Урок по татарскому языку «Фигыль»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Тема: Фигыль. Максат: 1. Сүз төркеме буларак фигыль турында төшенчә бирү, аларга сорау куярга өйрәтү. 2. Укучыларның белемнәрен системалаштыру, баету. 3. Балаларның эзлекле фикер йөртү сәләтен формалаштыру; материалны аңлап үзләштерә алуларына ирешү. 4. Игътибарлылык , мөстәкыйльлек, җитезлек сыйфатлары тәрбияләү. Җиһазлау: сигнал карточкалары, дифференциаль биремле карточкалар, тест, таблицалар, магнитофон, презентация. Материал: татар теле дәреслеге, 4 кл., 92-95 нче битләр; методик ярдәмлекләр.

Дәрес барышы I. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру, шигырь сөйләү: Исәнмесез, укучылар! Хәерле көннәр сезгә! Зиһен һәм тел ачкычлары Телимен һәммәгезгә. - Ягез әле, укучылар, бер-беребезгә карап елмайыйк. Сез бик ягымлы, матур. Шушы җылы мөгаләмәдә дәресне башлап җибәрик. "Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җырын җырлау: Ручка тотып кулларга, Дөрес итеп язарга Өйрәнәбез мәктәптә без, мәктәптә без. Сүзләрне төркемләргә, Җөмләләр тикшерергә, Өйрәнәбез мәктәптә без, мәктәптә без. - Дөрес итеп утырыйк. Хәзер безнең татар теле дәресе. I I. Актуальләштерү, өй эшен тикшерү. 1. Исем сүз төркеме турында кабатлап чыгу, тест. - Без сезнең белән исем турында өйрәнеп бетердек. Өйгә эш нәрсә бирелгән иде? (исем турында кабатларга). Хәзер шушы өйрәнгәннәрне гомумиләштереп бер тест эшләп алырбыз. (сигнал карточкалары белән тест: 1, 2, 3 номерлары куелган сигнал карточкаларын укучылар күтәреп баралар, укытучы сорауны укый, вариантлар тәкъдим итә) I I I. Дөрес һәм матур язу күнегүе. Язганда дөрес утырам, Тигез тора иңсәләр. Баш иелми, баш бармаклар Күз читенә тисәләр. - Дәфтәрләрне алдык, дөрес һәм матур язу күнегүен башкарабыз. Бүгенге числоны язабыз. IV. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. 1. Хат уку: - Укучылар, безгә "Сүз төркемнәре" иленнән бер хат килде. Шул хатны укып карыйк әле: "Исәнмесез, минем дуларым! Беләм: сез татар теле дәресендә сүз төркемнәрен өйрәнүне дәвам итәсез. Бүген мин сезне үземә кунакка чакырам. Сезгә үз илемнең картасын җибәрәм. Минем сорауларыма дөрес итеп җавап бирсәгез, сезгә хатны кем җибәргәнен белерсез. Тырышыгыз, уңышлар телим!" 2. Сорауларга җаваплар алу. - Мин сорауларны укыйм, ә сез җавапларны шушы битләргә язып барасыз. Мин әйткән укучы гына җавап бирә. Тәртипне саклыйбыз! Сораулар: Җавап бирүче укучы: 1) Аны күрәбез, укыйбыз һәм язабыз. Уенда 5нче хәреф катнаша.

(хәреф)

2) Барлык хәрефләрнең тәртип буенча бер-бер артлы тезелеп килүе. Уенда 6нчы хәреф уйный.

(алфавит)

3) Укымышлы кеше. 1нче хәреф катнаша.

(галим)

4) Җәй дә, кыш та яшел. 2нче хәреф катнаша.

ыршы)

5) Һава составындагы кеше һәм барлык тереклек ияләре сулаганда йота торган газ. 4нче хәреф уйный.

(кислород)

6)Салкын як. Уенда 4нче хәреф катнаша.

(төньяк) Бүген атнаның ничәнче көне?(3) Журналда 3нче язылган укучы җавап бирә.

Ничәнче класста укыйсыз?(4) 4нче булып язылган укучы җавап бирә.

Алфавитта бишенче хәреф?(Г) "Г"дан башланган фамилияле укучы җавап бирә.
Дүшәмбе атнаның ничәнче көне?(1) 1нче язылган укучы җавап бирә.
Исемне алыштырып килә(алмашлык). Исеме "А"дан башланган укучы җавап бирә.


