Внеклассное чтение по татарской литературе «Айманым-туган ягым»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Актаныш муниципаль районы Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч класс укытучысы Муратова Айгөл Фәндәм кызының 4 нче класста класстан тыш уку дәресе эшкәртмәсе.


Айманым-газиз туган ягым

Максат: укучыларны авылдашыбыз З. Мәҗитов тормыш юлы һәм иҗат юлы белән таныштыру; шигырьне аңлап уку аша укучыларда шагыйрьнең үз авылына карата мәхәббәтен ачыкларга булышу;

Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, ана телебездә үз фикерен төгәл, ачык, дөрес әйтүне камилләштерү; тел байлыгын арттыру;

Укучыларда үз авылларына карата мәхәббәт, аның матурлыгына соклану хисе тәрбияләүне дәвам итү.

Җиһазлау : авыл күренеше төшерелгән рәсемнәр, З.Мәҗитовның китаплары җыелмасы, мәкальләр язылган плакатлар, тизәйткечләр язылган кар бөртекләре, авылдан чыккан күренекле кешеләрнең фотолары, Татарстан картасы.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше. Исәнләшү. Бүгенге көн турында әңгәмә.Слайд №1

-Исәнмесез, дусларым!

-Исәнмесез, саумысез.

-Хәерле көн дисәм мин

-Хәерле көн дибез без.

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, татар телен

өйрәнергә дип килдек.


  1. Актуальләштерү.

Кар бөртекләре безгә килде

Класска ул безнең керде.

Класста ул очып йөрде,

Парталарга килеп кунды.

Кар бөртекләре тылсымлы. Әгәр без анда язылган сүзләрне укымасак, кар бөртекләре эреп юкка чыгар. Әйдәгез, укып карыйк әле. Слайд №2

Өй эшен тикшерү.

(Балалар әниләре турында язылган иншаларны укыйлар).

-Димәк, укылганнардан чыгып нәтиҗә чыгарыйк:

Әйе, әниләрне яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Әни - бөек исем. Әни иң кадерле, иң сөйкемле, иң яхшы кеше. Әниләр безне тәрбияли. Алар безгә төрле киңәшләрен бирә, безне яманнан саклый, яхшылыкка өйрәтә. Алар безне тәрбияли. Әни һәркемгә газиз һәм кадерле. Әни кебек туган җир, туган ил, туган өй, нигез дә һәркемгә якын һәм кадерле. Кеше беренче адымнарын шунда атлап китә, беренче сүзләрен туган нигездә әйтә. Туган җир ул - туган авылыбыз, районыбыз, республикабыз. Балалар, тактадагы сүзләргә игътибар итегез әле. (Слайд)

(сүзләр укыла).

"Туган җирем - туган анам" мәкален ничек аңлыйсыз?

(фикер алышулар)

  1. Физкультминут. Слайд .


  1. Тема өстендә эш.

Татарстан республикасы турында әңгәмә. Казан шәһәре, президент, герб, флаг, гимн турында кабатлау, сорауларга җавап бирү.

Фәнәвис Дәүләтбаев - районда яшәгән шагыйрь болай дигән:

"Гербында - ак барстан,

Картада Актаныштан

Башлана Татарстан" - дигән. Слайд .

Актаныш - республиканың иң көнчыгышында урнашкан район. Безнең районны Ык һәм Сөн елгалары чикли. Районда халык игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Актаныш турында ниләр беләсез? Слайд .

Район җитәкчесе, районда чыгучы газета, сәнгатьтә һәм спорттагы казанышлар турында фикер алышу. Безнең авылыбыз да Актаныш районына керә.

  • Балалар, туган авылыбыз турында сез нәрсәләр беләсез?

  • Иске Айман авылы нинди?

  • Авыл янында нинди истәлекле урыннар бар?

Айман авылы тарихы турында мәгълүмат бирү.

  • Сез урам исемнәрен беләсезме? Слайд .

Габделхәй Әхәтов - тел белгече, галим.

Солтан Шәрипов - фәнни хезмәткәр. Ул туган авылы - Иске Айманга багышлап "Айманым" шигырен яза. Ә Сара Садыйкова көй яза.

"Айманым" җыры тыңлана.

  • Авылыбыздан чыккан шагыйрь, галим - Зәет Мәҗитов. Слайд .

З. Мәҗитовның тормыш юлы турында кыскача мәгълүмат бирү, "Айманым" шигыре белән танышу. Слайд .


  1. Теманы ныгыту.

  • Шигырьне үрнәк уку.

  • Эчтән уку күнегүләре.

  • Чылбыр тәртибендә уку.

  • Шигырь өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.


  1. Йомгаклау. Слайд .

Без бүген нәрсәләр белдек? Бәяләү.




Өстәмә материал:

"ӘНИ - "ТУГАН ЯК" ТӨШЕНЧӘСЕНЕҢ ЯРТЫСЫ."

И.Низамов.

ТУГАН ИЛЕМ - ТУГАН АНАМ.

Зәет Мәҗитов-галим,шагыйрь,укытучы

Солтан Шәрипов- фәнни хезмәткәр

Габделхәй Әхәтов - тел белгече, галим

Тизәйткечләр


Кара карга кунган карга

Карга кунган ак карга.


Эчтем,эчтем,су эчтем,

Чәй эчмичә, су эчтем.

Чәй эчмичә, су эчкәнгә,

Бик авырта шул эчем.


Бака, бака бакырган,

Бака кунак чакырган.

Кунаклары килмәгәч,

Тышка чыгып акырган.


Җырлый - җырлый Наҗия

Урманда җиләк җыя.


Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык,

Чык, чык, чыпчык, очып чык.


Тукый, тукый тукыган,

Тугыз талны чукыган.

© 2010-2022