- Преподавателю
- Начальные классы
- Конспект урока татарского языка на тему Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф (2 класс)
Конспект урока татарского языка на тему Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф (2 класс)
Раздел | Начальные классы |
Класс | 2 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Ярулина З.С. |
Дата | 18.04.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Поделитесь с коллегами:
Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф. (II сыйныфта перспектив башлангыч мәктәп УМК буенча Сингапур системасы структураларын кулланып үткәрелгән татар теле дәресе) Максат:1) Предметны белдергән сүзләрне ныгыту, кеше исемнәрен һәм фамилияләрне баш хәрефтән язарга кирәклекне аңлату. 2) Балаларның иҗади эшчәнлекләрен, фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телен, матур язу күнекмәләрен үстерү. 3) Татар моңына мәхәббәт тәрбияләү. Шәхси УУГ: үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булу; Регулятив УУГ: үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре булдыру; Танып белү УУГ: предметны белдергән сүз ләрне өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне тирәнәйтү; предметны белдергән сүзләрне таный, таба, сораулар куя белү,, теманы аңлауны күнегүләр ярдәмендә ныгыту,, сөйләмдә һәм язуда куллану; Коммуникатив УУГ: төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләрне үзара тигез бүлешеп эшләүгә ирешү, иптәшеңне тыңлый һәм аңа ярдәм итә белү. Дәреснең тибы. Катнаш дәрес. Яңа материалны үзләштерү. Материал. Дәреслек (Татар теле: татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. - Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012 ел), мөстәкыйль эш дәфтәре. Җиһазлау:, компьютер, карточкалар, тест биремнәре, сингапур системасы материаллары, төрле төстәге квадратлар,презентация. ДӘРЕС БАРЫШЫ I. Оештыру. 1. Дәрескә уңай халәт тудыру. ТЕЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (утыру, басу). - Балалар, карагыз әле, безгә никадәр кунак килгән. Әйдәгез үзебезне алар белән таныштырыйк: - Гаиләдәге өлкән балалар баса (Лиана, Ранил,Рания,Камилә,Азалия, Илнур.); - Гаиләдәге төпчек балалар баса (Регина.Илназ); -Ямаширмә гомуми белем мәктәбенең 2 нче сыйныфында бик тырышып белем алучы булдыклы укучылар менә шушылар инде. Мин сезгә кояшлы матур көннәр кебек яхшы кәеф, зиһен ачкычлары теләп калам. 2. Кизү укучыга сүз бирелә. -Бүген сыйныфта мин кизү торам. Сыйныфта барлык укучылар да бар. 3. Матур язу күнегүләрен башкару (.2 слайд). -Хәзер барыбыз да дәфтәрләрне ачтык. Бүгенге числоны, сыйныф эше дип язабыз.Баш һәм юл г.Г хәрефләрен язарбыз. Дөрес итеп утырдык.Матур итеп хәрефләрне һәм сүзләрне күчереп язабыз. II.Актуальләштерү. - Балалар, үткән дәресләрдә без сезнең белән нинди сүзләр белән танышкан идек? - Предметны белдергән сүзләр. - Алар нинди сорауларга җавап бирәләр? - Кем? Нәрсә? - Нинди сүзләргә без кем? дигән сорау куябыз? - Кешене белдергән сүзләргә. - Ә башка предметны белдергән сүзләргә нинди сорау куябыз? - Нәрсә? -Конэрс. Укучылар, сез үз алдыгызда дүрт карточка күрәсез. Һәрберегез берәр карточка алыгыз. Аны карагыз, әмма башкаларга күрсәтмәгез. Бу карточкадагы сүзләрнең нинди сорауга җавап булуын ачыклагыз. 