Татар теле түгәрәгенең эш программасы

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 165 нче урта гомуми белем мәктәбе"

муниципаль автономияле гомуми белем учреждениясе

КАРАЛДЫ КИЛЕШЕНДЕ РАСЛЫЙМ

М/Б утырышында Директор урынбасары Мәктәп директоры

Беркетмә № 1

______ Минсафина А. В. _________ В.М. Азеева __________ А.И. Шәмсетдинов

"27 " август 2015 ел "28 " август 2015 ел №159/2 " 29 " август 2015 ел






Татар теле түгәрәгенең

эш программасы

3 сыйныф (татар төркеме)

Укытучы: Галимуллина Н.Н..



" РАСЛАНДЫ": Педагогик киңәшмә беркетмәсе

№1 29.08.2015 нче ел





2015-2016 уку елы

Аңлатма язуы

Татар теленнән түгәрәк программасы 3 сыйныфларның татар телендә сөйләшүче укучылары өчен 1 елга (35 сәгатькә) исәпләнгән һәм укучыларның танып-белү, кызыксыну эшчәнлеген арттырырга, иҗади эшчәнлекләрен үстерүгә, хәтер, игътибарны, фикер йөртүне активлаштырырга юнәлдерелгән.

Татар теле буенча оештырыла торган түгәрәкләр- бөтен укыту-тәрбия процессының аерылгысыз өлеше. Мондый эшчәнлек укучыларга сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, татар теле предметына кызыксыну уятырга ярдәм итә.

Түгәрәк дәресләрендә фонетика, лексика, стилистика һәм сөйләм культурасына күп урын бирелә.Ул укучыларда ана телен камил белү теләге уянырлак итеп алып барыла. Моның өчен, тел курсының һәр бүлеген өйрәнгәндә, татар телен өйрәнүнең практик әһәмиятен ассызыкларга, укучыларга туган телнең байлыгын, матурлыгын, сүзләрнең төрле яңгырашын, бер үк сүзнең яңа бизәк алганын күрсәтү өстендә эш алып барыла.

Түгәрәкнең максаты һәм бурычлары:

- татар теле буенча белемнәрне киңәйтү, аның бүлекләрен тирәнтен өйрәнү

- сүзлек запасын баету, авазларны аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү;

- әдәби телдә сәнгатьле сөйләү осталыгын, риторик күнекмәләрен камилләштерү.

- балаларда үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре булдыру

- халкыбызның милли традицияләре турындагы күзаллауны ныгыту;

- үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү

Түгәрәкнең юнәлеше

- Балаларның эстетик зәвыгын, иҗади фантазияләрен үстерү;

- Балаларда традицияләребезгә нигезләнгән үзара аралашу культурасы булдыру.

Көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны тикшерү төрләре

- Балалар уку елы ахырына матур итеп шигырь, әкият, мәзәк сөйләргә, җырларга өйрәнергә , татар халкының берничә милли уенын белергә тиешләр;

- Берничә балалар язучысы яки шагыйренең исемен, алар язган әсәрләрне һәм әсәрләрнең эчтәлеген белергә тиешләр;

- «Алтын көз» бәйрәме көнендә чыгыш ясау;

- Бәйрәмнәрдә түгәрәктә өйрәнгән концерт номерлары белән катнашу; чыгышлар ясау.

Программаның актуальлеге:

Мәктәпнең яңарыш чоры кичерүе, яңа федераль белем бирү стандартларына күчү сәбәпле, татар телен тирәнтен өйрәнү ихтыяҗы туа, аралашу культурасы булдыру кирәклеге ачыклана.

Укучыларның белем һәм күнекмәләренә таләпләр:

- яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашканда сөйләм культурасы нормаларына үтәргә;

- татар теленең грамматикасын белергә;

-үз фикерен дәлилли, башкаларга төгәл итеп җиткерә белергә;

- халкыбызның милли хәзинәләреннән булган халык авыз иҗаты әсәрләрен, балалар язучыларын белергә тиеш.

Программаның эчтәлеге

1. Кереш сүз. Сәнгать халык байлыгы, ул аның тормышы кызыксынуларына бәйле. Сәнгать, әдәбият телдән башка үсә алмый, чөнки тел - аралашу чарасы, көрәш коралы.Сөйләм (нәфис сүз) - эшлекле аралашу әдәбенең бер өлеше.

