- Преподавателю
- Начальные классы
- Внеклассное мероприятие ««Саубул, Әлифба»
Внеклассное мероприятие ««Саубул, Әлифба»
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Фаздуллина З.М. |
Дата | 12.02.2014 |
Формат | docx |
Изображения | Есть |
Татарстан Республикасы
Ютазы муниципаль районы
Иске Урыссу урта мәктәбе
"Саубул,Әлифба!"
класстан тыш чарага сценарий
Төзеде һәм үткәрде:
Башлангыч сыйныф укытучысы
Фаздуллина Зилә Мөслим кызы
5 март, 2014 ел
"САУБУЛ,ӘЛИФБА" бәйрәменә сценарий
МАКСАТ: балаларда укуга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.
БУРЫЧЛАР:
-
яхшы укуның мөһимлеген төшендерү;
-
җырлар,шигырьләр ятлау аша телне баету,үстерү;
-
коллективта үз-үзеңне тотарга өйрәнү;
-
активлык,иҗадилыкны үстерү.
ҮТКӘРҮ ФОРМАСЫ: әдәби-музыкаль кичә
ҖИҺАЗЛАУ:
Сыйныф шарлар,чәчкәләр белән бизәлә, тактада Әлифба турында шигырь, медиапрезентация, уеннар өчен табышмаклар, кисмә хәрефләр.
Кичә барышы
-
Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар. Менә сизелмидә укуның ярты елы
үтеп тә китте. Бүген без әлифба бәйрәменә җыелдык. Безнең
кечкенә укучыларыбызның зур бәйрәме бу. Чөнки алар мәктәп
тормышында иң беренче адымнарын ясадылар. Үзләренең һәм гаилә
тырышлыгы белән, укырга да, язарга да өйрәнделәр. Әйдәгез, аларны
берәмләп алга чакырыйк. Мин алар турында аз гына бәяләмә укыйм,
ә сез кем икәнен танырсыз, аннан соң аларны бирегә чакыра торырбыз.
- Хәрәкәтчән, үзен бервакытта да кыерсыттырмаучы, чая, бөтерчек, кызу,
- Өлкәннәрне хөрмәт итүче, хисле, ярдәмчел, үзенчәлекле,чибәр, нечкә
- Тыныч холыклы, салмак, төгәл, җаваплы, тыйнак, белем алуга омтылучан,
- Өлкәннәрне хөрмәт итүче, ярдәмчел, үзенчәлекле,матур, нечкә күңелле,
- Холкы тыныч, үзе хәрәкәтчән, төгәл, инсафлы, тыйнак, белем алуга омтылучан, сизгер, гаиләсен яратучы фикер сәләте әйбәт егетебез НИЯЗ
- Холкы тыныч, үзе хәрәкәтчән, тыйнак, МӨЛАЕМ, белем алуга омтылучан,
- Ул тормышны яратучан, бөтерчек, тырыш, ярдәмчел егетебез ИЛНАЗ
- Тыныч холыклы, салмак, тыйнак, белем алуга омтылучан, булдыклы егетебез
- МАКСИМ
- Менә алар, кечкенә йолдызчыклар. Әйдәгез,сүзне аларга бирик.
Күч безнең күңелгә
Җыр яме,җир яме.
Түрдән уз,рәхим ит
Әлифба бәйрәме.
Әлибфа,син алып кердең
Безне белем иленә.
Тырышлык та,ялкаулык та
Шушы илдә беленә!
Әлифбабыз тәмам булды
Без җыелдык бәйрәмгә.
Шатлыгыбыз эчкә сыймый
Ничек сезгә сөйләргә?
- Шатлыгыбызны җыр аша уртаклашыйк. Нияз-Алия җыр (Камилла- Элзара бию ).
- Рәхмәт, балалар.
- Җир йөзендә төрле-төрле
- Балалар, күрегез, безнең Әлифбабыз үзе дә бәйрәмгә килгән.
