Классный час «Наша Родина»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тәрбия сәгате. ( 2 нче сыйныф) Харисова Чәчәк Хисамутдиновна - Лаеш районы Имәнкискә урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Тема: Безнең Туган илебез Максат: 1. Укучыларда Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү. 2. Аның символлары, төп законы белән таныштыру. 3. БДБ илләре турында мәгълүмат бирү. Җиһаз: рәсемнәр, БДБ илләренең символлары. Барышы:

  1. Кереш.
- Укучылар, бүген без сезнең белән БДБ - СНГ турында сөйләшербез. Балалар, сезнең БДБ сүзен ишеткәнегез бармы? БДБ - ул элек СССР составына кергән илләрнең берләшмәсе. Ул 1991 елның 8 декабрендә барлыкка килә. Аны төзүдә дүрт илнең: Россия, Украина, Белоруссия. Казахстан илләренең җитәкчеләре катнаша. 1993 елның 22 январендә БДБ ның Уставы кабул ителә.

Классный час «Наша Родина»
- Ә хәзер БДБ ның флагы, эмблемасы белән танышып китик:

Классный час «Наша Родина»
II. БДБ составында Россия. - Балалар, әйтегез әле безнең илебез ничек дип атала? - Безнең Туган илебез Россия дип атала. - Россиянең башкаласы нинди шәһәр? - Мәскәү шәһәре. (Кызыл мәйдан рәсеме күрсәтелә) - Һәрбер илнең җитәкчесе була. Безнең илебез белән президент идарә итә. Россия президентының исеме ничек? - Медведев Дмитрий Анатольевич. (Портретын карыйбыз) - Безнең Туган илебез Россия БДБ составына керүче илләрнең берсе. - Һәрбер илнең үз символикасы була. Кайсыгыз әйтә ала, дәүләт символикасына нәрсәләр керә? - Флаг, герб, гимн.

Классный час «Наша Родина» III. БДБ составына кергән кайбер илләрнең символикалары белән танышу.

Республика Таджикистан

Классный час «Наша Родина»


Республика Казахстан

Классный час «Наша Родина»


Республика Узбекистан

Классный час «Наша Родина»

Республика Армения

Классный час «Наша Родина»

Классный час «Наша Родина»
- Һәр илнең дәүләт символларының үз тарихы бар. Аларга хөрмәт белән карарга һәм горурланырга кирәк. ( Россия Федерациясенең Гимнын тыңлау )

  1. Иҗади эш.
- Ә хәзер ак кәгазь битенә кул рәсеме ясыйбыз һәм БДБ илләренә нинди теләкләрегез бар, шуларны язабыз.( Һәр укучы теләкләр яза) V. Өй эше: 1.Россия символларын таный белергә; 2. Татарстан символларын белергә; 3. Лаеш районы символларын белергә. VI. Йомгаклау - Димәк, укучылар, БДБ илләре турында сез нәрсәләр белдегез?(Укучылар җавап бирәләр) Һәр кеше үз илен яратырга, аның символларын танып белергә, алар белән горурланырга тиеш.

© 2010-2022