- Преподавателю
- Начальные классы
- «Сыйфат темасын кабатлау» темасына 2 нче сыйныфта татар теле дәресе
«Сыйфат темасын кабатлау» темасына 2 нче сыйныфта татар теле дәресе
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Потапова Г.Р. |
Дата | 11.03.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Есть |
2 нче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе.
Укытучы: Сабирова Гөлнара Рәисовна
Дәреснең темасы:
"Сыйфат" темасын гомумиләштереп кабатлау
(дәрес-уен)
Дәреснең максаты:
1.Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.
2.Язма һәм әйтмә сөйләмдә сыйфатларны таба белү күнекмәләрен ныгыту.
3.Логик фикерләү сәләтләрен, сөйләм телен үстерү.
4.Укучыларны матурлыкны тоя һәм аңлый белергә өйрәтү.
Җиһазлау: плакат, кроссворд, тестлар, картина, презентация, модельләр, "Адашкан сыйфатны тап!" уены, сыйфатлар язылган карточкалар.
Дәреснең тибы: гомумиләштереп кабатлау.
Дәрес барышы.
-
Оештыру-мотивлаштыру этабы.
1.Дәрескә хәзерлекләрен тикшерү.
2.Дежур укучының отчёты. Һава торышы турында сөйләшү.
3.Картина буенча эш. Терәк сораулар ярдәмендә сыйфатлар белән хикәя төзү.
-Рәсемдә нинди ел фасылы сурәтләнгән?
-Көн нинди?
-Кемнәрне күрәсез?
-Балалар нишлиләр?
-Алар нинди тауда уйныйлар?
-
Уку мәсьәләсен кую.
1.Кроссворд чишү.
2.Дәреснең темасын ачу.
-Димәк,бүгенге дәрестә без нишләрбез?
("Сыйфат" темасын гомумиләштереп кабатларбыз.)
-
Уку мәсьәләсен чишү.
1."Кыш килде" текстлары өстендә эш.
Кыш килде.
Безнең якларга кыш килде. Җилләр исә. Һавада кар бөртекләре уйный. Аяк астында кар шыгырдый. Кыш көне бураннар да була.
Ап-ак кыш килде.
Безнең якларга ап-ак кыш килде.Салкын җилләр исә.Һавада матур кар бөртекләре уйный.Аяк астында ак кар шыгырдый.Кыш көне көчле бураннар да була.
-текстларны уку;
-текстларны чагыштыру;
-аерымлыкларын табу;
-нәтиҗә ясау.
2.Сыйфат турындагы белемнәрне искә төшерү.
-сыйфатның лексик мәгънәсе;
-сораулары.
3.Бирелгән сыйфатларга исемнәр уйлап языгыз.
Акыллы,түгәрәк,кышкы,хәйләкәр,яшел,кызыл,баллы,усал,иртәнге,куркак, эшчән,шакмаклы,сары,кичке,зәңгәр,тәмле,кояшлы,зирәк,болытлы,кара, киң,яңгырлы,тозлы.
4. "Сыйфат" темасын кабатлауга тест белән эш.
-Тест сорауларын уку;
1. Сыйфат нәрсә белдерә?
-
Предметны;
-
Билгене;
-
Хәрәкәтне.
2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
-
Нишли?
-
Кем?Нәрсә?
-
Нинди?
3. Кайсы сүз артык?
-
Яшел
-
Кызыл
-
Хәйләкәр
4. Алма сүзенә кайсы сыйфат туры килми?
-
Баллы
-
Акыллы
-
Яшел
5. Кайсы җөмләдә сыйфат юк?
-
Мин бүген бик иртә тордым.
-
Тиздән кышкы каникул җитә.
-
Алсу матур күлмәк кигән.
6. "Кышка куян ... йонын коя." җөмләсендә кайсы сүз төшеп калган?
-
Соры
-
Калын
-
Ак
-укучыларның мөстәкыйль эшләүләре;
-эшләрне парларда тикшерү.
5.Дәфтәрләрдә эш
1)матур язу күнегүе.
-табышмакның җавабын табу;
-сүз турында мәкаль уку,мәгънәсен аңлату;
-җавапны һәм мәкальне матур язу күнегүе итеп алу.
2)Иҗади эш.
Бирелгән текстка сыйфатлар куеп язу.
-укучыларның мөстәкыйль эшләүләре;
-эшләрне тикшерү.үзбәя.
6. "Адашкан сыйфатны тап!"уены.
Уку әсбаплары арасында бер сыйфат адашкан. Ул нинди сыйфат?
7.Җыр тыңлату.
-җырдагы сыйфатларны табу;
-сыйфатлар белән җөмләләр төзү
-
Модельләштерү.
Сыйфат предметның билгесен белдерә,нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә.
-Нинди билгеләр белдерә?
-
Рефлексив кабатлау.Үзбәя.
Һәр укучы үзенә бирелгән билгегә сыйфат яза.
-
Йомгаклау.
1.Укучылар хезмәтен бәяләү.
2.Өйгә эш бирү.
Җырдагы сыйфатларны кертеп әниегез турында хикәя язып килергә.