«Урман җәнлекләренең кышкы тормышы»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат zip
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1 нче сыйныфта "Әйләнә-тирә дөнья" дәресе.

Тема: "Урман җәнлекләренең кышкы тормышы".

Максат:

Җәнлекләрнең кышкы тормышы турында белемнәрне барлау һәм тулыландыру.

Имезүче җәнлекләрнең охшаш билгеләрен ачыклау, кардагы эзләрен танырга өйрәтү.

Укучыларның әңгәмә кору, парларда эшләү күнекмәләрен үстерү.

Кыш көне урман җәнлекләренә ничек булышырга мөмкинлеген төшендерү.

Җиһазлау:

"Әйләнә-тирә дөнья" дәреслеге.

Мөстәкыйль эш дәфтәре.

12 картинка (төлке, бүре, куян, песи, керпе, эт, поши ,тиен, кабан, аю, күбәләк, чыпчык)

3 йорт рәсеме.

1-"Азыкны үзләре табалар".

2-"Кыш көне йоклый".

3-"Кышка азык запасы әзерли" язмалары белән.

Төсле карандашлар.

Кәефне белдерүче "смайликлар".

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

1.-Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә, балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек,

Әйләнә-тирә дәресен

Өйрәнергә дип килдек.

2.-Укучылар, әйдәгез бер-беребезгә елмаеп алыйк әле.Мин сезне дәрестә күрүемә бик шатмын.

Дәресне нинди кәеф белән башлыйбыз, актив булырга әзерме сез? Үзегезнен кәефләрегезне миңа күрсәтегез әле. (Смайликлар күрсәтү)

-Рәхмәт, минем дә кәефем бик әйбәт. Безнең дәресебез кызык һәм мавыктыргыч булыр дип ышанып калам.

II. Дәреснең темасын һәм максатын белдерү.

-Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез аларның җавапларын әйтегез:

1. Җәен соры ,кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.(куян)

2. Сорыдыр төсе,үткендер теше,

Урманда йөри,бозаулар эзли.(бүре)

3. Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.(аю)

-Ничек уйлыйсыз,бүгенге дәреснең темасы нинди булыр? (Урман җәнлекләре)

-Әйе, дәреснең темасы "Урман җәнлекләренең кышкы тормышы".

- Бүгенге дәрестә без нәрсә белергә тиешбез? (Урман җәнлекләре кышны ничек үткәрә.)

-Урман җәнлекләренең тормышы үзгәрдеме? Аларның тормышында нинди авырлыклар туды? (Кыш көне аларга суык һәм азык табуы авыр).

III. Яңа материалны өйрәнү.

1."Үткер күз" уены.

Укытучы өстәлендә 10 имезүче җәнлек рәсеме һәм 2 "артык" рәсем- кош һәм бөҗәк (төлке, бүре, куян, песи, керпе, эт, поши,тиен, кабан, аю, күбәләк, чыпчык.)

(Укучылар укытучы өстәле янына килеп, 4-5 секунд эчендә рәсемнәрдәге җәнлекләрне истә калдырырга тырышалар.)

Барлык укучылар да карап чыккач, укытучы:

-Нинди җәнлекләрне истә калдырдыгыз, әйтегез әле (әйтәләр)

Рәсемнәр тактага элеп барыла.

-Кайсы рәсемнәр артык? ( чыпчык, күбәләк).

-Ни өчен? (Чыпчык ул кош, ә күбәләк- бөҗәк.)

-Рәсемдәге җәнлекләр кайсы яклары белән бер-берсенә охшаш?

( Тәннәре йон белән капланган, һәркайсы 4 әр аяклы (1 пар алгы һәм 1 пар арткы),тешләре бар).

- Бик дөрес.

2. Тема буенча белемнәрне актуальләштерү.

-Укучылар,искә төшерегез әле, урман җәнлекләре кышка ничек әзерләнә?

( Төсләре үзгәрә,йоннары калыная, кышка өн ясап, йокыга талалар,азык запасы әзерлиләр.)

-Кайсы җәнлекләрнең йоннары калыная?

(Барысының да, чөнки барлык җәнлекләр дә кышка әзерләнә)

-Әйе, укучылар, барлык җәнлекләр дә кышка әзерләнә,тиреләре җылы йон белән каплана.

-Кышка кайсы җәнлекләр төсен үзгәртә? ( Куян,төлке,тиен)

- Куян, төлке, тиен төсләрен үзгәртәләр. Куян - ак төскә, төлке - куе сары, тиен - көрән төскә керә.

-Ә хәзер мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә 26 нчы биремне үтибез. (Укучылар биремне үтиләр, соңыннан сорауларга җавап бирәләр)

-Урман җәнлекләре кышка азык запасы әзерлиләрме? Мисаллар китерегез.

( Кыр тычканы өненә ашлык җыя, тиен чикләвек җыя, гөмбә киптереп куя.

-Ә аюлар, керпеләр кышны ничек үткәрә?

( Алар азык әзерләмиләр, кышын өннәрендә тирән йокыга талалар).

- Дөрес, бу җәнлекләр кышка азык запасы әзерләмиләр, алар көз көне туенып, май запасы туплыйлар һәм кыш буе йоклыйлар.

