Урок и презентация на тему Оялчан Хажи

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат rar
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Благовещен шәһәренең А.Я.Першин исемендәге 4 нче урта мәктәбе




"Үзе яхшының

эше дә яхшы"












Үткәрүчесе: татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Мәхмүтова Ә.Ф.









2014 ел

Дәреснең максаты:

1. Яхшы кешенең эш-гамәлләренең дә яхшы булуына төшендерү.

2. Сүзлек запасын баету

3. Эшкә өйрәнеп үсүнең кирәклегенә төшендерү.

Җиһазлау : 1. Дәреслек

2. Мультимедиа чаралары.

Дәрес барышы.


  1. Оештыру моменты

  2. Актуальләштерү

    1. "Күчтәнәч" бездә кунакта.

    2. "Күчтәнәч" кә күчтәнәч

  3. "Үзе яхшының эше дә яхшы"

    1. Өзек кайсы хикәядән?

    2. "Оялчан Хаҗи" хикәясенә анализ.

    3. "Ялкау өчен ботка суынган" хикәясе.

    4. "Рәхмәт һәркем өчен рәхәт".


  1. Рефлексив анализ.

  2. Йомгаклау.
























Кереш өлеше.

Исәнмесез, хәерле көн сезгә, балалар! Элек- электән безнең татар халкы бик кунакчыл халык булган. Туган- тумачалар, күрше -күлән, бер-берсе белән тату, дус яшәгәннәр, кунакларга йөрешкәннәр.

Билгеле, кунакка күчтәнәчсез килмиләр. Мин дә сезгә үземнең күчтәнәчемне "Күчтәнәч тапшыру" ын алып килдем. (Экранда "Күчтәнәч" тапшыруы күрсәтелә).

Дәү әти: Исәнмесез, нәниләрем, хәерле көннәр сезгә!

Йомшаккай: Сәлам, малайлар, кызлар! Бабакаем, без кая килдек, бу нинди сыйныф бүлмәсе?

Дәү әти: Бик беләсең киләме, Йомшаккай!

Йомшаккай: Ә..., алай икән!

Дәү әти: Күрәсеңме, аларның хәзер татар теле дәресе бара. Бик беләсең килсә, ул укучылар "4" кә, "5" кә генә укыйлар. Дәресләрдә бик актив катнашалар, бик тәртипле балалар, ди. Тукта әле, нәрсә сөйләп торам соң, әнә бит алар. (карыйлар)

Йомшаккай: Бабакай, кара әле, болай булгач, күчтәнәчсез китмибез инде, әйеме?

Дәү әти: Йомшаккай! Алай кунакта әдәпсезләнмиләр, бүләкне сорап алмыйлар. Бу турыда укучылар бик яхшы белә, сиңа аңлатырлар. Нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен алар аера белә. Безне башка сыйныф балалары да көтә.

  1. Актуальләштерү.

Менә бит Дәү әти ничек мактады сезне. Дәресләрдә дә бик актив катнашасыз икән бит. Бүгенге дәрестә бу сүзләрне сезгә чыннан да акларга туры киләчәк. Бүгенге дәрестә сез укыган хикәяләрне искә төшерәчәкбез. Дәреснең темасы: "Үзе яхшының эше дә яхшы". Бары тик яхшылык, тырышлык турында гына сөйләшәчәкбез Һәм дәресебезнең максаты сезне матур, дус яшәргә өйрәтү, хезмәтне яратырга, күршеләргә ихтирамлылык, игътибарлылык , изгелек сыйфатлары тәрбияләү. (балалар үзләре чыгыра)

Дәресебезнең девизы:

Яхшы - җанга якын,

Яхшы-тәнгә сихәт.

Ул- начарга дошман!

Яхшы - күркәм сыйфат!

( Зәки Нури)

Сорауларга җавапны төгәл, дөрес итеп бирергә тырышыгыз, ярыймы?

  • Балалар, игътибар иттегезме? Дәү әти Йомшаккайга нинди кисәтү ясады. (Бүләкне сорап алмыйлар).

  • Әйе, дөрес. Бүләкне сорап алмыйлар. Әгәр нинди дә булса әйбергә кызыксагыз, мондый очракта нишләргә, сез беләсезме? Нинди тәмле сүзләр өйрәндегез. Бу очракта нишләр идегез? (Зинһар өчен, рәхмәт һәм башкалар)

  • Ярар, рәхмәт. Ярый безнең Йомшаккаебыз кыю, сез дә тапкыр булдыгыз. Ә кайбер балаларыбыз оялчан булалар.


  1. Төп өлеш

  • Мин хәзер сезгә бер өзек тәгъдим итәм. Ул сезгә таныш түгелме? Җавпапларыгызны кул күтәреп кенә әйтәбез, ярыймы? (Оялчан Хаҗи)

  • Әлеге хикәя сезгә танышмы?

  • Кем турында.

  • Ул нинди малай?

  • Чәйне ник эчмәгән?

  • Кычкырып шикәр сораганмы?

  • Ул әдәпле малаймы?

  • Аның начар яклары юкмы, уйлагыз? Үз өенә чыгып шикәр алып керүен яхшы сыйфат дип уйлыйсызмы?

(Нәтиҗә):

  • Димәк, табында нәрсә бар, шуңа канәгать булырга кирәк.

"Кунак булсаң, тыйнак бул" дигән халык мәкале.

  • Хикәя тагын нәрсә турында бара? Хаҗи кемнәргә кергән? (күршеләргә)

  • Алар тату яшәгәннәрме? Малайның әнисе Хаҗины ничек кыстый?

