Конспект занятия по развитию речи на тему Кошлар-безнең дусларыбыз

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема:Кошлар- безнен дусларыбыз

Икенче кечкенәләр татар логопедия төркемендә сөйләм үсешләре тоткарланган балалар белән үткәрелгән ачык шөгыль

Максат:

Балаларны күчмә кошлар белән таныштыруны дәвам итү.

Тышкы кыяфәтләренә, аерым билгеләренә карап танырга, дөрес атарга өйрәтү.

Сүзлекне баету, активлаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү, сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыруны дәвам итү; балаларның бәйләнешле сөйләмен камилләштерү.

Игътибарлылык, хәтер, логик фикерләү сәләтен, гомуми һәм вак моториканы ныгыту.

Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Сүзлек: "Күчмә кошлар" төшенчәсе, кара карга, сыерчык, сандугач, гәүдә, баш, күз, томшык, канат, койрык, канат, тәпи, оча, кайта.

Җиһазлау: күчмә кошларның рәсемнәре, язгы агач, өлешләрдән торган кош гәүдәсе, һәр балага очыру өчен кош сурәтләре, кисәкләргә киселгән кош рәсемнәре, туп.

Методик алымнар: сорау-җавап, күрсәтү, рәсемнәр карау, әдәби сүз, балаларның аерым һәм күмәк җаваплары, индивидуаль эш, уен.

Эшчәнлек барышы

Балалар ярым түгәрәк ясап язгы агач каршына басалар.

Яз килә, яз килә

Сыерчыклар килә.

Гөрләшеп, сайрашып

Җырчы кошлар кайта.

Яз җитте. Кояш җылыта. Кар эри. Җылы яктан кошлар кайталар. Безнең бүлмәбездәге агачка кошлар кунганнар. Нинди кошлар икән алар? Әйдәгез аларны атыйбыз. Бу нинди кош?

- Кара карга.

- Сыерчык.

- Сандугач.

- Бу кошларны бер сүз белән ничек атыйбыз?

- Күчмә кошлар.

Уен: "Кайсы кош очып китте?"

- Күзләрегезне йомыгыз. 1, 2, 3. (Логопед бер кошны алып куя). Күзләрегезне ачыгыз. Кайсы кош очып киткән?

- Сыерчык. (Уен шулай дәвам итә.)

- Карга ничек кычкыра?

- Карр, карр, карр.

Уен: "Гәүдә өлешләрен ата"

- Өстәлдә кош рәсеме, тик ул өлешләрдән тора. Безгә кош рәсемен төзергә һәм атарга кирәк. Өлешләрдән кош рәсемен төзиләр һәм атыйлар.

- Бу гәүдә. (Куя)

- Бу баш. (Куя)

- Күз. (Куя)

- Томшык. (Куя)

- Бу канат. (Куя)

- Бу койрык. (Куя)

- Тәпи. (Куя)

- Әйдәгез тагын бер кат гәүдә өлешләрен атап чыгабыз.

- Гәүдә, баш, күз, томшык, канат, койрык, тәпи.

- Түгәрәк ясап басабыз. Бергәләп уйныйбыз.

Уен: "Оча, очмый".

- Очты, очты, каргалар очты.

- Очты, очты, чыпчыклар очты.

- Очты, очты, урындыклар очты.

Ял минуты: "Яз килде"

Киң итеп җәеп колач (Кулларны як- якка җәю.)

Килде яз, килде яз. (Кул чабу.)

Елмаеп тора кояш (Кулларны өскә күтәреп күрсәтү.)

Көн аяз, көн аяз. (Кул чабу.)

Кыш буе яткан карлар (Кулларны җәеп җирне күрсәтү.)

Эределәр, эределәр. (Аякларны тыпырдату)

Сыерчыклар, тургайлар (Очу хәрәкәте)

Килделәр, килделәр. (Кул чабу.)

Бармак уены: "Кошлар"

Бу бармак - чыпчык,

Бусы - сыерчык,

Бусы - карлыгач,

Бусы - сандугач,

Ә бусы бик кечкенә,

Тимәгез нәниемә,

Нәнием - чәнтиемә.

Бармак уены: "Сыерчык оясы"

Сыерчык сайрый,

Ул шулай оя сайлый.

Кайсыбызның оясы яхшы,

Ул шуны сайлый.

- Өстәлләр янына киләбез һәм өстәлдәге кошларны очырып җибәрәбез. Иреннәрне түгәрәкләндереп алга сузабыз, яңакларны кабартмыйбыз. Кошлар очып киттеләр. Хәзер түгәрәккә басабыз. "Күп итеп әйт" дигән уен уйныйбыз.

Уен: "Күп итеп әйт" (туп белән).

Сыерчык - сыерчыклар.

Кара карга - кара каргалар.

Сандугач - сандугачлар.

Песнәк - песнәкләр.

Күгәрчен - күгәрченнәр.

Чыпчык - чыпчыклар.

Кызылтүш - кызылтүшләр.

Саескан - саесканнар.

- Өстәлләр янына киләбез. (Тәлинкәләрдә кисәкләргә киселгән кошлар рәсемнәре). Кисәкләрдән кошларны төзибез һәм дөрес итеп атыйбыз. (Балалар кисәкләрдән кошларны төзиләр)

- Чыпчык.

- Сыерчык.

- Сандугач. Һ.б.

- Балалар, сез кошларны яратасызмы?

- Әйе.

- Ничек итеп яратасыз? Күрсәтегез. (Балалар үз-үзләрен кочаклап күрсәтәләр.)

- Хәзер үзегез төзегән кошларны иркәләп атагыз.

- Чыпчыккай.

- Сыерчыккай.

- Сандугачкай.һ.б.

- Без кошларны яратабыз. Аларны куркытмыйбыз, таш атмыйбыз. Аларны саклыйлыйбыз, чөнки алар безнең дусларыбыз.



© 2010-2022