Эзләнү проект эше Су-табигый байлыгыбыз

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Югары Яке төп гомуми белем бирү мәктәбе













"Мин - эзләнүче" проект эше


Тема " Су- табигый байлыгыбыз"










Эзләнүче:4 нче класс укучысы Хасанов Рушан

Җитәкчесе: башлангыч класс укытучысы Фахрутдинова Л.М.





2013/2014 нче уку елы

Э Ч Т Ә Л Е К

  1. Кереш. Су - яшәү чыганагы.

2. Авылымның елга, күлләре: а) Атамаларның килеп чыгышы б) Сулыкларны тикшерү
3. Эзләнү өлеше: суны куллану һәм аны саклап тоту.
4. Йомгаклау.


Эзләнү проект эше Су-табигый байлыгыбыз





Кереш. Су - яшәү чыганагы.
Судан башка тереклек юк. Су - үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Сулыклар - барлык тереклек өчен кирәкле суның саклану урыны ул. Ә су үсемлекләре һәм хайваннарының төп яшәү урыны. Эзләнү эшенең төп максаты: көндәлек тормышта күпме күләмдә су тотылуны ачыклау. Төп бурычлар: 1. Төрле хуҗалык кирәк-яракларына (аш-су әзерләү, савыт-саба юу, терлекләр өчен һ.б.) бер көнгә, бер атнага һәм бер айга күпме су сарыф ителүен исәпләү.

  1. Суны исраф итмәү юлларын билгеләү.
  2. Ничек итеп экономия ясарга мөмкин булуын ачыклау.





Эзләнү проект эше Су-табигый байлыгыбыз













Эзләнү проект эше Су-табигый байлыгыбыз Сулыклар җиребезне бизи, аның матурлыгы безне сокландыра. Кешеләр монда ял итә: су коена, кызына. Су буйлап сәяхәт итәләр, йөк ташыйлар. Көндәлек тормышта, промышленность предприятиеләрендә куллану өчен суны шулай ук сулыклардан алалар. Кешеләр бик еш кына, үзләренең зыян китерүләрен дә аңламыйча, сулыкларга чүп - чар ташлыйлар. Су төбендә ватык шешәләр, консерв банкалары һәм башка бик күп әйберләр була.
Эзләнү проект эше Су-табигый байлыгыбыз Кешеләр үзләренең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә табигатьнең бер гүзәл почмагын чүплек базына әйләндергән. Һәр авылның үз чишмәсе, инеше, елга - күлләре бар. Кешеләр аларга матур - матур исемнәр биргәннәр.



Авылымның елга, күлләре. Эзләнү проект эше Су-табигый байлыгыбыз "Сусыз җиргә йорт корма, утсыз җиргә ил корма", - диелә татар халык мәкалендә. Минем туган авылым - Югары Яке дә Омар елгасы буена урнашкан. Әле тагын аннан кечерәк Кыңгыр елга, Сулы елга, Коры елга, Төз чишмә, Өян елгасы, Зирекле чишмәләре бар. Алар барысы да Омар елгасының кушылдыклары. Басу - кырларга төрле химик ашламалар, агулар сибәләр. Алар яңгыр сулары белән агып елгаларга төшәләр. Балыклар күпләп юкка чыгалар, суүсемнәр һәлак була. Елганың суы елдан - ел саега бара. Элек безнең елгада су тегермәне булган. Аны эшләтү өчен суның бик тирән булуы кирәк. Ә хәзер елгабызда су коенырлык урыннар да аз калып бара. Хәзер мин шушы елгаларның ни өчен болай аталуын аңлатып үтәсем килә. Көтүдән аерылып калган сарык салам кибәне төбендә кышны үткәрә. Бу елганы Сарык кышлаган дип йөртәләр. Кыңгыр елга авыл ягыннан караганда башын кыңгыр салган кебек ага. Мәннәп чүннигендә умарталык булган. Умартачы булып Мәннәп исемле кеше эшләгән. "Мазар" сүзе борынгы төрки телендә зыярат дигәнне аңлата. Авылыбызның Мазар елгасы Иске зыярат яныннан ага. Авылның борынгы тарихына әйләнеп кайтсак, Яке авылы иң элек шушы урында булган дигән фикерләр бар. Казаннан килуче олы юлны атлы казаклар саклап торган. Бу урынны хәзер Казаклар болыны дип йөртәләр. Түбән Яке ягыннан кайтканда сөзәк тау бар. Ул ерактан караганда чөйгә ошап тора. Бу Чөяле тау итәгенән Төз чишмә ага. Эзләнү проект эше Су-табигый байлыгыбыз Элек - электән кешеләр суны чишмәләрдән эчкәннәр. Алар я тау арасыннан, я тау итәгеннән агып чыккан. Чишмәләр, кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр. Елга, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрүче. Гази чишмәсе Газизулла исемле кешеләрнең бакча башында. Ул һәрвакыт аны чистартып, бураларын карап торган. Авыл халкы суны шушы чишмәдән ташыган, уңган киленнәр кер чайкаган. Зирекле чишмәсе суының салкынлыгы белән дан тота.



