Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе Хәзерге заман хикәя фигыльләр (4 сыйныф)

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе Хәзерге заман хикәя фигыльләр (4 сыйныф)


Максатлар: Танып белү максаты: : Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең сораулары, кушымчалары белән таныштыру;

Үсеш максаты: матур, дөрес язу күнекмәләрен булдыру , танып - белү активлыгын ,иҗади эшчәнлекләрен, логик фикерләүне үстерү.
Тәрбияви максат: табигатькә һәм аның байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү; укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; дуслык хисләре тәрбияләү; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.

Дәрес төре: яңа белем һәм күнекмәләрне бирү

Дәрес методлары: проект методы, өлешчә эзләнү, әңгәмә

Җиһазлау: терәк таблицалар, интероктив такта, презентация, индивидуаль карточкалар, дәреслек, аудиоязма, магнитофон. Материал: Татар теле дәреслеге 4 сыйныф Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, иҗади шигырьләр, татар халык мәкале, табигать күренешен тасвирлаган рәсемнәр.

Дәрес барышы. I. Оештыру. Уңай психологик хәләт тудыру Слайд 1
Алсуланып таң ата Күктә кояшым калка Саумы кояш саумы көн Дусларым хәерле көн!!

- Укучылар, барыгызга да тән сихәтлеге телим. Бүгенге дәрес белемнәрегезне тирәнәйтеп, уңышлар алып килсен. - Кояшка карагыз әле, укучылар. Нинди матур итеп елмая. аның елмаюы сезнең күңелләрне күтәреп торсын, бер берегезгә елмаеп карагыз. Елмаюлы карашларыбыз белән кунакларга сәлам юллыйк. -Укучылар , мин бүген мәктәпкә барганда менә шушы йомгакны күрдем. Ул тәгәри-тәгәри юлны аркылы чыкты да мине сез укыган шушы якты һәм матур класска алып керде. Ул гади йомгак түгелдер, ә бәлки серле йомгактыр. - Ә сезнең аның эченә яшеренгән серен беләсегез киләме? - Без бүген бергәләп сүтә-сүтә аның серен чишәрбез. Аны сүтәргә сезнең белемнәрегез ярдәмгә килер, ә мин сезгә булышырмын. II. Уку мәсьәләсен кую. Әкрен генә аны сүтә башлыйбыз һәм серле йомгакның 1 нче биремен үтәргә тактага карыйбыз . Слайд 2. Беренче бирем табышмакның җавабын табарга кирәк.

  1. Табышмак
Слайд 3

Нәрсә соң ул предмет миннән башка?

Мин предметны эшкә юнәлтәм.

Мин барында бар да хәрәкәттә!

Барлыкта да булам, юклыкта да

Заманнарны да мин үзгәртәм!


  • Укучылар я уйлап карыйк әле, бу табышмакның җавабы кайсы сүз төркеменә карый икән?

  • Слайд 4

- Фигыль

  • Дөрес. Ничек уйлыйсыз сез, ни өчен табышмакта "Мин барын да эшкә юнәлтәм, бар да хәрәкәттә дип әйтелгән?"

  • Чөнки фигыль эш-хәрәкәтне белдерә

  • Әйдәгез фигыльнең кагыйдәсен искә төшерик әле.Фигыль нәрсәне белдерә , нинди сорауларга җавап бирә?

  • Слайд 5

  • Нишли? Нишләде ?Нишләячәк? сорауларына җавап бирә. Бик дөрес укучылар. Бу биремне яхшы башкардыгыз.

-Серле йомгакның 2нче биремен үтәргә тактага карыйбыз . Слайд 6. Бергәләп укыйк әле. Югалган хәрефләрне язып куегыз, формалары буенча төркемнәргә бүлегез. Ул бирем сезнең алдыгызда зәңгәр карточкаларда. . (Карточкалар балаларның парталарында әзер тора)
2. Бирем. К.лә, к.лми, аш.й, уты.а, аша.ый, утыр.ый, .шли, .шләми,йөг.рә,йөг.рми. Тикшерү. Нинди сүзләр килеп чыкты. Шушы сүзләрне формалары буенча нинди төркемнәргә бүлдегез? Ә хәзер дөрес бүлгәнсез микән, әйдәгез тикшерик әле. Слайд 7.
Барлык формасы
Юклык формасы