  • Сезнең дә шулай күршеләрегез әйбәтме? Кем сөйли. (1-3 укучы күршеләре турында сөйли).

Нәтиҗә: (экранда мәкальләр күрсәтелә)

1) Абзар сатып алма, күрше сатып ал.

2) Күрше күршедән иртә торырга өйрәнә.

3) Күршеләре белән тату яшәмәгән кешене

берәү дә хөрмәт итми.

4) Яхшы күрше - ярты дуслык. (балалар укый)

- Балалар! Әйдәгез, тагын "Күчтәнәч" тапшыруына кайтыйк. Йомшаккаебыз, чынлап та нинди күчтәнәч сорады икән?. (Укучылар фикере)

- Игътибар итсәгез, «Күчтәнәч» тапшыруы, сезгә көн саен күчтәнәчкә мультфильм, әкиятләр алып килә. Сез дә бәлки шундыйрак күчтәнәч әзерләрсез. Күрше мәктәбегез укучыларының нинди күчтәнәч әзерләүләрен карыйк. Бәлки ул сезгә таныштыр.

(экранда "Үзем белән үзем" видеофильм күрсәтелә)

- Нинди хикәя? ("Үзем белән үзем")

- Самат нинди малай?

- Ул өлкән кешеләр белән ничек сөйләшә? Сез ул сүзләрне беләсез? Өлкән кешеләр белән ничек сөйләшәләр? (Укучыларның җаваплары)

- Бу хикәя сезне нәрсәгә өйрәтә?

Нәтиҗә: (экранда кластер күрсәтелә)

ӘУрок и презентация на тему Оялчан Хажити-әниеңә булышу Өлкәннәр белән әдәпле сөйләшү

Урок и презентация на тему Оялчан Хажи

Яхшы булу өчен

Урок и презентация на тему Оялчан ХажиУрок и презентация на тему Оялчан Хажи

Дус булу Ярдәмчел булу

Физкультминутка

IV.Рефлексив анализ.


  • Мин сезгә рәсем күрсәтәм, ә сез әлеге хикәянең исемен әйтергә тиеш буласыз. ("Ялкау өчен ботка суынган")

  • Хикәя нәрсә турында бара?

  • Эчтәлеген искә төшерәбез

  • Ялкауның көрәге, кашыгы нинди?

  • Ул эшләргә яратканмы?

  • Ә ашарга?

  • Балалар аны ашатканмы?

  • Дөрес эшләгәнме?

  • Балалар "Ялкау өчен ботка суынган" дип ни өчен әйтәләр?

- "Үзем белән үзем", "Ялкау өчен ботка суынганмы" хикәясе бер-берсенә ошаганмы?

  • Димәк, әлеге хикәяләр безне нинди булырга өйрәтә? Нинди мәкальләр беләсез? (Экран буенча күмәк эш)


  1. "Ялкаулык-хурлык, тырышлык - зурлык"

  2. "Эшләмәгән ашамый"

  3. Тырышлык бәхет китерер,

Ялкаулык ачтан үтерер.

  1. Эше барның - ашы бар.

  2. Эшнең боткасы тәмле.

  • Балалар, сез укыган хикәяләрнең барсы да бары тик яхшылыкка, әдәпле, уңган булырга өйрәтә икән бит. Мондый сыйфатларга ирешү өчен, үзеңдә нинди сыйфатларны булдырыга кирәк?

Нәтиҗә: (экранда кластер күрсәтелә)

Сәламәт яшәргә Әти-әни сүзен тыңларга

Урок и презентация на тему Оялчан ХажиУрок и презентация на тему Оялчан Хажи

Урок и презентация на тему Оялчан ХажиУрок и презентация на тему Оялчан Хажи Яхшы булу өчен

Урок и презентация на тему Оялчан Хажи

Иптәшләреңә булышу Дус яшәргә

Ярдәмчел булу


  1. "Курчак театры" кунакта

Куян : Әй дусларым, дусларым!

Инде кайларга барыйк?

Нәрсә ул яхшылык, изгелек,

Без аны кайдан табыйк?

Бурсык: Чабабыз, эзлибез, һаман тапмыйбыз, нишләргә?

Шүрәле: Нәрсә булды сезгә, нигә шулкадәр кайгыга баттыгыз?

Бурсык: Эй Шүрәле абый! Безнең яхшы кеше буласыбыз

килә.

Матур сүзләр өйрәнәсебез килә.

Шүрәле: Сез болай да яхшы, матур бит.

Куян : Юк, юк. Безнен тагын да яхшы буласыбыз килә.

Нэрсэ ул яхшылык, кая саталар аны?

Шүрәле: Ялгышасыз,яхшылыкны беркайчан да сатмыйлар, ул сатылмый.

Аны эшләп, хезмәт итеп алалар. Яхшы булыр өчен бик күп кагыйдәләрне үтәргә кирәк,

Куян : Нинди кагыйдәләр ул, Шүрәле абый?

Шүрәле: Безгә ярдәмгә 2 сыйныфы укучылар булышыр

Бурсык: Әйдә, куянкай тизрәк чабыйк.Аларның дәресләре тәмамланырга күп вакыт калмаган.Йөгерәбез, тиз-тиз.

V.Йомгаклау.

1.Өй эше бирү.

а) Дусларга хат язу

б)Яхшылык турында сөйләргә

2.Билге кую.

3.Хушлашу.

© 2010-2022