Технологическая карта урока «ъ и ь знаки»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Технологическая карта урока «ъ и ь знаки»Технологическая карта урока «ъ и ь знаки»Технологическая карта урока «ъ и ь знаки»Технологическая карта урока «ъ и ь знаки»Технологическая карта урока «ъ и ь знаки»Технологическая карта урока «ъ и ь знаки»Технологическая карта урока «ъ и ь знаки»Технологическая карта урока «ъ и ь знаки»Технологическая карта урока «ъ и ь знаки»Татар теленнән технологик карта Тема Ъ (калынлык һәм аеру) билгесе Максат

  • ъ функцияләрен дөрес аңлап язуда кулланырга өйрәнү;
  • калын иҗектән соң ъ, нечкә иҗектән соң ь аеру билгесе куллану кирәклегенә төшендерү;
  • ь, ъ билгеләрен төшереп калдырмыйча, пөхтә итеп күчереп язуларына ирешү.
Планлаштырылган нәтиҗә Ъ(калынлык һәм аеру) билгесе кергән сүзләрне дөрес язу Предметара бәйләнеш Әдәби уку Ресурслар:
  • төп;

  • өстәмә
1. Татар теле : татар телендә башл.гомуми белем бирү мәкт.2 нче с-фы өчен дәреслек, 1 нче кисәк / И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова; 2. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова татар теленнән методик кулланма күрсәтмә һәм таратма материал, татар теле дәреслегенә татар теле дәфтәре Эшне оештыру төрләре
  • фронталь;
  • индивидуаль;
  • парлап эшләү


Дәрес этаплары

Укучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре

  1. этап.
Оештыру. Максат: Балаларны активлаштыру, белем алырга теләк, әзерлек алып бару.












Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләрен үстерү Шигъри сәлам юллау.
Дәрескә оештырып алып кереп китү. - Сәлам юллап дәресне башлыйк! - Хәерле иртә, агачлар! - Хәерле иртә, кошлар! - Хәерле иртә, табигать! - Хәерле иртә, дуслар! - Хәерле иртә, сезгә Кешеләргә, кечеләргә! -Олыларга, балаларга, Әбиләргә, бабайларга, -Газиз әти-әниләргә, Сөекле җиребезгә! -Хәерле иртә, бар дөнья, Хәерле иртә,илем,көнем,динем,телем, - Сөекле халкым минем! - Хәерле иртә тели сезгә Нәфис балагыз бүген!
-Сез шушы шигырьне сөйләгәч миңа рәхәт булып китә, ни өчен икән? -Звонок шалтырауга йөгереп нинди дәрескә кереп утырдыгыз? -Нәрсә белергә, бу дәрестә нишләрбез дип үз урыннарыгызны алдыгыз?
  1. этап.
Белемнәрне актуальләштерү. Максат: Алдагы дәрестә алган белемнәрне искә төшерү.



























Регулятив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру Фронталь сораштыруда катнашу.
















Сүзлек диктанты язу.







Үз-үзләрен тикшерү. Фронталь сораштыру.
















Сүзлек диктанты яздыру.






Белемнәрен бәяләү -Сез нинди хәрефләр кергән сүзләрне язарга өйрәнәбез? -Тавышсыз хәрефләр турында әкиятне искә төшерик әле? -Димәк, тавышсыз хәрефнең һәркайсы нинди ике функция башкара? -Кайсы баганадагы сүзләрдә нечкәлек билгесе нечкәртү өчен (аеру өчен) хезмәт итә?













  • Кем хатасыз язган?

  1. этап.
Яңа материалны өйрәнү. Максат: Калынлык билгесенең ике функция башкаруын ачыклау.















Танып белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыру Яңа материалны өйрәнүдә катнашу. Дәрес максатын җиткерү. -Бүген безнең максат: ъ билгесен язуда дөрес куллану. -Әкият өйрәткәнчә ъ билгесе нинди ике функция башкара? -Кайсы баганадагы сүзләрдә калынлык билгесе хәрефләрне калынайту өчен хезмәт итә, ә кайсында аеру функциясен үти?



-Дәреслектәге 90нчы күнегүдәге сүзләрне укып, нинди хәрефләрне калынайтуын әйтегез әле? - Димәк, калынлык билгесе бары ике хәрефне генә калынайту өчен хезмәт итеп, къ һәм гъ хәрефләреннән соң языла.

  1. этап. Уку мәсьәләсен кую.
Максат: ъ һәм ь билгесенең аеру билгесе булып хезмәт итүен билгеләү.







