Урок на тему: Әгәр юлың хәерле булсын дисәң. (Әйләнә-тирә дөнья һәм тормыш иминлеге нигезләре фәненнән ачык дәрес)

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Әгәр юлың хәерле булсын дисәң.

(Әйләнә-тирә дөнья һәм тормыш иминлеге нигезләре фәненнән ачык дәрес)

Эшләде: Азнакай шәһәре

9 нчы гомуми урта

белем бирү мәктәбе

I категорияле башлангыч

сыйныфлар укытучысы

Баһманова Раушан Ракитовна


Максат:1) Балаларны юлда һәм урамда һәрвакыт зиһенне туплап, игътибарлы Һәм сак йөрергә өйрәтү; 2) китап белән эшләргә, иптәшләреңнең җавапларын һәм чыгышла- рын рецензияли, тулыландыра белергә өйрәтү; 3) бер-береңә карата игътибарлылык, сакчыллык тәрбияләү. Җиһазлау: юл билгеләре, дәреслек, дәфтәр, презентация, Р.Гобәйдуллин "Һәркем белергә тиеш" шигыре, "Сабак алдылар" Элвир Сафин хикәясе, "Салават күпере" журналыннан алынды, "Сагынам сине абыем" хикәясе, "салават күпере журналы 2005 нче ел 1сан.
Класс: 3

