Внеурочное занятие Без-Юни дуслары

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Класстан тыш чара.

Тема:"Без - Юни дуслары".

Оештыру өлеше.

Музыка астында Юни керә.

-Сәлам, дуслар! Сезне күрүемә мин бик шат. Минем исемем Юни , канатлы ак барс малае мин.

А.б. Казан Универсиадасының талисманы - Юни кушаматлы канатлы ак барс малае. Канатлы ак барс - ТР ның милли символы. Ул Татарстан гербында да урын алган.

Универсиада турында презентация күрсәтү.

Кереш. Универсиада алдыннан без бүген " Күңелле стартлар" үткәрү өчен җыелдык. Шулай итеп, без бу залга спорт ярышларында катнашыр өчен килдек, чөнки без спорт яратабыз. Спорт ул - көч, сәламәтлек, ныклы тәртип, матурлык һәм күңелле ял. Спортта көчлеләр җиңә.

Көчле команданы ачыклау өчен түбәндәге составта жюри эшләр.

1.Командалар белән танышу ( исем, девиз)

1 нче команда: Командабызның исеме - "Көчлеләр"

Безнең девиз: "Берлектә көч"

2.Эстафета "Көнгерә".

Тупларны аяк арасына кыстырып йөгерү.



  1. Эстафета "Уңыш җыю".

Каршы якта 4 түгәрәк сызылган. Бер уенчыда чиләк һәм 4 кубик. Ул кубикларны берәрләп түгәрәкләргә куя. Икенче уенчы берәрләп җыя.

Өченче уенчы тарата. Дүртенче уенчы җыя.



  1. Эстафета "Без - туристлар".

Сигнал буенча уенчы рюкзакны кия, каршы яктагы урындыкка йөгерә, рюкзакны урындыкка куя, рюкзактан скакалканы ала, 3 тапкыр сикерә һәм кире кайта

  1. Эстафета "Озынлыкка сикерү".

Беренче уенчы старт сызыгына баса, урыннан сикерә, аяк артыннан билгелибез, икенчесе баса, сикерә. Шулай дәвам итә.

  1. Эстафета "Туплы хоккей".

Гимнастик таяк белән волейбол тубын йөртеп килү.

  1. "Бу - мин, бу - мин" уены.

Уңай җавапка "Бу - мин" дип, тискәре җавапка "Мин түгел" дип кычкыралар.

  • Кем һәрвакыт тормышта доктордан башка яшәргә әзер?(Бу - мин)

  • Кемнең сәламәт һәм күңелле буласы килми? (Мин түгел

  • Арагызда кайсыгыз физкультураны сөя? (Бу - мин)

  • Кем суыктан курыкмый, чаңгыда бик шәп йөри? (Бу - мин)

  • Ә кем көндезге ашын кәнфит, сагыздан башлый? (Мин түгел)

  • Я, әйтегез, кайсыгыз яшелчәләр яратмый? (Мин түгел)

  • Кемнәр икән соң алар физзарядка яратучылар? (Бу - мин)

  1. Эстафета "Керпе".

Каршы якта урындыкта урталай бүленгән бәрәңге һәм шырпылар ята. Һәр уенчы бер генә шырпы кадый ала.

  1. Эстафета
Каршы якта обруч ята. Беренче уенчы йөгереп бара, обручны ала, командага кайта һәм обручка икенче уенчы тотына. Әйләнеп йөгереп киләләр, өченчесе тотына. Уен шулай дәвам итә.

  1. Эстафета "Биатлон".
Урындыкта номер, башлык, перчатка тора. Уенчы номерны, башлык, перчатканы кия. Туп янына йөгереп бара, 1 тапкыр цельгә ата, тупны куя һәм кире йөгереп килә. Номер, башлык, перчатканы сала. Икенче уенчы шулай дәвам итә.
  1. Эстафета "Отжимание".
  2. "Баскетбол эстафетасы".

Командалар 1 м ара калдырып шеренгага тезелә.Капитаннарда баскетбол тубы. Сигнал буенча туп кулдан-кулга уңга тапшырыла. Ахыргы уенчы тупны 1 тапкыр сикертә һәм кире сулга бирә.

  1. Эстафета "Ядро этәрү"

Бөгәрләнгән газетаны ядро этәргән кебек итү. Төшкән урыннан икенче уенчы дәвам итә.

  1. Эстафета "Юнины җый"

Картонда ясалган Юни детальләргә бүленгән( баш, гәүдә, куллар, аяклар).

Уенчылар тезеләләр. Яннарында детальләр ята. Командалар алдында түгәрәк сызыла. Сигнал буенча уенчы теләсә нинди детальне ала, йөгереп барып түгәрәккә куя, кире кайта.

  1. Эстафета "Теннисист"

Шарны теннис ракеткасына куеп йөгерү.



© 2010-2022