Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе Зат алмашлыклары 4 сыйныф

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Зат алмашлыклары.

Максат: 1. Укучыларның зат алмашлыклары турындагы белемнәрен искә төшерү.

2. Татар теленә карата кызыксыну, табигатькә мәхәббәт, бер-береңә карата коллективизм хисләре тәрбияләү.

3. Укучыларның сөйләмнәрен, фикерләү сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: "Көз" темасына иллюстрация, карточкалар, зат алмашлыкларына карата әзерләнгән слайдлар.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

Исәнмесез, балалар ! Хәерле көн! Утырыгыз .

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1. Актуальләштерү.

  • Сез алдагы дәресләрдә кайсы сүз төркемен өйрәндегез? (Сыйфат)

  • Сыйфатның сөйләмдәге роле нәрсәдә? (Сөйләмне бизи, матурлый, төгәллек кертә)

Тест эшләү.

  1. Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе Зат алмашлыклары 4 сыйныфСыйфат нәрсәне белдерә?

А) предметны

Б) предметның билгесен

В) предметның эшен, хәрәкәтен


2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

А) Нишли?, нишләгән?

Б) Кем?, нәрсә?

В) Нинди?, кайсы?


3.Матур сыйфатының антонимын тап.

А)Чибәр;

Б)Күркәм;

В)Ямьсез;

Г) Гүзәл;


4.Җылы сыйфатының синонимын тап.

А) Эссе;

Б) Суык;

В) Кызу;

Г)Салкын


5. Сыйфат ачыклаган исем нәрсә була?

А) сыйфат

Б) исем

В) сыйфатланмыш


6. Характерны белдерүче сыйфатны тап

А) усал

Б) карт

В) йомшак


7. Төсне белдерүче сыйфатны тап

А) каты

Б) кечкенә

В) сары


8. Сыйфатланмыш өстәп яз

Кышкы_____________, ак______________, каты____________, иркә__________, күңелле______________, чибәр_____________, сары_________________, кара______________,акыллы______________, яшенле_______________.


9. Физик хәлне белдерүче сыйфатны тап

А) кып-кызыл

Б) яңгырлы

В) йомшак

Ребусны чишәләр

- Ребусның җавабы нәрсә була?

(Алмашлык ).

Димәк , дәресне ачкыч белән ачып җибәрәбез.

-Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

(Алмашлыклар турында).

-Дәфтәрләрегезне ачыгыз ; число, теманы язып куегыз.

  1. Яңа материал өстендә эш.

-Мин сезгә сорау бирәм , ә сез уйлап кына җавап бирерсез. Дөрес җавапка -.Мин, син, ул - нәрсә ул? -2нче зат алмашлыклары?

-1нче зат алмашлыклары? 3нче зат алмашлыклары?

3.Алмашлыклар ничә затка бүленәләр?3.Алмашлыкларны русча әйтегез?

-Кагыйдәне башлап җибәрәм , ә сез дәвам итегез .

(зат алмашлыклары ....)

-Димәк,исемнәрне дә алыштырып киләләр . Мисаллар китерегез.

-(Илнар , Алсу , Ләйсән урманга баралар.Алар урманга баралар.)



  • Хәзер дәреслекнең 64 нче күнегүнең биремен карагыз. Без бүген зат алмашлыклары турында белгәннәребезне искә төшерербез

  • Зат алмашлыклары турында белгәннәрегезне сөйләгез. (Зат алмашлыклары исемне алыштырып килә, зат, сан, килеш белән төрләнә)

мин, без - I зат алмашлыклары

син, сез - II зат алмашлыклары

ул, алар - III зат алмашлыклары

  • Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешен искә төшерик әле.

(Слайд буенча эш. I зат, берлек сандагы зат алмашлыгы чыга. Бер укучы аны килеш белән төрләндерә. Без, син, сез, ул, алар зат алмашлыклары да шулай килешләр белән төрләндерелә. Нәтиҗә слайдта күрсәтелә).

Сингечес

4. Ныгыту.

Дәреслек буенча эш. 66 нчы күнегүне эшләү.Күп нокталар урынына тиешле зат алмашлыкларын куярга, аннары күчереп язарга. (Һәр укучы мөстәкыйль эшли.

Тактада текст.

1. Мин дүртенче сыйныфта укыйм. Абый миннән олырак. Ул алтынчы сыйныфта укый. 2. Илшат, Илнур һәм Фәрит балыкка киттеләр. Алар яр буенда, балык каптырып озак утырдылар. 3. Сабантуй - зур бәйрәм. Аңа алдан әзерләнәләр. Мәйдан уртасында көрәш була. Аны кечкенә малайлар башлый. Без Сабантуйны көтеп алабыз.

  • Тактада бирелгән текстны укыгыз(слайд)

Кар бөртеге әкрен генә җиргә төшә. Кар бөртеге бөтен әйләнә - тирәне ап-ак итә. Кар бөртекләрен түбәләрдә дә, агач башларында да күрергә була. Кар күп булса - иген мул булыр.

  • Текстка карата үз фикерегезне әйтегез. ( Гел бер сүз- кар бөртеге сүзе кулланылган).

  • Гел бер сүзне кабатламас өчен нишләргә кирәк? ( Кар бөртеге сүзен зат алмашлыгы белән алмаштырырга кирәк).

  • Кайсыгыз текстны дөресләп укып бирер?

Кар бөртеге әкрен генә җиргә төшә. Ул бөтен әйләнә - тирәне ап-ак итә. Аны түбәләрдә дә, агач башларында да күрергә була. Кар күп булса - иген мул булыр.

  • Зат алмашлыклары бер үк сүзне берничә тапкыр кабатламас өчен кирәк.

  1. Рефлексив бәяләү.

  1. Рефлексив кабатлау.

  • Бүген дәрестә нәрсә эшләдек?(Зат алмашлыклары турында белемнәребезне искә төшердек)

  • Ничек эшләдек? (Җөмләдән зат алмашлыкларын таптык, грамматик билгеләрен искә төшердек)

  • Бүген дәрестә үзегезгә нинди билге куяр идегез?(Һәр укучының үз бәяләмәсе белән кызыксыну)

Өйгә эш бирү. 66 күнегү, алмашлыклар өстәп язарга, телдән тәрҗемә итәргә.















© 2010-2022