Урок по татарскому языку на тему Звук и буква Л (1 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Татар теле дәресе. 1 сыйныф (татар төркеме) 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ваганова Альбина Ильсур кызы
Тема: Л хәрефе һәм авазы. Максат: 1. Укучыларны Л хәрефе белән таныштыру һәм [л] авазы кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү. 2. Укучыларны дәрестә игътибарлы булырга, кул күтәреп җавап бирергә өйрәтү. 3. Бәйләнешле сөйләм, уй-фикер йөртү сәләтләрен арттыру. Дәрес тибы: яңа белем "ачу" дәресе Җиһаз: рәсемнәр, сүзләр язылган карточкалар, авазлар аңлата торган шакмаклар, хәрефләр йорты плакаты, компьютер, проектор.

Дәрес барышы: I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру. - Хәерле көн, укучылар! - Бер-берегезгә комачауламыйча тәртипле генә утырыгыз.
1. Белемнәрен актуальләштерү. - Укучылар, әйдәгез тактага карыйк. Кояш нурларында нинди хәрефләр балкый? (укучылар сузык авазарны укыйлар) - Болар нинди хәрефләр? (сузыклар) - Ни өчен аларны сузыклар дибез? (чөнки һава агымы киртәгә очрамый, аларны җырлап, сузып була) - Дөрес, укучылар сезнең дөрес җавапларны ишетеп, кояшыбыз тагын да балкыбрак китте. - Кояш нинди төстә һәм формада? (сары, түгәрәк) - Тагын нәрсәләр сары, түгәрәк була ала? ( шар,алма, лимон)
2.Кереш әңгәмә. (укытучы лимон күрсәтә) - Лимон нинди? (ачы, файдалы, сары, түгәрәк) - Лимон сүзе нинди аваз белән башлана? ( [л] ) - Тагын нинди җиләк-җимешләр исемендә [л] авазы кулланыла? (лайм, алма, әфлисун, карлыган, кура җиләге) (слайдта җиләк-җимеш рәсемнәре күрсәтелә) - Ә сезнең бакчада нинди җиләк-җимешләр үсә? - Җиләк-җимешләрнең кешеләргә нинди файдасы тия? (алар организмны витаминнар белән баета, авыруларга каршы көрәшергә ярдәм итә һ.б.) - Ә аларны юмыйча ашарга ярыймы? (Юк, чөнки файдасыннан күбрәк, зыяны булачак) - Бик дөрес фикерлисез укучылар.
II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү. 1.Әкият сөйләү - Хәзер мин сезгә хәрефләр турында бер әкият сөйлим. Ә сез игътибар белән тыңлагыз, соңыннан сорауга җавап бирерсез. - "Борын-борын заманда хәрефләр аерым-аерым яшәгәннәр. Аларга яшәү бик күңелсез булган. Хәрефләр эшсезлектән иза чиккәннәр, нәрсә эшләргә белми аптырап йөргәннәр. Шулай, анда барып, монда килеп, ни эшләргә белми йөргәндә, беркөнне А,У,И,Л хәрефләре бергә очрашканнар. - Бу ни хикмәт, ни гаҗәп! Карагыз әле, бергә яшәгәндә нинди күңелле, кызык икән! - диешкәннәр алар".
- Укучылар, хәрефләр нигә гаҗәпләнгәннәр? ( Чөнки алар бергә кушылып иҗек, сүз ясый алганнар) - Әйдәгез әле, балалар, без дә аларны бергә куеп әйтеп карыйк, ул серне ачыйк. Хәрефләр йортына рәхим итегез.
Урок по татарскому языку на тему Звук и буква Л (1 класс)Урок по татарскому языку на тему Звук и буква Л (1 класс)


А Ә У Ү О Ө Ы Е
И
([о],[ө] авазлары таблицада ябык, чөнки әлегә бу сузыклар өйрәнелмәгән) - Укучылар иҗекләрне хор белән укыйлар. (ла,лу,лы,лә,лү,ле,ли, ил, әл,ыл ...) - Нечкә иҗекләрне әйтегез. (лә,лү,ле,ли,әл,ил ...) - Калын иҗекләрне әйтегез. (ла,лу,лы,ал,ыл ...) - Укучылар, хәрефләр йортында сез нинди сүзләр таба алдыгыз? (ал, ил, ул)
2. Л хәрефе һәм авазы белән таныштыру. - Хәзер игътибар белән тактага карагыз. Мин сезгә тагын берничә сүз тәкъдим итәм. (тактада кул рәсеме ясалган кәгазь бите) - Бу нәрсә? (кул) - Бу сүздә ничә иҗек? (1 иҗек) - Беренче аваз нинди? ([к]) - Ул сузыкмы, тартыкмы? (тартык) - Икенче аваз нинди? ([у]) - [у] авазы нинди? (сузык) - Ни өчен сузык? (һава агымы киртәгә очрамый, аны сузып, җырлап була) - Өченче аваз нинди? ([л]) - Ул тартыкмы, сузыкмы? (тартык) - Ни өчен тартык? (һава агымы киртәгә очрый, аны җырлап булмый) - Бу аваз калынмы, нечкәме? (калын) - Ни өчен? (чөнки аның янында калын сузык аваз) - Аваз схемасы ясау. К У Л