Дәрес барышы. 1. Оештыру моменты.
- Исәнмесез, укучылар! - Исәнмесез, саумысез! - Хәерле иртә, балалар! - Имин үтсен көнегез! - Кәефләрегез ничек соң? - Кояшлы иртә кебек.
2. Актуальләштерү.(2 слайд) -Табышмак әйтү. Мин аны күптән беләм! Кызыл күзен ача ул, Туктарга бит куша ул. Яшеле болай әйтә: -Кузгал, юлга, дус, әйдә! Ул нәрсә? (светофор)-3 слайд. -Димәк бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшәчәкбез? -Әйе, без бүгенге дәрестә кайбер юл кагыйдәләрен искә төшереп үтәрбез, юлда һәм урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышып китербез. 3. Яңа тема өстендә эш. -Укучылар, ә сез нинди юл йөрү кагыйдәләрен беләсез? Әйтеп үтегез әле. (укучыларның җаваплары тыңланыла) -Бик яхшы, балалар. Сез юл кагыйдәләрен бик дөрес әөттегез. Хәзер мин сезгә юл билгеләре күрсәтәм, аларны кайда күргәнегез бар? Нәрсәне аңлаталар? -Бу нинди билге?-4 слайд. ("Җәяүле юлы", ул урамны аркылы чыгу өчен куела, бигрәктә шәһәрдә мәктәп яннарында, машина күп йөри торган урыннарга куела). -Бу билге нәрсәне аңлата?-5 слайд ("Тыю билгесе" урам чатларына яки тыкрыкларга һ.б. урыннарга керергә ярамаганлыкны аңлата). -Бу билге нәрсәне аңлата?-6 слайд ("Җәяүлеләргә йөрү тыела" яки бу урында җәяүлеләр йөрергә тиеш түгел дигәнне аңлата) - Укучылар менә бу 7слайдта юлда йөрү кагыйдәләре бирелгән. Ләкин анда хаталар җибәрелгән. Шул хаталарны табыгыз әле. -Машина юлыннан йөрергә ярый. -Юлны тиешле-махсус урыннан гына чыгарга ярый. -Юлны светофорның сары уты янгач кына чыгарга . -Машиналар йөргән җирдә чана шуарга ярый. -Автомобильгә бары тик тротуар ягыннан утырырга һәм чыгарга ярый. -Юлга чыккач йөгерү һәм туктап тору катгый тыела. (Укучылар дөрес кагыйдәләрне сайлап алалар, группаларда эшлиләр, шуның нәтиҗәсендә балаларның дәреснең максатына ирешү дәрәҗәсе тикшерелә.) -Кеше каядыр барырга җыенса, дуслары һәм туганнары аңа һәрвакыт "Хәерле юл!" диләр. әмма бу теләк тормышка ашсын өчен, үзеңә тырышлык куярга кирәк. Чөнки теләсә нинди юлда, хәтта ул бары тик өйдән мәктәпкә хәтле генә булса да, хәтәр хәлләр сагалый. Алрга дучар булмас өчен, юлда һәрвакыт, зиһенне туплап, игътибарлы һәм сак йөрергә кирәк. Һәр юл куркыныч тудыра. Кеше өйдән чыга. Аның максаты билгеләнгән урынга тизрәк барып җитү. Ни өчендер кайбер кешеләр тиешле урыннарына билгеләнгән вакытка барып җитә алмыйлар, ә больницага эләгәләр. Ни өчен мондый хәлләр килеп чыга дип уйлыйсыз? (укучыларның җаваплары тыңланыла. -Ә хәзер укучылар безгә Айдар "Салават күпере" журналында басылган хикәяне укып китәр. Ул "Сагынам сине, абыем" дип атала.(8 слайд) Абыем, сиңа хат язам. Беләм, ул сиңа барып җитмәс. Син аны беркайчан да укымаячаксың. Мин хатны күңелемнән язам. Барыбызга да гыйбрәт булсын өчен язам. Ул елны җәй бик яңгырлы булды. Синең велосипедың озак вакыт ватык килеш чормада ятты. Күп ялварганнан соң, әтием аны төзәтеп бирде. Бик сапгынган идең шул, абыем, велосипедыңны. Шунда ук чыгып чаптың. Көн буена өйгә кайтмадың. Басуларда йөргәнсең икән. Кайткач, әнием белән икебезгә яшел борчак бирдең. Сыйланыгыз, дидең. Юлда күргәннәреңне, сөйләшеп калыйм әле, дигән кебек, ашыга-ашыга безгә җиткердең. Аннары сыерны алып кайтырга чыгып киттең. Артыңнан әнием: "Улым, сак йөр, олы юлга чыкма",-дип калды. Син чыгып киттең. Һәм кире әйләнеп кайтмадың. Яраткан велосипедың һәм юл 9 яшеңдә бездән тартып алды үзеңне. Бик сагынам сине, Рузил абыем. Өйдә кеше югында фотоларыңны карап елыйм. Мәктәптә малайлар тисәләр, их, абыем булса, диеп әрнеп куям. Иптәш кызларымның абыйлары белән көлешеп уйнаганнарын күрсәм дә елыйсым килә. Башкалар юлда карап йөрсеннәр инде. Әти-әниләренең, туганнарының йөрәгенә мәңгелек яра салынмасын. -Ә хәзер 2 нче хикәяне тыңлап үтик. Аны безгә Альберт укыр. Ул "сабак алдылар" дип атала.