«Тамчы-шоу» для начальных классов

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе

«Тамчы-шоу» для начальных классов




Арча районы Г.Тукай исемендәге

Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе-

нең башлангыч класслар укытучысы

Ибраһимова Люция Фәрид кызының

4 нче класста уздырган "Тамчы шоу"

эшкәртмәсе.

Тамчы шоу

Тема: Туган ягым Татарстан

Максат: Туган илебез турында белемнәрен ныгыту, камилләштерү;

Сәнгатьле сөйләм телен үстерү;

Игътибарлылыкны арттыру;

Туган ягыбызны ярату, саклау кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: Артышлык сүзе язылган карточка, туган ил турында

мәкальләр, ноутбук, проектор

Барышы.

Бүген бездә "Тамчы шоу"

Гаҗәеп күңелле шоу.

Кызлар һәм егетләр ярыша

Менә була тамаша.

- Бүген без сезнең белән тамчы-шоу уен-ярышына җыйналдык. Ярышта ике команда катнаша: "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр". Ә хәзер сүзне укучыларга бирик.

Командалар белән танышу.

Тапкырлар командасы:

Тапкыр җиңәр, оттырмас,

Сезгә куып тоттырмас.

Минем исемем - Дилүс,

Кулымннан килә бар эш.

Бик яратам җырларга,

Тырышам шәп укырга.

Ә мин, Стас, бик күп укыйм

Быел бик тә тырышам.

Отличник укучылардан

Чуть-чуть кенә калышам.

Ә мин, Динар, шук малай,

Өлгер малай, ут малай.

Кайчак мине кисәтәләр

Аңламыймын, ник алай.

Барыбыз да дус һәм тату

Командада өч бала.

Сер бирмәскә тырышырбыз -

"Тапкырлар" сезнең алда.

Зирәкләр командасы:

Зирәк һәр җирдә кирәк,

Тик чын зирәк бик сирәк.

Мин, Люзия, бик тырышам,

Һәр көн саен алга барам.

Иптәшләрне дә калдырмыйм,

Үзем белән бергә алам.

Исәнмесез, барыгыз да!

Минем исемем - Зилә.

Китап укырга яратам

Тапкыр буласым килә.

Мин Назгөлмен, һәрвакытта

Девизымны һич онытмыйм.

Чиста, пөхтә, тиз язам

Өлгер белән дуслашам.

Без дә бик тырыш балалар

Командада өч кенә.

Көч сынашырга әзер без

Өч булсак та төш кенә.

- Карлыгачларның туган ил буйлап сәяхәтендә январь ае "Туган ягым Татарстан" исеме астында үтте. Шуңа күрә дә бүгенге бәйгебез шушы темага багышланыр.

-Ярышыбызны башлыйбыз. Беренче тур "Булсаң зирәк, әйт тизрәк!" дип атала. Командалар чиратлашып сорауларга җавап бирә. Җавап бирә алмасагыз, яки җавап дөрес булмаса, икенче командага күчә.

Сораулар:

Татарстан Республикасы президенты (Р.Минниханов)

Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән? (Канатлы ак барс)

Татарстан флагында нинди төсләр? ( яшел, ак, кызыл)

Татарстан Республикасы башкаласы (Казан)

Казан уртасында нәрсә бар? (З хәрефе)

Үзе шәһәр, үзе балык (Алабуга)

Сәгать эшләнә торган шәһәр (Чистай)

Татарстандагы иң зур елга (Идел)

Опера һәм балет театры кем исемен йөртә? (М.Җәлил)

Казанның хоккей командасы исеме (Ак барс)

Казанның футбол командасы (Рубин)

Татар кызының милли баш киеме (калфак)

Районыбыз исеме (Арча)

Мәктәп урнашкан урам ( Пионер)

Безнең мәктәп директоры ( Р.Р.Кавиева)

Җәй башында үткәрелә торган милли бәйрәм (Сабантуй)

Ашыт елгасы башында урнашкан авыл (Ашытбаш)

Татар халкының ханбикәсе (Сөембикә)

Ханбикәнең 7 катлы манарасы (Сөембикә)

Зур рус драма театры кем исемен йөртә? (Качалов)

Татарстан Республикасында нинди телләр Дәүләт телләре дип кабул ителгән? (татар һәм рус)

30 август нинди көн? (Татарстан көне)

-Икенче тур "Игътибарлылык" дип атала. Сезгә рәсемнәр күрсәтелә, аларны игътибар белән карарга һәм нәрсә сурәтләнгәнен әйтергә кирәк була.