битләремне ертмадыгыз,пычратмадыгыз. Рәхмәт сезгә. Әйтегез әле, Әлифба сүзе нинди хәрефләрдән тора?
Әткәй-әнкәй, газизләрем.
Гомер биргәнсез безгә.
Изге итеп үстердегез,
Мең рәхмәтлебез сезгә!
Өйрәндем мин күп хәрефләр,
Тырышып, тирләр түгеп.
Мин яратам Л хәрефен,
Кабатлыйм Ләйсән диеп.
И хәрефе ипидә бар,
Бар ул ил һәм иректә.
И хәрефе икелегә
Укымаска өйрәтә.
Фил бүрәнә ташып йөри,
Кара урман эчендә.
Һаман тора күз алдымда,
Күрсәм дә тик төшемдә.
Бәр барабан,уйна быргы!
Бар кешеләр ишетсен!
Бдан башка бәйрәм югын
Барчасы белеп торсын.
Алма диләр алларын да,
Яшелен дә,агын да.
Гел аласы килеп тора
Алма дигән чагында!
Хор белән:
Һәммәбезнең үз урыны,
Барыбыз дә кирәкле.
Китап безне дус булырга,
Татулыкка өйрәтте!
-
Әйдәгез, Әлифба турында җыр да җырлап китик. Җыр ӘЛИФБА
Әлифба-тормышта
Беренче баскычым!
Син белем дөньясын
Ачучы ачкычым!
Без тәртипле, тәрбияле
Булырга тырышырбыз!
Класс белән,мәктәп белән
Ярыш оештырырбыз
Безнең илгә белемле һәм
Намуслы кеше кирәк.
Туган ил өчен яшәрбез,
Үсик кенә тизерәк.
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел
Без укый-укый буйга җитәрбез
Сукмаклар,бәлки,китәр еракка.
Таулар үтәрбез,сулар кичәрбез
Онытмабыз сине,Әлифба!
Дус,тату матур яшәүнең
Серенә төшенербез.
Бик тырышып укыганда,
Уңышка ирешербез!
Әлифба: - балалар, рәхмәт, сезгә. Мин буш кул килмәдем, сезгә бүләгем дә бар (китап тарата). Гел 4ле,5ле билгеләренә генә укыгыз,әти-әниләрегезне, укытучы апагызны тыңлагыз. Сау булыгыз!
- Сау бул, Әлифба!
- (ишек шакыйлар, Белмәмеш керә)
- Ә хәзер әти-әниләргә бирем: тылсымлы сүзләр әйтү.(2 кеше кара-каршы
- Рәхмәт,балалар,әлеге сүзләрне исләрендә калдырганнардыр.
- Белмәмеш: Күрәм,сез бик уңган,ләкин җырлый белмисездер әле!
- Укытучы: и,Белмәмеш,хәтерең дә начар икән. Балалар җырлап күрсәттеләр
- бит инде. Ярый, тагын бер җыр тыңлап китик.
- Я, Белмәмеш , ошадымы сиңа мәктәптә?
- Саубул,Белмәмеш!
- Безнең бәйрәмебез дәвам итә һәм без әтиләребезне сынап карыйк. Бирем
- Молодцы,әтиләр! Бүләк итеп безнең егетләребездән җыр кабул итегез.
- Җыр Солдатлар
- Менә шулай тырышып, җырлар өйрәнеп, без Әлифба китабын да
- Укыган арада без әниләргә бүләк тә әзерләргә җитештек. Җыр Әнием
- Менә шулай тырышып уку елының азагына да якынлашабыз. Әтиләргә,
- Хәзер сүзне әниләргә бирәбез (бүләкләр тапшыралар)
- Безнең кичәбез шуның белән тәмам. Өстәл янына рәхим итегез.
Кушымта
Выдан
Ахмарову Айнуру Радифовичу
ученику 1 класса
Старо-Уруссинской СОШ
в том, что он прочёл АЗБУКУ
Директор школы А.А.Галиева
Классный руков. З.М.Фаздуллина
2014 год