Открытое мероприятие «Син кем булырсың үскәч»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Син кем булырсыңүскәч

Максат:Балаларга профессиональ юнәлеш бирү

Шәфкатьлелек,үзара дус һәм ярдәмчел булу кебек уңай сыйфатлар

тәрбияләү

Балаларны күңелле итеп ял иттерү

Җиһазлау:мультимедия,видеосюжетлар,магнитафон,аудиокассеталар,һөнәрләр турында язылган плакатлар.

Кичәнең барышы

Музыка уйный,берничә укучы Марсель Галиевның "Син кем булырсың үскәч"дигән нәсерен үзгәртеп сөйлиләр.

"Без башлангыч класста гына укысак та,хыялланырга яратабыз! Олыларча , кулларыбызны артка куеп, еракка-еракка-тауларга,урманнарга, кояш чыккан

якка карап торырга яратабыз".

"Әнә кояш, ул ераклыгы белән серле, серлелеге белән ерак.Ә ераклык

үзенә тарта,ашкындыра ,каядыр әйди".

"Менә без зәңгәр күк гөмбәзе астында түгәрәкнең нәкъ уртасында торабыз,имеш.Безнең шул офык пәрдәсен күтәрәсебез,киләчәккә күз сала- сыбыз килә"

Укытучы:Әйе,укучылар!Менә Сез Марсель Галиевның "Син кем булырсың үскәч" дигән нәсереннән өзекләр сөйләдегез.

Чыннан да дөнья матурлыкка мохтаж.Дөнҗя менә бу матурлык хәзинәсенә сезнең дә өлешегезне көтә.

Җирдә ташчылар җитми,шагырьләр,тукучылар,рәссамнар,игенчеләр җитми.Шуларның берсе-сез булырсыз.Сез һәрберегез үз хыялы белән яши , укый .Максатка ирешү -сәләткә,белемгә,тырышлыкка бәйле.

Без сезнең белән әкиятләр дөньясына "Серле паласта " очканыбыз,төр- ле-төрле күңелле кичәләр уздырганыбыз бар.Әйдәгнз,укучылар,бүген киләчәккә сәяхәт итик,тагын бераз хыялланып алыйк әле.

Ә.Рәшитов сүзләре,Л.Батыр-Болгари музыкасы "Кояшлы ил" җыры башкарыла.

М.Җәлилнең "Әйдәгез,дуслар" шигырен укучылар сөйли.

Укытучы:-Димәк ,укучылар,үзара дус булып,ярдәмләшеп эшләү,соңыннан нәрсә бирә икән?

Укучылар: -Мул итеп уңыш бирә.

Бер укучы Х.Гардановның "Безнең урам" дигән шигырен сөйли.

Безнең урам-зур урам, Тәүфикъ абый-тимерче

Мин шул урамда торам. Тимербикә-тегүче.

Тирә-якта күршеләр, Кадыйр абый -командир,

Бар да уңган кешеләр. Бакый абый -бригадир

Сара апа -сатучы, Шакир-шофёр,

Бану апа -бакчачы Мансур-монтёр,

Йосыф абый -йорт сала, Хәй- урам себерүче

Җамали-түбә яба. Кәбир абый-көтүче

Сылу апа укыта Ә мин ярдәм итүче

Батырҗан балык тота.

Укытучы:Әйе,балалар! Сез әлегә ярдәм итүчеләр генә.Һәрберегез хезмәтне ярата,әти-әниләре

гезгә,ялгыз әбиләргә,күршеләрегезгә гел булышып,ярдәм итеп торасыз.Әйтегез әле,әти-әнилә

регез арасында нинди һөнәр ияләре бар?

(һәр бала әти-әнисенең нинди хезмәт башкаруы турында әйтә)

Укучы:Минемәбибикуңган,

Улукытучыбулган.

Улукытканбалалар

Зурүскәниндеалар

Төрлеһөнәрбеләләр.

Кукуруз үстерәләр

Казанда-алармехчы,

Химик,шофёр,сабынчы,

Металлист һәмтегүче,

Ә Җәлилдә-төзүче.

(МөхәммәтСадри)

Укытучы:Әйе,МөхәммәтСадриныңбушигьриюлларыбезнеңукытучыәбиләребезгә

багышлапязылган.