Килә

Ашый

Утыра

Эшли

Йөгерә

килми

ашамый

утырмый

эшләми

йөгерми


- Димәк, фигылләрнен нинди формалары килеп чыкты?
  • Барлык һәм юклык формасы.
  • Бик яхшы бу биремне дә төгәл үтәдегез!
  • Без бүген, балалар төркемнәрдә эшләрбез. Ә төркемнәрдә эшләгәндә без үзебезне ничек тоарга тиеш?
  • (Дус, тату, киңәшләшеп эшләргә тиешбез)
  • Сез беренче төркем , ә сез икенче төркем булырсыз. Әйдәгез, хәзер һәрбер төркемнең җитәкчесен сайлыйк. сез минем ярдәмчеләрем булырсыз.
Слайд 8 3 бирем. - Укучылар, без төркемнәргә бүленгән арада йомгагыбыз чуалды. Үз хәленә кайту өчен безгә хәрефләрдән сүзләр җыярга кирәк. Сезнең сүзләрегез фигыль сүз төркеменә карасын. Сүзләр сезнең каршыгызда Кызыл карточкаларда.
Слайд 9 Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе Хәзерге заман хикәя фигыльләр (4 сыйныф) - Нинди сүз килеп чыкты? -Хәзерге заман. Слайд 10
  • Ә нәрсә соң ул хәзерге заман?
  • Сез бу сүзне ничек аңлыйсыз?
Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

- Хәзерге заман хикәя фигыль турында сөйләшербез. III.Уку мәсьәләсен чишү. - Әйе, без бергәләп хикәя фигыльнең хәзерге заман формасын тикшерербез. Барлык һәм юклык формасында нинди кушымчалар ялгануын да карап үтәрбез. Слайд 11

  • Ә хәзер дәфтәрләребезгә бүгенге числоны һәм теманы язып куйыйк. Матур язу күнегүләрен башкарыйк.
Кем эшләми, шул ашамый - Әйдәгез әле мәкальнең мәгнәсен ачыклап китик әле. Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз? -Бүген без эшләребезне модельләштерә, схемага сала барырбыз Слайд 12 - Әйдәгез әле, укучылар, тактага язылган хикәягә карыйк әле. (Бер укучы хикәяне укый) Яз башы. Туган җиребезгә яз килә,яз исе аңкый. Кояш көлә, бураннар да уйный. Яз кыш белән тартыша.Чыпчыклар һәм песнәкләр дә күңеллерәк чыркылдаша. Карлар эри, гөрләвекләр йөгерә. Җылы яклардан канатлы дусларыбыз кайта.

Канатлы дуслар дип хикәядә кемнәр турында әйтелә ?

-Кошлар.

-Әйе, Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе. Хәзер аларның бик күп төре бар. Татарстанда җәй көннәрендә 200 дән, ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошлар очарга җайлашкан.

-Без кошларыбызны язын ничек каршы алабыз? Аларны ничек сөендерә алабыз икән. (Оялар ясап)

- Ә хәзер, укучылар, шушы хикәядән фигыльләрне табып, аларга сораулар куйыйк әле.

(килә - нишли? кушымчасы - ә, сөйләгән вакытта эшләнгән эшне белдерә).

- Бу фигыльләр эш яки хәлнең кайсы вакытта үтәлүен белдерәләр?

(сөйләгән вакытта)

- Нинди сорауларга җавап бирә?

(нишли?, )

- Нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

(-а, -ә, -ый, -и).

- Димәк, хәзерге заман хикәя фигыльләр сөйләгән вакытта үтәлгән яки үтәлмәгән эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерәләр, нишли? яки нишләми? сорауларына җавап бирәләр.

Алар -а, -ә, -ый, -и кушымчалары ялганып ясала.

(Дәфтәрләрдә эш)

