- Преподавателю
- Начальные классы
- План урока по математике Өчурынлы түгәрәк саннарны исәпләүләрне ныгытабыз
План урока по математике Өчурынлы түгәрәк саннарны исәпләүләрне ныгытабыз
Раздел | Начальные классы |
Класс | 2 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Фатихова С.Д. |
Дата | 16.11.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе
Математика
Тема: Өчурынлы түгәрәк саннарны
исәпләүләрне ныгытабыз
Арча районы Г.Тукай исемендәге
Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе-
нең башлангыч класслар укытучысы
Фатихова Сәрия Дамир кызының
2 нче класста математикадан теленнән
ачык дәрес эшкәртмәсе.
Тема: Өчурынлы түгәрәк саннарны исәпләүләрне ныгытабыз
Тема максаты: Өчурынлы түгәрәк саннарны кушу,алу һәм чагыштыруларны
ныгыту,тапкырлау таблицасын искә төшерү. Фикерләү сәләтен үстерү. Игътибарлылык,мөстәкыйльлек , укуга кызыксыну,бер-береңә ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияләү
Төп төшенчәләр: өчурынлы саннар, тапкырлау,кушу,алу,чагыштыру
Предметара: әдәби уку.
Эш формасы: индивидуаль, күмәк, төркемләп.
Материал: 1.А.Л.Чекин 2 сыйныф өчен математика дәреслеге , Казан"ТАРИХ"2012
Җиһазлау:,проектор,сигнал карточкалары, презентация,төрле төстәге фишкалар, тест биремнәре
I этап Эшкә кызыксыну тудыру
Укытучы эшчәнлеге:
1.Сәламләү.
-Елмаеп карагыз дөньяга
Рәхәт бит яшәве, шулаймы?!
Елмаеп яшәсәң көн саен,
Укырга,уйларга бик җайлы.
2. Укучылар бер-брегезгә карап елмаегыз да матур итеп утырыгыз.
3.Дежур укучыны тыңлау.
4. Хәтер үстерү (презентация) Слайдларда төрле геометрик фигуралар, төрле предметлар күрсәтелә, алдагы слайдлардан күрсәтелгәнне табарга
Укучы эшчәнлеге:
-Елмаерга өйрәнергә кирәк,
Ачулыга бездә урын юк.
Матур сүзләр әйтеп елмаегыз,
Андый сүзләр бездә бик тә күп.
.
-Дежур укучының җавабы тыңлана.
- Укучылар җавапны сигнал карточкалары белән күрсәтәләр.
II этап Белем һәм күнекмәләр булдыру
Сингапур структурасы .Конэрс.
Укытучы эшчәнлеге:
1 Дәфтәрдә эш. Математик диктант. 360 405 888 490 600 901 756 199
2. Дәреснең максаты белән таныштыру.
-Укучылар без бу дәрестә алдагы дәресләрдә алган белемнәребезне ныгытырбыз. Хәзер керпегә гөмбә җыярга булышыйк әле.- Дөрес җавапны сайлап ал.(дәрес материалы презентация ярдәмендә ныгытыла).
3.Парларда карточка буенча эш.
Өчурынлы саннар язылган тасма өләшенә.
690 767 999 789 99 100 500 880
-Иң зур икеурынлы сан
- Иң кечкенә өчурынлы сан
-500
-690
-8йөз 8дистә
4. Сингапур структурасы. .Конэрс.
-Укучыларга карточкалар өләшенә. Озынлык үлчәү берәмлекләре һәм авырлык үлчәү берәмлекләре.
-4не?гә тапкырласаң 12 була (3әрләп басалар)
-8не?гә тапкырласаң 16 була (2әрләп басалар)
-5не?гә тапкырласаң 10 була (5әрләп басалар)
-2не?гә тапкырласаң 12 була (6шарлап басалар)
Укучы эшчәнлеге:
1Дәфтәрдә эш.
Жаваплар экранда тикшерелә.
2.Дөрес җавапны сайлап алалар.
3.Укучылар биремнәрне үтиләр.
Эш парларда алып барыла.Дөрес җавапка фишкалар куела
4. Укучылар почмак сайлыйлар.
-Карточкада язылганнарны см га, кг га әйләндерәләр.
-Парлашалар.
-Музыка астында бииләр.Музыка туктагач сорауга җавап бирәләр.
IV этап Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
8.Дәреслек буенча эш.
№1 .Бирелгән саннарны 300гә арттырырга
№2 Бирелгән аңлатмаларны чишәргә
№3 язмача
Укучы эшчәнлеге:
1)Укучылар биремне кычкырып укыйлар,телдән
сорауга җавап бирәләр.
2) Дәреслек буенча дәфтәрләрләрдә эш
100+56
700+48
3)№3 дәфтәрләрдә мөстәкыйль рәвештә эшләнә.
VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү . Күзләргә физминутка
Укытучы эшчәнлеге:
1. Презентация. Таблицалы тапкырлау Алдагы мисалларны чишү өчен таблицалы тапкырлау кирәк булачак, шуның өчен без хәзер тапкырлау таблицасын искә төшерербез.
2.№8 Язмача.
3 Магнитлы саннар белән эш
-Бирелгән цифрлардан иң зур санны төзе. - Бирелгән цифрлардан иң кечкенә санны төзе. - Бирелгән цифрлардан тигезсезлекләр төзе.
Укучы эшчәнлеге:
1.Укучылар дөрес җавапны сайлап алалар
2.Дәфтәрдә эш.
№8. 400+56 тибындагы мисаллар.
3.Укучылар биремнәрне такта алдына чыгып үтиләр.
VII этап Рефлексия
Укытучы эшчәнлеге
1.Тест
Тест
1.700+200 5.6м 4см
а)600 а)604см
б)900 б)640
в)720 в)640 см
2. 5ц 40 кг 6. 3м 4дм
а)540 кг а)340см
б)504 кг б)34см
в)540 в)304см
3. 960-60 7. 700+7
а)906 а)770
б)900 б)707
в)660 в)77
4. 880-800 8. 305-5
а)800 а)300
б)80 б)350
в)0 в)35
2.Укучылар, без бүгенгедәрестә нинди эшләр башкардык?
3.Өй эше аңлатыла №6,24нче бит 4.Сез бик тырыш булдыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә.Күтәренке кәеф белән дәресебезне тәмамлыйбыз.Билгеләр кую.
Укучы эшчәнлеге:
1.Тест биремнәрен үтиләр.
-Җавапларэкранда тикшерелә.
2.Укучыларның җаваплары тыңлана.
3.Өй эше һәм билгеләр көндәлеккә куела.