15 с вакыт бирелә (15 с, кыңгырау.) - Класста сез ике почмак күрәсез. Берсе нинди7, икенчесе кем?. Үз сүзләрегез нинди булганга карап, тиешле почмакка барыгыз, үзегез белән карточкаларыгызны алыгыз. (Урыннарыннан торалар, урындыкны этеп куялар.) - Почмакларда үзегезгә пар табыгыз, аңа «биш» бирегез.Бер-берегезгә ни өчен шушы почмакны сайлавыгызны аңлатыгыз.. Сезгә 30 секунд вакыт бирелә. Озынрак буйлы укучы башлый. -Кем? почмагындагы иң кечкенә буйлы укучы әйтә. Ни өчен син бу почмакны сайладың? _Чөнки бу сүзләр кешеләрне белдерә. -Ә бу почмактан кемнең чәче ачыграк , шул укучы аңлатыр. - Рәхмәт, урыннарыгызга утырыгыз. III. Уку мәсьәләсен кую. 1. Сүзлек диктанты. - Хәзер сүзлек диктанты язып алабыз. Язганда бик уйлап, өйрәнгән кагыйдәләрне искә төшереп языгыз. Чөгендер, Камил, сыерчык, солы, тавык, Мусина,төлке, болыт, аю. - Балалар, бер-берегез белән дәфтәрләрне алмаштырып, язган сүзләрегезне экранга карап тикшереп чыгыгыз. Кемнәрнең бер дә хатасы чыкмады? Кемнәр хата җибәргәннәр?(3 слайд) - Бу сүзләрне язганда сезгә нинди кагыйдәләрне искә төшерергә туры килде? - о-ө хәрефләре сүзнең беренче иҗегендә генә языла. - Әйе. Бу кагыйдәгә кайсы сүзләр туры килә? - Чөгендер, солы, төлке, болыт. -Бик дөрес. Тагын нинди кагыйдәләрне әйтә аласыз? -Я, ю, е хәрефләренең язылышы. - Бу хәрефләрнең язылышы турында нинди кагыйдә бар? - Бу хәрефләр ике авазга билге булып йөриләр, ә язганда бер генә хәреф белән күрсәтәбез. - Бу кагыйдәгә кайсы сүзләр туры килә? - Сыерчык, аю. -Тавык сүзенең язылышы нинди кагыйдәгә туры килә? - В хәрефе в һәм w авазларын белдерә, язганда в хәрефе белән күрсәтелә. - Рәхмәт, укучылар. Безнең тагын нинди сүзләр калды? -Мусина,.Камил. - Алар нәрсәне белдерә? - Кешене. - Аларның язылышында нәрсәгә игътибар иттегез? - Алар баш хәрефтән язылган . - Димәк,безнең дәресебезнең темасы нинди булыр? - Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.(1 слайд). -Моннан нинди нәтиҗә ясап була? -Кеше исемнәре һәм фамилияләр баш хәрефтән башлап языла.(4 слайд) 2. Дәреслектән кагыйдәне уку. Әйдәгез әле, .дәреслекне ачып, кагыйдәне укыйк .Без әйткәннәр дәреслектәге кагыйдә белән туры килә микән?
- Ә хәзер агыйдәне парларда бер-берегезгә сөйләгез.
- Әйдәле, 1 нче төркемнең 4 нче укучысы сөйләп күрсәтсен.
- Молодцы, балалар,дөрес эшләдегез.
- Хәзер, балалар, ял итеп алырбыз., Фолоу зе лидер структурасын кулланырбыз..Һәр укучы лидер артыннан аның хәрәкәтләрен кабатлый, музыка туктагач. икенче укучы лидер була, аннары өченче һәм дүртенче укучылар.
- Сез әзерме? Сүзне 1нче төркемнең 2 нче укучысына бирәбез. 2 нче төркем нинди яңа сүзләр өсти ала?
- Сез әзерме? Хәзер 1 нче укучыдан башлап һәркайсыгыз төркемнәрдә үз җөмләсен бер-берегезгә укып күрсәтә. 1 минут вакыт бирелә.
- Сәзгә кемнәрнең җөмләсе ныграк ошады? Карточкаларыгызны миңа тапшырырсыз..
ТР Биектау муниципаль районы Ямаширмә гомуми белем мәктәбе
Татар теле
тема:
"Кеше исеме һәм фамилияләрдә баш хәреф"
Ярулина З.С.
2015