-Дәфтәргә язылган мәкальдән фигыльләрне табыйк әле.Бу фигыльләр нинди формада килгән. Нинди кушымчалар ялганган ? Сорау куябыз . Нишләми? - Юклык формасында аларга -мый, -ми кушымалары ялгана. - Әйдәгез, фикеребезне модельдә дә күрсәтик.
Слайд 13 Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе Хәзерге заман хикәя фигыльләр (4 сыйныф) - Әйдәгез, хәзер китапларның 106 нчы битен ачып кагыйдә белән танышыйк. Без чыгарган нәтиҗә белән китаптагы кагыйдә туры киләме икән. 1 укучыдан укытам. Слайд 14 Хор белән экраннан укыйбыз. Серле йомгак сүтелә бара һәм ул безне ял итергә чакыра. IV.Физкултьпауза. Слайд 15 (Музыка уйный) Кара каргалар килә(очу хәрәкәте) Түбәдән тамчы тама (бармаклар) Көндез көн җылы була (куллар өстә) Суыта кичкә таба(чүгәли) Тамчылар бии тып-тып (тыпырдаша) Тамчылар сикерәләр (сикерәләр) Аларны булмый туктатып Алар яз китерәләр (кул чаба) V. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту Утырдык. Ял итеп алдык. Хәзер эшкә керешик. Дәреслекнең 106 битен ачыйк. 257 күнегүгә карыбыз. (Биремен укый бер укучы укый . Укучылар җөмләләрне укыйлар, тәрҗемә итәләр. Фигыльне тактага чыгып яза, кушымчасын билгели. Калганнар дәфтәрләрдә эшли ) (257 нче күнегү). Мин кызыклы китап укыйм (хәзерге заман хикәя фигыль, кушымчасы -ый, , барлыкта). Син шахмат уйныйсың. Ул чәчәкләргә су сибә. Без әнигә булышабыз. Сез цирк яратасыз. Алар бакчада эшлиләр. Ул сөйләшә. VI. Рефлексия. Серле йомгак сүтелә бара һәм ул безгә 4 нче бирем иҗади бирем тәкъдим итә. Слайд 16 1) Һәр төркемгә карточкалар бирелә. Нокталар урынына хәзерге заман хикәя фигыль кушымчаларын куярга. 1 төркем 1. Дустың синнән яхшы бул.... (бар.ф) Сары Яхшы икән әгәр син үзең 2. Дуслык бул....(Юк. ф) икән арабызда Бет.... (Бар.ф) җир йөзендә тынычлык 2 төркемгә. 2. Авырлыкларда сынм.... (Юк.ф)- сынатм....(Юк.ф) Сары Ярдәм кулы суз. .(бар.ф) бел үзең 1. Берләштер... (Бар.ф.) безне чын дуслык Көч тә бир... (бар.ф) безгә чын дуслык -Ә хәзер төсләр буенча берләшик әле. Сез шушы җөмләләрегезне берләштереп карагыз әле. Нинди юллар килеп чыгар икән? Бу шигыръ юлларының мәгънәсе нәрсә турында язылган. Дуслык нинди булырга тиеш. Слайд 17 -Дуслык - Ә нәрсә соң ул дуслык. Кем аңлата ала? - Дуслык нинди булырга тиеш? - Әйе, укучылар, без үзебезнең дуслыгыбызны югалтмаска һәрвакыт ярдәмчел булырга тиешбез. VII. Рефлексив кабатлау

  • Менә инде безнең дәресебез ахырына якынлаша.
  • Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Әйдәгез модель буенча кабатлап китик әле.
(Модель буенча кабатлау) Слайд 18 Өй эше. Мин сезгә модельләрне өләшәм, ул сезгә өйгә кайткач кагыйдәне истә калдырырга ярдәм итәр. Өй эше 258 нче күнегү булыр. Хәзерге заман хикәя фигыльләрен кулланып диологны дәвам итәргә. - Сезгә дәрес ошадымы? - Нәрсәләр бигрәк тә ошады? - Биремнәрне чишү авыр булмадымы? - Кемнәр үзен бүгенге дәресне бик яхшы аңладым дип саный кызыл түгәрәк күтәрегез. Кемнәр әзрәк кыенсына яшел түгәрәк күтәрегез. - Кемнәргә ярдәм кирәк сары түгәрәк күтәрегез. Төркемдә, яки гомумән, кемнең эшләве бигрәк тә ошады? VII. Йомгаклау. Биремнәрне бик тиз, бик тату башкарып чыктык. Үзбәя. Гомуми үзбәя. - Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую. - Кемнәр бүген «4» ле («5»ле) алды? Ни өчен?


- Бүген тоташтырган дуслык җебе сезне һәрвакыт бер-берегез, яраткан укытучыларыгыз, белән бәйләп торсын. Шушы дуслык жепләрен кояш нуры белән бәйләп, бер-беребезгә дуслык теләкләре телик. Слайд 19

-Дуслар нинди булырга тиеш кояш нурларына язып , нурларны беркетик. Кояш безнең дуслыгыбызны тагы да ныгытып торсын. (Балалар кояш ясыйлар) Ә мин сезгә шундый акыллы һәм тәртипле булуыгызны теләп, дәресебезне тәмамлыйм. Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз.


© 2010-2022