«Валентина Терешкова – беренче хатын-кыз космонавт»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Арча муниципаль районы МБГБУ " Яңа Кенәр лицее" филиалы

"Сөрде башлангыч гомумбелем мәктәбе"

«Валентина Терешкова -

беренче хатын- кыз космонавт»

дигән темага чыгыш




Әзерләде :

3Д сыйныф укучысы

Сабирова Алия.


Укытучы:

Файзрахманова Физия

Ахеяровна.





апрель, 2014ел



Валентина Терешкова 1937 елның 6 мартында Ярославль өлкәсе Тутай районы Зур Масленников авылында туа. Әтисе тракторист, әнисе туку фабрикасында эшли. 1939 елны әтисе фин сугышында һәлак була. Валя 1945 елны Ярославль шәһәренең 32 нче мәктәбендә укый башлый. 1953 елны җиденче классны тәмамлап, Ярославль шәһәренең шин заводына эшкә керә һәм кичке мәктәптә укуын дәвам итә. 1956 елны Ярославль шәһәренең җиңел промышленность техникумына укырга керә. 1959 елдан аэроклубка йөри башлый. Парашют спорты белән шөгыльләнә, 90 тапкыр парашюттан сикерә. Валя кыю, тырыш, максатына ирешүче кыз була. 1961 елның 12 апреле тарихка истәлекле көн булып кереп кала. Чөнки космоска юл ачыла. Космонавтларның уңышлы очышларыннан соң Сергей Королевта космоска хатын -кызны очыру фикере туа. Максатка ирешү өчен 1962 елны яше 30 дан артмаган, авырлыгы 70 кг, буе 170 см булган парашютчы хатын -кызны эзләү башлана. Йөзләгән кыз арасыннан биш кыз сайлап алына. Алар арасында Валентина Терешкова да була. Валентина 1962 елның 12 мартыннан космонавтлар отрядына алына. Космоска очу өчен хәзерлек эшләре башлана. Укулар, өйрәнүләр, космик очышка организмны әзерләү, чыныктыру өчен озакка сузылган тренировкалар, спортның төрле төрләре белән даими шөгыльләнүләр башлана. Космонавтта тиз реакция, курку хисен җиңә алу, гадәтләнелмәгән, кайчагында түзүе кыен булган очыш шартларында тотрыклылык булдырыла. Ул корабль системаларының эшен тикшереп торырга, аның очышын идарә итәргә тиеш була. Моның өчен космонавт физиканы, астрономияне һәм элемтәне, математиканы, автоматиканы һәм башка фәннәрне белергә тиеш. Менә көтеп алынган көн җитә.1963 елның 19 июнендә "Восток-6" кораблендә Валентина Терешкова дөньяда беренче хатын-кыз космонавт буларак космоска оча. Аңа бу вакытта 26 яшь була. Очыш барышында Терешкованы «Чайка» дип атыйлар. Космонавтның очышы 2 тәүлек 22 сәгать 50 минут дәвам итә. Ул планетаны 48 тапкыр әйләнеп чыга. Валентина туганнарына парашютистлар ярышына китүе турында әйткән була. Алар очыш турында радиодагы яңалыклардан беләләр. Очыш барышында җитди проблемалар да туа: корабль программасында хата китә. Корабль Җиргә якынаясы урынга аннан гел ерагая гына бара. Бу хата өчен Терешкова үзенең тормышы белән түләргә тиеш була. Ләкин ул төшенкелеккә бирелми, системага яңа мәгълүматлар кертә, хатаны төзәтүгә ирешә. Космоста ул күзәтүләр алып бара, борт журналын тутыра, галәмне фотога төшерә, Җир белән даими элемтәдә тора. Ләкин корабль Җиргә төшкәндә ике арада элемтә өзелә. Кыю кыз корабльне Алтай өлкәсенә төшерүгә ирешә. Бу очыштан соң, гади генә Ярославль кызы тере легендага әйләнә: аның исеме бөтен дөньяга тарала. Валентина Терешкова -ялгыз гына космик очыш ясаган Җирнең бердәнбер хатын-кызы. Аннан соңгы хатын-кыз космонавтлар экипаж составында гына очалар. 1963ның 3 ноябрендә Валентина Терешкова космонавт Андриян Николаевка тормышка чыга. 1964 елның 8 июнендә кызлары Елена Андрияновна туа. Ул әти-әнисе космонавт булган беренче бала була. Космоска очканнан соң, Терешкова Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби - һава инженерлык академиясенә укырга керә. Техник фәннәр кандидаты, профессор һәм 50дән артык фәнни эшләр авторы була. Валентина Терешкова 1969 елдан 1997 елга кадәр орбита корабльләре һәм станцияләре белән идарә итүче космонавтлар отрядының инструкторы.1997 елдан космонавтлар әзерләү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре. Валентина Терешкова - Советлар Союзы герое. Ике тапкыр Ленин ордены, Октябрь Революциясе ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Халыклар дуслыгы ордены, Ватан алдындагы бурычлары өчен 2 һәм 3 дәрәҗәдәге орденнар, ВДНХ ның алтын медале һәм башка бик күп медальләр, дәүләт премияләре һәм мактау грамоталары белән бүләкләнә. «XX гасырның бөек хатын-кызы» дигән мактаулы исем бирелә. Валентина Терешкова хөрмәтенә, Углич шәһәрендә ясала торган сәгать, «Чайка» дип атала. Аның хөрмәтенә почта маркалары чыгарыла. Валентина Владимировнага багышлап, планетарий ачалар. Айдагы кратерны аның исеме белән атыйлар. Беренче космонавт хатын -кызга багышлап берничә шәһәрдә һәйкәл салынган, музейлар ачылган. Мәктәпләр, урамнар, парклар аның исемен йөртә. Яңа Кенәр лицеенда да Валентина Терешкова багышланган аллея бар. 1983 елны беренче хатын -кыз космонавт рәсеме төшерелгән акчалар чыгарыла. Валентина Терешкова - үзе исән килеш сурәте акчага төшерелгән бердәнбер кеше. 2011 елны Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Валентина Терешкованы «Дуслык" ордены белән бүләкли. 2012 елның 6 мартында Валентина Владимировна Терешкова үзенең 75- еллык юбилеен билгеләп үтә. Валя, Валентина.Ул элек нинди булган, космонавт булгач та һаман шундый тыйнак, яхшы күңелле, көләч йөзле, сөйкемле булып кала. Нык ихтыярлы, үз дигәненә ирешә торган, хыялына тугрылыклы булуы аңа космос герое булырга ярдәм итә. Космос акчарлагы- Валентина Терешкова-күпләр өчен үрнәк булып тора.
Литература 1. «Книги для детей о космосе и космонавтах» Авдеев Ю.А., Горьков В.Л. 2. «Космическая азбука. Книга о космосе» Велтистов Е.С., Баранова М.П. 3. «Моя первая книга о космосе» К. А. Порцевский 4. «Человек. Земля. Вселенная» Харрис Николас. 5. «На космическом корабле» Марек Корейво

© 2010-2022