2. Фонетика. . Сузык авазлар телнең яралгысы һәм каны. Сузыклар сүзгә моң кертә. Сүздә сузыклар күп булу аны матурайта, яңгырашлы итә. Сузык аваз тавыш ярылары ярдәмендә барлыкка килеп, иреннәр, тел, ияк хәрәкәтләре белән формалаша.Төрле сузык иреннең төрле торышын таләп итә. Артикуляция гимнастикасы ирен, тел, аскы ияк мускулларын ныгытырга һәм аларның хәрәкәтләнүчәнлеген үстерү өчен кирәк. Бу гимнастика һәр көнне эшләнә. Телгә күнегү эшләтү тел мускулларының иркен хәрәкәтләнүенә ирешү өчен кирәк. Кайвакытта тел очы йөрмәгән кешеләргә күнегү эшләтеп, аның йөрүенә ирешеп була.

Дикция - ул сүзләрне, иҗекләрне, авазларны ачык, аңлаешлы әйтү дигән сүз. Һәр авазның ничек ясалышын, ничек барлыкка килүен белү өчен, укучы үз сөйләү аппаратының төзелешен, аның һәр аерым өлешенең нинди хезмәт үтәгәнен яхшы белергә, аның сәләтен үстерү өстендә аңлы рәвештә эшләргә тиеш

3. Татар теленең лексикологиясе. Сүзнең лексик мәгънәсе турында өйрәнүне дәвам итү. Сүз һәм аның лексик мәгънәсе ,бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр; синоним, антоним,омонимнарны кабатлау. Күчерелмә мәгънәдә куллаыла торган тотрыклы сүзтезмәләр-фразеологик әйтелмәләрне тирәнтен өйрәнү. Синоним, антоним,омонимнар,фразеологик әйтелмәләр сүзлекләре белән эшләү.

4. Морфология. Бер тамырдан берничә яңа сүз ясалу, кушымчалар,аларның яңа сүз ясаудагы ролен аңлату. Тамырдаш сүзләр төзү

Сүзләрнең ясалышы буенча төрләрен(ясалма,кушма,парлы сүзләр) аеру.

5. Сүз төркемнәре. Исем. Исем турында белгәннәргә таянып,исемнәрнең предмтлык төшенчәсен белдерүе, аның җөмләдә ия булып килүе; уртаклык һәм ялгызлык исемнәр белән ныгытыла;исемнәрне тематик төркемләү. Исемнәрнең күплек һәм берлек санда килүе. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше .

Фигыль. Фигыль сүз төркеменең мәгънәсе һәм сораулары;барлык һәм юклык төрләре;зат-сан белән төрләнеше; хикәя фигыль заманнары(үткән,хәзерге,киләчәк); фигыльләрнең күп мәгънәлелеген өйрәнү.

Сыйфат.Сыйфатларның семантик төркемнәре төрле предметларга хас билгеләрне ачыклау.Сыйфат дәрәҗәләрен дөрес билгеләү

6. Синтаксис. Җөмлә Сорау, өндәү, тойгылы җөмләләрне текстта аера белергә һәм сөйләмнең гаять әһәмиятле состав өлеше булган интонация өстендә эш Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Җыйнак җөмләне,тиешле сүзләр өстәп,җәенкеләндерә белү,җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә аерып чыгару.

Сүзтезмә.Сүз,сүзтезмә һәм җөмләләрне аера белү,мәгънәләре,сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен ачыклау,сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне билгеләү

7. Риторика Нәфис сүз, аның әдәбиятта һәм сәнгатьтә тоткан урынына төшенчә бирү. Җөмләдә сүз басымы дөрес куелмаса, тыныш билгеләрендә генә интонацияне үзгәртеп булмый. Сүздә бер иҗекнең яки җөмләдә бер сүзнең башкаларга караганда көчлерәк, аерылыбрак, сузыбрак әйтелүен өйрәтү Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче,тон,сөйләм мелодикасы(тавышны кутәрү ,түбәнәйтү).

