Урок Ф. Яруллин «Кояштагы тап»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Ф. Яруллин иҗаты "Кояштагы тап".

Максат. 1. Ф. Яруллин иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

2."Кояштагы тап" әсәрен сәнгатьле уку,сөйләм күнекмәләрен үстерү, образларга характеристика бирү.

3. Әниләргә мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү. Әхлак тәрбиясе бирү.

Эпиграф:

Кая барма шунда әнкәй йөзе.

Кая барма - әнкәй күңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп яши гомергә.

Ф. Яруллин.

Җиһазлау. Ф.Яруллин портреты, аның китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсе, тактада эпиграф, тормыш юлын чагылдырган схема.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

Исәнләшү максат әйтү.

II.Актуальләштерү.

  • Укучылар, без Ф. Яруллиның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәндек. Шагыйрь турында сез ниләр белдегез? Белемнәрегезне сынап карау өчен биографик диктант язып алыйк әле.

  • Ф. Яруллин ничәнче елда туган?

  • Ф. Яруллин кайсы районда, кайсы авылда туган?

  • Ничәнче елда армия сафларына алына?

  • Ничәнче елда урта мәктәпне тәмамлый?

  • Ничәнче елда Казан дәүләт университетын тәмамлый?

  • Беренче китабы ничәнче елда иҗат ителә?

  • Ничәнче елда Муса Җәлил премиясенә лаек була?

  • Бүгенге көндә кайсы шәһәрдә яшәп иҗат итә?

Әйе, балалар, Фәнис Яруллин 1938 нче елның 8 февралендә Баулы районының Кызылъяр авылында туган. Ул яшьли әтисез кала. 1942 нче елда сугыш кырына әтисенең һәлак булуы турында кәгазь килә. Әнисе Гафифә апа 6 баланы беръялгызы үстерә. Фәнис абыйга ачлыгын да ялангачлыгын да тоярга туры килә. Ул сигезъеллык мәктәпне авылда тәмамлый. Аннан монтерлар курсында укый. Шуннан соң өч ел монтер булып эшли. Тормыш катлаулы бит ул. Аның кайбер сикәлтәләре сине гаҗәп зур сынаулар алдына китереп куя. Фәнис абый белән дә шулай була. Типсә тимер өзердәй егет 20 яшендә Н. Островский хәленә кала. Бары тик яшәүгә булган дәртле омтылыш , ихтыяр көче аны тормышка кайтара. Без укыган әсәрне искә төшерик.

Акыллы, матур әйбәт сүзләрнең мәгънәсен искә төшерү.

  1. Яңа төшенчә һәм эш алымнарын формалаштыру.

  1. Сүзлек белән эш.

Ложь - ялган

Лгун - ялганчы

Прости - гафу ит

Совет - киңәш бирде - бирмәде

Ври -ялганла

Не ври- ялганлама

Просил прощенья - гафу үтенде - үтенмәде.

Каф тавы - Кавказ тавы

Офык - горизонт

Тәрчемә итегез.

Әнисе белән бергә торган- мама вставала вместе с солнцем.

Хәлем кинәт начарланды, минем бик эчәсем килә;

Только одно ведро принеси, воду нужно принести утром, воду бери с родника, в такую жару далеко идти не хочется.

Сез минем белән ризамы?

-Менә ул тирләп пешеп өйгә килеп кергән.

Юк, мин сезнең белән риза түгел.,әни суны тиз эчә башлады.

Шуннан соң малай әнисенә нәрсә дигән?(балалар укып күрсәтәләр).

Әнисе нәрсә дип җавап бирде?

Малай әнисеннән ни өчен гафу үтенде?

  • Ул курыкты. Әнисен ялганлады.

  • -Әнисе малаеннан нәрсә үтенә?

  • - Малай авыру әнисенә ничек җавап бирә?

  • Физкультминут.

  • Без инде хәзер зурлар,

  • Күп эшли безнең куллар.

  • Без инде идән дә юабыз

  • Һәм керләр дә юабыз-

  • Әнигә булышабыз.

Ситуация.

Малай әнисен алдады.

Малай әнисеннән гафу сорады.

Әнине малайны гафу итте.

Сез укучылар ничек әйтер идегез. (Укытучы белән бер укучы уйнап күрсәтәләр).

Аннары балалар эшли.

Сорауларга җавап бирегез.

  1. Сез нинди әкият укыдыгыз?

  2. Аны кем язган?

  3. Ул кем булган?

  4. Әнисе көннәр буе нәрсә эшләгән?

  5. Малай ни эшләгән?

  6. Ул кемне чакырткан?

IV.Яңа күнекмәләр формалаштыру.

Ялган

Ялганла

Ялганлады

Оят

Гафу ит

Гафу үтенде

Хатасын таныды

Киңәш

Бу әсәрдә нинди геройлар бар?

Әни - тырыш. Ни өчен? Улын ярата. Тагын?(өзекне укыйлар).

Акыллы. Ни өчен? Ул нинди күңелле?

Улын ачуланмады, гафу итте.

Әнинең хатасы бармы?

Начар сыйфатлар. -Улын яхшы итеп үстерми. Ни эшләргә өйрәтми?

Баланы ярата, эшләргә өйрәтми.

  • Әни нишләргә тиеш?

  • Бераз ачуланырга, эшләтергә, тыңлый торган малай итеп үстерергә.

Малай -ялкау - уйнаган да уйнаган. Ул ялганчы -әнисен ялганлады.

Куркак -курка -курка өенә йөгерә.Әнисен тыңламый - әнисен иртән су сорады.

Эгоист - үзен генә ярата.(Әнисе турында уйламый, булышмый, бернәрсә эшләми).

  • Ләкин ул нәрсә эшләде ?

  • -Үзенең хатасын таный, әнисеннән гафу үтенде.

  • Малайга тагын да үзгәрергә кирәкме?

  • Аңа нәрсә эшләргә кирәк?

  • Әнигә булышу, идән юу, савыт - саба юу һ.б.

V. Йомгаклау.

Әкият героена киңәш бирегез!

Кояш -ни өчен кояш, ай түгел!

Кояш бик кирәк, ул булмаса?

  • Салкын, караңгы, без дә үләрбез.

  • Исеме әкиятнең дөресме?

Кояштагы тап кайда булырга мөмкин?

Бер тап калды. Битендә, әнинең битендә кала. Әни борчыла, кызара.

VI. Кире информация.

Нәтиҗә.

Бу кояштагы тапта сезнең өлешегез бармы?

Сезнең әниләрегезнең битләре кызарамы?

Кояштагы тап бетсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Әни - Кояш (Әни кояш кебек кирәк).

VII. Өйгә эш.

Малай турында языгыз.

Дәресебезне "Су буеннан әнкәй кайтып килә" җыры белән тәмамлыйбыз.

© 2010-2022