«Шүрәле» кафесының презентаөиясе

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Рус балаларына-татар теле.

Тема: «Шүрәле» кафесының презентациясе.

(3нче сыйныф)

Гарифҗанова Нурия Котдус кызы-Балтач районы Балтач урта мәктәбе укытучысы Максат: Г. Тукай иҗатын өйрәнуне ныгыту. Аның иҗатының кабатланмас бөеклегенә соклану; балаларда Г. Тукай ижатына кызыксыну, мәхәббәт хисләре уяту. Шагыйрь образын онытылмаслык иту. Җиһазлау:дәреслек,компьютер,слайдлар,әкиятләргә иллюстрацияләр, китап күргәзмәсе, тест,ребуслар. Дәреснең проекты:

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучының эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

1

Оештыру
Максат кую

1 минут

Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру

Югары билге алу өчен, барлык биремнәрне эшләргә дигән максат куялар

2

Яңа белем hәм күнекмәләрне ныгыту.

20 минут

Дәреслек белән эшләү,әкиятне уку,сораулар бирү,мәкалҗләрне анализлау.

Дәреслек белән эшлиләр,әкиятне укыйлар,сорауларга җавап биәләр,мәкальләрне анализлыйлар,әкият геройларын бәялиләр.

3

Тукай иҗаты белән таышу

10 минут

Укытучының җырлавы Җырлыйлар,ребуслар чишәләр, Г. Тукай эсәрләренә
ясалган рәсемнәрнең кайсы шигырьдән икәнен әйтәләр.

4

Өй эшен тикшерү.

10

Шигырьләрне яттан сөйләүләрен бәяләп баруы. Шигырьләрне яттан сөйлиләр.

5

Тест эшләү.

Мөстәкыйль эшләүләрен карау.

Тест эшлиләр

6

Рефлексия

3 минут

Билге алу таблицасын анализлый.

Алган белемнәренә нәтиҗә ясыйлар, алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар

7

Дәресне йомгаклау.

1 минут

Теләүчеләргә өй эшләре тәкъдим ителә, дәрескә анализ ясый.

Теләүчеләр өй эшләре алалар,"журналистларның"сорауларына җавап җирәләр.

Дәрес барышы.

1Оештыру өлеше. 1«Бәйрәм бүген» җырының беренче куплетын жырлау.
(Д.Фэйзи көе)- слайд 1. 2Уңай психологик атмосфера тудыру. -Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! Сезнең ягымлы йөзләрегезне күрүемә бик шатмын! Без бүген Г. Тукайның туган көненә багышланган бәйрәмгә жыелдык. Салкын кыш утеп, ямьле яз житкәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп утә. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, нибары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Тукайның язмышы һәм иҗаты - халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Ьәр ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребезне искә алу кичәләре, аның иҗатына багышланган әдәби кичәләр, рәсемнәр конкурсы, Г. Тукай шигырьләрен уку бәйгеләре үткәрелә. - Ә без бүген «Шүрәле» кафесының презентациясенә жыелдык.
Безнең кафега Балтач мәктәбенең тырыш укучылары, хөрмәтле
укытучылары, Балтач районының башка мәктәпләреннән дә
кунаклар килде. Шулай ук «Яңа гасыр» телевидиниясеннән дә
кунаклар килде. Әле тагын чакырылган кунаклар бар иде,
нишләптер алар сонга калалар. Ярый, аларсыз башлый торыйк.

3. Шүрәле белән «Былтырның» кунакка килүе. Шүрәле килеп керә:

  • Туктагыз, туктагыз, менә мин дә килеп җиттем. Шулай
    бәйрәмне калдыралармыни?
Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар!

Укытучы: Шурәле, ә «Былтыр» дустыңны кая калдырдың соң? Шурәле: - Соңа калмас, килеп житәр.

- Менә узе дә килеп житте.. Былтыр: - Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар? Исәнмесез, балалар! Соңга калуыма ачуланмассыз инде; Г. Тукай шигырьләрен укып, вакыт уткәнен сизми дә калганмын. Укытучы: Ярый, Былтыр дус! Шундый зур кунакларга ачуланалармыни? Рәхим итегез, турдән узыгыз.

  • Барыбыз да жыелып беттек. «Шурәле» кафесын ачык дип
    белдерәм.
  • Ә хәзер узебезнең меню белән таныштырып китәсем килә.
    Монда сез безнең фирменный ризыкларыбыздан авыз итәрсез,
    елмаерсыз, куңелләрегезгә рухи азык алырсыз.(Менюны балалардан укыту)

- Карина, беренчегә нәрсә? Укып кит әле.

