Әдәби уку Абдулла Алиш иҗаты

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әдәби уку Абдулла Алиш иҗаты

Әдәби уку Абдулла Алиш иҗаты

Укытучы:Зәй муниципаль районы Түбән Биш гомуми урта белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гәрәева Филсинә Мирсаиф кызы.


Дәрестә укучылар Абдулла Алишның тормыш юлы,балачагы,мәктәп тә укыган чоры белән таныштылар. 1941 елның июль аенда, Ватан сугышы башлангач, язучы фронтка китә. Әсирлеккә төшә - немецлар кулына эләгә.

А. Алиш Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша, алар белән берлектә фашистларга каршы яшерен оешма эшендә катнаша.Гитлерчылар моны белеп алып, аларны җәзага тарта. А. Алиш һәм М. Җәлил белән бергә аларның көрәштәшләре дә үлем җәзасына хөкем ителә.

. А. Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен укучылар яратып укыдылар.Бу әкият аларга серне кешегә сөйләргә ярамаганын аңлата.

Керпенең сүзләре әкиятнең темасын ача.

Керпе: "Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчеңдә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр".

Дәрес бик уңышлы үтте. Тема: Абдулла Алиш "Сертотмас үрдәк". Максат: 1) Абдулла Алиш иҗаты, тормыш юлы белән укучыларны таныштыру. 2) бәйләнешле сөйләм телләрен, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. 3)төгәллек,сүзеңдә тору сыйфатларын тәрбияләү. Җиһазлау: уку китабы 4 сыйныф Р.Х.Ягъфәрова, компьютер. Метод: Катнаш метод.
План. l. Оештыру моменты. Укытучы: - Без бүген дәрестә Каюм Насыйриның "Әбүгалисина" фантастик хикәясенә йомгак ясарбыз, Һәм Абдулла Алишның иҗаты, тормыш юлы белән тирәнтен танышырбыз. 2.Актуальләштерү. - узан материалны ныгыту.1.Ни өчен Каюм Насыйриның "Әбүгалисина" әсәре фантастик хикәя дип атала? ( укучылар фикере. )

  • 1,2 кисәкләрнең эчтәлеген аңлауларын тикшерү:
1.Әбугалисина нинди бала булган? - ... ... . 2. Үткен, булдыклы бала турында нәрсә диләр? - ... ... . 3.Әбугалисина ни өчен күп белгән? - ... ... . 4. Аның сизгерлеге турында нинди сүзләр йөргән? - ... ... . 5.Әбугалисинаның зур галим булуы турында әсәрдә ничек әйтелгән? - ... ... . 6. Ни өчен ике туган еракларга китәргә уйлыйлар? - ... ... . 7. Алар нинди күренешкә юлыгалар? - ... ... . 8. Әбугалисина белән Әбелхарис мәгарәгә ничек керергә уйлыйлар? - ... ... . 9. Ни өчен хикәя исеме итеп ике туганның берсенең генә исеме алынган дип уйлыйсың? - ... ... . 10. Язучы Әбугалисинаның кайсы якларыннан үрнәк алырга өнди?
  • ... ...
3.Проблемалы ситуация тудыру: Мәгарәдә Әбүгалисина һәм Әбелхарис гыйлем алалар, төрле могҗизалар эшләргә, кеше күзенә күренмичә йөрергә өрәнәләр. Соңыннан алар белән төрле гаҗәп хәлләр була. Нинди хәлләр икән ул? Алар турында беләсең килсә, әсәрне тулысынча укы. (Укучылар фикерләре). 4.Физкультминутка. 5. Яңа материалны аңлату. - (укытучы сөйләме) Абдулла Алишның тормыш юлы. Абдулла Алиш 1908 елның 15 сентябрендә Спас районы Көек авылында зыялы нәсел - күп буыннардан килгән дин әһелләре, руханилар нәселендә көтеп алынган малай булып дөньяга килә. Быел без аның 106 еллыгын билгеләп үттек. Бабасы авыл мулласы булып гомер сөрә. Әтисе Габделбари исә нигездә хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә - иген игә, умарта тота. Заманасы өчен укымышлы һәм алдынгы карашлы бу гаиләнең балаларын белемле, тәрбияле итеп үстерү максатыннан төрле газета һәм журналлар алдырыуы да мәгълүм. Әнисе Газизә дә укымышлы, нечкә һәм шигъри күңелле ханым булып әдәбият тарихына кереп калган.Аның шигърият белән кызыксынуы, шигырь һәм бәетләр язуы да мәгълүм. Башлангыч белемне А. Алиш 6 - 7 яшендә әтисеннән ала - укырга һәм язарга өйрәнә, соңыннан җидееллык рус мәктәбендә укый. Уку елларында ук халык авыз иҗаты әсәрләрен җыя, өйрәнә. 1937 елда Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый.

