Конспект урока

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Яр Чаллы шәһәре 13нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хуҗина Гөлгенә Мөхәммәтнур кызының ачык дәрес эшкәртмәсе.
Дәресләр циклының исеме: «Минем туган көнем» Дәрес темасы: «Туган көн - күңелле бәйрәм» Дәрес тибы: д/м сөйләм Үткәрү формасы: дәрес - бәйрәм. Дәреснең максатлары:
  • укучы балаларның татар телендә сөйләм һәм лексик-грамматик күнекмәләрен камилләштерүне күздә тотып, аларда аралашу ихтыяҗын тудыру өстендә эшне дәвам итү;

  • укучыларда татар теленә һәм халык иҗатына карата җылы хис-тойгыларны, бер-беренә карата ихтирамлылык тәрбияләү,укуда һәм хезмәттә үзләрендә белем-күнекмәләр булдыруга дәрт-теләкне үстерү;

  • укучыларның темага карата булган белемнәрен тулыландыру, танып белү активлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләмнәрен киңәйтү;


Җиһазлау: компьютер;телефоннар; укучыларның иҗади эшләре - котлау открыткасы; бүләкләр; татар халкының милли бәйрәм ризыклары; шарлар белән бизәү.
Дәрес барышы.
  1. Оештыру моменты.
Дәреснең темалары, максатлары белән таныштыру. - Без сезнең белән «Минем туган көнем» дип аталган зур бер теманы тәмамладык. Кабатлау дәресе күңеллерәк булсын өчен, анны дәрес - бәйрәм итеп үткәрик. (1слайд)
  1. Төп өлеш.
1. - Димәк, безнең дәрестә нинди бәйрәм? - Туган көн бәйрәме. - Синең туган көнең кайчан? - Минем туган көнем 18 октябрь. - Яхшы. Календарьга күз салсак, бүген безнең ничәнче число? - Егерменче октябрь. - Ә октябрь аеның 18нче көне безгә нинди яңалык алып килде? - 1999нчы елның 18 октябрь көнендә, эшче Назаров Виктор һәм укытучы Назарова Анна гаиләсендә дөньяга кыз бала килә.Аңа Дарья исемен кушалар. Даша безнең белән бишенче сыйныфта укый. Аңа 11 яшь тулды. Без аны туган көне белән котлыйбыз. Даша: бик зур рәхмәт. Әйе, ул бала - мин. Әнием болай ди: туганда, авырлыгың 2килода 950грамм, буең 54см идее. Таныш булыгыз, бу минем кечкенә чагым. (2слайд) Дусларым! (3слайд) Җитнең матур җирендә Татарстанда торам мин. Малайлар һәм кызлар! Сезне кунака чакырам мин.
2. - Бик зур рәхмәт. Әйдәгез Дашаны бәйрәм өстәле әзерләргә җибәрик. Менә безне Даша туган көнгә үзе чакырды. Ә туган көнгә чакыруның тагын нинди формаларын беләбез? - Телефон аша яки чакыру открыткасы язу. - Дөрес. Телефон аша сөйләшкәндә нинди сөйләшү булырга мөмкин?
Диалог: - Алло, Исәнмесез. Мин Оля. Миңа Алсу кирәк иде. - Исәнме, Оля. Хәзер чакырам. - Исәнме. - Алсу, сәлам. Бу мин - Оля. Мин сине бүген кичке сәгать алтыга туган көнемә чакырам. - Рәхмәт, килермен.
3. - Яхшы. Без туган көнгә чакырулы. Әзерләнә башлыйк. Иң башта бу бәйрәм белән якыннанрак танышыйк әле. Ирина белән Игорь бу темага проект әзерләделәр. Аларны тыңлыйк. ( проект презентациясе)
4. - Менә сезгә бер ситуация: Даша сезне кунакка чакырды. Аңа бүләк алып барырга кирәк. Әниегездән киңәш сорагыз. - Әни, Дашага нинди бүләк алып барырга? - Дөрес. Ә туган көнгә нинди бүләкләр алып барырга була? - Туган көнгә китаплар, уенчыклар, уку - язу әсбаплары бүләк итәргә булла.
