Бала ни очен алдалый? ток-шоу формасында ата-аналар жыелышы

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Бала ни өчен алдалый?

3сыйныфта ата-аналар җыелышы.

Үткәрү формасы - ток-шоу.

Төзүчесе Кукмара районы Каенсар башлангыч укытучысы Нуриева Г.З

Ата-аналар җыелышының бурычлары:

1.Ата-аналарга балаларның ни өчен алдауга баруларын аңлату.

2. Гаиләдә бала тәрбияләүдә дөрес юнәлеш сайларга ярдәм итү.

3.Балаларның ни өчен ялганга баруларын аңларга ярдәм итүче әдәбият исемлеге тәкьдим итү.

4.Бала алдауга барган очракта ата-анага психологик ярдәм күрсәтү.

Бу темага карата кулланылган әдәбият

  1. Бала хокуклары турында конвенция.

  2. Фромм А. Азбука для родителей.Москва, 1994г.

  3. Хухлаева О.В."Тропинка к своему Я" М., 2004г.

  4. Экман П. "Почему дети лгут?" М., 1993г.

Ата-аналар җыелышына әзерлек.

1.Психолого-педагогик әдәбият сайлап алу һәм анализ ясау.

2.Укытучы һәм психологның бергә әзерләнүе.

3.Җыелышта килеп чыгарга мөмкин булган "авырткан нокта "билге-

ләү.

4.Педагогик ситуацияләр белән карточкалар әзерләү.

5.Мультфильмнан видеофрагмент әзерләү.

6.Балаларның алдау очракларынын нәрсәләргә китерергә мөмкинлеге ту-

рында газета-җурналлардан өзекләр әзерләү.

7.Ток-шоуга чакыру билетлары ясау.

8.Сыйныф бүлмәсен әзерләү.

9. Җыелыш темасы буенча китаплар күргәзмәсе оештыру.

10.Җыелыш карарының проектын әзерләү.

11.Видеооператор чакыру.

Җыелышта катнашалар: сыйныф җитәкчесе, психолог, укучыларның

әти-әниләре.

Ата-аналар җыелышының планы:

1. Оештыру өлеше.

2. Психологик күнегү.

3.Интеллектуаль күнегү.

5. Әти-әниләр фикерен тыңлау.

6.Эксперт фикерен тыңлау.

7.Видео өлеше.

8.Җыелыш карарын билгеләү.

9.Музыкаль бизәлеш әзерләү.

Ата-аналар җыелышын үткәрү:

1.Ата-аналар С.В.Высоцкийнын "Баллада о Правде и Лжи" җырының

фонограммасын тынлыйлар һәм тәкъдим ителгән урыннарга утыралар.

Стенага татар халык мәкальләре язылган:

"Ялганның гомере кыска".

"Без капчыкта ятмый".

"Дөреслек булган җирдә генә бәхет була".

"Дөреслек утта янмый,суда батмый".

Сыйныф бүлмәсендә 2 сектор билгеләнгән: ак һәм кара.Укытучы җыелыш-

ның ток-шоу формасында булачагын аңлата. Алып баручы булып- укыту-

чы, ә әти-әниләр- катнашучы һәм тамашачы ролендә.Ток-шоуны эксперт

ролендә психолог күзәтәчәк.

2. Ток-шоу башлануын белдерү. Катнашырга теләүчеләрне ак һәм кара сек-

торга чакыру. Ак төс-" дөреслек", кара - "ялган".Алып баручы сораулар

ярдәмендә "дөреслек" һәм "ялган" тәкъдим итә.

Сораулар гади һәм бер җаваплы булырга тиеш. Мәсәлән, "Сезнең кызыгыз-

нын исеме Алисәме?" "Сез велосипедта йөри беләсезме?" һ.б.Сораулар

бирү тизлеге кызу темпта булырга тиеш.

Сорау-җавап өлешеннән сон катнашучыларга үз фикерләре белән ур-

таклашу тәкъдим ителә.Тамашачыларга катнашучыларның үз-үзләрен

тотышларына бәя бирү тәкъдим ителә.

