Открытый урок Транспорт чаралары. Транспортта йөргәндә иминлек кагыйдәләре

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мамадыш муниципаль районы

"Кече Кирмән төп гомумбелем

бирү мәктәбе"

Тема: Траспорт чаралары.

Транспортта йөргәндә иминлек кагыйдәләре.

Открытый урок Транспорт чаралары.Транспортта йөргәндә иминлек кагыйдәләре.

Беренче квалификацион категорияле башлангыч класслар укытучысы Мубаракшина Энҗе Ясавиевна



Дәрес планы

Тема: Транспорт чаралары. Транспортта йөргәндә иминлек кагыйдәләре.

Максат: 1. Укучыларны транспорт чаралары белән таныштыру, "җәмәгать транспорты ", " пассажир " төшенчәләрен аңлату; җәмәгать транспортында барганда, кергәндә һәм чыкканда үтәргә тиешлә кагыйдәләрне өйрәтү.

2.Укучыларның күзәтүчәнлеген , игътибарлыгын арттыру.

3.Урамда һәм җәмәгать транспортында үз - үзеңне әдәпле тоту сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау: Юл билгеләре макетлары, ребуслар, плакатлар, уенчык машиналар, презентация.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

II. Актуальләштерү.

- Әйдәгез әле, укучылар, дәресебезне ребус чишүдән башлыйк.

Открытый урок Транспорт чаралары.Транспортта йөргәндә иминлек кагыйдәләре.,,,,,,,, Открытый урок Транспорт чаралары.Транспортта йөргәндә иминлек кагыйдәләре. , Открытый урок Транспорт чаралары.Транспортта йөргәндә иминлек кагыйдәләре.,,

тротуар

- Бу ребуста нинди сүз яшеренгән, укучылар?

- Дөрес, балалар,ә ни өчен кирәк соң безгә тротуар? (җәяүлеләр юлы)

- Җәяүлеләр нинди кагыйдәләр үтәргә тиеш соң?

(тротуардан йөрергә, юлны аркылы чыкканда уңга һәм сулга карарга ).

III. Физкультминут.

Тротуардан атлыйбыз

Кагыйдәне саклыйбыз.

Урам аша чыкканда

Уңга- сулга карыйбыз.

Открытый урок Транспорт чаралары.Транспортта йөргәндә иминлек кагыйдәләре.

IV.Яңа теманы үзләштерү.

Транспорт чараларына табышмаклар әйтелә.

1. Асфальт өстеннән чаба эче тулы бала - чага. ( автобус. )

2. Арбасы бар, аты юк

Утырсаң алып китә

Көче йөз атка җитә. (машина. )

3. Каладагы үгезләрнең

Пар сукмакта мөгезләре.

Сукмактан чыкса мөгез,

Шып туктар чапкан үгез. ( троллейбус. )

4. Олы күзле кара айгыр

Кырык арба тартадыр. ( поезд. )

- Нәрсә дип атыйбыз без боларны?

Транспорт чаралары.

-Әйе, ә хәзер өстәлдәге транспорт чараларын группаларга бүлеп чыгарга кирәк. Ничә группа булыр.

Открытый урок Транспорт чаралары.Транспортта йөргәндә иминлек кагыйдәләре.

1 укучы биремне эшли.

5 группа: автомабиль, су транспорты, җанлы ( ат ), тимер юл, һава транспортлары.

Картина күрсәтү.

-Димәк, 5 группага аердык. Бу төр транспортларның кайсыларына пассажирлар утыра ала? Кем ул пассажир?

-Бу транспортларны без " җәмәгать транспортлары " дип атарбыз.

-Күп еллар элек бүгенге техника булмаганда пассажирлар нәрсә ярдәмендә йөргәннәр.

Открытый урок Транспорт чаралары.Транспортта йөргәндә иминлек кагыйдәләре.

Открытый урок Транспорт чаралары.Транспортта йөргәндә иминлек кагыйдәләре.

-Әйе, атлы карета. ( рәсем күрсәтелә ) Аларны " омнибус " дип йөрткәннәр. Еллар узган, техника үсеш алган һәм кешеләр трамвай уйлап тапканнар. " Бус " - " карета для всех " дип атала, ә " трамвай " сүзе безгә Англиядән керә. Еллар узгач тагын яңа транспорт төре уйлап табалар. Ул - метро дип атала. 1861 елда Англиядә, 1935 елда Мәскәүдә төзелә. Бүгенге көндә башкалабыз Казанда да метро бар.

Схема эленә, анализ ясала.

-Димәк, автобус, трамвай, троллейбус җәмәгать транспортына керә.

-Укучылар, әгәр без хәзер Казанга барырга уйласак, кайсы транспортка утырыр идек. ( автобус ) Казанга барабыз дип хис итегез. Безгә юл билгеләре очрый. (Казан турында кечкенә генә әңгәмә. ). (Юл билгеләре күрсәтелә, укучылар әйтеп бара)

Открытый урок Транспорт чаралары.Транспортта йөргәндә иминлек кагыйдәләре.

Светофор күрсәтелә, кызыл төс.

V. Физкультминутка.

Алга таба барабыз. Выж - ж, выж - ж, выж - ж, ( кул )

Тиз йөри машинабыз .Юл тап- тап-тап.Юл тап- тап-тап ( аяк )

Тавыш еракка җитә. Уу - уу - уу.Уу - уу - уу

Бик күп җирләрне үттек. Тип - тип - тип.Тип - тип - тип ( куллар )

-Менә без Казанга килеп җиткәнбез. Җәмәгать транспортлары билгеле бер урында гына туктый ала. Ул нинди урын, ничек атала ? Шул билгене кем эзләп таба ?

VI. Узган материалны ныгыту.

-Әйдәгез,бездә тукталыш ясыйк әле. Биремнәр эшләп китик.

1.Тестларны эшләү.

1.Поездны кем йөртә.

  1. шофер
  2. машинист
  3. летчик

2. Җиңел автомобильнең алгы утыргычына ничә яшьтән рөхсәт ителә.

  1. 10 яшьтән
  2. 12 яшьтән
  3. 14 яшьтән

3.Юлны аркылы чыкканда җәяүле кайсы якка карарга тиеш.

  1. уңга
  2. сулга
  3. кайсы якка булса да ярый.

4.Светофорның кайсы төсе кисәтә?

  1. яшел
  2. кызыл
  3. сары

2.Карточкада бирем.

Карточкаларда юл чатлары схемасы бирелә. Шуларга тиешле юл билгеләре тамгасын куеп чыгарга. ( юл билгеләре хезмәт дәресендә эшләнде ).

Открытый урок Транспорт чаралары.Транспортта йөргәндә иминлек кагыйдәләре.

3. Кагыйдәләрне әйтү.

" Трамвайда " дигән шигырь укыла.

-Малай дөрес эшләгәнме? Ни өчен?

-Укучылар, без нинди кагыйдәләр үтәргә тиеш соң транспорт эчендә утырып барганда, кергәндә һәм чыкканла. ( укучылар җавап бирә )

VII. Йомгаклау өлеше.

Дәресебезне ребус чишүдән башлап җибәргән идек, әйдәгез ахырын да ребус чишеп тәмамлыйк.

Открытый урок Транспорт чаралары.Транспортта йөргәндә иминлек кагыйдәләре.

" Юлда йөрер өчен дә акыл кирәк ".

-Чыннан да, укучылар, юлда йөрер өчен безгә бик күп нәрсәләрне белергә өйрәнергә кирәк икән. ( Билгеләр куела, дәрес тәмамлана) .



© 2010-2022