5. - Бик яхшы. Бүләк тә булды. Аудирование. - Бер диалог тыңлап үтик. - Максим, син Дашаның туган көненә барасыңмы? - Әлбәттә, барам. Ә син, Саша? - Мин дә барам. Әни матур бүләк тә алып кайткан. - Минем дә бүләгем бар. Ул баллы бүләк. Даша бик тә шоколад ярата бит? - Яхшы булган. Әйдә, дустым, туган көнгә киттек. - Укучылар, малайлар нәрсә турында сөйләштеләр? ( Җаваплар рус телендә дә булырга мөмкин )
6. - Без дә тиздән туган көнгә китәрбез. Ә хәзер карыйк әле, Даша ничек әзерләнә микән? - Даша нишли? - Даша табын әзерли. Даша: уртага тәлинкә куям, уң якка кашык куям, уң якка чәнечке куям, сул якка пычык куям.
7. - Молодец, Даша. Ул бәйрәмгә әзер. Әйдәгез без дә кузгалыйк. ( Дәресне аш өстәле артында дәвам итү. ) Даша: Кунаклар, Өстәл янына рәхим итегез!. Зинһар өчен утырыгыз!.(балалар утырыша)
8. - Менә без табын артына утырыштык. Әдәп кагыйдәләрен искә төшерер вакыт җитте. Табын артында нишләргә ярамый? ( инф.+ярамый структуралы җөмләләр төзү аша, кагыйдәләрне кабатлау.) Нишләргә ярамый? (4слайд) - Табын янында сөйләшергә ярамый; - Авызны чапылдатырга ярамый; - Тиз ашарга ярамый; - Алдан ашый башларга ярамый; - Ризыкны сайланып утырырга ярамый.
- Яхшы. Без бит кунакларны кыстау формаларын да өйрәнгән идек әле. Аларны искә төшерик инде. (5слайд) - Я инде, тагын бер чынаяк чәй эч! - Тавык итеннән авыз ит! - Бәлешне ашагыз әле! - Чәкчәк белән сыйланыгыз әле! - Өчпочмактан авыз итегез! - Ашыгыз тәмле булсын!
9. - Өстәл өстендә күп төрле ризыклар бар. Ниндиләр? - Кыстыбый, өчпочмак, бәлеш, һ.Б. - Болар нинди ризыклар? - Татар халык ашлары. - Бу ризыклар ничек әзерләнә микән? Бәлеш пешерү турында безгә Инна сөйлим ди. (презентация)
10. - Әйдәгез, хәзер котлаулар өлешенә күчәбез. Алдагы дәресләрдә без котлау открыткалары ясаган идек. Сүзне Вероникага бирәбез. Кадерле дустыбыз, Даша! Сине туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа сәламәтлек, бәхет, яхшы билгеләр телибез. Әти- әниеңне тыңла, яхшы укы! Синең сыйныфташларың! - Бүләкләрне бүләк итәбез.
  1. Йомгаклау.

11. - Сез беләсез, бәйрәмдә күп кенә төрле уеннар уйныйлар. Шуларның берсен без дә уйныйбыз. Ул Ак калач дип атала. Әйдәгез уйныйбыз. Дашаның туган көненә Без пешердек ак калач. Менә шундый ул биек, Менә шундый тәбәнәк. Менә шундый киңлектә Менә шундый тарлыкта. Ак калач, ак калач Теләгәнеңне ал да кач! ( татар бию көе уйный, биеп алалар)
12.- Бәйрәмебезне матур шигырьләр белән тәмамлыйсы килә. 1) Бәйрәмнәр килә илгә, Бәйрәмнәр килә өйгә, Бәйрәмнәр килә сезгә, БӘйрәмнәр килә безгә. Китерә ул кунаклар, Пешертә ул коймаклар. Яңа күлмәк тектерә, Үзен озак көттерә.
2) Бәйрәмсез бик күңелсез бит- Күңелсездер сезгә дә. Бәйрәмнәр кирәк безгә дә, Кирәк һәммәбезгә дә! Бәйрәмнәр бетмәс бер чакта , Балачаклар бар чакта!!!

© 2010-2022