Внеклассное мероприятие «Аланда»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Аландагы маҗара

(Сәламәт яшәү рәвешенә багышланган тамаша)

Урман аланы.кечкенә җәнлекләрнең уйнаган тавышлары ишетеләСикерә-сикерә куян кызы Иркәгөл керә.

Иркәгөл.

И,тиенкәй,кил инде,

Мин монда ич күр инде.

Тиен улы Мөләем чыга.

Мөләем.

Күрдем-күрдем бит инде,

Качма -качма көт инде.

Кулга -кул тотынып әйләнәләр.

Иркәгөл.

Мөләем,син карале,

Уйнавы бигрәк рәхәт!

Мөләем.

Шулай да бит ,Иркәгөл.

Тик кайтырга да кирәк.

Әти-әни зарыгып

Көтәләрдер күптәннән.

Тәмле-тәмле ризыклар

Суынадыр өстәлдә.

Шулвакыт аланга төлке килеп керә.Ул бик матур киенгән.

Төлке(ялагайланып)

Бигрәк матур,бигрәк гүзәл

Бигрәк шаян балалар!

Әти-әниләрен бык нык

Ярата икән болар!

Мөләем.

Әйе шул,бик яратабыз

Алар өчен җан атабыз.

Уйнап алгач бу аланда

Вакытында кайтабыз.

Иркәгөл.

Карале син,Мөләем.

Туктап тор ,ашыймале,

Таныш түгел Төлке безгә

Затлы бик күлмәк-шәле.

Төлке.

И,сөйкемлеләрем ,сез

Торасыз кай җирләрдә?

Бигрәк матур үзегез,

Охшагансыз гөлләргә.

Мөләем.

Син үзең соң кем буласың?

Күрәбез син чит җирләрдән.

Урманыбызда беркайчан

Сине болай юк күргән.

Төлке.

Танышсак әгәр якыннан

Күрерсез,мин ят булмам.

Яратам мин балаларны

Бар минем бер зур бакчам.

Анда гаҗәеп күңелле,анда рәхәт,иркенлек!

Авыз итегез күчтәнәч

Минем кулдан иң элек.

Мөләем.

Кая нәрсә бирәсең син

Карыйк әле,я күрсәт!

Иркәгөл.

Алыр идеңме,Мөләем.

Сорамыйча да рөхсәт?

Әти-әни нәрсә дия.аркадан сөя-сөя?

"Чит кешегә иярмә ,ди

Ышанма тәмле телгә.

Алма аннан бер әйбер дә

Калырсын начар көнгә.

Мөләем.

Тукта нинди күчтәнәч.

Авыз итик бер клгәч.

Кыен бит кире кагуы

Бик мактап тәкъдим ткәч.

Төлке.

Әгәр авыз итсзгез

Минем серле җимештән

Дөньялар кинәт түгәрәк

Булып китәр сизмәстән.

Канатлар үсәр иңнәргә

Һавада син очарсың.

Бернәрсә дә кирәк булмас

Болытларны кочарсың.

Иркәгөл.

Мөләем дустым,әллә син

Ышандыңмы шуңарга?

Мөләем.

Китеп тор әле читкәрәк,

Шулай ди ул тора да.

Мин инде зур,ә син мине

Өйрәтәсең ник һаман?

Авыз итәм күчтәнәчен

Кунакка да мин барам!

Иркәгөл.

Мөләем,газиз дускаем,

Тагын бер кат уйла син,

Әти-әниең каршына

Ничек кайтыйм бер үзем?

Иркәгөл елап чыгып китә.

Мөләем Төлкенең күчтәнәчен татып карый.Аңа бик ошый.

Мөләем.

Монысы булды.ошады

Киттек синең бакчаңа.

Нәрсә соң бу әйтеп җибәр

Күтәрелде кәеф-сафа?

Төлке.

Син дускаем,авыз иттең

Тыелган бер җимештән.

Аның хакы да бик кыйммәт

Тора алтын-көмештән.

Мөләем.

Ә минем бит юк алтыным

Көмешем дә юк минем.

Төлке.

Дустың бар бит бик тә якын

Шуннан сора,Мөләем!

Өеңдә матур җиһазлар

Бар бит синең,дускаем!

Мөләем.(кычкырып елый)

Әти-әни,Иркәгөлкәй,

Бетте минем башкаем!(башын тота)

Шулвакыт Иркәгөл урман башлыгы Аюны.әти-әниләрен ияртеп килеп керә.

Аю.

Тукта ,Төлке,моннан бик тиз

Китәрмен дип улама.

Нәрсә бирдең ,нинди җимеш

Күрсәттең син балага?

Төлке.(мескен тавыш белән)

Җимеш инде-кура җиләк

Кәрзингә җыеп кайтам.

Аю.

Ах,кәбәхәт,күзгә карап

Карале алдап ята.

Син наркотик биргәнсең ич,

Шушы газаи балага

Җинаятең өчен сине

Тартабыз зур җавапка.

Иркәгөл.

Аю бабай,нәрсә соң ул

Наркотик дигән әйбер?

Сөйләп бирче һәммәбезгә

Булмаса әгәр ул сер.

Аю.

Балакайлар,әти-әниләр,

Тыңлагыз,сезгә әйтәм:

Андый әйбер очрамасын

Юлларыгызда бүтән.

Беренчедән,наркотик ул-

Дөньны бүтән итә.

Якыннардан да аера

Мәңгелек сугыш көтә.

Тумасборын карт кешегә

Яшьне ул әйләндерә.

Телсә нинди авыру

Була синең тәнеңдә.

Наркотик алсаң кулыңа-

Димәк син-җинаятьче!

Ялганчы,гарип булып

Үтәрсең киләчәкне.

Шулай булгач,наркотикның

Нәтиҗәсе бер генә

Доза җитмәүдән,артудан

Көтә бит үлем генә!

Мөләем.

Әти-әни,Аю бабай.

Гафу итегез мине!

Кирәкми миңа андый юл

Яратам һәммәгезне

Аю.

Син менә Иркәгөлкәйгә

Рәхмәтләреңне җиткер.

Баш бетә иде,әгәр ул

Булмаса шунда сизгер.

Әти-әни.

Безнең сүзне тыңламыйча

Йөрмәгезче,балалар!

Андый тыңлаусызлар менә

Шушы хәлгә калалар.

Мөләем.

Дусларым,минем шикелле

"Дусларга"юлыкмагыз!

Елатмагыз якыннарны

Ишетсен колагыгыз!

Барсы бергә җыр башкаралар.

Бәхеттә,шатлыкта

Исәнлектә,саулыкта

Үтсен гомер юлларыгыз

Тазалыкта,байлыкта.



© 2010-2022