А. Алиш зурлар өчен дә, балалар өчен дә әкиятләр,шигырь, хикәяләр иҗат итә. Сез аның бик күп әкиятләре белән 1 - 3 сыйныфлардан ук таныш. Хәзер " Әкият эчтәлеген беләсеңме?

Кайсы әсәргә туры килә?" уенын уйныйбыз. ( "Нечкәбил", "Мактанчык чыпчык һәм тыйнак сыерчык", "Аерылганны аю ашар - бүленгәнне бүре ашар" әкиятләренә рәсемнәр күрсәтелә. Укучылар, рәсемнәргә карап, кайсы әкияткә туры килүен әйтәләр).

1941 елның июль аенда, Ватан сугышы башлангач, язучы фронтка китә. Әсирлеккә төшә - немецлар кулына эләгә. А. Алиш Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша, алар белән берлектә фашистларга каршы яшерен оешма эшендә катнаша.Гитлерчылар моны белеп алып, аларны җәзага тарта. А. Алиш һәм М. Җәлил белән бергә аларның көрәштәшләре дә үлем җәзасына хөкем ителә.

Слайд №1 күрсәтелә.






Әдәби уку Абдулла Алиш иҗаты



Әдәби уку Абдулла Алиш иҗаты


Әдәби уку Абдулла Алиш иҗаты


А. Алиш - гомер буе балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас эз калдырган әдип.

А) "Сертотмас үрдәк" әкиятен укытучы сәнгатьле укый.

Б) Сүзлек өстендә эш:Слайд№2 күрсәтелә.

Үз хәле хәл - эше начар, мөшкел; гәүһәр - җәүһәр, кыйммәтле таш.

В) Укучыларның мөстәкыйль укулары, мәгънәви кисәкләргә бүлү:

1. Хуҗасыз калган кош-кортлар.

2. Үрдәк Керпегә очрый.

3. Үрдәк белән Куянның очрашуы.

4. Үрдәк Аюны уята.

5. Үрдәк каршына Бүре килеп чыга.

6. Төлкегә Үрдәк үзенең Хуҗасын эзләвен аңлата.

7. Сертотмас Үрдәкнең харап булуы.

Г) Һәр кисәкне укучыларның укулары.

Д) Укылган һәр кисәкне телдән сурәтләү.

6. Яңа теманы ныгыту.

- аңлауларын тикшерү, сорауларга җавап бирү:

1. Әсәрнең исеменнән нәрсә белеп була? Аның әкият икәнлеген кайсы сүздән аңларга мөмкин?

2. Үрдәк, Керпе, Куян, Аю, Бүре, Төлке нинди булганнар? Әсәрдә аларның халык әкиятләрендә сурәтләнгән нинди сыйфатлары сакланган?

3. Хуҗаның янында эте, билендә балтасы булганын Төлке кайдан белгән?

4. Үрдәк нинди гадәте аркасында харап булган?




Слайд № 3 күрсәтелә.

Әдәби уку Абдулла Алиш иҗаты

-рәсем буенча әкиятнең эчтәлеген сөйлә, кабатлана торган җөмләләрне үзгәртмичә куллан.

7. Йомгаклау.

- Укучыларның белемнәрен бәяләү:

1. А. Алишның "Сертотмас үрдәк" әкияте безне нәрсәгә өйрәтә?

- ... ... ... ... ...

2. Кайсы геройның сүзләре әкиятнең темасын ача?

- ... ... ... ... ...

Керпе: "Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчеңдә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр".

  • Өй эше: 1. әкиятнең эчтәлеген сөйләргә.

2. үзең яраткан кисәккә рәсем яса.

© 2010-2022