Сценарий праздника «Сау бул, Әлифба»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы

Кайбыч районы мәгариф бүлеге

МБОУ "Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбе"




Сыйныфтан тыш чара


"Әлифба бәйрәме"








Башкарды: башлангыч сыйныф укытучысы

Мөхетдинова Алсу Назым кызы.

Февраль 2013

Әлифба бәйрәме Максат: Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү. Җиһалау: интерактив такта, плакатлар, төсле кәгазьләрдән киселгән билгеләр, магнитофон

Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .

Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .
Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары керә .
Укытучы: Кадерле укучылар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез - Әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.

1 Алтын яуган көзге көндә 2. Бүген бездә зур тантана

Тыйнак үттек класска. Моңсу да ул, ямьле дә

Әлифбаны кулга алдык Әлифбабыз китә бездән,

Әй,сөендек шул чакта. Бу көн калыр хәтердә.

3. Тышта кыш булганда 4. Бүген сезнең алда без

Без җыелдык бәйрәмгә. Зур сынаулар үтәрбез.

Безнең шатлык эчкә сыймый Үзебезнең осталыкны

Сезгә ничек сөйләргә? Сезгә дә күрсәтербез.

5 . Зур ярдәм итәр безгә

Дәрестә алган белем.

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән белем.
ҖЫР: "Мәктәптә бәйрәм бүген"
Укытучы: Бүген без сезнең белән сәяхәткә чыгарбыз. Безнең кораб сәяхәткә әзер. Капитаныбыз булыр Альберт.Корабка исем кирәк бит. Табышмакларны чишсәгез, исемен дә белерсез. ( су өстендә төнбоеклар, артына табышмаклар язылган, хәрефләрдән ӘЛИФБА сүзен төзиләр)

А :Охшаган ул ракетага, Ә: Әни диеп телем ачылган

Ул басуда,баганада. Әни сөйгән, назлаган

Аны белә һәрбер бала: Кайсыбыз соң дәфтәренә

Алфавитны башлый ич...("А") Бу хәрефне язмаган.

И Бу хәреф ипидә бар , Ф Ябалакның зур күзләре

Бар ул ил һәм иректә . Ялтырый караңгыда.

Бу хәреф икелегә Бер хәрефкә бик охшаган

Укымаска өйрәтә . Туп - туры караганда .

Б Бәр барабан , уйна быргы , Л: Әгәр түбәгә карасаң

Бар кешеләр ишетсен . Алдында да шул хәреф

Моннан башка бәйрәм югын Артында да шул хәреф

Барчасы күреп китсен . Нинди хәреф икәнен

Беләсең син уйласаң

Укытучы: Кем бу хәрефләрдән сүз төзи?

( укучылар Әлифба сүзен төзи.)

Укытучы: Менә безнең корабның исеме дә булды , кузгалдык юлга. Капитан: Без сәяхәткә әзер. Тик без үзебез белән белем иленә юл ачучы тылсымлы ачкычны да алабыз, ул безгә ярдәм итәр. Команда - Заринә, Язилә, Зөлфия, Азалия корабка утырырга. Белем иленә сәяхәтне башлыйбыз.
Музыка яңгырый.
Капитан:Алда бер утрау,белем иленә килеп тә җиттек микән? 1 укучы: Юк, монда бит Хәрефләр иле дигән. Укытучы: Сезгә хәрефләр турында сөйләргә туры килер. Менә сезгә табышмак Аз да түгел, күп тә түгел, Утыз тугыз төп- төгәл. Тәртип белән тезегез, Рәттән әйтеп бирегез, Аны белә һәр бала, Бу рәт ни дип атала? (Алфавит) Кем кайсы хәрефне Бигрәк ошатты. Я, әйтеп бирегез Ачмыйча китапны.
Укучылар яраткан хәрефләре турында шигырьләр сөйлиләр. Я хәрефе яшьлектә А хәрефе алмада Я хәрефе яшәүдә А хәрефе агачта Я хәрефе бик кирәк А хәрефен яратабыз Язилә диеп дәшәргә. Өйрәнәбез иң башта.
Үзе хәреф, Бу мәктәпкә ни булган Үзе сан - Мәктәп к белән тулган Бик аз гына Санасаң. Карандаш, каләм,китап (3 хәрефе, өч саны) Кайчы,кәгазь һәм картон. «Т»-антенна түбәдә: Бөтенесен күрә, ишетә. Телевизорныкабызабыз Мәктәптәнкайтыпкерешкә.
Җыр: Алфавит Укытучы: Бу сынауны уңышлы үттегез. Кузгалыгыз юлга. Капитан: Команда юлга кузгалдык

Музыка уйный. Капитан:Алда тагын бер утрау,белем иленә килеп тә җиттек микән? Укучы: Юк, монда бит Дуслык диеп язылган. Безне бит Әлифба дус-тату булырга да өйрәтте. Һәммәбезнең үз урыны Барыбыз да кирәкле Безне Әлифба китабы Дус булырга өйрәтте

  1. Өйрәтте Әлифба безне 2. Кызларны ул зур ярдәмче

Табигатьне сөяргә. Булышчы булсын диде.