8. Әдәпле сүзләр Әдәплелек бик күп тәшенчәләргә ия. Әдәпле кеше дибез икән, ул безнең күз алдына барыннан да бигрәк, тәрбияле, инсафлы булып килеп баса. Ул - кешелекле дә, белемле дә, укымышлы да һәм алай гына дамы әле!.Гадел, саф күңелле, намуслы, эчкерсез, сабыр булу-әдәпле кешене бизи торган сыйфатлар. Әдәпле кеше, гомумән, һәрьяклап җыйнак, пөхтә була. "Холкы күркәм, күңеле яхшы кеше белән җиңел яшәп була",-ди халкыбыз. Балаларда шушы сыйфатлар булдыру максатында темага кагылышлы әсәрләр уку. Алардагы вакыйгаланы, геройларның үз-үзләрен тотуларын анализлау. Кунакта, җәмәгать урыннарында үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәнү

9. Татар халык иҗаты. Мәкальләр - ул борынгылар сүзе, аталар сүзе, картлар сүзе, тәҗрибә һәм хикмәт җимеше, хәтердә сакланырга тиешле хәзинә, халыкның күмәк фикере, тормыш кагыйдәсе, сүзгә дәлил, тормышта киңәш. "Мәкаль" сүзе гарәп теленнән алынган, "урынлы сүз яки тиешле урында әйтелгән сүз" дигән мәгънәне аңлатуын төшендерү. Төрле халык мәкальләре. Мәкальләрне сөйләмдә, мәсәлләрдә урынлы куллану.

Мәсәлдәге хикәяләү өлешенең әкиятләрдән килеп чыгуына басым ясау. Мәсәл җанрының килеп чыгышы, үсеше. Татар мәсәлчеләре К. Насыйри, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Шамуков, Ә. Исхак һәм башка язучылар әсәрләрен өйрәнү.

Тизәйткечләрне икенче төрле тел бутагычлары дип йөртәләр, үзләренең эчтәлекләре белән тирән мәгънәле булмый. Ләкин алардагы авазларның катлаулы чиратлашуы телнең һәм иреннәрнең яхшы күнегүенә уңай йогынты ясаганга аны һәрвакыт биреп барабыз.Татар халык әкиятләрен сәхнәләштерү. Милли мәдәниятебезне саклап калу һәм үстерү өчен балаларга татар сәнгатен өйрәтү. Бу - халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән мирасын, күңел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерүне, сабыйларда милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләүне күздә тота

10. Татар халкының милли бәйрәмнәре. Бу бүлек эзләнү, информация туплау, тарихи чыганаклардан кирәкле мәглүматны аера белү, әби-бабайлардан, авылыбызның өлкән кешеләреннән сораштыру кебек эшләрне үз эченә ала.

11. Татар балалар язучылары Муса Җәлил, Габдулла Тукай,Резеда Вәлиева, Бари Рәхмәт, Гарафи Хәсәнов, Абдулла Алиш, Роберт Миңнуллин, Әминә Бикчәнтәева әсәрләрен өйрәнү.

Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгын шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуын инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Язучы, шагыйрьләребез үрнәгендә хикәя шигырьләр иҗат итү.

12. Туганлык мөнәсәбәтләре Туганлык атамалары системасы халык тарихының бик борынгы чорында ук формалаша һәм, шуңа күрә дә, тарих өчен, тел тарихы өчен аеруча әһәмиятле лексик төркемне тәшкил итә. Туганлык - шәхси затларның кан, никах яки уллыкка, кызлыкка алу белән бәйләнүе.

Туганлык мөнәсәбәтләре гаилә яки никах белән бәйләнгән төсмерле сүз булса да, зуррак мәгънәләргә дә карый.

Календарь-тематик план

Тема

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

План

Факт

1

Кереш дәрес. Татар телем- туган телем

1

04.09

2

Фонетика. Авазлар һәм хәрефләр. Сузык,тартык авазлар.

1

11.09

3

Сүзләрне иҗеккә бүлү,юлдан-юлга күчерү.

1

18.09

4

Татар теленең үзенчәлекле авазлары.

1

25.09

5

Татар теленең лексикологиясе. Сүзләрнең мәгънәләре. Синоним сүзләр.

1

02.10

6

Омоним сүзләр

1

09.10

7

Антоним сүзләр

1

16.10

8

Алынма сүзләр. Рус сузык авазлары белән татар сузыкларының аермасы. Аларның артикуляциясе өстендә эш

1

23.10

9

Архаизмнар. Сүзлекләр. Сүзлекләр белән эшләү күнекмәләре

1

30.10

10

Сүз төзелеше.Тамыр, кушымча төрләре. Кушма, парлы сүзләр

1

13.11

11

Кушма, парлы сүзләр

1

20.11

12

Сүз төркемнәре.Исем.Биремнәр үтәү.