.3. Уен: "Җәнлекләрне үз йортларына урнаштыр".

Тактада 3 йорт.

  1. "Азыкны үзләре табалар."

  2. "Кыш көне йоклыйлар."

  3. "Кышка азык әзерлиләр" язмалары белән.

Укучылар өстәлгә куелган җәнлек рәсемнәрен йортларга "урнаштыралар".

(Аю, бүре, төлке, куян, керпе, тычкан, тиен, кабан, поши).

Физкультминутка.

Ак куянкай утыра,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач,

Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай

Аякларын җылыта.

Куян һаман да туңа,

Сикереп алу бик кирәк.

Менә шулай, менә шулай

Сикереп алу бик кирәк.

Куянны кемдер куркытты,

Һәм ул урманга элдертте.

3. Дәреслек белән эш.

-Әйдәгез, үзебезне вертолётта дип хис итик әле. Без югарыдан нинди җәнлекләрне күрәбез?

( Куян, төлке, поши.)

-Куян кышны ничек үткәрә?

(йоны ак төскә керә, өн ясамый, азык запасы тупламый.)

-Әйе, кыш буе куян кар өстеннән йөгерә, агач төбендә яки кар өстендә йоклый, агач кайрысы яки ботаклар кимереп туена.

-Ә төлке кышны ничек үткәрә?

( Төлке тычкан аулый,өн табып йоклый) .

-Төлкене кышкы салкыннардан калын йон тиресе саклый, ул кар астыннан тычкан аулый, карны тиз генә казып, табылдыгын эләктерә.

-Дәреслектәге кайсы җәнлекләрне без вертолёттан күрмибез?

( Тиенне, аюны.)

-Ни өчен?

(Тиен агач куышында, ә аю өнендә.)

Тиеннең куышы зур булмый, коры яфрак, мүк белән түшәлә. Тиенгә анда җылы. Гадәттә куыш берничә бүлемнән тора: йоклау өчен, кыш чыгу өчен, балалау өчен. Азык запасы аерым урында була. Тиен күп итеп гөмбә киптерә, чикләвек күмеп куя. Еш кына аның азык запасы белән башка җәнлекләр туена.

--Ни өчен агач куышларындагы гөмбәләргә тияргә ярамый?

( Тиен кыш көне ач калырга һәм үләргә мөмкин.)

--Дәреслекнең сул як битендәге рәсемгә карагыз әле. Кайсы җәнлекләргә кыш көне кеше ярдәме кирәк?

( Пошиларга.)

--Кешеләр бу җәнлекләргә ничек итеп булыша алалар?

( Җәй көне печән хәзерләп куярга, агач ботаклары бирергә, тоз бирергә.)

- Әйе, кыш көне кайбер җәнлекләргә кешеләрнең ярдәме кирәк була. Урман хуҗалары пошиларга дип печән әзерләп куя, агач ботаклары, яшелчәләр, эре тоз кисәкләре куялар.

IV.Белемнәрне ныгыту.

1. "Әйе, юк" уены.

"Әйе"- баш өстенә куеп кул чабалар,

"юк"- урындыкка утыралар.

  1. Дөресме, аю кыш көне өнендә йоклый? (әйе)

  2. Дөресме, куян кышка азык запасы әзерләп куя? (юк)

  3. Поши төсен үзгәртә? (юк)

  4. Песи йорт җәнлеге? (Әйе)

  5. Бүре кыш көне йокыга таламы? (юк)

  6. Дөресме, тиен кышка азык запасы әзерләп куя? (әйе)

  7. Без урман җәнлекләренә булыша алабызмы? (әйе)

  8. Сез урман җәнлекләренең эзләрен таныйсызмы? (әйе яки юк)

2. "Экскурсоводлар" уены.

--Дәреслекнең уң ягындагы рәсемгә карыйк әле. Кар өстендәге эзләрне чагыштырып, аермалы якларын әйтергә кирәк. Парларда эшлибез.

Беренче рәт парлары поши һәм кабан эзләрен;

Икенче рәт парлары төлке һәм тиен эзләрен;

Өченче рәт парлары аюның алгы һәм арткы тәпиләренең эзләрен чагыштыра.

Биремне үтәгәндә, һәр пар кәгазь битенә җәнлек эзен ясый, аннары һәр рәттән 1әр пар такта янына чыга. 1 укучы дәреслекне тотып тора, икенчесе сөйли.

( Поши эзе зур, ә кабан эзе кечкенә);

(Төлкенең эзендә үкчә бар, ә тиеннекендә юк);

(Аюның арткы аягы тулысынча, ә алгы аякларының бармаклары гына күренә)

3. Мөстәкыйль эш.

1.Мөстәкыйль эш дәфтәрендә 25 нче биремне үтәү.

V. Рефлексия.

--Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар алдыгыз?

--Сезгә аеруча нәрсәләр кызыклы булды?

--Ә хәзер сезнең кәефләрегез нинди соң, күрсәтегез әле? (Смайликлар күрсәтү)

--Булдырдыгыз, молодцы! Сез дәрестә бик актив булдыгыз, биремнәрне тиз һәм төгәл үтәдегез. Дәрес өчен зур рәхмәт сезгә!










© 2010-2022