- Преподавателю
- Начальные классы
- Классный час на тему Шифалы үсемлекләр
Классный час на тему Шифалы үсемлекләр
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Гимранова Г.В. |
Дата | 18.12.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Мөслим муниципаль районы
Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбе
Шифалы үсемлекләр
( Класс сәгате эшкәртмәсе )
Башлангыч сыйныфлар укытучысы
Гыймранова Гөлнара Вәли кызы
Максат: - укучыларны туган ягыбызда үсүче файдалы җиләк-җимешләр, шифалы үләннәр белән таныштыру, куллану, саклау чараларына өйрәтү;
- укучыларга сәламәтлекләрен сакларга, ныгытырга киңәшләр бирү;
- табигатькә сак караш тәрбияләү.
Материал: "Әдәплелек дәресләре" 120 бит, Разниковскийның "Бакчадагы дару үсемлекләре" китабы, "Салават күпере" № 7,8 / 1998; Илгизәр Солтан шигырьләре - "Сабантуй" № 158, 2003 ел; "Зеленая аптека Татарии" Л.С. Соболева, И.Л. Крылова. Күрсәтмәлелек: төрле кайнатмалар, фиточәй, җимешләр, киптерелгән үләннәр салынган посылка.
Класс сәгате барышы.
- Хәерле кән, балалар. Кәефләрегез ничек? Хәлләрегез әйбәтме?
- ...
- Укучылар, сез кичә мәктәптән кайтып киткәч, хат таратучы посылка китерде. Мин сездән башка ачмадым инде. Адресында 2 нче сыйныф укучыларына дип язылган. (Адресны уку, тартманы ачу.)
- Балалар, монда хат бар. Ягез, укып китик әле.(хат уку)
- " Исәнмесез, кадерле балалар. Сезнең белән хушлашканнан соң бик күп көннәр үтте. Сез инде икенче сыйныфта укуыгызны дәвам итәсез. Хәлләрегез яхшыдыр дип уйлыйм. Ләкин балалар, тиздән салкын кыш җитәр, көннәр суытыр, сәламәтлекләрегезне берүк саклый күрегез. Сезгә үземнең күчтәнәчләрне җибәрәм. Аларны ашагыз, таный өйрәнегез. Мин җибәргән күчтәнәчләрне ашасагыз, чирләмәссез. Сәлам белән " Җәй".
- 1. Балалар, бу нинди үлән?
- Мәтрүшкә.
- Дөрес, балалар. Мәтрүшкәнең файдалы яклары турында нәрсәләр беләсез, сез аны кулланганыгыз бармы?
- Кайсыгыз мәтрүшкәләр турында шигырь белә?
- 2 нче укучы:
- 3 нче укучы:
2. (Укучыларга кайнатманы күрсәтү һәм тәме буенча җиләкне таныту. )
- Бу кайсы җимеш кайнатмасы?
- Дөрес, балалар, карлыган кайнатмасы. Аның кызылы да, карасы да, агы да була.
- Тагын карлыганны ничек кулланасыз ?
- Кайнатмасын, кипкән көе, туңдырган килеш кулланабыз, яфракларын чәйгә салабыз.
- Дөрес, балалар, җиләк - җимешләр арасында иң нык файдалысы - карлыган. Аны кулланган кешегә хәтта грипп та куркыныч түгел. Шуның өчен өйләрдә карлыганны өстәлдән өзмәгез.
- 4 нче укучы:
- - Бу кайнатманы кайсыгыз таный?
- Миләш кайнатмасы.
- Әйе, бу кызыл миләш кайнатмасы. ( Авыз итеп карау)
- Миләшне өйләрегездә кулланасызмы?
- ...
- Табигатебездә бүгенге көндә дә миләшнең җимешләрен җыярга була. Миләштә кеше өчен файдалы витаминнар күп. Бу җиләкләр эч йомшарткыч буларак һәм кан киткәндә кулланыла. Балалар, ә кайда үскән миләшнең җиләкләрен без күбрәк җыярга тиешбез?
- Урман яннарында үскән агачлардан.
- Дөрес, балалар, чөнки урман янында һава саф, тузан юк.
- Тагы үзегез нинди шифалы үләннәр беләсез?
- ...( бака яфрагы, үги-ана яфрагы, ...)
- Җәй безгә бик күп җимешләр җибәргән. Хәзер табышмакка җавап тапсак, шуларның берсен белербез.
5 нче укучы:
Тәбәнәк кенә куакта,
Җилдә җилфердәп үсәм.
Ал, кызыл, ефәк кебек мин,
Хәйран калырсың күрсәң.
"Күкрәгемә кадыйм", - димә,
Сабакта - очлы угым.
Өзәргә теләсәң әгәр,
Чәнчеп алырмын кулың. ( Э. Мөэминова )
-
Гөлҗимеш.
-
Дөрес, балалар, бу гөлҗимеш.
-
Балалар, җәй безгә үлән чәе дә җибәргән. Әйдәгез, авыз итик әле. Бу чәйгә нинди үләннәр салынган, шуларны әйтик әле.?( Балаларга фиточәй бирелә)
-
Юкә чәчәге, җиләк, карлыган яфрагы, бөтнек.
-
Үсемлек чәйләре көчле, чыдам һәм зирәк итеп тою мөмкинлеге бирә, алар сәламәтлек өчен бик файдалы. Ләкин бик күп һәм бик еш кулланырга киңәш ителми. Тагын үсемлекләр турында нинди шигырьләр беләсез?
-
6 нчы укучы:
Җир җиләкләре.
Җир җиләкләре кибә
Өлгермичә, яшь килеш.
Күктә тургай хафалана,
Бу ни эш? - дип, - бу ни эш?
Яңгыр юк шул, яңгыр юк,
Бөтен хикмәт яңгырда.
Озак яңгыр яумаганга
Борчыла шул тургай да.
Җир җиләкләре кибә
Яңгыр яу, яу, ти - зе - рәк,
Тургайга да, миңа да
Тәмле җиләкләр кирәк.
-
Балалар, сезгә җәй бер уен да җибәргән. Мин мәкальнең яртысын укыйм, ә сез дәвам итәргә тиеш.
-
Саф һава - ( тәнгә дәва)
-
Сәламәт тәндә - ( сәламәт акыл)
-
...
( Йомгаклау)
- Балалар, җәйгә рәхмәт әйтик. Ул җибәргән үлән һәм җимешләр белән танышуыбызны дәресләрдә дә дәвам итәрбез. Өйләрегездә кулланырсыз дип ышанам. Кеше - табигать баласы. Без көн саен табигать белән аралашабыз. Ул безне ашата, эчертә, туендыра, киендерә. Шуның өчен дә табигатьне сакларга кирәк. Табигатебез сәламәт булса гына, без сәламәт булырбыз. Үзебезнең сәламәтлек турында яшьтән үк кайгыртыйк.