар?

5. Татар халкының нинди милли ризыкларын беләсез?

6. Россия флагының төсләре нинди?

2 нче командага:

1. Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

2. " Шүрәле" әкиятен кем язган?

3. Татар җырчыларыннан кемнәрне беләсез?

4. Татар халкының иң яраткан, танылган бәйрәме кайсы?

5. " телдән" сүзе кайсы килештә килгән?

6. Татарстан флагының төсләре нинди?

Укытучы. Бишенче бәйге "Яңа сүзләр яса" (1командага -" карлыгач", 2 командага- "сандугач"сүзләре бирелә. Шул сүзләрдәге хәрефләр белән яңа сүзләр ясап язарга)

Укытучы. Алтынчы соңгы бәйге " Исеңә төшер" дип атала. Бу бәйгедән соң , җиңүче команданы билгеләрбез. Сезнең белән уку дәресендә быел 3 нче сыйныфта үткән темаларны искә төшереп китәрбез. Мин әсәрдән өзек укыйм, ә сез аның исемен әйтергә тиеш.

1 нче командага:

" Кичтән ишелеп-ишелеп кар яуды, Азамат белән Нияз бу матур күренешне тәрәзәдән бик бирелеп карап тордылар. Уйнап, биеп, бөтерелеп тә карадылар соң кар бөртекләре!" ( " Кар бөртеге нәрсә ул?" хик. "Салават күпере" журналыннан)

2 нче командага:

"Әти итеге белән нык-нык басып, бәрәңге бакчасы казый. Бәләкәй генә көрәгем белән мин дә әтигә булышкан булып йөрим. Яз исе, туфрак исе, яшь бөреләр исе борынны кытыклый. Рәхәт." ("Су тәме" Шамил Маннапов)

Укытучы. Бүгенге КВН ярышка нәтиҗә ясар вакыт җитте. Барыгыз да тырышып җавап бирдегез, белемегезне күрсәттегез, рәхмәт сезгә. Туган телебезне, аның серләрен алга таба да күбрәк өйрәнербез, яхшырак белербез. Мин сезне бүгенге җиңүегез белән котлыйм. ( Ике команданың һәркайсы ниндидер номинациядә җиңүче итеп билгеләнә. Кечкенә генә бүләкләр өләшелә.)





© 2010-2022