Кемнең исемендә өч "а" языла? Шул укучы җавап бирә.

3. Кагыйдә чыгару. - Ә хәзер шушы хәрефләрне җыеп укып карагыз әле. Нинди сүз килеп чыкты? (фигыль) Бу сүз сезгә танышмы? Аның турында нәрсәләр беләсез? Фигыль - сүз төркеме. Эш, хәрәкәт, хәлне белдерә. Нишли? тамырыннан булган сорауларга җавап бирә. Җөмләдә хәбәр булып килә. Берлек һәм күплек санда була. Зат-сан, заман белән төрләнә. - Безгә хат җибәрүче кем икән? Димәк, бүген икенче сүз төркеме фигыль турында сөйләшербез. 4. Кагыйдәне дәреслектән уку, чагыштыру. - Ә хәзер, дәреслектә язылган кагыйдәне укып карыйбыз, дөрес әйттегез микән. - Без инде 3нче класста фигыль турында өйрәнгән идек инде. Шуңа күрә дә ул безгә берникадәр таныш. Ә бүгеннән аның турында белемнәребезне тагын да баетырбыз. 5. Фигыльнең мәгънәсен аңлату.

Фигыль - 1. Эш, хәрәкәт. 2. Характер, холык.

(175нче күнегү) V. Белемнәрне ныгыту. Дәреслек белән эш, өйрәнгәннәрне ныгыту. 1. 173нче күнегү - "Кем, нәрсә ничек хәрәкәт итә?"(телдән) ("Серле таяк" уены итеп уйнау) 2. 174нче күнегү - сүзләрне укып чыгу, авазларны хәрефләр белән билгеләү. 3. Сүзлек диктанты итеп язу, фигыльләрне табу, сорау кую, сызып чыгу. (1 укучыга дифференциаль карточка) 4. Үзконтроль (дәреслек белән тикшереп чыгу) 5. Схемалар буенча җөмләләр төзү. 1) Кар ява. 2) Салкын кыш җитте. 3) Урамда балалар уйныйлар. (1 укучы белән индивидуаль эш; янәшә тартыклы сүзләр язу) бетте, җитте, китте, атты 6. Физкультминут - массаж ясау. 1. Парлашып басып аркага массаж ясау; җилкәгә. 2. Биткә, баш тиресенә массаж. 3. Күзләр белән әйләнә сызу; төрле якка йөртү. 4. Киерелү, кулларны өскә сузу. 7. Фигыль заманнарын кабатлап чыгу: үткән заман, хәзерге заман, киләчәк заман. 176нчы күнегү - текстны уку, фигыльләргә сораулар кую, заманын билгеләү(телдән) 8. Карточкалар белән эш(язмача) 9Урок по татарскому языку «Фигыль». Модельне тулыландыру.











Укучыларга сораулар кую: а) - Тагын нинди фигыльләр була икән? Эт нишли?(өрә) Сыер ... (мөгри). Кош ... (сайрый). Алар аваз чыгаралар; сөйләшмиләр, ә тавыш, аваз чыгаралар. б) - Сез өегездән еракка кунакка киткәч нишлисез?(сагынасыз, моңланасыз) в) - Берәр җирегез авырса нишлисез?(елыйсыз, сызланасыз) Бу фигыльләр тойгы, хисне белдерәләр. 10. Карточкалар белән эш: 4әр мисал язып чыгу.

эш

хәрәкәт

хәл

аваз чыгару

тойгы, хис

тегә

укыта

казый

буйый

чаба

йөгерә

сикерә

оча

йоклый

утыра

уйлый

басып тора

шыңшый

мөгри

ысылдый

мияулый

сагына

елый

дулкынлана

кайгыра
11. 178нче күнегү - баш кисәкләрне генә сайлап язу. 12. Җөмләләр әйтеп яздыру, аларны тикшерү. 1) Үләннәрне йомшак ак кар каплады. 2) Эре кар бөртекләре киемгә куналар. 3) Урамда балалар уйныйлар. VI. Йомгаклау. Рефлексия:

  • Бүгенге дәрестә нинди сүз төркеме турында сөйләштек?
  • Фигыльләрнең нәрсәләр белдерүен ачыкладык?(схема)
Үзбәя. ­­ Өй эше: 179нчы күнегү, 95нче бит(фигыльләр ясап язарга)

© 2010-2022