Слайд -2 Меню:

Беренчегә: Г. Тукайныц «Шүрәле» әкиятен уку һәм әкиятнең эчтәлеген 21 нче гасырда яшәуче халык һәм актуаль проблемасы белән чагыштыру.

Икенчегә: «Жырлар иленә сәяхәт. Жыр кешене рухландыра, куңелен кутәрә, моңландыра, «канатлар бирә».

Өченчегә: Чәй янына, шулай ук су кебек эчелә торган һәм куңелләрдә тәрбияви мәгънә калдыра торган Г. Тукайныц шигырьләрен сөйләү.

Десертка: Мороженое «Тест».

2 . Яңа белем hәм күнекмәләрне ныгыту.

(дәреслекләр белән эшләү)

- Ә хәзер, әйдәгез ,бергәләп «Шурәле» әкиятен укыйбыз .
1. Дәреслектә бирелгән «Шүрәле» әкиятен уку.

а) укытучыныц сәнгатьле итеп укуы;

б) сузләрнең мәгънәләрен аңлату;

в) укучыларның эчтән генә укулары;

г) укучыларның кычкырып укулары;

д) текстны рольләргә булеп укулары; е) әкиятне 21 нче гасырның халкы һәм актуаль проблемасы
белән чагыштыру; - Ә хәзер әйтегез әле, әкияттәге Шүрәлегә нинди сыйфатлар
хас? (тактада Шурәле - алдакчы, усал, хәйләкәр) -Ә Былтыр нинди? (акыллы, кыю, тапкыр, яхшы кеше, белемле, зирәк)

  • Ә хәзер Шүрәле белән Былтырны 21 нче гасыр эченә кертеп
    карыйк.
  • Шурәле кебек кешеләрне кайда очратып була? Кемнәр алар?

  • Ә былтыр кебек кешеләргэ кемнәр хае?

  • Балалар, Былтыр да алдый бит. Ул ни өчен алдый?

  • Балалар, сез кемгә охшарга телисез?

Былтырга охшар өчен, узеңне «Шүрәле» кебек кешеләргә
алдатмас өчен нишләргә кирәк? (Тырышып укырга, эшләргә) Шүрәле узе безнең арада яшәмәсә дә, кешегә начарлык эшли торган кешеләр дә бар бит әле. Нинди ситуациягә эләксәгез дә югалып калмагыз. Былтыр кебек уйлап эш итегез.
  • Шушы ситуациягә татар халкының нинди мәкале туры килә?
    (3 мәкаль арасыннан сайлап алырга кирәк)слайд-3
  • «Алма агачыннан ерак төшми»

  • «Кем эшләми, шул ашамый»

  • «Жиде кат улчә, бер кат кис»

  • «Ана куңеле балада, бала куңеле далада».

  • Димәк, берәр нәрсә эшли башлаганчы, безнең заманда бигрәк
    тә, алданмас өчен, башта җиде кат уйларга, аннан соң гына эшләргә
    кирәк.
3. Тукай иҗаты белән танышу.слайд-4 1.Тукай иҗаты белән танышу, аның шигырьләренә язылган
җырлардан башка тулы булмас иде. Җыр кешене рухландыра, куңелен кутәрә, моңландыра, «канатлар бирә», яшәргә дәрт өсти. Минем сезгә Г. Тукай узенең туган авылына багышлап язган җырын бүләк итәсем килә. «Туган авылым» (Алмаз Монасыйпов көе) 2 -Ә сез узегез Г. Тукай сузләренә язылган нинди җырларны беләсез? - Җырлап карыйсыгыз килмиме? «Пар ат» - (Захит Хәбибуллин
көе). Бу шигырендә Г. Тукай узенең Казанга кайтуы турында язган.слайд-5 3. Балалар Шүрәле сезгә күчтәнәч алып килгән. Хәзер
Шүрәленең кучтәнәченнән авыз итегез. - Г. Тукай сузләренә язылган җыр исеме килеп чыгарга тиеш. -
ребус чишү. -Г. Тукай сузләренә язылган җырларны бик әйбәт беләсез
икән. 4Былтырның да кучтәнәче бар. Ул сезгә Г. Тукай эсәрләренә
ясалган рәсемнәр алып килгән, ә сез кайсы шигырьдән икәнен
белергә тиеш буласыз...слайд-6 4.Өй эшен тикшерү. Ә хәзер әйдәгез өй эшен тикшереп китик әле. Өй эшенә нәрсә бирелгән иде? Әйе, чәй янына, су кебек эчелә торган һәм куңелләрдә
тәрбияви мәгънә калдыра торган Г. Тукай шигырьләрен сөйләү. Г. Тукай- балалар әдәбиятына нигез салучы. Кыска гына вакыт эчендә ул 100 дән артык шигырьләр, әкиятләр иҗат иткән. Шагыйрь узенең эсәрләрендә балаларны эшкә, белем алуга өнди. Шулай ук туган якка, табигатькә, хайваннарга, кошларга
карата ярату хисе тәрбияли. - шундый шигырьләрнең берсен безгә Рашидә сөйләп китәр.
  1. «Бәхетле бала».