Кечкенә дусларыбызга Эшләгән һәрбер эшләре

Бул син, дустым, дияргә. Елмаеп торсын диде.

  1. Ә малайларга әлифба 4 . Курыкмаска салкыннан,

Өйрәтте җитез булырга. Яңгыр, яшен, карыннан.

Батыр, кыю кешеләрдән Дус булсагыз, яратсагыз,

Үрнәк алып торырга Файда тияр барыннан.

5 . Өйрәтте чиста булырга, 6. Әгәр ничәү дисәгез

Пөхтәлекнесакларга, Без класста бишәү.

Усал, ямьсезләрдән безгә Аерылмас дус булып

Кечкенәләрне якларга. Тату булып үсәбез.



Капитан: Команда юлга кузгалдык

Музыка уйный.

Укучы: Карагыз, кара алда тагын бер утрау күренә. "Тапкырлар" диеп атала.

Укытучы:

Кем зирәк, кем тапкыр икән?

Сынап карыйк әйдәгез!

Сез җавапларны табыгыз.

Без табышмак әйтәбез.

1.Әлифбадан икенче өйрәнгән хәрефегез нинди?

2.Иң ахырдан нинди хәреф өйрәндегез?

3.Нинди хәрефләр аваз белдерми?

4.Нинди хәрефнең баш хәрефе юк?

5. Агач түгел-яфраклы,

Тун түгел-тегелгән.(Китап)

6.Мәктәптә һәр көн нәрсәдән башлана? (звонок)

7. Иң көтеп алган вакыт мәктәптә? (тәнәфес)

8.Сумка тотып керәсең. Белем төяп чыгасың. (мәктәп)

Мәкальләр: мин беренче өлешен әйтәм , сез калганын.

1)Минем илем - урманлы ил.

Туган илем - туган анам.

Данның төбе- хөрмәт,

Хөрмәтнең төбе- хезмәт.

Китап - белем чишмәсе


Укытучы: Бу сынауны уңышлы үттегез. Кузгалыгыз юлга.

Капитан: Команда, юлга кузгалдык

Укучы: Карагыз, кара алда тагын бер утрау күренә. "Укучы" диеп атала.

Укытучы: Әйтегез әле, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?

  • Укырга

  • Язарга

  • Санарга

  • Дус,тату булырга

  • Җырларга

  • Биергә

  • Туган илне сөяргә

Ә нәрсә өйрәтте сезне? ӘЛИФБА

ҖЫР: Укучылар маршы


Укытучы: Бу сынауны уңышлы үттегез. Кузгалыгыз юлга.

Капитан: Команда, юлга кузгалдык

Укучы: Карагыз, кара алда тагын бер утрау күренә. "Туган тел" диеп атала.

1. Нигә безгә куанмаска Туган тел - иң әйбәт шигырь

Без бит инде зур үстек Туган тел - иң әйбәт җыр

Әлифбаны тәмамлап Туган тел - иң әйбәт китап

Туган телгә күчтек. Туган тел - иң якын тел

Туган тел - иң татлы тел. Татар теле - туган тел

Туган тел - иң тәмле тел. Безгә газиз булган тел.

Тәмле дип телең йотма, Атаң- анаң. Әби- бабаң

Туган телне онытма! Сине сөя торган тел.

Туган тел ул бездән соң

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.


Рәхмәт, Туган тел, сиңа Безгә килүең өчен Дуслашырбыз, серләшербез Белем алып үтәр безнең Туачак һәр көнебез.

Укытучы. Балалар, Туган тел сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.

Җыр: Туган тел Укытучы: Бу сынауны уңышлы үттегез. Кузгалыгыз юлга.

Капитан: Команда, юлга кузгалдык

Укучы: Карагыз, кара алда тагын бер утрау күренә. Белем иле диеп язылган.

Укытучы: Белем иленә килеп тә җиттегез. Юлны уңышлы узар өчен сезгә нәрсә ярдәм итте?

Укучылар: ӘЛИФБА.

УКУЧЫ:Әлифба - телнең ачкычы белем иленең тәүге баскычы.

