Әлифба китабы белән саубуллашу-Әлифба бәйрәме

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әлифба бәйрәме

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә плакат: "Рәхмәт, сиңа, Әлифба!"

Язмада "Әлифба" җыры яңгырый.

1 А.б. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

2 А.б.-Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучылар!


1.Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә - Әлифба бәйрәме!

Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме!
2. Күтәренке күңелле Бар да көләч, шат бүген! Күктә кояш елмая, Яшерә алмый шатлыгын.

1.Җырлыйсы килеп кенә Тора барыбызның да Көтеп алган бәйрәме Бүген һәммәбезнең дә. Укытучы: Кадерле укучылар, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Бүген зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме! Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе булган Әлифба бәйрәменә җыелдык без. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул. Чын күңелдән котлыйм, сезне, укучылар! Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме. Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның ирешкән уңышларында Сезнең дә өлешегез бәяләп бетергесез зур. Сез дә- Әлифбаны өйрәнүдә күп көч куючылар. Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана. Бәйрәмебез котлы булсын!

2 . Бәйрәмнәр бик күп болай да

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм - балачак.

Ә тагын да шәбрәге

Әлифба бәйрәме булачак.

Җыр: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"


Убырлы белән Шүрәле керә. Убырлы: -Туктагыз әле, туктагыз! И ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Ник безне дәшсеннәр. Чакыру җибәрсәгез кәгазь бетәр идемени? Менә кызык итәбез әле үзегезне. Тылсым белән бәйрәмегезне өзәбез. Шүрәле: Ә мин сезне кытыклап үтерәм! (Кытыклаган кыяфәт чыгара.) Кая әле, бармакларым да кычытып тора, сезне дә кытыклап алыйм бераз.

1. -Гафу ит инде безне, Убырлы! 2 - Чү, чү, Шүрәле абзый! Тынычланыгыз инде бераз! Балалар бит сезне бик яраталар.Сезнең турыдагы әкиятләрне дә беләләр алар. Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Бәйрәмебезгә комачауламагыз, зинһар!

Убырлы. -Ярар инде, безгә бәйрәмне карарга рөхсәт бирсәгез, комачауламыйбыз.

1.- Утырыгыз менә монда җайлап кына, ә без бәйрәмне дәвам итәбез.

(Түрдә тәхеттә Әлифба патшабикә утыра.)

Әлифба Мин - Әлифба, таныйсызмы?

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәркайсыгызның

Күңелле йөзләрегез.

"Яхшы", - дигәч укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр -

Укучылар булдыгыз.

Төрле-төрле китапларны

Бик яратап укырсыз.


  1. Кадерле укучылар! Әлифба - сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы.

(«Ә» хәрефе) - Данил «Әни», - дип телем ачылган Әни сөйгән, назлаган, Кайсыгыз соң дәфтәренә «Ә» хәрефен язмаган.
(«Л» хәрефе)- Ирек Күзләремнән яшьләр чыкты Капкан идем лимонны Сары булгач, бик тәмле дип Белгән идем мин аны.
(«И» хәрефе)- Данил Иген искән, биек үскән Башаклары тулып пешкән Комбайннар туктап тормый, Ашлык суга җырлый-җырлый. («Ф» хәрефе)- Ирек Фил бүрәнә ташып йөри Кара урман эчендә Һаман тора күз алдымда Күрсәм дә тик төшемдә.
(«Б» хәрефе)- Данил Бөрлегәнем, җиләгем, дип Иркәли мине әни. Мин бит әле бик кечкенә Мин бит әле бик нәни.
(«А» хәрефе)-Ирек А хәрефе алмада, А хәрефе агачта А хәрефен яратабыз Өйрәнәбез иң башта.
Икесе бергә: Һәммәсенең үз урыны Барысы да кирәкле Безне Әлифба китабы

Дус булырга өйрәтте.

Әлифба. Рәхмәт, рәхмәт дусларым.

1. Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Бөек Әлифба патшабикәбез,

Котла син безне бүген.