  2. «Кызыклы шәкерт» - Сардор, сузне сиңа бирәбез.

  3. «Безнең гаилә» - Гаилә турында К. Максим сөйләп китәр.

  4. Ш. Зәлия кошларны бик ярата, шуның өчен «Карлыгач»
    шигырен сайлаган.

5.Тест эшләү.слайд-7

  • Балалар сез Г. Тукай турында куп беләсез икән. Ә хәзер десерттан авыз итегез - Г. Тукайга багышланган тестны эшләп карагыз әле.

Тест 1 .В каком году родился Габдулла Тукай? а) 1876 б)1886 в) 1986 2. Выделите предложение, в котором нарушен порядок слов. а) Г.Тукай-татар халкыныц бөек шагыйре. б) Мин Тукайныц яратам шигырьләрен. в) Г.Тукай Арча районы Кушлавыч авылында туган. 3. Найдите слово,в переводе которого есть звук h
а)стихотворение б) памятник в) поэт 4. Из какого стихотворения эти строки: "Бэхетле шул баладыр,кайсы дәрсенә күңел бирсә, Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә." а) "Сабыйга" шигыреннән б) "Бәхетле бала" шигыреннән в) "Мәктәптә" шигыреннән 5 .Какой юбилей Г.Тукая справляли в 2006 году? а) 100-летие б)110-летие в) 120-летие 6Найдите правильный перевод подчеркнутых слов в предложении: "Тик гомерем бик кыска:бары бер көн генә" а)ещё один день б)только один день в)и один день 7. Найдите правильный перевод подчеркнутого слова : Тукай мәдрәсәдә укыган. а) выучился б)учился в) учится 8.Найдите перевод подчеркнутого слова: Габдулла Тукай музее янында һәйкәл бар. а) над б)около в) через 9.На какой вопрос отвечает подчеркнутое слово: " Кырыс язмыш Габдулланы Зиннәтулла бабасы йортына китереп ташлый" а)кайда? б)кая? в)кайдан? 10.Найдите перевод словосочетания "ятим балачак" а) трудное детство б) одинокое детство в) сиротливое детство

6. Рефлексия, бәя этабы..

1.Рефлексия.

Нәрсә эшләргә тиеш идек?

ничек эшләдек?

2. Дәрестәге эшчәнлеккә Үзбәя.слайд-8

Укытучы критерий бирә, шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

Искәрмә:

Универсаль критерий:

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып сөйләп бирә алса - «3»;

б) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - «4»;

в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме) үз-үзенә сөйли алса - «5».

7.Дәресне йомгаклау.

  1. Барлык яхшы, кунелле булган мизгелләр һәрвакыт бетә һәм дәресне татар халкының рәсмиләштерелмәгән
    гимнына әверлгән «Туган тел» җыры белән тәмамлыйсыбыз килә.слайд-9

2.Өйгә эш алу. Юктан гына дәресне "Туган тел"җыры белән тәмамламадык,сезгә өй эше туган тел турында мәкальләр табып,язып килергә. Өйгә эш 2 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

- репродуктив эшчәнлеккә - туган тел турында мәкальләр табып,язып килергә.

-иҗади эшчәнлеккә - туган тел турында мәкальләр кертеп,кечкенә хикәя язып килергә.слайд-10

3.Ә хәзер сүзне «Яңа гасыр» телевидиниясеннән килгән
журналистларга бирәм, аларның сезгә берничә сораулары бар.

-Сезгә «Шүрәле» кафесыныц презентациясе ошадымы?

-Ә сездә нинди хисләр уятты?

-Балалар, ә сез Г.Тукайныц нинди шигырьләрен истә
калдырдыгыз?-Нинди жырларын белдегез?

-Г. Тукай шигырьләре, әкиятләре сиңа ошыймы?

-Нинди әкиятләрен беләсең?

-Буген нинди әкият укыдык?

-Син буген 21 гасыр «Шүрәле» әкиятеннән нинди нәтиҗә
ясадың?

Рәхмәт сезгэ! Буген узегезне кичке сәгать 6-да «Яңа гасыр» каналында карагыз.




© 2010-2022