- Преподавателю
- Начальные классы
- Проблемно-диалоговая технология при обучении татарскому языку, 1 класс, русская группа
Проблемно-диалоговая технология при обучении татарскому языку, 1 класс, русская группа
Раздел | Начальные классы |
Класс | 1 класс |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Сибгатуллина Ф.А. |
Дата | 31.12.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Есть |
24.11.2015. Татар теле дәресенә технологик карта
1 нче А сыйныфы
Укытучы: Сибгатуллина Ф.А.
Тема
Кая? Кемгә? соравы һәм аңа җавап формалары. Проблемалы диалог технологиясен ( проблемно - диалоговая технология) кулланып сөйләм ситуацияләрен чишү.
Максат - кая барасың? кемгә? сораулары һәм аларга өйрәнелгән сүзләр белән җавап бирү күнекмәләрен камилләштерү;
- алган белемнәрне биремнәр эшләүдә куллана белергә күнектерү;
- фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшне дәвам итү;
- бер - береңә хөрмәт,ихтирам хисе тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә Предмет нәтиҗәләре: белү- Кая барасың? Кемгә? сорауларына кушымчаларның нечкә,калын сузык авазлар ярдәмендә кушылуын белү. Куллана- сорауларга дөрес җавап әйтә алу, чагыштыра алу, нәтиҗә ясау.
Предметара универсаль уку гәмәлләре- алган белемнәрне биремнәр эшләүдә куллана алу;
- фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшне дәвам итү;
- аралашуда катнашу
Төп төшенчәләр
Калын сузык, нечкә сузык; Син кая барасың? Кемгә? сораулары; калын һәм нечкә сузыклы кушымчалар
Предметара бәйләнеш
Әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья
Эшне оештыру төрләре
Фронталь, индивидуаль, парлап,төркемләп эшләү
Чыганаклар :
- төп
- өстәмә
1. Күңелле татар теле. Р.З. Хәйдарова,Н.Г.Галиева
Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен дәреслек, Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2012 нче ел.
-
Презентация Power Point
-
Татар халык уеннары ("Без- без идек", "Бу бармак..")
-
Рәсемнәр, табличкалар
-
Кроссвордлар
Үткәрү технологиясе
Укучылар эшчәнлеге
Укытучы эшчәнлеге
Укучылар өчен биремнәр
Планлаштырган нәтиҗәләр
Предмет нәтиҗәләре
УУГ
I. Оештыру этабы.
Максатлар: сыйныфны белем алырга оештыру (2м.)
Сыйныфның дәрескә әзерлеге.
Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыра.
Слайд 1 .Кояш рәсеме
I I. Дәрескә максат һәм бурычлар кую,укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
Максатлар: белем алуга кызыксыну һәм теләк уяту.(3м.)
УМ ачыкларга тырышалар
УМ билгеләргә тәкъдим итә
Димәк, без бүген сорауларга җаваплар бирербез,аралашырбыз.
сорау
КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
ШУУГ: үзмаксат кую
I I I. Белемнәрне актуальләштерү. Укытучы өчен максат- элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру.
Укучылар өчен максат- өйрәнелгән лексика аша татар сузыкларын тану, аларның әйтелеш үзенчәлекләрен белү.(3м)
Слайдны күзәтү. Татар сузыкларының үзенчәлеген искә төшерү.
Укучыларның игътибарын слайдка юнәлтә.
Слайд 2. Фонетик күнегү
[а-ә],[ о-ө],[у-ү],[ы-э],[а-ө],[а-ү],[а-и],[а-э]
Слайд 3. Сүзләр уены
Өй- он
Өч-оча
Онык-әби
Икмәк- ике
Ат-алты
Китап-көндәлек
Слайд 3. Без булдырабыз!
Ал- (ма),а(т),ә(ни),ик(мәк),у-ку-(чы),дәф(тәр),төл(ке),ур(ман),ма(тур)
Слайд -пауза.
Сузык авазлар
ТБУУГ: аваз билгеләрен аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу
Тәрбия моменты.(1м)
Төркемнәрдә эшләргә әзерләнәләр
Киләсе бирем барлык укучылардан да тәртип, аңлашып эшләү, бер- береңнең фикеренә колак салу, тыңлауны таләп итә.Игътибар:
"Без - без - без идек, без 12 кыз идек, базга төштек, май ашадык, келәткә кердек бал каптык. Авызыңны ач та йом"
Татар халык уены
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую
РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу
Проблемалы бирем.(4м)
5 төркемгә бүленәләр
Биремнәр таратып чыга
1 гр.
Китап (к...п)
Алма (рәсем)
Бабай нишли?( чәй эчә).
2 гр.
Д....р ( дәфтәр)
Кишер ( рәсем)
Песи нишли? (сөт эчә.)
3гр.
К......ш ( карандаш)
Икмәк ( рәсем)
Әби нишли? ( ботка ашый)
4гр.
Р...а ( ручка)
Помидор ( рәсем)
Әти нишли? ( урындыкта утыра).
5 гр.
Л.....а ( линейка)
Лимон (лимон)
Кыз нишли? ( йоклый)
(рәсем аша) лексика
ТБУУГ:фикерләү нең логик чылбырын төзи белү.
КУУГ:башкалар ның фикерен тыңлый һәм аңлый белү
Рефлексив бәяләү (2м)
Эшләрен тәкъдим итәләр
Төркемнәрне бәяли,йолдызлар тарата.