Әлифба. Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

Ирек: М ин иртә белән мәктәпкә барам, Беренче китап минем кулымда. Буран булса да, мин юлны табам, Мине өйрәтте дустым - Әлифба. Данил: Шат күңел белән мәктәпкә барам, Сабак укырга, белем алырга. Мин хәрефләрне инде күп беләм, Мине өйрәтте, дустым - Әлифба. Ирек: Хәрефләр белгәч, сүзләр язармын, Каләмем кулда, дәфтәрем алда. Яшә, диярмен, туган Ватаным, Мине өйрәтте, дустым - Әлифба. Данил: Мин үсә-үсә буйга җитәрмен, Бәлки юлларым китәр еракка. Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен, Сине онытмам, дустым - Әлифба.
( Җыр "Әлифба" М.Минһаҗев җыры.)

Әлифба: Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә

Әлифбаны нык үзләштергәнгә.

Белем сараен ачып керергә

Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.

Һәрбер укучы бик күп укысын!

Китап- иң якын дустыгыз булсын!

Минем өчен алмашка

Ике дәреслек килер

Дуслашыгыз, балалар,

Күп итеп җимеш бирер.

Кадерле балалар,

Мин китәм, хушыгыз!

Бәхетле булыгыз,

Гел бишкә укыгыз!

Укучылар: Рәхмәт сиңа, Әлифба!

("Әдәби уку" һәм Татар теле китаплары к е р ә)

"Әдәби уку ": Мин әдәби уку китабы булам.

Татар теле: Мин татар теле булам.

"Әдәби уку ": Мине укып сөйләрсең.

Татар теле: Мине язып көйләрсең.

"Әдәби уку ": Бик күп юллар үтәрсең.

Татар теле: Хыялыңа җитәрсең.

"Әдәби уку" :

Саумысез, сөекле,

Иң якын дусларым! .

Тырышып укучы

Минем улларым!

Көттем мин бергәләп

Укыр көн җиткәнен,

Мин әле өр- яңа,

Бер тапсыз битләрем.

Килдем мин никадәр

Җыр, шигырь, хикәя,

Мәкальләр күтәреп.

Май ае беткәнче

Укырга җитәрлек.

Тап кына җавабын -

Табышмак ничаклы!

Тик менә үтенеч:

Таплама китапны!

Җыр "Китап"

(Математика керә)

М. Исәнмесез, нәни дусларым! Мин сезне зур бәйрәмегез, беренче җиңүегез белән котларга килдем. Сез инде мине Әлифба белән бергә укый башладыгыз. Бергәләп бик күп мисал, мәсьәләләр чиштек. Әйдәгез әле, кем җитез, кем зирәк икән , тикшереп карыйк .Башта әйтегез әле, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?

  • Укырга

  • Язарга

  • Санарга

  • Дус,тату булырга

  • Җырларга

  • Биергә

  • Туган илне сөяргә

  • Математика:

  • -Хәзер мин сезгә кызыклы мәсьәләләр әйтәм.

1. Керпе гөмбәгә барган

9 ак гөмбә тапты

3 не куйды энесенә

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйган?

2) 7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга

3 әү килде тагын да

Исәплә син барын да!

3) Айдар китте урманга

Тәмле җиләк җыярга

Менә 10 җиләк тапты

5 не авызга капты.

Ничә калыр чиләккә?

4) Ак каенда 3 чыпчык

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез,

Барысы ничә кошчык?

Математика: Афәрин, укучылар! Мин сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә уңышлар телим. Тәртипле булыгыз, яхшы укыгыз!

"5"ле билгесе:

-Нәни дусларым! Мин сезне зур җиңүләрдән соң үткәрелә торган олы бәйрәмегез белән чын күңелемнән котлыйм. Сезгә иң изге теләкләремне юллыйм: Ялкауланмагыз! Артта калмагыз! "2"ле алмагыз! Тырыш булыгыз! "5" кә укыгыз!

"4"ле билгесе:

-Дусларым, мин дә

Телим сезгә теләкләр.

"4" ле белән, "5" ле белән

Көчле булсын беләкләр.

Укучылар. Сезнең алда сүз бирәбез:

Ялкауланмаска!

"2"ле алмаска!

Артта калмаска!

Тырыш булырга!

"5"кә укырга!

1.-Ә хәзер сүзне әти-әниләргә бирәбез.

(Котлаулар, балаларга бүләкләр тапшыру. Татарча бию.)

Укытучы: Кадерле укучылар! Сезгә белем үрләрен яулаганда күп тырышлыклар ихтыяр көче кирәк булыр. Мин сезгә уңышлар телим.

Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Бәйрәмдә катнашкан әти-әниләргә, килгән кунакларга зур рәхмәт.

© 2010-2022