«Син кем булырсыңүскәч»-стена газетасыбеләнтаныштыру.(газета шаянформадачыгарыла)

Ял минуты.УкучыларИдрисТуктарның «Ялкауөенботкасуынган»әкиятенсәхнәләштерепуйныйлар.

Укытучы:Ярый,балалар!Бикяхшы.Димәкбуәкият татар халкыныңниндимәкаленә туры килә?

-Эшләмәгән,ашамый.

-Ә хәзер,әйдәгез,һәрберебезнең киләчәгенә күз салыйк.

Ләйсән булачак укытучы.Хәзер аны чын укытучы итеп күз алдына китерәбез.

-Ләйсән,син нинди фәнне сайлар идең?

-Татар телен сайлар идем.

-Менә күз алдына китерегез,Ләйсән югары уку йортын тәмамлап,Ашытбаш

урта мәктәбенә татар теле укытучысы булып кайткан,уку дәресе бара... Ләйсән:Агач түгел ,яфраклы

Тунтүгел,тегелгән

Укучы.Ул китап.

Ләйсән:Менә,балалар,без бүген сезнең белән Җәвад Тәрҗемановның "Якын дус" дигән шигырен укыйбыз.(яттан сөйләп күрсәтә).

Укытучы: Укытучы һөнәрен сайлаучылар бездә тагын бар әле.Яле Айгөл,син нинди фәнне сайлар идең?

-Хәзер "Кызыклы математика " дәресеннән бер өзек карыйбыз.

Айгөл:Исәнмесез,укучылар!Бездә математика дәресе.Гади генә математика түгел,кызыклы математика үткәрәбез бүген.Әйдәгез "Кем тапкыр уены уйнап алыйк.

1.Куяннар йөгерә иде:берсе икесе арасында һәм өчесе бер рәттә,берсе алда, икесе артта,екесе артта ,берсе алда.Барысы ничә куян?(укучылар ңавап биргәннән соң,3 куян рәсеме белән исбатлап күрсәтә.)

2.Каз бер аягында басып торганда 3кг. Булган.Ул ике аягына басса ничә кг. Булыр?

3.Фәридә,Роза,Римма бәйрәмгә кызыл,ал,сары күлмәк кигәннәр.Фәридә кызыл күлмәк кимәгән,ә Римма кызыл һәм сары күлмәктән түгел.Кызларның һәркайсы нинди күлмәктән?(Укучылар җавап биргәч,курчаклар ярдәмендә аңлатып күрсәтә.)

4.Пар ат 20 км. юл үтсә,һәр ат ничә км. юл үтәр.

5.8 йомырка 6 минутта пешсә,1 йомырка ничә минутта пешәр?

Укытучы:Ә хәзер булачак укытучылар хөрмәтенә җырлап алыйк.

"Сез иң гүзәл кеше икәнсез" җыры башкарыла.

-Ринат,менә син булачак агроном,бер сорау бирик әле без сиңа.Менә син укып бетердең ди,бик зур өметләр белән авылга кайттың.Басулар матурла- нып,яшелләнеп килә,тик корылык булу куркынычы яный,яңгыр юк.Бөтен авылхалкы уфтана,борчыла.Бу хәлдән чыгу өчен син нинди чара күреридең?

Ринат:- "Яңгыр теләү" дигән такмакны беләм бит мин,кулларымны җәеп,шул такмакны сөйлим дә, шыбырдап яңгыр яварга да тотына.

Яңгыр яу,яу,яу! Яңгыр яу,яу,яу!

Бакчадагы алмагач Елга аксын юллардан,

Корый яңгыр яумагач; Ташып чыксын ярлардан

Бакчалардан ни файда, Матур яңгырсоңында

Алма пешеп тормагач. Хуш ис чыксын кырлардан!

(Нәҗип Думави)

"Чайкала иген кырлары" җыры башкарыла

Укытучы:-Менә безнең Инсаф шофёр булырга хыяллана.Булачак шофёр булгач,Инсаф юл йөрү кагыйдәләрен ,сфетофор серләрен бик яхшы белә инде, әйдә,Инсаф,иптәшләреңне дә сынап кара әле.(Светофор макеты ярдәмендә уен уйнала.)