Танып белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыру Проблемалы сорауларга җавап бирүдә катнашу, бу проблемага үз фикерен җиткерү, дәлилләү.







Кагыйдәне кабатлау, парларда әйтешү Фронталь сораштыру, балаларга проблемалы сораулар биреп шуларны чишүгә юнәлеш бирү, практик эзләнү эшен оештыру.
Таблица 1:



  • Нинди иҗекләрдән соң нечкәлек, нинди иҗекләрдән соң калынлык билгесе куела?

  • Нәтиҗә ясыйк: калын иҗекләрдән соң калынлык билгесе, нечкә иҗекләрдән соң нечкәлек билгесе куела.
  1. этап. Яңа материалны аңлауларын беренчел тикшерү.
Максат: Аеру билгеләрен дөрес язуларына ирешү.




Регулятив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру

Таблица 2:



  • Төшеп калган билгене телдән әйтик, дәфтәрләргә языйк.

  1. этап. Уку мәсьәләсен этаплап чишү.
Максат: Уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне формалаштыру.



Коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру Дәреслектәге күнегү буенча фронталь эштә катнашу, мөстәкыйль эшләү.

Дәреслектәге күнегү буенча фронталь эш оештыру.
  • 91 нче күнегүдәге сүзләрдә ни өчен калынлык билгесе язылган?
  • Юлдан-юлга дөрес күчерелешен аңлатыгыз, язып куегыз.


  1. этап. Физминутка


слайд буенча барып, музыка астында хәрәкәтләр ясау


Технологическая карта урока «ъ и ь знаки»Технологическая карта урока «ъ и ь знаки»Технологическая карта урока «ъ и ь знаки»



  1. этап.
Үткәннәрне ныгыту, аңлауларын тикшерү. Максат: Укучыларның игътибарлыгын тикшерү.


































Танып белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыру Кунак кабул итү, кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.







Тест биремнәрен чиштерү, дөрес җавапны яшел төс белән күрсәтү.
  • Балалар, сез кунакка йөрергә, кунакларны кабул итәргә яратасызмы?
  • Бу очракларда нинди әдәплелек кагыйдәләрен истән чыгармыйсыз?







  • 92 нче күнегүдәге текстны укып, бу кагыйдәләрне тагын бер искә төшерик әле?
  • Хәрефләре төшеп калган сүзләрне таратам, сез аларны 4 баганага дөрес итеп урнаштырыгыз.

ь(нечкәлек)ь(аеру)ъ(калынлык)ъ(аеру)


  1. этап. Белемнәрне тикшерү.
Максат: Тест эшләү









































Коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру

ТЕСТ 1. Өч сузык авазлы сүзне билгелә: а) ярма; ә) урындык; б) малай. 2. Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгелә: а) тормыш; ә) урындык; б) малай. 3. ъ (калынлык билгесе) кергән сүзне билгелә: а) ям...ле; ә) төн...як; б) Сәг...ди 4. Биш сүзле җөмләне билгелә: а) Әни мине еш мактый. ә) Җылы яңгырдан соң салават күпере чыкты. б) Сары чебиләр минем тирәдә йөгерештеләр. 5. Аваз саны хәреф саныннан күбрәк булган сүзне билгелә: а) томан; ә) яка; б) яшь. 6. Ат кушаматын белдергән сүзне тап: а) Йомшаккай; ә) Алмачуар; б) Акбай. 7. Баш хәрефе булмаган хәрефне билгелә: а) җ; ә) ң; б) ю. 8. [э] авазның хәрефләрен күрсәткән хәрефләр рәтен билгелә: а) о - ы; ә) о - ө; б) е, э. 9. Кем? соравына җавап булган сүзләр рәтен билгелә: а) төзүче, рәссам, җырчы; ә) аю, бүре, төлке; б) пенал, каләм, карандаш. 10. Дөрес язылган сүзне билгелә: а) йомыш; ә) йомош; б) йымыш.

  1. этап. Йомгаклау.
Максат: Дәрес материалын нәтиҗәле өйрәнүгә анализ ясау.

Регулятив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру Балаларның җөмлә төзеп әйтүләре.



Дәрескә нәтиҗә ясый.

  • Дәрестә нәрсә өйрәндегез?


  • Схема буенча сөйләгез.
  1. этап. Өйгә эш.
Максат: Өй эшен дөрес эшләү өчен информация бирү, инструктаж үткәрү.

  • 92 нче күнегүне язмача эшләгез, 91 нче биттәге кагыйдәләрне ятлагыз.


© 2010-2022