Һәр авылда чишмәләрне төрлечә эшлиләр, матурлыйлар. Мин көтүгә чыккач, тау битендә җирдән бәреп чыккан суны, чишмәгә әверелдердем. Суга чыгу юлын ачтым, тирә - ягын балчык ишелмәслек итеп ташлар түшәдем. Эзләнү проект эше Су-табигый байлыгыбыз Ел саен оештырыла торган экскурсияләрнең берсе һәрвакыт елга - чишмәләрне тикшерүгә, өйрәнүгә багышлана. Без анда елганың башланган урынын, елга юлын, суның агым тизлеген, аның температурасын үлчәү, кушылдыкларын билгеләү белән шөгыльләнәбез. Бу күзәтүләребезне көз көне сулыкларның саеккан чорында һәм яз көне - мул сулы вакытта оештырабыз. Соңынан күзәтүләрдән чыгып нәтиҗә ясыйбыз. Су, аның чыгынаклары булган елга, чишмә, инеш, күлләр - табигать бизәге, матурлык, гүзәллек билгесе дә.


Эзләнү эше: Суны куллану.


Суны куллану даими үсә. Россиядә 2000 елда 90 км су кулланылган. Шуның 80% - җир өстендәге су чыганакларыннан булса, 20% - җир асты сулары. Халыкара санитар-гигиена нормалары буенча тәүлеккә бер кешегә 235л су туры килә. Россия шәһәрләрендә бер кеше көненә 400л куллана. Су авыл җирендә дә шактый күп кулланыла. Көнкүрештә, шәхси хуҗалыктагы файдаланудан тыш, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларын сугару өчен, йорт хайваннарына эчертү өчен тотыла. Суда минерал чимал һәм азыкның чиксез запасы тупланган. Бөтен төр куллануны исәпкә алсак, һәр кеше бер ел эчендә 2500-3000 м су сарыф итә. Төче су - теләсә кайсы организмның, шулай ук авыл хуҗалыгы үсемлекләренең һәм хайваннарының яшәеш нигезе. Кеше дә чиста, эчәргә яраклы суга мохтаҗ. Сусыз бер генә промышленность та эшли алмый.













Бер шәхси хуҗалыкның бер көн, бер атна эчендә җир асты суының тотылу күләмен күрсәткән таблица (литрларда).

Суны куллану

Дүшәмбе

Сишәмбе

Чәршәмбе

Пәнҗешәмбе

Җомга

Шимбә

Якшәмбе

Бер атнага

Аш-су өчен

12

13

12

13

12

13

12

87

Йорт хайваннары өчен

107

115

100

120

105

115

108

770

Санитар-гииена кагыйдәләрен үтәү өчен

15

10

17

12

13

10

10

87

Гөлләргә су сибү өчен

-

1

-

1

-

1

-

3

Мунча өчен

-

-

-

-

-

160

-

160

Кер юу өчен

-

-

-

-

-

-

50

50

Бер көнгә

134

139

129

146

130

299

180

1157

Искәрмә. Көн дәвамында кулланылган суны көн саен 19.00 сәгатьтә исәпләп язып бардык. Бу күзәтүләр һәм исәпләүләр кыш көне өчен. Җәй айлары өчен күрсәткечләр башка төрле.

Бер атна дәвамында кулланылган су.

Эзләнү проект эше Су-табигый байлыгыбыз

Нәтиҗә: шимбә һәм якшәмбе көннәрендә су башка көннәргә караганда күбрәк тотыла, чөнки мунча ягу, кер юу кебек эшләр өстәлә.

Су кайда күбрәк тотыла соң?

Приготовление еды

Для скота

Санитарно- гигиенические нужды

Для полива цветов

Баня

Стирка

87

770

87

3

160

50

Эзләнү проект эше Су-табигый байлыгыбызНәтиҗә: исәпләүләрдән күренгәнчә, авыл җирендә терлекләр өчен су күбрәк сарыф ителә. Суны саклау максатыннан кыш көне кар суын, җәй көне яңгыр суын кулланырга мөмкин.

Нәтиҗә: 1. Бер шәхси хуҗалыкта бер көнгә якынча 162 л җир асты суы тотыла. 2. Бер атнага якынча 1157 л яки 1,157 м су тотыла.

3.Бер айга уртача 4628 л яки 4,628 м су кулланыла. Күзәтүләр кышкы айлар өчен алып барылу сәбәпле, еллык су кулланылышы күрсәткече бирелми. ( Җәй көне терлекләр көтүлектә була, су аларга бик аз тотыла, ә бакчага сибелә торган су утырту мәйданына һәм культуралар төренә бәйле.)































Йомгаклау. Кеше җирдә төче суның өлешен арттыра алмый, бу очракта бердәнбер юл булып аны рациональ файдалану тора. Без авыл җирлегендә яшәүчеләргә җир-асты суларын экономияле тоту мөмкинлекләрен тәкъдим итәбез: 1. Су тамып тора торган кул югычларны төзәтергә яки алыштырырга. 2. Аклы керләрне чайкаган суларны каралы керләрне юарга тотарга мөмкин. 3. Яңгыр һәм кар суын файдаланырга мөмкин. 4. Савыт-саба юган суларны аерым чиләккә җыеп, мал-туар эчертүдә тотарга.































Кулланылган әдәбият.

1.Ф.Җ. Ибраһимова "Табигать бизәкләре", 2002 ел.

2. "Мәгариф" журналы, 2006 ел.

3."Начальная школа" журналы, 2005 ел.

4. "География в школе" журналы, 2002 ел

5. Журнал "Биология в школе" № 6 - 1999, № 4 - 2004, № 6- 2004, № 8- 2004.

6. Журнал "Химия в школе" № 6- 1999, № 1- 2001.

7. Ю.В.Новиков, "Природа и человек",М., Просвещение, 1991.


© 2010-2022