Эсперт фикере тыңлана: кеше ялган сөйләгәндә кискен хәрәкәт ясый

һәм йөзендәге мимикасы үзгәрә.

3. Психологик күнегүдән соң барлык кешегә дә "дөреслек" һәм "ялган" турында фикер алышу тәкдим ителә.

"Дөреслек"-1. ул чынбарлык.

2.-билгеле бер тәртипкә нигезләнгән намуслылык.

"Ялган" - дөрес сөйләмәү, алдалау.

Алып баручы алдалау, ялганлау кешедә курку, нервлану китереп чыгару-

ына йомгак ясый.

Эксперт фикерен тыңлау - "Ялган" һәм "дөреслек" сүзләренең мәгънә-

сен бала аңлап бетермәскә мөмкин.

4.Интеллектуаль күнегүдән соң алып баручы секторларга утырырга тәкъдим итә. Аларга укылачак ситуацияне тыңлап утырырга кушыла.

1 ситуация( Н.Носовның"Фантазеры"әсәреннән өзек укыла.)

-Мин бервакыт диңгездә йөзгәндә миңа акула һөҗүм итте һәм минем ба- шымны тешләп алды,- диде Айзат.

-Алдалыйсың!

-Юк, дөрес.

-Ни өчен син үлмәдең?

-Мин йөзеп чыктым да ,өйгә кайтып киттем.

-Башыңнан башкамы?

-Әйе.Нигә миңа баш?.

-Ә хәзер нишләп башың бар?.

-Яңасы үсте.

2 ситуация.(Н.Носов "Фантазёры" әсәреннән өзек)

  • Менә сез гел алдалыйсыз, тикмәгә.Ә менә мин кичә алдаладым,әмма файдасы булды.

  • Ничек.?

  • Кичә кич әти белән әни кунакка киттеләр , ә без сеңлем белән икәү генә

өйдә калдык.Сеңлем йокларга ятты,ә мин ярты банка вареньены ашап бетердем. Аннан соң әнидән миңа эләгәчәген уйладым да, сеңлемнең иреннәренә варенье сылап куйдым.Әни кайткач:" Кем вареньены ашап бетерде?" диде.Мин" Сеңлем" дидем. Әни сеңлемнең иреннәрендәге вареньены күрде һәм аны орышты,ә миңа тагын варенье бирде.

Катнашучылар үз фикерләре белән уртаклашалар һәм мисалга шуңа

охшаш ситуацияләр китерәләр.

Алып баручы йомгак ясый һәм балаларның ялганлауга китерүче сә-

бәпләрне билгели.

1.Чынбарлыктан качу.

2.Җәзадан курку.

3.Кемнән булса да үч алырга теләү.

4.Кеше булдыра алмаганны булдырырга теләү.

Шуның өчен әти-әниләргә тәкъдим итү:

1. -Бала ялганлый башласа үзегезгә сорау бирегез" Каты җәза бирмисезме?".

"Сез һәр очракта да дөресме?"

2. -Әгәр дә "әйе" булса- үзгәрегез,әгәр дә "юк" булса- ситуация контрольдән чыккан була.

3.Үзегезне аңларга тырышыгыз, балагызга нәрсә булса да вәгдә итеп үтәмичә калмадыгызмы?

4.Ялганнан уен-көлке ярдәмендә чыгарга тырышыгыз.

5.Балагызның серләрен хөрмәт итәргә тырышыгыз.

6.Бала фикере белән килешергә, төзәтергә һәм бер-берегезне аңларга тырышыгыз.

7.Тормышта ялган һәм эчкерлелекнең килеп чыгарга мөмкин булуын ис-батлагыз.

5. Мультфильмннан өзекләр карау.

Җыелыш карарын билгеләү:

1.Балалары ялганга омтылышы булган ата-аналарга психологка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итү.

2.Ата-ана белән берлектә психологтан киңәшләр алу.

© 2010-2022