1.Кайсы бирем авыррак тоелды?
2.Сезгә мондый типтагы биремнәр эшләү ошыймы?
Слайд 4,5,6,7,8.( Әзер җавапларны чагыштыру.)
Слайд- пауза.
Төркем, төркемдә эш
КУУГ:үз фикереңне язмача җиткерү
РУУГ:уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый алу,ситуацияләрдән чыгу юлы таба белү
IV.Яңа белемнәрне ачу, беренчел үзләштерү.
Максатлар:укытучы өчен - мөстәкыйль уйларга өйрәтү;фәнни сөйләм культурасын камилләштерү;
укучы өчен- күмәк танып белү өлкәсендә актив катнашу. (10м)
Уку мәсьәләсен ачыклыйлар, тактадагы сүзләргә сорау куеп дөрес кушымчаларны ялгыйлар.
....га,гә,ка,кә кушымчалары ялгана,
такта янына чыгып җөмлә төзеп уйныйлар.
предметларның кем өчен кирәк булуын ачыклыйлар
га,гә,ка,кә кушымчалары ялгана.
Сыйныфташарының исемен әйтәләр
(нишли? соравыннан күчә)УМ кабатлау, теманы язу.
Димәк, сүзләргә кая? соравын биргәндә аларга..... Биремне оештыра.
Бу алма кемгә?
Бу кишер кемгә? ( балаларга кәрҗиндә предметлар тәкъдим итә)
Димәк, сүзләргә кемгә? соравын биргәндә дә
(әзер эмблемалар тарата)
Әзер табличкалар.
Тактага сүзләр, кушымчалар беркетелгән.Син кая барасың? соравы тактага язып куела. Балалар такта янында сүзләргә дөрес кушымчалар беркетергә тиешләр.
Авыл+га
Мәктәп+кә
Театр+га
Өй+гә
1 нче нәтиҗә:
Син кая барасың?
1 2 3
Мин шәһәргә барам…. (төрле типтагы җөмлә конструкцияләре аша аралашу)
Бу кемгә? Тактага язып куела.
Әби+гә
Бабай+га
Марат+ка
Нәфис+кә
2 нче нәтиҗә
Такта янында сүзләр уены:
Бу фант кемгә?
cорау, кушымча
ТБУУГ:УМ чишүдә нинди информация кирәклеген мөстәкыйль ачыклау.
КУУГ: сыйныфташларын
тыңлый,аларның эш гамәлләрен аңлый белү.
РУУГ:укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
V.Яңа белемнәрне ныгыту.
Максат: укытучы өчен -мәгълүмат алу техникасын камилләштерү.
Укучы өчен-тәрбияви мәгълүмат алу. (3м)
Биремнәр үтиләр
1.Рәсемнәр тарата.
2.Әңгәмә кору барышында җәмәгать урынарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерә.
Театр,зоопарк,футбол, хоккей һб сюжетлы рәсемнәр
Яңа сүзләр
ТБУУГ: фикерләүнең логик чылбырын төзи белү.
КУУГ: алынган мәгълүматны модаль ярдәмендә күрсәтә белү.
РУУГ: гади генә каллиграфия алымнарын куллана белү (язу күнекмәләре)
Физкультминут
(1 м)
Бармакларын ял иттерәләр
Татар халык уены ( бармаклар өчен) тәкъдим итә
"Бу бармак бабай, бу бармак әби, бу бармак әти, бу бирмак әни, бу бармак - мин"
Уен,бармаклар,гаилә
КУУГ: аралашу нормаларын үтәү
VI.Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.
Максатлар:укытучы өчен- шәхси биремнәр аша мәгълүмат алу.
укучы өчен-үзконтроль ясау (3м)
Мөстәкыйль биремнәр чишәләр.
Әңгәмәдә актив катнашалар.Язу күнекмәләрен кабатлау.
шәхси карточкалар таратып чыга, биремнәрне чишәргә булыша.
Алдан дәфтәрләргә язылган сүзләргә кушымчалар ялгыйлар.
Үзбәя
Эш дәфтәрләрен таратып чыга.
кушымчалар
эш дәфтәре
КУУГ:үз фикереңне язмача җиткерә белү.
РУУГ: уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый алу,ситуацияләрдән чыгу юлы таба белү
VII. Рефлексия. Максат: күрсәтмәләрне дөрес үтәү. (3 м)
(УМ)Сорауларны кабатлыйлар, җавап бирәләр. Кушымча дөрес ялгау ысулларын искә төшерәләр.
Теманы,УМ искә төшерә. Калын әйтелешле сүзләргә калын кушымчалар, нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә кушымчалар кушылуын кабатлата,анализлый.
1.Дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
2.Сезгә дәрес ошадымы?
3.Ниди УМ алган идек, аны нинди ысуллар белән чиштек?
Калын әйтелешле (калын сузыклар),нечкә әйтелешле (нечкә сузыклар
РУУГ:эш сыйфатына бәя бирә белү
КУУГ:сөйләм этикеты нормаларын үтәү,саубуллаша,рәхмәт әйтә белү.
Йомгаклау.
Балалар дәрес ахырында психологик халәткә бәя куялар.
Гомуми бәяләрне тыңлый.
Сез үзегезне кояшка ,әллә болытка тиңләр идегезме?
Слайд 9. (кояш- болыт)