------- ------- --- --- ------- ------- -------

- Дөрес. Ә хәзер игътибар белән икенче рәсемгә карыйбыз. Рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән? (күл) - Бу сүздә ничә иҗек? (1 иҗек) - Беренче аваз нинди? ([к]) - Ул сузыкмы, тартыкмы? (тартык) - Икенче аваз нинди? ([ү]) - [ү] авазы нинди? (сузык) - Ни өчен сузык? (һава агымы киртәгә очрамый, аны сузып, җырлап була) - Өченче аваз нинди? ([л]) - Ул тартыкмы, сузыкмы? (тартык) - Ни өчен тартык? (һава агымы киртәгә очрый, аны җырлап булмый) - Ә бу аваз калынмы, нечкәме? (нечкә) - Ни өчен? (чөнки аның янында нечкә сузык аваз) - Аваз схемасы ясау. К Ү Л
------- ------- --- --- ------- ------- -------

- Димәк, кул дигән сүздә [л] нинди аваз? (калын аваз). - Ә күл дигән сүздә? ([л] нечкә аваз). - Әйдәгез, аларны парлап әйтәбез. , [Л ] - [Л ] , - [Л ], [Л ] авазлары белән белдерелгән хәреф ничек атала? (Л (эль) дип атала) - Әйдәгез, хор белән әйтик. , - Димәк, Л хәрефе ике аваз белән белдерелә [Л ] - [Л ]. 3. Ял минуты. Уен "Күрсәт әле, дускаем..." - Күрсәт әле, дускаем, күлдә ничек йөзәләр? (балалар җавап бирә һәм күрсәтә: менә шулай, менә шулай күлдә йөзәләр) - Күрсәт әле, дускаем, ничек балык тоталар? (менә шулай, менә шулай балык тоталар) - Күрсәт әле, дускаем, ничек кошлар очалар? (менә шулай, менә шулай кошлар очалар) - Күрсәт әле, дускаем, ничек сәгать текелди? (менә шулай, менә шулай сәгать текелди) - Күрсәт әле, дускаем, тәртипле укучы дәрестә ничек утыра? (менә шулай, менә шулай тәртипле укучы утыра) 4. Дәреслек белән эш. а) Баш һәм юл Л хәрефе белән танышу. - Әлифба китабының 25 битен ачыгыз. Анда ничә хәреф язылган? (2) - Ни өчен ике хәреф бирелгән? (чөнки берсе - баш, ә икенчесе - юл хәрефе) - Ә баш хәрефтән нинди сүзләр языла? (Исемнәр, фамилияләр, шәһәр, елга исемнәре, җөмләнең беренче сүзләре баш хәреф белән языла). - Кайсыгызның фамилиясе, яисә исеме Л хәрефенә башлана? (Лиана, Ләйсән, Ленар һ.б.) б) аудирование - Әйдәгез тагын бер уен уйнап алабыз. Мин сезгә сүзләр әйтәм, әгәрдә бу сүздә [л] авазы нечкә булса сез кул чабасыз, ә калын булса - тик утырасыз. Тел, тал, ил, бал, авыл, кызыл, яшел, ал. в) Текст өстендә эш. - "А" хәрефе булган иҗекләрне хор белән укып чыгыйк.( ал, ла, ала) - "У" хәрефе булган иҗекләрне хор белән укып чыгыйк.(ул, лу) - Беренче җөмләне укыгыз. - Бөтен җөмләләрне укыгыз. 5. Хәреф язу. - Матур язу дәфтәрләрен ачыгыз, авыш итеп куегыз. Ручкаларны дөрес итеп тоттык һәм Л хәрефен башта һавада язып карыйбыз. - Баш һәм юл Л хәрефләрен дәфтәрдә язабыз. - Тырышып языгыз, дәфтәрегез - сезнең йөзегез. III.Рефлексив бәяләү 1.Йомгак ясау - Бүгенге дәрестә без нинди хәреф өйрәндек?(л) - Ул нинди аваз белдерә?(нечкә, калын) - Ни өчен аны тартык дип әйтәбез? (чөнки һава агымы киртәгә очрый, тешләр кысыла) - Зур Л хәрефе ни өчен кирәк? (чөнки исемнәр, фамилияләр, шәһәр, елга исемнәре, җөмләнең беренче сүзләре баш хәреф белән языла). 2.Үзбәя, бәя. -Укучылар, дәрестә эшләү нәтиҗәсе буенча үзегезне ничәнче баскычта дип саныйсыз?Урок по татарскому языку на тему Звук и буква Л (1 класс)
Урок по татарскому языку на тему Звук и буква Л (1 класс)



Урок по татарскому языку на тему Звук и буква Л (1 класс)



- Укучылар, бүгенге дәрестә сез бик актив катнаштыгыз, тулы матур җаваплар бирдегез, молодцы.
© 2010-2022