(9 слайд) Беренче сыйныфта укучы Алия белән Гөлгенә исемле ике кыз урамнан узып баручы "КамАЗ" машинасын күрәләр. Машина әкрен генә сигналын кычкырта-кычкырта бара. Шулчак Алия йөгереп барып, машина артына тотына, әле җитмәсә, Гөлгенәне дә үз янына чакыра. Гөлгенә башта икеләнеп тора. Аннары йөгереп барып, машина арбасы артына ябыша. "КамАЗ" бара, аның артына асылынып ике кыз бара. Карап торырга куркыныч хәл. "КамАЗ" шоферы бик сизгер кеше икән, ул бу хәлне күреп, машинасын туктата һәм, кызларны ачуланып, куып җибәрә. Әлбәттә, без дә бу кызларга аларның начар эшләвен, болай ярамаганын аңлаттык. Әгәр дә шофер абый күрмәсә, бу хәл фаҗига белән тәмамланырга да мөмкин иде бит. Икенче көнне мәктәптә бу хәл турында укытучыларыбыз да белде, алар юл йөрү кагыйдәләрен яңадан бер тапкыр аңлаттылар. Аянычлы хәлләр, гыйбрәтле вакыйгаларны мисалга китерделәр. Алия белән Гөлгенә аңлады. Бу вакытта аларның оялудан битләре кызарды, күзләре яшьләнде. Зур шәһәрләрдә генә түгел, кеп-кечкенә авылда да юл йөрү кагыйдәсен төгәл үтәргә кирәк. Без моны истән чыгармыйбыз. - Балалар, менә ике хикәя белән таныштык. Бу хикәяләрнең сез үзегезгә нинди уңай якларын алдыгыз һәм балаларның нинди начар сыйфатларын күрдегез? (укучыларның җаваплары тыңланыла.) -Димәк, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү аянычлы хәлләр китереп чыгара икән. Шуңа күрә, авылда яшәсәктә безгә юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк икәнлеген без аңларга тиешбез. -Ял итү күнегүе. -Хәзер мин сезгә Р.Гобәйдуллинның "Һәркем белергә тиеш" дигән шигырен укып китәм.(10 слайд) Кырмыска түмгәгемени, Ай-һай күпме машина! Юлны кисеп чыгулары Сыймый минем башыма. Уңнан-сулдан чаба алар, Юлга чыгарлык түгел. Светофорсыз һәм ГАИсыз Һич тә чыгарлык түгел. Менә янда ямь-яшел ут, Туктады машиналар. Карты-яше каршы якка Чыгарга ашыгалар. Күп тә үтми сары янды- "Игътибар!" дигән билге. Тагын кызыл янар, шофер Газына басар инде. Бу вакытта җәяүлегә Туктап торырга кирәк. Юлны имин чыгар өчен План корырга кирәк. Менә тагын сары янар, Кузгалма әле, сабыр ит. Яшел билге янгач кына Юлны кисү ярый бит.
Юл чатында бик еш кына Буйлы таягын болгап, Милиция абый тора, Юлга каравыл булып. Машиналар бәрелмәсен, Имгәнмәсен кешеләр. Кагыйдәне кемнәр боза- Милиция тикшерә. Юл йөрүнең законнарын һәркем белергә тиеш. Кабаланмый, игътибарлы Һәм сак йөрергә тиеш. "Алла гына саклап йөртсен",- Дип озата әнием. "Борчылма, юл кагыйдәсен Яхшы беләм мин",-димен. "Бисмилла"ны әйтеп чыгам, Укып сәфәр догасын. Оныттырма берүк, димен, Ходаем, юл кагыйдәсен. -Шигырьдән чыгып нинди нәтиҗә ясар идегез?( укучыларның җаваплары тыңланыла.) 4. Дәреслек белән эш. "Әгәр син юлга чыксаң" текстын укыту.(8 бит) -Хәзерге заман җәяүле кешесе нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз?(җыйнак, игътибарлы,сак) -Ә хәзер әйдәгез әле җәяүлеләрнең тантаналы антын төзик. Шушы антны туганнарыгызга бирерсез.(тарату һәм хор белән укыту) Әти һәм әни, әби һәм бабай! Бары тик юл кырыеннан гына йөрергә, машина юлыннан йөрмәскә, юлны тиешле урыныннан гына һәм светофорның яшел уты янганда гына, беркайчанда кызыл ут янганда юлны аркылы чыкмаска ант итәм! -"Уйлап кара!" биреме өстендә эшләү.(12 бит) -Алисә һәм Җәүһәрнең тарихын ничек дәвам итәргә булыр иде.( укучыларның җаваплары тыңланыла.) -Җыйнак булу нәрсә дигәнне аңлата? (үз-үзеңә ышану, берничә секунд эчендә дөрес карар кабул итә белү) 5. Дәфтәрләрдә эш. 6. Белемнәрне тикшерү. -Тест эшләтү.(11 слайд) 1. Юлда машиналар һәм җәяүлеләр юлның кайсы ягыннан йөриләр? А) сул Б) уң 2. Әгәр кеше машина эчендә утырса, сәяхәт итсә-ул кем була? Е) пассажир Ж) шофер 3. Җәяүлеләр йөрү өчен махсус ясалган юл ничек атала? Л) тротуар Н) шоссе 4. "Җәяүле юлы " билгесе нинди" Г) зәңгәр квадрат, ак өчпочмак эченә кеше ясалган, Д) кеше ясалган кызыл өчпочмак. 5.Юлны аркылы чыкканда башта кайсы якка карарга? М) уңга Е) сулга 6. Ничә яшьтән шәһәр урамнарында велосипедта йөрергә ярый? В) 10 яшьтән Ч) 14 яшьтән. -Әгәр дә сорауларга дөрес җавап биргән булсагыз, сүз килеп чыгарга тиеш. Ул нинди сүз? (белгеч) 7.Нәтиҗә ясау. (12 слайд) -Бүгенге дәрестән сез үзегез өчен нинди файдалы киңәшләр алдыгыз. -Дәреснең кайсы өлеше сезгә ныграк ошады? -Дәрестән нинди кирәкле материаллар алдыгыз? 8.Өй эше.(13 слайд) 8-12 битне укырга, 12 бит 1,2 биремне үтәргә.

© 2010-2022