1

27.11

13

Сыйфат Предметның билгесен белдерүче сүзләр. Биремнәр үтәү.

1

04.12

14

Фигыль. Предметның эшен, хәрәкәтен белдерүче сүзләр. Биремнәр үтәү.

1

11.12

15

Алмашлыклар. Сан. Биремнәр үтәү.

1

18.12

16

Синтаксис. Сүзтезмә һәм җөмлә. Җөмлә төрләре. Җөмлә кисәкләре.Текст. Тест төрләре.

Биремнәр үтәү.

1

25.12

17

Риторика. Сүз басымы. Җөмлә басымы. Интонация. Дикция. Мимика. Жестикуляция. Практик күнегүләр

1

15.01

18

Татар халык иҗаты. Аның бүлекләре. Татар халык авыз иҗаты Мәкальләр. Табышмаклар. Тизәйткечләр. Мәсәлләр.Такмаклар

1

22.01

19

Татар халык җырлары, әкиятләре

1

29.01

20

Әкиятләр

1

05.02

21

Без әкиятләр яратабыз. Әкият сәхнәләштерү

1

12.02

22

Әдәпле сүзләр "Тылсымлы сүзләр" илендә.

1

19.02

23

Әдәп төбе матур гадәт. Кунак ашы кара-каршы.

1

26.02

24

Татар халкының милли бәйрәмнәре.

1

5.03

25

Әбием сандыгыннан. Җырлы -биюле уеннар

1

11.03

26

Әбием сандыгыннан. Җырлы -биюле уеннар

1

18.03

27-28

Татар балалар язучылары Габдулла Тукай Муса Җәлил. Абдулла Алиш

1

12.04

08.04

29-30

Шәүкәт Галиев. Р.Миңнуллин.Резеда Вәлиева Бари Рәхмәт. Әминә Бикчәнтәева.

1

15.04

22.04

31

Минем яраткан язучым. Викторина. Без шигырь язабыз.

1

29. 04

32

Туганлык мөнәсәбәтләре Гаилә . Иң якын дустым

1

06.05

33

"Туган ягым-яшел бишек"

1

13.05

34

Туган ягыбыз буйлап сәяхәт

1

20.05

35

Концерт дәрес.

1

27.05


Укытучы өчен әдәбият исемлеге


Төп әдәбият

  • С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова. «Кызыклы грамматика».Казан «Мәгариф» 2009

  • Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х Мияссарова « Әдәби уку» (2 кисәктә). Казан «Мәгариф-Вакыт» 2013

  • Ф.М. Мусин; Т.К. Мусина. «Татар теле». Казан «Мәгариф» 2001.

  • З.А. Казыйханова; Д.Ш. Гыйльманов. «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр hәм күнегүләр җыентыгы» Яр Чаллы, 2003.

  • Хөсни Ф. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? - Казан: Таткитнәшр., 1974.
  • Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. Яр Чаллы, 1997.

  • Йосыпов Р. Сөйләшү әдәбе. Казан утлары, 1988, №2.

  • Саттаров Г.Ф. Татар телендә шәхескә олылап эндәшү. Казан. Татарстан китап нәшрияте, 1995.

  • Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан. "Мәгариф" нәшрияты, 2005.

  • Сәлимов Х.Х. Татар теленең орфоэпик сүзлеге. Чаллы, "Камаз" нәшрияте, 1995.

  • Хангилдин В.Н. Татар теле культурасының кайбер мәсьәләләре. Казан. "Мәгариф" нәшрияты, 1976.

  • Н.С. Гыймадиева «Дәрестә hәм дәрестән соң» Казан, 2004.

  • С.М. Трофимова «Татар теле hәм әдәбияты укытучысына» Казан, 2005.

  • Ф.С. Сафиуллина «Учат таблицы и схемы» Казан, 1998.

  • Л.К. Хөснетдинова «Әдәбият укыту мәсъәләләре» Яр Чаллы, 2000.

  • Хангилдин В.Н. Татар теле культурасының кайбер мәсьәләләре. - Казан: Таткитнәшр., 1980.
  • Юсупов Р.А. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. - Казан: Таткитнәшр., 1983.





© 2010-2022