1 сентябрьдә сезгә бирелгән ачкыч бик ярдәм итте -Белем иленең ишекләрен ачты.

1 сыйныфка керүче балаларга ачкычны бирәләр.

Укытучы: Кадерле укучылар! Әлифба - сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.


  1. Әлифба, син алып кердең 2.Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз

Безне белем иленә. Олы бәйрәмең өчен.

Тырышлык та, ялкаулык та Тагын да күп белер өчен

Шушы илдә күренә. Беркем кызганмас көчен

3.Өйрәттең укырга син, 4.Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

Кадерлем-Әлифбам. Бәлки юлларым китәр еракка.

Инде китәрсең миннән, Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,

Ә мин сине онытмам. Сине онытмам, дустым Әлифба!

5 . Сине укып бетерсәк тә, 6.Табиб, игенче, шагыйрь булырбыз

Күңелләрдә калырсың. Бик озын-озак юллар узарбыз.

Синсез белем дөньясына Кайда йөрсәк тә, кемнәр булсак та,

Юлны ничек табарсың? Күңелдә һәрчак җан дус - Әлифба! Җыр: Әлифба Укытучы: Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Сезнең дә аларга әйтер сүзегез бардыр

Әти-әниләр котлый.

Укытучы. Укучыларым, кунакларыбыз алдында соңгы сүзебезне әйтик.

Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.

ук. Сезнең алда без

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

"2" ле алмаска,

Тырыш булырга,

"5" кә укырга.

Укытучы: Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

Өйрәтте сезне Әлифба

Туган илне сөяргә

Биергә дә , җырларга

Дус һәм тату яшәргә.

Әлифбаданбашлапкиттегез

Юлныбелемиленә

Зурбелемлебулыпүсеп

Кеше булыгыз сез илегездә.

(Бүләкләртапшыру)







,

Сценарий праздника «Сау бул,Әлифба»

Артта калды авыр хезмәт

Иҗекләп сүзләр төзү

Бу дипломнар сезгә бүләк

Бу инде - олы җиңү!



Кадерле Нәни дустым!

Бүген син беренче китабыңның соңгы битен яптың. Саубуллашу мизгелләре дә килеп җитте. Без бергәләп матур итеп укырга һәм дөрес итеп язарга өйрәндек. Ирешелгәннәрдә генә тукталып калма, яңадан-яңа үрләр яула. Киләчәккә матур өметләр, хыяллар кор һәм шуларга иреш!

Синең беренче билгеләрең:



  • Ручка тоту -5

  • Дөрес утыру - 5

  • Хәрефләрне тану - 5

  • Хәрефләрдән сүзләр төзү - 5

  • Иҗекләп уку - 5

  • Рәсем буенча хикәя төзү - 5

  • Укытучыны игътибар белән тыңлау - 5

  • Хәрефләрне яза белү - 5

Сценарий праздника «Сау бул,Әлифба»

Беренче укытучың: Мөхетдинова А.Н.

Әлифба бәйрәме февраль 2013 ел






Җыр: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"

Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Бишкә бишне кушарга,

Хәрефтән сүз ясарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Белер өчен бик күпне,

Яратырга китапны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Таңнар ничек атканын,

Кояш ничек батканын

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Табарга утрауларны,

Биек-биек тауларны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Өтер белән ноктаны,

Кайчан кайда куярга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Дуслык кадрен белергә,

Сузылсын дип гомергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Җыр:"Әлифба"

1.И,Әлифбам,син тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.

Укырга да өйрәттең,

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле,син туган телемнең

Алтын ачкычы.

2.И,Әлифбам,син кулымда

Балкыйсың нәкъ нур булып.

Һәр баланы зур бәхеткә

Илтүче ак юл булып.

3. И,Әлифбам,син тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.

Җыр "Укучылар маршы"

Кем укуда иң оста,

Китап-дәфтәре чиста?

Ул бала-уңган бала,

Укучы дип атала.

Кем булыша зурларга,

Кем бик оста җырларга?

Ул бала -уңган бала,

Укучы дип атала.

Кем ярата кошларны,

Кемнең бик күп дуслары?

Ул бала -уңган бала,

Укучы дип атала.

Җыр " Әлифба"

Әлифба,әлифба, беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә зур бөйрәм шикелле!

Әлифба,әлифба, китәсең бит инде.

Җыр итеп җырлыйбыз, иң соңгы битеңне.

Иң якын дустыбыз булдың син гел безнең

Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен.

Әлифба,әлифба, китәсең бит инде.

Җыр итеп җырлыйбыз, иң соңгы битеңне.



© 2010-2022