-Нуруллин Ринат зур җитәкче булырга хыяллана.Тырышып укыса,акыллы егет булып үсеп җиткәч,әйдәгез Ринатны күмәк хуҗалык җитәкчесе итеп күз алдына китерик«Ышаныч" күмәк хуҗалыгына "Ватаным Татарстан" газетасыннан журналист ( Фаягөл журналист булырга хыял- лана) килеп төште.

Журналист:Исәнмесез,Ринат Талгатович ,мин газетадан.Ринат:Гафу итегез,бик ашыга идек без.Журналист:-Ринат Талгатович,Сезне күп сүзле түгел,ләкин бик кешелекле диләр,берничә генә сүз.Менә сезнең хуҗалык турында бөтен Татарстастан шаулый.Бу югары уңышларга ничек ирештегез сез?

Ринат:Без-дуслык белән көчле.Барлык эшләрне дә үзара уртага салып ,киңәшеп эшлибез.Эшчеләрнең сәламәтлеге турында нык кайгыртабыз,хезмәт хакы төгәл вакытында түләнә,бергәләп культуралы ял итәбез.Безнең күңел киң,йөзләребез көләч,өстәлләребез мул.

Журналист:Ярый,рәхмәт,уңышлар сезгә.

Җыр яңгырый

Укытучы: Безнең Айзилә дә укытучы булырга хыяллана.Әйдәгез,Айзиләне дрм-хор җитәкчесе итеп күз алдына китерик.Менә яшҗ укытучы әдәбият түгәрәгендә балалар белән Г.Тукайның шигырен сәхнәләштерә.

Укытучы:Алсуга сүз бирик әле.Ул почтальон булырга хыяллана.

Булачак почтальон "Сабантуй"газетасына язылдыңмы әле дигән реклама ясый.Бәйрәм открыткалары тәкъдим итә.Укытучы: Ильяс безнең теш врачы булырга тели.Хәзер сүзне аңа бирәбез.Ильяс югары уку йор- тын тәмамлап теш врачы булып эшли.Әйдәгез,күз алдына китерик әле.(Бер әти кеше кызын җи- тәкләгән,кыз елый,әтисе юата.)

-Ни булды инде тагын?Күпме шоколад алып бирдем,курчагың кулыңда,ни җитми инде сиңа, кызым?

-Тешем авырта,ай-ай-ай!

-Әйдә әле,Ильяс абыең янына кереп чыгыйк әле.

-Исәнмесез ,Ильяс Хәнифович!

-Исәнмесез,исәнмесез,рәхим итегез! Ни булды бу матур кызга?

-Тешем авырта-а-а.

Врач карый һәм киңәшләрен бирә.

-Ой,сеңелем,синең тешләрең бозыла башлаган бит.Баллы әйберләр-конфет,шоколадлар белән бик шаярырга ярамый.Тешләрне сакларга кирәк.Таза тешләр-сәламәтлекнең нигезе.

Менә монда карагыз әле,мин сезгә берничә төрле теш пастасы тәкъдим итәм.Иртәле-кичле тешләрегезне чистартырга онытмагыз.(презентация)

Кыз.Әтием,миңа шоколадолар алма,моннан соң.Теш пастасы сатып алыйк. Күмәк татар халык биюе.

Укучы.Эштән-эшкә сикермә

Сайла менә бу җирдәҖаның сөйгән һөнәр син Кулыңнан гөл түгәрсең.Һөнәрләрнең барысы да Тигез кеше каршында Күңел тарткан бер һөнәр Сайла,сине кешеләр "Алтын куллы" дисеннәр.

(Гамил Афзал)Укытучы:Менә,балалар,кичәбез ахырына якынлашып килә.Сезнең һәрберегез үз хыялы белән яши.Хыялсыз кешене канатсыз кош белән тиңләгәннәр борынгылар.Үскәч нинди генә һөнәр ия- се булсагыз да,алтын куллы,чын кеше булып калыгыз.Әйдәгез, укучылар, кичәбезне "Теләсәң эш табыла" җыры белән тәмамлыйк.

Гайнетдинова Нүрисә, Фатихова Сәрия

Арча районы Ашытбаш мәктәбе

© 2010-2022