Башлагыч сыйныфлар өчен бәйге. Серле математика

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Башлагыч сыйныфлар өчен бәйге.Серле математика.Башлагыч сыйныфлар өчен бәйге.Серле математика.Башлагыч сыйныфлар өчен бәйге.Серле математика.Башлагыч сыйныфлар өчен бәйге.Серле математика.Башлагыч сыйныфлар өчен бәйге.Серле математика.Башлагыч сыйныфлар өчен бәйге.Серле математика.Бәйге . Серле математика.

- Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Бәйгебезне башлап җибәрәбез. Без бүген сезнең белән "Серле математика" дип аталган кызыклы сәфәргә чыгарбыз.Бүген без акыллы ябалакның сорауларына җавап эзләрбез, үзебезне дә күрсәтербез.

1. Бәйгебезне башлап җибәреп, мин сезгә ребуслар чишеп алырга тәкъдим итәм. (4 - 10 слайдлар)

2. Капитаннар ярышы. (11 слайд)

I команда капитанына сораулар:

  1. Ике кулда ничә бармак?

  2. Татар алфавитында ничә хәреф?

  3. Укытучы сүзендә ничә хәреф?

  4. Мальвино сүзендә ничә иҗек?

  5. Иң кыска ай исеме.

  6. Квадратның ничә ягы бар?

  7. 19 санында ничә дистә?

  8. 10 дистәдән торган сан ничек атала?

  9. Алу гамәленең нәтиҗәсен әйтергә.

  10. 5 дм да ничә см.?

  11. 17 санында ничә берәмлек?

II команда капитанына сораулар:

  1. 1 кулда ничә бармак?

  2. Рус алфавитында ничә сузык аваз?

  3. Карандаш сүзендә ничә иҗек?

  4. Юлбарыс сүзендә ничә хәреф?

  5. Бер елда ничә ай?

  6. Турыпочмаклыкның ничә ягы бар?

  7. 19 санында ничә дистә?

  8. 26 санында ничә берәмлек?

  9. 8 дистәдән торган сан ничек атала?

  10. Бүлү гамәленең нәтиҗәсен әйтергә.

  11. 30 см да ничә дм?

Зирәк капитаннарыбыз хөрмәтенә Газизова Алия "Мин үсәм,үсәм"җырын башкарып китәр.

12 слайд.3. Кроссворд чишү. Ике командага да бертөсле кроссворд бирелә. Кайсы алдан чишеп бетерә. 8 нче сан астында нинди геометрик фигура килеп чыгар?

1

8

2

3


4

5


6

7




  1. Санарга, гамәлләр эшләргә өйрәтүче фән.

  2. Алу гамәлендәге сан исеме.

  3. Масса үлчәү берәмлеге.

  4. Вакыт үлчәү берәмлеге.

  5. Дүртпочмак.

  6. Турыпочмаклыкның буен иңенә тапкырлап табыла торган зурлык.

  7. Бүлүгә кире гамәл.

13 слайд.4. "Ромашка" уены

Һәр командадан 4 укучы чыга. Ул чәчәк таҗын ала һәм арттагы сорауны укып, җавап бирергә тиеш. Әгәр җавап бирә алмаса, командага очко саналмый. (6 таҗда 6 сорау).

Башлагыч сыйныфлар өчен бәйге.Серле математика.

  1. Биш бертуган кызның берәр ир туганы бар. Бу гаиләдә ничә бала?

  2. Ике малай 40 минут буена шахмат уйный. Һәрберсе ничә минут шахмат уйнаган?

  3. 2 кг тимер авырракмы, әллә 2 кг песокмы?

  4. 3 йомырка 6 минутта пешеп чыкса,1йомырка ничә минутта пешеп чыгар?

  5. Өстәлдә җиләк белән тулы 3 стакан тора иде. Кәрим 1 стакан җиләкне ашады һәм стаканны өстәлгә куйды.Ничә стакан калды?

  6. Елга өстендә 5 чыпчык , 1 чуртан, 2 песнәк, 2 тилгән һәм 5 йомран оча. Әйт тизрәк, су өстендә ничә кош оча?

-Сезнең өчен хореография түгәрәгенә йөрүче кызларыбыз "Ромашка полевая" биюен башкаралар.

14 слайд. 5. "Командалар ярышы"

Һәр стена буенда 2 урындык булырлык итеп, 5 урындыкны ничек тезәргә? (Һәр командага 1 бит һәм 5 түгәрәк өләшенә)



  1. Йомгаклау.

Безнең бәйге ахырына якынлашты. Ике команда да үзләренең математика фәне белән ни дәрәҗәдә дус икәнлекләрен күрсәттеләр. Киләчәктә дә математика фәне белән дус булырга,конкурсларда актив катнашуыгызны теләп калам.

Бәйгегә йомгак ясар өчен сүзне жюрига бирәбез.(Жюри командаларга "Зирәклек өчен","Тапкырлык өчен" медальләре тапшыра)

© 2010-2022