Тесты по татарскому языку

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:






1 класста татар теле буенча тестлар.

Әгерҗе районы Салагыш урта мәктәбе Ямурза филиалы укытучысы Закирова Ләйсирә Муллаян кызы.

№1

  1. Сузык авазлардан гына торган рәтне билгеләргә:

А) а у л ы

Б) ә ү э и

В) б в г а

2. Нечкә сузык авазлардан торган сүзләрне күрсәтергә:

А) әби гөл эт

Б) абый китә әти

В) баскыч бал корт

3. Кайсы сүзләр сузык аваз хәрефеннән башлана?

А) бабай җир күз

Б) Рәис алма итәк

В) алма ылыс яка

4. Яңгырау тартыктан башланган сүзләрне күрсәтергә:

А) кар суык уенчык

Б) Айсылу урман Рөстәм

В) ландыш нарат Вәли

5. Кайсы хәрефкә сүз башланмый:

А) а

Б) ң

В) й

№2.

  1. Төшеп калган хәрефне куярга:

Ку.н, төт.н, .олдыз, а., ыл.с, .лан, .рган, рә.мәт, шә.әр, бәрә.ге, а.ыл, Эн.е, ал.бом.

  1. Хатаны табарга һәм төзәтергә:

Әниемнең исеме диләрә.

  1. Тиешле сүзне куеп язарга:

Урамда кар... . Мин чана ... . Кышкы көн... .

4.Кайсы хәреф ике аваз белдерә? Билгеләргә:

Б в д т з с

5.Бу сүздә ничә аваз , ничә хәреф икәнен күрсәтергә:

Куян--- аваз, хәреф

Альбом - аваз, хәреф

№3.

  1. Алфавит тәртибе буенча нинди хәрефләр төшеп калган?

А ә б . г д е . . җ з и й

  1. Сүзләрне алфавит тәртибендә билгеләргә:

Албасты шүрәле убырлы дию пәри

  1. Кайсы хәрефләр рус телендә юк?



  1. Нинди хәреф белән сүз башланмый?

Ы ң г у а

  1. Ничә җөмлә икәнен билгеләргә:

Кыш суык кар ява балалар чана шуа

3 4 1

№4.

  1. Җөмлә нәрсәдән төзелә?

Сүз хәреф иҗек

  1. Бу җөмләдә ничә сүз:

Кышкы салкын көндә без чана шуабыз.

6 5 7

  1. Җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куярга:

Куян, син кайда

! . ?

  1. Нокта урынына сүз куеп язарга:

Әтәч ... . ... ява.

№5.

  1. Бу сүзләргә нинди сорау куярга?

Эт, алма, кар

Кем? Нәрсә? Нишли?

  1. Билгене белдергән сүзне билгеләргә:

Кызыл, бала, кайта, төлке

  1. Схема буенча җөмлә төзеп язарга:

____________ _____ .

______

Маймыл _ _ _ _ _________________ .

__________________

№6.

  1. Сузык аваз хәрефләренә сызарга:

Л а ә н к т у

  1. Калын сузыкның нечкә парын язарга:

А- у- о- ы-

  1. Нечкә әйтелешле сүзләргә сызарга:

Кыш, кар, көрт, бәс, суык.

  1. Ничә сузык аваз хәрефе бар?

13 9 12

  1. Кайсы сүзләр рус теленнән килеп кергән?

Торт, төлке, кино, бүре, тун

№ 7.

1.Иң кечкенә сүздә ничә иҗек?

0 1 10

  1. Юлдан юлга күчерелми торган сүзләргә сызарга:

Болын, чәчәк, ак, үсә

  1. Сүзләрне иҗекләргә бүләргә:

Ильяс, бүре, Әкълимә, аю

  1. Нинди хәрефләр иҗек төзи?

Сузык тартык нечкәлек билгесе

№8.

1.Тартыклар нинди ике төркемгә бүленә?

Сузык/ тартык

Яңгырау/ саңгырау

Калын/ нечкә

2. Яңгырау тартыкларга сызарга:

Б к р в д т с

3.Сүз башында яңгырау тартыкны саңгырау пары белән алыштырып язарга:

Бар- , зыкы- , гөл- , җиләк-

4.Кайсы тартыклар 2 аваз белдерә, язарга:

№9.

  1. Нинди хәреф куела?

Эн.кәш, эл.ватор, б.р

Э, е, ү

  1. Хаталы сүзне табарга: төлке, бүре, сөлгө, Гөлсем

  2. Кайсы хәреф төшеп калган?

Бол.н, бол.т, козг.н

О ы ъ

  1. Песи турында 3 җөмлә төзеп язарга.

№10.

  1. Кайсы сузык аваз хәрефләре 2 аваз белдерә? Асларына сызарга:

А ә ё о ө у ү я ю ы э и е

  1. Төшеп калган хәрефләрне куярга:

.балак, . лан, ку., а., .шел, .ңгыр, .лбарыс, .рак.

  1. Сүзләрне дөрес итеп язарга:

(йыл)- , (йал)- , (йук)- (сэбэркэ)-

№11.

  1. Сүз башында й нинди хәрефләр алдында языла?

А-ә

О-ө

У-ү

  1. Й хәрефе нинди авазны белдерә?

Сузык

Тартык

Шалтыравык

  1. В хәрефе ничә авазны белдерә?

1 3 2

  1. "Калак" сүзендә качкан сүзләрне табарга.

№12

  1. Тиешле м, н,ң хәрефен куярга:

Каза., бәрә.ге, .әскәү, Ә.инә, кү.елле, ме., ме.ә.

  1. К-г хәрефләре кайчан (къ) (гъ) авазларын белдерә?

-Калын әйтелешле сүздә

-Нечкә әйтелешле сүздә

-Озын сүздә

  1. (к) (г) булган сүзләргә сызарга:

Төлке, карга, сыерчык, көртлек, гөмбә, кәрзин, Гөлсем, Гали, кар.

  1. Туган авыл турында хикәя төзеп язарга.



© 2010-2022