"Тапкырлар" командасына

- 2 нче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? Алар ничә? Нишлиләр?

(2 юлбарыс, ята)

"Зирәкләр" командасына

- 4 нче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? Алар ничә? Нишлиләр?

(5 ат, чаба)

-Өченче тур. "Дәвам ит!" дип атала. Сезгә мәкальне дәвам итәргә кирәк. Командалар чиратлашып җавап бирә. Җавап бирә алмасагыз, яки җавап дөрес булмаса, икенче командага күчә.

Алтын-көмеш яуган җирдән

Туган-үскән ил артык.

Ат туйган җиренә,

Ир туган иленә тартыр.

Бердә түгел, илдә көч.

Ватанга хезмәт - үзеңә хезмәт.

Җирсез-йортсыз ил булмый,

Ашсыз-сусыз көн булмый.

Илдә йөргән ил таныр,

Кырда йөргән җир таныр.

Иле иркеннең көне иркен.

Иленнән аерылган -

Канаты каерылган.

Илсез кеше - телсез сандугач.

Оясыз сандугач сайрамый.

Таянма билеңә, таян илеңә.

Туган җирдәй җир булмас,

Туган илдәй ил булмас.

Туган илең - туган анаң.

Үз илем - алтын бишек.

-Дүртенче тур. "Бул зирәк!" Рәсемдә сезгә бик тә таныш булган җир сурәтләнгән. Бу кайсы җир? Карточкага язып күрсәтергә.

Артышлык.

Сез артышлык турында ниләр беләсез? Командалар җавабы Артышлык - табигатнең иң гүзәл урыны. Артыш куаклары күп үскәнгә аны шулай атаганнар. Артыш-мәңге яшел куак-агач. Вак ботакларын кыска, нәфис ылыслар каплый. Артыш - чыдам, озын гомерле агач. Безнең якларда 300ел чамасы яши.
Артышлар бер тирәдә бергә үсәргә яраталар. Куаклардан тирә-юньгә хуш ис бөркелә. Артыш һавага кеше өчен бик файдалы матдә бүлеп чыгара. Димәк, артыш без сулый торган һаваны сафландыра. Юкка гына Артышлыкны "Ашытбаш авылының үпкәсе" дип атамаганнар.

-Бишенче тур "Бул тапкыр!"

Буталган хәрефләрдән сүз төзергә

А А Б Т Ы Ш Ш

"Сүз эчендә сүз" - "Ашытбаш" сүзеннән сүзләр төзү

(Ашыт, аш, баш, таш, шат, ат, тыш, шыта, бат, таба, табыш)

-Алтынчы тур "Капитаннар ярышы" Сорауларга "әйе" яки "юк" дип җавап бирергә

"Зирәкләр" командасы капитанына сораулар:

Шәймиев Татарстан Республикасының беренче президенты

Татарстан флагында 2 төс

Казан - Татарстанның башкаласы

Татарстан Республикасы президенты Р.Н.Минниханов

"Шүрәле" әкиятен А.Алиш язган

Без Арча районында яшибез

Татарстан гербында ак барс сурәтләнгән

Безнең районыбыз - Ашытбаш

Мәктәбебез М.Җәлил исемен йөртә

Алты алтың кырык алты

"Тапкырлар" командасы капитанына сораулар:

Арча районы хакимияте башлыгы - А.Ә.Нәзиров

Идел - Татарстанның иң зур елга

Чаллы - КамАЗ машинасы чыгара торган шәһәр

Республикабызның төп табигый байлыгы - нефть

Ак барс - Казан хоккей командасының исеме

Татар егетенең милли баш киеме - калфак

Шүрәле туган авыл - Кырлай

Минниханов - Татарстан Республикасының беренче президенты

Якшәмбе - ял көне

"Туган тел"не М.Җәлил язган

-Музыкаль тәнәфес "Туган ягым Татарстан" җыры башкарыла. "Республикам минем Татарстан" презентациясе күрсәтелә.

-Нәтиҗә ясау, бүләкләү



© 2010-2022