План урока по татарскому языку на тему П, п хәрефләре. (1 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан республикасы

Яр Чаллы шәһәре 52 нче гомуми

белем бирү мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучысы

Хәмзина Миләүшә Данил кызы.

ТЕМА. П,п хәрефләре. МАКСАТ: беренче сыйныф укучысының хәтерендә баш [П ] һәм юл [п] хәрефләренең төгәл күрү-хәрәкәт образын тудыру, аларны язарга һәм алгоритм буенча башка хәрефләр белән тоташтырырга өйрәтү; укучыларда фонематик ишетү һәм аваз әйтү кульурасын үстерү ; п хәрефе кергән сүзләр төзи белү; сөйләм эшчәнлегенең төре буларак язуга уңай мөнәсәбәт һәм тотрыклы танып-белү мотивы тәрбияләү .

Универсаль (гомум) уку эшчәнлегендә:

Шәхси: үз эшчәнлегеңә бәя бирергә;

Регулятив: П, п хәрефләрен язганда охшаш элементларны кулланырга;

Танып-белү: п хәрефләренең калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә бер үк төрле язылышын танырга;

Коммуникатив: иптәшләр белән аралашып эшләргә өйрәнергә.

ҖИҺАЗЛАУ: презентация, ноутбук, экран, проектор, биремле карточкалар.

МАТЕРИАЛ. "Язарга өйрәнү дәфтәре" №2, "Әлифба"Р.Г.Вәгыйзов, С.Г.Вәгыйзова, 79-83 нче битлэр

Кулланылган технология: Сингапур укыту системасы структураларында класс-дәрес эшчәнлеге

Дәрес барышы:

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру( йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп, бер өстәлдә 4 укучы утыра) I. Оештыру өлеше. ( ХАЙ ФАЙВ - тынычлану сигналын куллану, игътибарны туплау, кул ишарәсе белән) 1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. 2) Дәфтәрләрне барлау. 3) Дәрес максатын хәбәр итү. 4) Уңай психологик халәт булдыру.

II. Актуальләштерү.( МЭНЭДЖ-МЭТ куллану)

1 )Сорауларга җавап бирү.ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (бас- утыр)

-Кемнәр беренче сыйныф укучылары?

-Кемнәр бүген тешләрен чистартты?

-Кемнәр Чаллы шәһәрендә яши?

-Кемнәр авылда яши?

Кемнәр җәй айларында туган?

-Кемнәр Кыш бабайны ярата?

-Кемнәрнен бүген яңа хәреф язарга өйрәнәсе килә?

2)Үтелгән хәрефне кабатлау.

-Узган дәрестә нинди хәреф белән сүзләр яздык? (о, йо)

РАУНД ТЭЙБЛ (һәр команда бер биткә чиратлашып о хәрефе кергән сүзләр уйлап яза )

3)КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (билгеле вакыт эчендэ сүзләрдәге (о) авазының әйтелешен билгеләргә)

кош сок

торт ком

III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

1) Рәсемгә карагыз әле.Бу нәрсә?

П- Песи:" Мияу-мияу,- ди.-

Мин һәрвакыт уяу , -ди,-

Тычкан тотам , май ашамыйм,

Хуҗам җыеп куя!-ди.

-Бер-берегезгә әйтегез, нинди яңа хәреф күрәсез? (П, п)

-Язылышына игътибар итегез. Кайсы хәрефләр белән охшаш? СИНГЛ РАУНД РОБИН (түгәрәк буйлап һәр укучы җавап биреп чыга( Р,г)

-язу дәфтәрендәге п хәрефенең язылышын күзәтү:

-тактада п , П хәрефенең язылышын аңлату, тактлап язу ;

IV.Физминутка.

МИКС-ПЭА-ШЭА (музыка астында хәрәкәтләнеп алалар, музыка тынгач, нинди хәреф язарга өйрәнгәннәрен әйтәләр)

-Песи сүзе ничә иҗектән тора?

-Туп сүзендә ничә аваз бар?

V. Тема өстендә эшне дәвам итү.

1)-П хәрефен һавада язып карыйбыз;

-Дәфтәрләрне ачабыз, авыш итеп куябыз, ручкаларны дөрес итеп тотабыз.

Дәфтәрләрдә мөстәкыйль язу, тикшерү (иптәшеңнекен тикшер, күзәт, хатасын төзәт)

2) Сүзләр язу;туп, тап, апа, ипи, парта;

3)Җөмләләр язу; Парта чиста.

VI.Физминутка

Без яздык, без яздык

Безнең бармаклар талды.

Әз генә ял итәбез,

Тагын язып китәбез. (бармакларны ял иттерү)

VII. Укытучы белән эшчәнлек.

Картинага карап [ п] хәрефе кергән сүзләр уйларга һәм җөмләләр төзергә.

Чулпан апа ипи пешерә.(дәфтәрләрдә җөмләне яздыру)

VIII.Рефлексия.

Уен "Кем күбрәк?"РАУНТ ТЭЙБЛ (чиратлап кәгазь битенә сүзләр язалар)

IX. Йомгаклау.

1) Сорауларга җавап бирү:

- [п] авазы нинди тартык?

- Дәрес сезгә ошадымы?

-Нинди кыенлыкларга очрадыгыз?

-Һәркем үзенең эшчәнлеген бәяли (почмакларга баса КОНЭРС)

© 2010-2022